Четверг, 16.05.2024, 02:18:02   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 27 » ЯХШЫЛЫК ҺӘМ ЯМАНЛЫК, ЯХШЫ, РӘХИМЛЕ, ЮАШ, УСАЛ, ЯМАН КЕШЕЛӘР
ЯХШЫЛЫК ҺӘМ ЯМАНЛЫК, ЯХШЫ, РӘХИМЛЕ, ЮАШ, УСАЛ, ЯМАН КЕШЕЛӘР
22:42:13
12096. Агач йомшагын корт басар, әдәм йомшагын сүз басар.

12097. Ай уртак, көн уртак, яхшы кеше уртак.

12098. Акча бирсәң — аза, кием бирсәң — туза, яхшылык итсәң — барысыннан да уза.

12099. Алтын җирдә ятмас, яхшылык юлда калмас.

12100. Алтынга тут кунмас, яхшылык онытылмас.

12101. Ат яманы тай белән уйнар, әдәм яманы бала белән уйнар.

12102. Ачыга төче булмый, яманга яхшы булмый.

12103. Аю кашка булмас, усал яхшы булмас.

12104. Бака бакылдавын куймас, яман такылдавын куймас.

12105. Балыкның башы сасыр, яманның аягы сасыр.

12106. Бер карага бер ак, бер яхшыга бер чак.

12107. Бер чулпан мең таңга көзге, бер яхшылык мең елга өлге.

12108. Бер яманның зарары мең яхшыга тияр.

12109. Бер яхшы бар — илнең гамен йотар , бер яман бар — илнең малын йотар.

12110. Бер яхшыга бер яман, бер галимгә бер надан.

12111. Биек түбәгә менсәң, күзең ачылыр; яхшы белән сөйләшсәң, күңелең ачылыр.

12112. Егылган көрәштән туймас, яман даудан туймас.

12113. Еланның агуы телендә, яманның агуы күңелендә.

12114. Залим кеше рәхәт күрми.

12115. Зәңки кешегә гөл бирсәң, гөл корыр.

12116. Зәһәр кешенең теле ачы.

12117. Игелекле эшнең иртәсе-киче юк.

12118. Игелексез игә килмәс, юньсез юньгә килмәс.

12119. Изге кеше Идел кичкән.

12120. Изгелегең тигән кешенең явызлыгыннан саклан.

12121. Изгелек ит тә диңгезгә сал: балык белер, балык белмәсә халык белер.

12122. Изгелек иткән юлда калмас.

12123. Изгелек итсәң яшер, изгелек күрсәң фаш ит.

12124. Изгелек итә алмасаң, яманлык итмә.

12125. Изгелек эшен озакка сузарга ярамый.

12126. Ике яман берекмәс, берексә дә ил булмас.

12127. Ике яхшы бер сәкегә сыя, ике яман бер шәһәргә сыймый.

12128. Ике яхшы ирекмәс, ике яман берекмәс.

12129. Ике яхшы кас булмас, ике яман дус булмас.

12130. Искегә — яңа үлчәвеч , яманга — яхшы үлчәвеч.

12131. Искесез яңа булмас, ямансыз яхшы булмас.

12132. Ит изгелек, көт явызлык.

12133. Йөз юу белән генә яманлык карасы китмәс.

12134. Казанга якын килсәң — карасы йогар, яманга якын килсәң — бәласе йогар.

12135. Кансызга кот кунмас, умартасында корт тормас.

12136. Каргага ук атма, яманга сүз катма.

12137. Кем бозды — мескен бозды.

12138. Кеше кешедән күргән яхшылыгын онытыр, яманлыгын онытмас.

12139. Кем юашны беләләр, тоталар да үбәләр.

12140. Кешегә юаш булып үзенә усал тор.

12141. Кешегә яманлык теләгәнче үзеңә яхшылык телә.

12142. Кешегә яхшылык итсәң, үзеңә файда булыр.

12143. Коры суык кардан яман, яман кеше яудан яман.

12144. Кулыңнан бер яхшылык килсә, бишне кыл.

12145. Кулыңнан яхшы эш килмәсә, күңелеңдә ниятең яхшы булсын.

12146. Кургашны ялкын эретә, күңелне яхшылык эретә.

12147. Кәкре каенга кар йокмас, алама кешедә сүз тормас.

12148. Көн яманы тиз китә, әдәм яманы тиз китми.

12149. Мескен кешенең икмәген кулыннан эт тартып ала, ди.

12150. Мен яманга баш булганчы бер яхшыга куш бул.

12151. Мең яхшылыкны бер яманлык каплый.

12152. «Мин яман» дигәнне һичберәүдән ишетмәссең.

12153. Мәйле яман кешене ат өстендә эт кабар.

12154. Начар — йокыңны ачар.

12155. Начар кеше кеше кулы белән елан тотарга ярата.

12156. Начар кеше түреңдә ята, түреңнән төшә — гайбәтеңне сата.

12157. Начар кешегә таянганчы суга таян.

12158. Начарны күрмәгән — яхшының кадерен белмәс.

12159. Рәхимсез кешедән рәхимле эт яхшы.

12160. Сыерга су күрсәтмә, яманга аш күрсәтмә.

12161. Туксан тугыз яхшылыгыңны белмәсләр, бер начарлыгыңны белерләр.

12162. Төймәдәй изгелек эшләсәң, төядәй файда көтмә.

12163. Усал — ата-анасын сүктерер.

12164. Усал белән каберең якын булмасын.

12165. Усал белән тапма да, бүлешмә дә.

12166. Усал булсаң асарлар, юаш булсаң басарлар, уртача булсаң, ил агасы ясарлар *.

12167. Усал каргау ишетер, изге мактау ишетер.

12168. Усал кеше имгә ярый.

12169. Усал кеше — яхшы кеше, яхшы кеше — шакшы кеше*.

12170. Усал кеше өеңә кереп ашыңны ашый, читкә чыгып башыңны ашый.

12171. Усал кешенең сукасы да кыек йөри.

12172. Усал яхшы булмас, тычкан мөгезле булмас.

12173. Усал әйтер «җиңдем» дип, яхшы әйтер «юл куйдым» дип.

12174. Усалга тышыкма , тышыккач пошыкма.

12175. Усалга — уша , явызга — бусага.

12176. Усалдан киемеңне ташлап кач.

12177. Усаллык белән баланы да җиңеп булмый.

12178. Усаллыкка укытучы кирәкми.

12179. Усалның ерагы яхшы.

12180. Усалның итәге-җиңе усал түгел, үзе усал.

12181. Чүлнең камышы булмас, яманның намусы булмас.

12182. Юаш белән юләр бертуган.

12183. Юаш булганчы чүп бул, чүп булганчы юк бул.

12184. Юаш булма, юкка чыгарсың.

12185. Юаш булсаң — юаш диләр, усал булсаң — дау чыга.

12186. Юаш кеше юләргә якын.

12187. Юаш юанайса, ишеккә сыймас.

12188. Юаш юнып ала.

12189. Юаш әдәм булганчы юкка чыккан булсаңчы.

12190. Юаш әдәм оялчан булыр, ертлач әдәм соранчак булыр.

12191. Юашны күп куырма, усал итәрсең.

12192. Юаштан юан чыгар.

12193. Юньсезгә майлап бирсәң, юеш дип әйтер, ди.

12194. Юньсезгә эш куш, үзең очлап чык.

12195. Юньсезне табакка төртсәң, тагаракка тартыр.

12196. Юрганын кадере җилгәндә беленер, яхшының кадере үлгәндә беленер.

12197. Ябага тайның тире ачы, яман кешенең теле ачы.

12198. Ябаганы атка санама, яхшыны ятка санама.

12199. Явыз ялмакай була.

12200. Явыздан явыз кем явыз — ят явына кулавыз.

12201. Явызлар куркытып буйсындырыр, изгеләр оялтып буйсындырыр.

12202. Явызлыкка тәһарәт кирәкми.

12203. Явызлыкка өйрәткән кешедән ерак тор.

12204. Явызның ашкынганы ялган.

12205. Явызның ярдәмчесе юлбасар.

12206. Явызның юлдашы күп, яхшының көндәше күп.

12207. Яман арба юл бозар, яман кеше ил бозар.

12208. Яман ат — сукмакчыл, яман кеше — тукмакчыл.

12209. Яман — аягыңа карар, яхшы — йөзеңә багар.

12210. Яман белән көлсәң, азагында еларсың.

12211. Яман белән юлдаш булсаң калырсың оятка, яхшы белән юл¬даш булсаң җитәрсең моратка.

12212. Яман белән җәннәттә булганчы, яхшы белән җәһәннәмдә бул.

12213. Яман биргәнен әйтер, яхшы күргәнен әйтер.

12214. Яман — итеген майлар, итеге итәген майлар.

12215. Яман йөремнән яхшы үлем артык.

12216. Яман кеше белән катнашсаң, яман булырсың.

12217. Яман кеше гает көнне дә яман.

12218. Яман кеше иң элек туганы белән бозылышыр.

12219. Яман кеше — кинәчел.

12220. Яман кеше утлы күмер кебек: көйдерә дә, каралта да.

12221. Яман кеше ялгыз үләр.

12222. Яман кеше ярга китереп ега.

12223. Яман кешедән арт итәгеңне кисеп кач.

12224. Яман кешедән ярты кашык аш кала.

12225. Яман кешедән яуга файда тигән.

12226. Яман кешенең аягы сигез, башы тугыз.

12227. Яман кешенең зарары җиле йортка барыр.

12228. Яман кешенең теле ачы, яман тунның бете ачы.

12229. Яман кешенең эшкә саны юк.

12230. Яман килде — яу килде.

12231. Яман сыйлаганны белмәс, сыер сыйпаганны белмәс.

12232. Яман таш җыяр.

12233. Яман эт итәккә ябыша, яман кеше якага ябыша.

12234. Яман эшеннән күрмәс, кешедән күрер.

12235. Яман юлдашың булса, яныңда пәкең булсын.

12236. Яман әдәм үзе булалмый, булганны күралмый.

12237. Яман әдәмгә мал төшсә, якынын танымас.

12238. «Яман үлде» дисәләр ышан, «яманлыгын куйды» дисә¬ләр — ышанма.

12239. Яман җирдә ятсаң — яман төш күрерсең, яхшы җирдә ят¬саң — яхшы төш күрерсең.

12240. Яманга айлы төн дә бер, айсыз төн дә бер.

12241. Яманга барганчы, ят та йокла.

12242. Яманга барма, яхшыдан калма.

12243. Яманга бирәсең булмасын: я туйда сорар, я җыенда.

12244. Яманга да, яхшыга да бер кояш яктырта.

12245. Яманга ике өлештән берсе дә тими.

12246. Яманга ияргән төрпәйгән.

12247. Яманга ияргән языкка, яхшыга ияргән азыкка.

12248. Яманга көн дә караңгы, төн дә караңгы.

12249. Яманга тарыма, тарысаң — арыма.

12250. Яманга юлыксаң, яласы йогар.

12251. Яманга юрасаң, яхшы чыгар.

12252. Яманга ялынганчы, ят та яныңны карман.

12253. Яманга — ярдәмең, комга — сипкәнең күренмәс.

12254. Яманга яхшылык кылсаң, «миннән курыкты» дияр.

12255. Яманга әйткән акыл — далага аткан ук.

12256. Яманга үлем юк, яхшыга торым юк.

12257. Яманлыгыңны азсынма, яхшылыгыңны күпсенмә.

12258. Яманлык артыннан йөргән — изгелек тапмас.

12259. Яманлык белән бер эш булса, яхшылык белән мен эш була.

12260. Яманлык беркайчан да яхшылык белән тәмамланмый.

12261. Яманлык иткән яманлык табар.

12262. Яманлык итәргә бер кул да күп, яхшылык итәргә ике кул да аз.

12263. Яманлык канатланып оча, яхшылык ташбака кебек шуыша.

12264. Яманлыкка каршы яхшылык итәргә һәркемнең дә куәте җитми.

12265. Яманлыкка мең юл, раслыкка бер юл.

12266. Яманлыкның азы да күп.

12267. Яманнан ерак кач.

12268. Яманнан тыныйм дисәң, сораганын биреп котыл.

12269. Яманнан җир җирәнгән.

12270. Яманнан җәя буе кит.

12271. Яманнар яхшыны эттәй талар һәр җирдә, көннәрнең көне булганда шул яманга бу яхшы кирәк булыр тар җирдә.

12272. Яманнарның билгесе — кинә тотмак, яхшыларның билгесе — сүз онытмак.

12273. Яманнарның кулыннан, залимнәрнең теленнән сакласын.

12274. Яманны ашка чакырсаң чакыр, эшкә чакырма.

12275. Яманны күрмичә яхшыны танып булмый.

12276. Яманны күрмәгән яхшының кадерен белмәс.

12277. Яманны мактау белән, тимерне таптау белән.

12278. Яманны тәнкыйть ит, яхшыга тәкълит ит.

12279. Яманны сыйлама, чаманны кыйнама.

12280. Яманны җанга санама, кәҗәне малга санама.

12281. Яманның авызыннан елан чыгар, арбый алмый җаны чыгар.

12282. Яманның атын алганчы яхшының таен ал.

12283. Яманның баҗасы күп, башына файдасы юк.

12284. Яманның бар да бозык булмас, яхшының бар да төзек булмас.

12285. Яманның бер һөнәре артык була.

12286. Яманның биргән ашыннан яхшының биргән суы артык.

12287. Яманның бүзен алганчы, яхшының сүзен ал.

12288. Яманның гүрендә ут янар.

12289. Яманның, кая барса да, урыны — ишек, бүрегенең түбәсе тишек.

12290. Яманның кулына биргәнче яхшының юлына ташла.

12291. Яманның кәсафәте бер чакырым алдан йөри.

12292. Яманның күпереннән үткәнче ярдан оч.

12293. Яманның теле үз аягын чалыр.

12294. Яманның тунын әйтмәсләр, үзен әйтерләр.

12295. Яманның түрендә булганчы яхшының гүрендә бул.

12296. Яманның утырган җирен ешып ал.

12297. Яманның яла такмый көне юк.

12298. Яманның якасы ертык.

12299. Яманның яманлыгы бер тимәсә бер тияр.

12300. Яманның ярасы бетмәс.

12301. Яманның яхшысы булганчы яхшының яманы бул.

12302. Яманның үзе үлсә яманаты калыр.

12303. Яманның җаны ардаклы.

12304. Ямансыз яхшы булмас, яхшысыз яман булмас.

12305. Яраусыз кешегә сүз әйтсәң, ярыла-ярыла йортка җәяр.

12306. Ярканатка көн юк, яманга им юк.

12307. Яхшы атның йөреше тигез, яхшы кешенең холкы тигез.

12308. Яхшы атның тешен карама, яхшы кешенең яшен сорама.

12309. Яхшы — аш өстенә, яман — сүз өстенә.

12310. Яхшы белән сөйләшсәң, балга шикәр каткандай; яман белән сөйләшсәң, эткә сөяк аткандай.

12311. Яхшы белән юлдаш булсаң, эшең бетәр; яман белән юлдаш булсаң, башың бетәр.

12312. Яхшы белән юлдаш булсаң, җигәрсең син моратка; яман белән юлдаш булсаң, калырсың син оятка.

12313. Яхшы белән яман арасы — җир белән күк арасы.

12314. Яхшы булсаң, даның чыгар; яман булсаң, җаның чыгар.

12315. Яхшы булсаң сөярләр, яман булсаң төярләр.

12316. Яхшы булсаң, якын күп.

12317. Яхшы кеше ай белән көндәй : яхшылыгы һәркемгә бердәй.

12318. Яхшы кеше дип йөрерсең, эшең төшсә белерсең.

12319. Яхшы кеше — көмеш кашык, яман кеше — китек кашык.

12320. Яхшы кеше — муенса кашы, яман кеше — мунча ташы.

12321. Яхшы кеше табып сөйләр, начар кеше кабып сөйләр.

12322. Яхшы кешенең акылы сөйләгәндә килә, яманның акылы соңыннан килә.

12323. Яхшы кешенең сүзе татлы, яманның җаны татлы.

12324. Яхшы кешенең эче белән тышы бердәй була.

12325. Яхшы кешенең эчендә яман нәрсә тормый.

12326. Яхшы килер һәр гәпкә, яман килмәс бер гәпкә.

12327. Яхшы күңелленең аты армый, туны тузмый.

12328. Яхшы мәелле ашка, яман мәелле орышка.

12329. Яхшы нәрсәне төштә күрү дә яхшы.

12330. Яхшы төзеп куаныр, яман бозып куаныр.

12331. Яхшы эшнең башы бул, яман эшнең койрыгы да булма.

12332. Яхшы юлга күндерер, яман юлдан түндерер.

12333. Яхшы юлыннан барсаң, яхшы булырсың.

12334. Яхшы әдәм — илнең ырысы , яхшы сүз — җанның тынычы.

12335. Яхшы үгет кермәсә дә, яман үгет керер.

12336. Яхшы җыяр, яман җуяр.

12337. Яхшыга ефәк ябышыр, яманга — тигәнәк.

12338. Яхшыга ияр, яманны тибәр.

12339. Яхшыга ияргән — чәчәккә, яманга ияргән — тозакка.

12340. Яхшыга ияргән ярпайган , яманга ияргән картайган.

12341. Яхшыга иярсәң — бизәккә, яманга иярсәң — тизәккә.

12342. Яхшыга көн юк, яманга үлем юк.

12343. Яхшыга тиң юк, яманга им юк.

12344. Яхшыга яраш, яманнан кач.

12345. Яхшыдан вафа , яманнан җәфа.

12346. Яхшыдан эш кала, яманнан үч кала.

12347. Яхшыдан өйрән, яманнан җирән.

12348. Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал.

12349. Яхшыларын бүреккә, начарларын чүбеккә.

12350. Яхшылык агач башында, яманлык аяк астында.

12351. Яхшылык дәүләт арттырыр, яманлык михнәт арттырыр.

12352. Яхшылык зая китмәс, яманлык файда итмәс.

12353. Яхшылык ит, каршысына яхшылык көтмә.

12354. Яхшылык ит тә мәңгегә оныт.

12355. Яхшылык итсәң, юлда калмас.

12356. Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр.

12357. Яхшылык итәргә кулыңнан килмәсә, усаллык итмә: бу да бер яхшылык.

12358. Яхшылык кыл, дәрьяга сал: балык белмәсә, халыйк белер.

12359. Яхшылык кылган аш җыйган, яманлык кылган таш җыйган.

12360. Яхшылык күзгә күренми, яманлык күмеп куелмый.

12361. Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит.

12362. Яхшылык ташны да эретә.

12363. Яхшылык эшләгәнеңне үзең әйтеп белдермә.

12364. Яхшылык яманлыкның калканы.

12365. Яхшылык җирдә ятмас, яманлык суда батмас.

12366. Яхшылыкка — яхшылык, яманлыкка — яманлык.

12367. Яхшылыкка яхшылык — һәр кешенең эше, имеш; яманлыкка яхшылык ир кешенең эше, имеш.

12368. Яхшылыкка өйрәнергә өч ел кирәк, яманлыкка — өч сәгать тә җитә.

12369. Яхшылыкка җан корбан.

12370. Яхшылыкны бире әйт, яманлыкны ары әйт.

12371. Яхшылыкны кылып диңгезгә ташласаң да кайтыр.

12372. Яхшылыкны онытма, яманлыкны исеңдә тотма.

12373. Яхшылыкны таудан ашыр, яманлыкны аяк астына яшер.

12374. Яхшылыкны хайван да онытмый.

12375. Яхшылыкның кадерен белмәгән кешедән ерак булу яхшы.

12376. Яхшылыкның хакы чыга.

12377. Яхшылыкның юлы җиде.

12378. Яхшыны күреп фикер ит, яманны күреп шөкер ит.

12379. Яхшыны мактасаң ярашыр, яманны мактасаң адашыр.

12380. Яхшыны сыйпасаң, исеннән китми; яманны сыйпасаң, ишегеннән китми.

12381. Яхшыны ят итмә, яманны якын итмә.

12382. Яхшының бер холкы артык, яманның якасы ертык.

12383. Яхшының дусты күп, яманның касты күп.

12384. Яхшының кинәсе яулык кипкәнче китә, яманның кинәсе үзе кабергә кергәч китә.

12385. Яхшының күкрәге илгә калкан.

12386. Яхшының шәрафәте , яманның кәсафәте тияр.

12387. Яхшының эчендә иярле ат ятыр, яманның эчендә энә очы хәтле сүз ятмас.

12388. Яхшының яты булмас, яманның ояты булмас.

12389. Яхшының яхшылыгы тияр тар җирдә, яманның кәсафәте тияр һәр җирдә *.

12390. Яхшының, үзе үлсә, сүзе калыр: яманның, үзе үлсә, нисе калыр?

12391. Яхшының, үзе үлсә дә, сүзе үлми.

12392. Яшерен эшләгән яхшылык яктыда бүләк алыр.

12393. Үзе яман туганын яманлар.

12394. Үзенә игелек күрсәтмәгән кешедән игелек көтмә.

12395. Үзен яхшы булсаң кеше дә яхшы, үзең начар булсаң — кеше дә начар.

12396. Үзеңне яхшы дип белсәң, башканы әүлия дип бел.

12397. Үзеңә яман дигән эшне кешегә дә кылма.

12398. Һәр яхшының бер начар ягы була.

* * *


12399. Аннан качкан, моннан качкан, яманчылык белән күзен ачкан.

12400. Тыштан юаш, эчтән шайтанга юлдаш.

12401. Ул бик яхшы кеше, ләкин йоклаганда гына.

12402. Усалның узаманы мин булырмын.

12403. Хайванга караса — казанга кертәм, ди, кешегә караса — кабергә кертәм, ди.

12404. Юаш дип бармагыңны авызына тыкма, бармаксыз калырсың.

12405. Яхшы-яман - клади карман.

12406. Яхшыга «җаным» ди, яманга «каным» ди.

12407. Үтә изге, аннан да җан бизде.

12408. Һәммәсе — бодай, без — салам; барча — яхшы, без — яман.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 18454 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz