Среда, 15.05.2024, 13:26:30   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 12 » ЯУ, СУГЫШ-КЫЙНАШ, ТЫНЫЧЛЫК, ГАСКӘР, ЯУ БАТЫРЛАРЫ, КОРАЛЛАР
ЯУ, СУГЫШ-КЫЙНАШ, ТЫНЫЧЛЫК, ГАСКӘР, ЯУ БАТЫРЛАРЫ, КОРАЛЛАР
21:37:10
5526. Азамат ирнең баласы өстенә яу килсә дә моңаймас.

5527. Алпарына күрә тулпары.

5528. Алтын черемәс, яу арымас.

5529. Алып анадан туар, аргамак биядән туар.

5530. Алып ир атын яшермәс.

5531. Алыплар алышмый танышмас.

5532. Алышкан яуга аркаңны күрсәтмә.

5533. Аман кычкырганга кылыч юк.

5534. Арасы башканы яу кушар, өере башканы бау кушар.

5535. Аргамак ат юл башлар, ага егет кул башлар.

5536. Ат — тауда, егет яуда сынала.

5537. Ата алмаган атыннан күрер.

5538. Ата алмаган җәя сайлар.

5539. Ата алмаганның угы алты колач китәр.

5540. Аткан ук кире кайтмас.

5541. Атсаң тидерә ат, атмасаң кулың тарт.

5542. Аяп орган авыртмас.

5543. Барымта карулы, кире кайтарулы.

5544. Батыр бер үлгәнче, куркак мең үләр.

5545. Батыр: «Дошман күрдем»,— ди, куркак: «Нигә тудым»,— ди.

5546. Батыр егет — яу күрке, чичән егет — дау күрке.

5547. Батыр «илем!» диеп ут кичкәндә, куркак «билем» диеп мичкә керер.

5548. Батыр йөзендә яра — бизәк өстенә бизәк.

5549. Батыр ярасыз булмас, ярасы дәвасыз булмас.

5550. Батыр яуда беленер, телчән дауда беленер.

5551. Батыр — яуда, мәргән — ауда, телчән — дауда.

5552. Батырмын дип кем әйтми, яу килгәндә өне юк.

5553. Батырны яу тудыра.

5554. Белексез яу мантымас.

5555. Бер агачтан уклык та чыгар, сөңге саплык та чыгар.

5556. Бер кораллы мең коралсызны җиңгән.

5557. Бер сук берәгәйле сук.

5558. Бер ук ике кешене үтерми.

5559. Берәү кылыч булса, берәү кын булсын, берәү кызу булса, берәү тын булсын.

5560. Бозга сөянмә, яуга сыенма.

5561. Бу дөньялар үтәр-китәр, татулыкка ни җитәр.

5562. Бурыч багындыра, кылыч табындыра.

5563. Бөркет күңеле тауда, солдат күңеле яуда.

5564. Давылсыз көнне дау барын онытма, ваемсыз көндә яу барын онытма.

5565. Дары белән ут бер җирдә булмый.

5566. Ерактагы ауны күргәнче, якындагы яуны күр.

5567. Елга бер тапкыр корылмаган мылтык та ата, ди.

5568. Иелгән башны кылыч кисмәс.

5569. Ике таяк тотып сугышма, берсе үзеңне кыйнар.

5570. Ил теләр аманлык , дошман теләр яманлык.

5571. Ир егет өйдә туар, яуда үләр.

5572. Ис китмәгән яу яман, искәрмәгән дау яман.

5573. Иң элек йөрәгеңә ышан, аннан коралыңа ышан.

5574. Кайта чапкан яу яман, кайтып килгән кыз яман.

5575. Кайчагында качу — җиңүгә юл ачу.

5576. Кача белү дә бер һөнәр.

5577. Качкан да «алла», куган да «алла» ди.

5578. Качкан яуга хатын батыр.

5579. Качкан яуның улҗасы яуда калган.

5580. Качканда да, куганда да «тота» дип йөгер.

5581. Качканны кума.

5582. Качканның батырлыгы аякта, сугышканның йөрәктә.

5583. Келәмгә биргесез алача бар, булышканга биргесез арача бар.

5584. Кемгә — война, кемгә — файда.

5585. Кизәнгәч — сук.

5586. Кичүсез елга юк, батыр җиңмәс дошман юк.

5587. Корал сәлам бирдерә, башың җиргә идерә.

5588. Кул тигәндә ор да сук.

5589. Куш кылыч кынга сыймас.

5590. Кылыч кисәр, кул мактаныр.

5591. Кылыч кында килешә.

5592. Кылыч кында торса тутыга.

5593. Кылыч күтәргән — кылычтан үтәр.

5594. Кыска мылтыкның шартлавы яман.

5595. Кәкре җәядән туры ук.

5596. Күзәттә күзең эленсә, дошман кулына үзең эләгәсең.

5597. Маллы кеше — тупланда.

5598. Мең кешегә бер башчы, ун кешегә бер ашчы.

5599. Мич башында үлүдән сугышта үлү артык.

5600. Мылтыкның шартлавы шарт түгел, тиюе шарт.

5601. Мәйданда еккан батырдан яуда еккан батыр олы.

5602. Мәргән, кәкре атса да, туры тидерер.

5603. Мәргәннең угыннан беленми, тидерүеннән беленә.

5604. Олы ташка тотынган ормас.

5605. Ор, ор да койрыгың бор.

5606. Ора алмаган олы күсәк күтәрер.

5607. Ора алмаган тора алмаганга ябышкан.

5608. Ора белмәгәннең орысы чыгар.

5609. Орыш бар җирдә ырыс тормый.

5610. Поскын яуны постырыр.

5611. Сапсыз кылыч чабарга ярамас.

5612. Сапсыз сөңгедән саплы сәнәк яхшырак.

5613. Саклының сагы ятыр, саксызның башы юлда ятыр.

5614. Солдатның ятыр ястыгы бөтен җирдә түшәүле.

5615. Солдатның ятыр ястыгы юк, түшәнер түшәге юк.

5616. Солых турында сүз барганда сугыш кылычыңа таянма.

5617. Соңгы угыңны бушка атма.

5618. Сугудан төртү яман.

5619. Сугып тимерне генә йомшарталар.

5620. Сугыш беткәч батыр күбәя.

5621. Сугыш корбансыз булмый.

5622. Сугыша белмәгән тырнашыр.

5623. Сугышка чукмарсыз бармыйлар.

5624. Сугышта алтыннан тимер кыйбат.

5625. Сугышта арка биргәннән күкрәк биргән артыграк.

5626. Сук — елаганны, орыш — тыңлаганны.

5627. Сәламәтлек бер алтын, тынычлык мең алтын.

5628. Сөңгеле яуга тимер калканың әзер булсын.

5629. Татулыкта бәрәкәт.

5630. Тибәгәнгә тибәрмә, кабаганга кабарма.

5631. Тимәгәнгә тимә, тигәнне тиген калдырма.

5632. Типсәң типкәнгә тип, юкса бүкәнгә тип.

5633. Туп белән чебен атмыйлар.

5634. Тупка каршы тупның җавабы бар.

5635. Туры ук тәмеккә тияр, кәкре җәя кулда калыр.

5636. Тыныч көндә сугыш хәтәрен онытма.

5637. Тыныч торасың килсә, кешене тыныч тот.

5638. Тез чүгеп яшәүдән басып үлү яхшырак.

5639. Төбәгәннең төбен төшерергә кирәк.

5640. Төзәмичә мәрәйгә тидерә алмассың.

5641. Угын аткач, җәясен яшермә.

5642. Ук — аткач җиргә төшә.

5643. Ук җитмәс җиргә кылыч сузма.

5644. Укчы тидерә алмаганга ук гаепле түгел.

5645. Уң кул урар, сул кул турар, урта кул ук атар.

5646. Чигенү — хурлыклы үлем.

5647. Чукмарны ора алмаган үзенә тигезер.

5648. Чыда, казак, атаман булырсың.

5649. Чын батыр тар җирдә кул башлар, чын чичән тар җирдә сүз башлар.

5650. Чын батыр яу кыйраганда кул башлар, чын чичән теш кыҗ¬раганда сүз башлар.

5651. Шымчы колагын шыңкайтыр.

5652. Шымчы шына кагарга оста булыр.

5653. Шырпы кулга кас , кылыч канга кае.

5654. Явын аямаган яуны җиңәр, малын аямаган дауны җиңәр.

5655. Ялгыз батыр яу түгел.

5656. Ялгыз кеше яу алмас.

5657. Яман дан белән үлгәнче, яуда кан белән үлгәнең артык.

5658. Ярагы барның җаны урынында, ярагы юкның җаны угында.

5659. Ярдан очсаң да, яуга бирелмә.

5660. Ятып калганчы атып кал.

5661. Яу качса, батыр күбәя.

5662. Яу килә дип азыгыңны төгәтмә, ил күчә дип утыныңны төтәтмә.

5663. Яу киткәч, кылычыңны төпкә чап.

5664. Яу түнгәндә батыр булыр, дау түнгәндә акыл булыр.

5665. Яу узгач, кылыч айкамыйлар.

5666. Яу юк димә яр астында, бүре юк димә бүрек астында.

5667. Яу юкта ярак күп, яу килгәндә таяк та табылмас.

5668. Яу якадан алганда, эт итәктән алыр.

5669. Яу ялварганыңа карамас.

5670. Яуга барсаң — барың бар, дауга барсаң — берең бар.

5671. Яуга барсаң — Тамьянда киңәш тот, дауга барсаң — Сарайлыда киңәш тот.

5672. Яуга төшмим дип ярдан очма.

5673. Яуга, җаныңны бирсәң дә, сереңне бирмә.

5674. Яудан коры кайтканчы, яралы кайт.

5675. Яудан курыккан — яуга дус.

5676. Яудан соң кем дә батыр.

5677. Яуны аяган — яралы.

5678. Яуны санап сугышмыйлар.

5679. Яуның тышында булма, эчендә бул.

5680. Яхшы сугарсың — яман тияр.

5681. Әгәр кылыч булмаса, золымлык бигрәк күп булыр иде.

5682. Әүвәл атканның авызы канар, соң атканның чунтае тулыр.
5683. Өйрәнгән яу сугышырга уңай.
5684. Үзең кормаган мылтыкны атма.
5685. Үткен кылыч кынысын кисәр.
5686. Җанын аяган яу җиңә алмас.
5687. Җәяңне бик киермә — сындырырсың.
5688. Һәр солдат генерал булырга тырыша.
* * *
5689. Алафасы олы, кабыргасы коры.

5690. Атачак угын аткан, җәясен чөйгә аскан.

5691. Безгә йодрык белән суксаң, үз йодрыгың авыртыр.

5692. Берне сугып икегә тию.

5693. Бәрсәм бәрәкәтең очар.

5694. Килмәгән яудан курку.

5695. Зур күтәреп бәләкәй суккан.

5696. Кушсаң тыңлый, суксаң елый.

5697. Кыек атып туры тидердем.

5698. Кырым чирүе хәтле.

5699. Сакка сагайдак асу.

5700. Сугышка барып чукмарын оныткан.

5701. Сукса үтерер, капса бетерер.

5702. Суксаң үлә, сукмасаң биттән көлә.

5703. Сукты да, күпте дә.

5704. Сөңгеле Сөләйман булдың инде.

5705. Тисә тияккә, тимәсә ботакка.

5706. Тыныч башым, тыныч колагым.

5707. Чыккан җирдән сөңге буе.

5708. Элеп алып, селкеп салу.

5709. Яу артыннан йодрык күтәргән.

5710. Яудан аяр җаным юк, судан аяр туным юк.

5711. Әле дә яхшы сукмады, кыртыш белән тукмады.

5712. Үзе сугып, үзе каравыл кычкырган.

5713. Җәя соң чиккәчә тартылу.

5714. Өтәргә дип барды, өтелеп кайтты.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3078 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz