Четверг, 02.05.2024, 08:21:28   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 4 » ЙОРТ ХАЙВАННАРЫ, ТЕРЛЕКЧЕЛЕК
ЙОРТ ХАЙВАННАРЫ, ТЕРЛЕКЧЕЛЕК
22:54:17
2347. Алдан чыккан колактан соң чыккан мөгез узар.

2348. Асылы кара тирене юган белән ак булмас.

2349. Ашавына карап мал үсәр, ярына карап тал үсәр.

2350. Ашаган малда өмет бар.

2351. Аягы булса, тоягы табылыр.

2352. Баш кая койрык анда.

2353. Бер кылдан аркан ишеп булмый.

2354. Бер тиредән тун тек — мул тек.

2355. Бер хайван артыннан бар хайван китәр.

2356. Береккән көтү бүредән курыкмый.

2357. Дүрт аяклы хайван да сөртенә.

2358. Иләми күн булмас, тиресез тун булмас.

2359. Итче ак сарыкны да суя, кара сарыкны да суя.

2360. Итче итнең муенын үзе ашый.

2361. Йон тамакка тормый, эчне пошыра.

2362. Йонны ятышына таба сыпырган яхшы.

2363. Йонсыз җылы табылмас.

2364. Кассап күп булса, хайван мордар китәр.

2365. Кассапчыга мал кайгы, карт ишәккә җан кайгы.

2366. Качаган мал кашкырга җим.

2367. Кечкенә малны макта, өлкәнне сакла.

2368. Койрык булганчы баш бул.

2369. Койрык дулап баш булмас.

2370. Колактан уза мөгез үсәр.

2371. Кылны артык нечкәртсәң өзелә.

2372. Кылыгын белмәгән малга якын барма.

2373. Кәҗәдә җан кайгысы, итчедә май кайгысы.

2374. Көтү ташлаган малны бүре алыр.

2375. Көтүдә куйчы күп булса, куй әрәм үләр.

2376. Көтүче белән бүре бервакытта да килешә алмый.

2377. Көтүче нинди, көтү шундый.

2378. Көтүче ялкау булса, көтүне тәкә көтәр.

2379. Мал арыгын симертсәң, авызың-борының май булыр.

2380. Мал — бакканныкы, ут — якканныкы.

2381. Мал да ашаган җиренә кайта.

2382. Мал иясе — таз торна.

2383. Мал, иясенә охшамаса, харам булыр.

2384. Мал иясенә охшар, имеш.

2385. Мал казасы эткә яхшы.

2386. Мал — колыннан, акча — тиеннән.

2387. Мал көрлеге көтүчедән.

2388. Мал торган җирен онытмас.

2389. Маллыгыннан данлыгы.

2390. Малны тапкан баксын, утынны чапкан яксын.

2391. Малның җаен баккан белер, утынның җаен яккан белер.

2392. Малсыз кеше — җансыз кеше.

2393. Малчы кулы майда булыр.

2394. Малчы мал карар, балчы бал карар.

2395. Малың булса, көтүче табыла.

2396. Малың мал булсын дисәң, азыгың мул булсын.

2397. Мөгезең зур булса, агач камыт кидерәләр икән.

2398. Начар токымнан яхшы нәсел көтмә.

2399. Орып — мөгез чыкмый, торып — мөгез чыга.

2400. Сигезне суйганчы симезне суй.

2401. Тамгалы мал югалмас.

2402. Терлек-туарның йортта кунганы яхшы.

2403. Терлекне кул белән генә сөймә, азык белән дә сөй.

2404. Тиресен суйган йон үсмәс.

2405. Торлактагы мал — кулдагы мал, аулактагы мал — юлдагы мал.

2406. Тояк төшәр, мөгез үсәр.

2407. Туар булса — тун булыр, бодай булса — он булыр.

2408. Туар иясен таба.

2409. Тәкә симергәнче итче күз салмас.

2410. Төс бирмәгән малны асрама.

2411. Утлавыгы бернең көтүе бер.

2412. Хайван башта җелек тутыра, аннан ит җыя, аннан соң гына м ш җыя башлый.

2413. Хайван мәеле белән йөри.

2414. Хайван мөгезеннән табар.

2415. Хайванда арыклык гаеп.

2416. Харам мал төс бирми.

2417. Хаҗтарханда мал бер акча, килә-килә мең акча.

2418. Шәп мал аякланып туа.

2419. Өндәүгә килмәсә, йөндәүгә килер.

2420. Язган мал үз аягы белән кире кайта.

2421. Яхшы терлек тешәвен белгертми, тешәгәндә ябыкмый.

2422. Үләр мал кое тирәсендә йөри.

2423. Үләсе мал сазга керә.

2424. Җанлы мал — ярты мал.

* * *

2425. Араларына кыл да сыймый.

2426. Аяк урынына тояк.

2427. Башы-аягы бер казан.

2428. Башы-тоягы бер тиен.

2429. Бөтенегез бердәй — иләнмәгән күндәй.

2430. Ике койрыклы булу.

2431. Йонны тискәре якка сыйпау.

2432. Калган көтү калган инде.

2433. Койрыгы бозга каткан.

2434. Койрыгын да күрми калу.

2435. Койрык астына су керү.

2436. Койрыкка таш бәйләнгән.

2437. Койрыкны бот арасына кыстыру.

2438. Койрыкны сыртка салу.

2439. Койрыкны яшереп йөрү.

2440. Кусаң тибешә, бавыннан тартсаң буыла.

2441. Кыл да сыймый, кисап та тукрамый.

2442. Кыл өстендә калу.

2443. Кылны кырыкка яру.

2444. Кырык ел көтү көтеп, чыбыркы шартлата белмәгән.

2445. Мөгезен саклыйм дип, колагыннан язган.

2446. Суймыйм дигән уем юк, суяр идем — куем юк.

2447. Сур мөгезе кергән.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2306 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz