Вторник, 07.05.2024, 07:20:19   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 1 » ЯШЬЛЕК-КАРТЛЫК, ОЛЫ-КЕЧЕ, ӘБИ-БАБАЙ
ЯШЬЛЕК-КАРТЛЫК, ОЛЫ-КЕЧЕ, ӘБИ-БАБАЙ
22:43:02
15003. Агач — очыннан, әдәм — эченнән картая, ди.

15004. Акча биреп яшь гомерне кире кайтырып булмый.

15005. Алтмышка җиткән кешегә ханнар нәфесе керә, ди.

15006. Алтмышта картлыгың каршы алыр.

15007. Алтыда бер дөңгелдек, алтмышта бер дөңгелдек.

15008. Алтыдагы акыл алтмышта.

15009. Алтыдагы холык алтмышка бара.

15010. Ат азгыны тайга иярә, карт азгыны малайга иярә.

15011. Бабай — тавык турында, әби үрдәк турында сөйли.

15012. Бабай чуманы атайга, агай чуманы малайга.

15013. Бабайга таяк кирәк, бәбәйгә сиртмә кирәк.

15014. Бабаңның сакалын әбиеңнең иягенә куяр хәл юк.

15015. Бала багучы карчык — өйдә алтын канат.

15016. Бала чакта олылардан курыксаң, олайгач балалардан кур-касың.

15017. Бала якланса бер төрле, картлар якланса бик көлке.

15018. Бер картлыкта, бер яшьлектә.

15019. Бер картның, бер яшьнең сүзен тот.

15020. Бер олыныкын, бер кеченекен тыңла.

15021. Бер төрле торсаң, йөз ел торырсың.

15022. Бер үлүгә карт үлә, бер үлүгә яшь үлә.

15023. Берәүгә яшьлектә, берәүгә картлыкта.

15024. Борынгының кешесе — бу көнгенең кечесе.

15025. Булмастайның алтмышка җитсә дә булмас.

15026. Булыр әдәм ун яшеннән баш булыр, булмас әдәм кырыкка җитсә дә яшь булыр.

15027. Булырдай яшьтән үк «мин баш» дияр, булмастай үлгәнче «мин яшь» дияр.

15028. Дәвасыз дәрт булмас, һәвәссез карт булмас.

15029. Дөньяны таныган — карт булыр, юлны таныган — ат булыр.

15030. Егермедә тай менмәгән кырыкта ат менмәс.

15031. Егет килсә — эшкә, карт килсә — ашка.

15032. Егетлек кадерен картлар белә, сәламәтлек кадерен авыру белә.

15033. Егетлек җилеп үтә, картлык чабып җитә.

15034. Ике нәрсәнең кадере беткәч беленер — яшьлек, сәламәтлек.

15035. Илледәге ил агасы — алтмыштагы ил атасы.

15036. Илледәгенең акылы үзендә, тезгене телендә.

15037. Йөзгә җиттем — йөзектән үттем.

15038. Карт бар өйдә кот бар, карчык бар өйдә орчык бар.

15039. Карт-карчык сыйлы була.

15040. Карт кеше җилгә сүз сөйләми.

15041. Карт куенында калач бар — калачыннан кан татыр, яшь куенында камчы бар — камчысыннан бал татыр; калачыннан бизәрмен, камчысына түзәрмен.

15042. Карт куенында калач бар — калачы да кан белән; яшь куенында камчы бар, камчысы да бал белән.

15043. Карт күзе карчыкка төшәр.

15044. Картаерга акча кирәкми.

15045. Карт хәтер — тишек иләк.

15046. Картайгач бармак бөгелми.

15047. Картлар — акылы белән, яшьләр матурлыгы белән узар.

15048. Картлар дөнья артыннан йөгерә, дөнья яшьләр артыннан куа.

15049. Картлар кара акылга бай, яшьләр яңа акылга бай.

15050. Картлар күңеле пыяла — җиргә төшсә уала; яшьләр күңеле капрон — чарт та чорт.

15051. Картлар сүзе китапка кермәгән, китаптан чыкмаган.

15052. Картлар сүзен капка сал, егетләр сүзен җилгә җибәр.

15053. Картлар сүзен кар басмас.

15054. Картлар эше телдә калтырый, яшьләр эше кулда ялтырый.

15055. Картлар үлем көтә, яшьләр үлеп китә.

15056. Картларга юл куй, үзең дә картаерсың.

15057. Картлыгың бәхетле булсын дисәң, яшьлегеңдә ялкау булма.

15058. Картлык белән үлмиләр, яшьлек белән тормыйлар.

15059. Картлык дәвер кышка охшар, яшьлек дәвер язга охшар.

15060. Картлык — түгел шатлык.

15061. Картлык — чаклык.

15062. Картлык чиге — балалык, ашаганы — боламык.

15063. Картлык яхшы эш түгел, шулай да дөньяда озак яшәү өчен аннан башка чара юк.

15064. Картның — белеге, яшьнең — беләге.

15065. Картның, куәте булмаса, кагыйдәсе бар.

15066. Картның күңеле шарт.

15067. Карты бар өйнең китабы бар.

15068. Карты барның хаты бар, агасы барның ырысы бар, энесе барның тынысы бар.

15069. Карый белән сабый бер хөкемдә.

15070. Карый килсә, сүз бетәр; егет килсә, эш бетәр.

15071. Карыйлыктан яман нәрсә юк — алтмышка килсә гакылдан талдырган; ярлылыктан яман нәрсә юк — эчке серен дошманга алдырган.

15072. Карчык булганчы балчык бул.

15073. Карчыклар — өй йозагы.

15074. Кечкенә чагында олыларның сүзен тотмаган — олайгач игелек күрмәгән.

15075. Кеше алтыга кадәр телен ача, алтмышка кадәр акылын.

15076. Кырыкка кадәр дөньяны кырырмын, кырыктан соң бары белән торырмын.

15077. Кырыкта куян атмаган алтмышта болан атмас.

15078. Кырыктагы эшен кырып йөртер.

15079. Кыш көне карчык кирәк, җәй көне балчык кирәк.

15080. Күп картның эчендә бер бала булса, дана булыр; күп баланың эчендә бер карт булса, бала булыр.

15081. Малай бабай булганчы бабай малай булыр.

15082. Олы булсаң, кече бул.

15083. Олы кешегә юл бирмәсәң, үз юлың бикләнер.

15084. Олы кешедән — олы сүз.

15085. Олы әйткәнне итмәгән — морадына җитмәгән.

15086. Олылар сүзен тотмаган — орылган да сугылган.

15087. Олылар сүзен тотмасаң, олгайганчы игелек күрмәссең.

15088. Олыларга хөрмәт кыл, кечеләргә шәфкать кыл.

15089. Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

15090. Олылыгың арткан саен кечелегең артсын.

15091. Сигез яшьтәге холык сиксән яшькә кадәр.

15092. Сиксән, туксан — ахыры бер көн юк сан.

15093. Сиксәндәге егетмен дисә, сызгырып күрсәтсен.

15094. Тегүче — карчык буен карап та чамалый, ә кыз буен җиде карышлар, имеш.

15095. Ун ел саен сүз бүтән, уң яшь саен йөз бүтән.

15096. Туксанда теш төшәр, йөздә яңадан тешәр.

15097. Утызда ир — арыслан.

15098. Утызда ир — ил күрке.

15099. Утызында ук атмаган кырыгында кылыч чапмас.

15100. Юрга менгән юлдашыннан аерылыр, күп яшәгән кордашыннан аерылыр.

15101. Яшең алтмышка җиткәндә алты яшьлек оныгың булсын.

15102. Яшең алтмышка җитсә, алтмыш төрле бәла артыр, ди, берсе дөя хәтле булыр, ди.

15103. Яшең җитсә кырыкка, эшең китәр шырыкка.

15104. Яшь гомер ике килми.

15105. Яшь картайтмый, ваем картайта.

15106. Яшь көченә таяна, карт — акылына.

15107. Яшь хәтер ташка язган, карт хәтер бозга язган.

15108. Яшь чак — бер чак, арысландай йөрер чак.

15109. Яшь чак — йөрәкле чак.

15110. Яшь чакта кайгы-хәсрәт, булса да, җиңел үтә.

15111. Яшь чактагы күмелә, карт чактагы күренә.

15112. Яшь чактагы нужалар уйнап-көлеп узалар, карт чактагы нужалар елап-сыктап узалар.

15113. Яшьлегемне кызык уздырам, дип картлыгыңны алдан туздырма.

15114. Яшьлегендә яшьнәмәгән картлыгында кала алса да танылмас.

15115. Яшьлегендә типтергән — картлыгында үкенгән.

15116. Яшьлегең тырыш булса, картлыгың тыныч булыр.

15117. Яшьлегең яшен яшьнәтсә, картлыгың чәчәк атар.

15118. Яшьлегең үтсә тәртипсез, картлыгың үтәр кәефсез.

15119. Яшьлегеңдә мәзәкче булсаң, картлыгыңда такмакчы булырсың.

15120. Яшьлек — ефәк: кулдан җибәрсәң, җил ала, ди.

15121. Яшьлек — йөгәнсез башлык.

15122. Яшьлек, очкан кош түгел, әйләнеп кайтмый.

15123. Яшьлек — юләрлек, исәпләсәң, үләрлек.

15124. Яшьлектә тик йөрсәң, картлыкта ач булырсың.

15125. Яшьләр менәр түргә, картлар китәр гүргә.

15126. Яшьләр типсә, тимер өзелер.

15127. Яшьләр уен ярата, картлар йокы ярата.

15128. Яшьләр яшелли уралар.

15129. Яшьне ат базарында сорыйлар.

15130. Яшьне яшьлек яхшырта, картны кием яхшырта.

15131. Яшьнең олы булмагы — сүзеннән, олының кече булмагы — үзеннән.

15132. Яшьнең ярлысы юк.

15133. Яшьтән эшкә өйрәнсәң, картлык көнеңдә ачлык күрмәссең.

15134. Әби белен пешерә, бабай кабык төшерә.

15135. Әби укый — белгәнен, бабай сөйли — күргәнен.

15136. Әдәм картайса яшьлеген сөйләр.

15137. Өлкәнне сакла, кечкенәне макта.

15138. Үзеңнән бер көн элек туганнан акыл сора.

15139. Үзеңнән олыдан сабак ал.

15140. Җитмеш яшеңдә курай уйнарга өйрәнгән курайны каберендә уйнар.

15141. Җитмешкә җиткәч китмеш.

15142. Җидесендә ни булса, җитмешендә шул булыр.

* * *
15143. Арттан баксаң — малай, алдан баксаң — бабай.

15144. Ашын ашаган, яшен яшәгән.

15145. Картайган да калҗайган.

15146. Кош түгелсең очарга, яшь түгелсең кочарга.

15147. Кырыкка кадәр малай, кырыктан соң бабай.

15148. Олы башыңны кече итеп йөрмә.

15149. Тумас борын картайган.

15150. Тәмен сизгән бу кортка, тагын килгән бу йортка.

15151. Яше күп тә акылы юк.

15152. Яшьлеген аның яшен атсын, картлыгым минем чәчәк атсын.

15153. Әбиеңә сәлам әйт, бабаң утырмага килсен.

15154. Үзе — яшь, үзе — баш.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 5089 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz