Среда, 15.05.2024, 08:50:08   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 17 » ЮЛ-КҮПЕР, ЮЛЧЫ, ЙӨРҮ-ХӘРӘКӘТ, АБЫНУ-ЕГЫЛУ
ЮЛ-КҮПЕР, ЮЛЧЫ, ЙӨРҮ-ХӘРӘКӘТ, АБЫНУ-ЕГЫЛУ
22:43:58
6718. Адашкан кешегә эт өргән тавыш сандугач сайравыннан да ләззәтлерәк тоела.

6719. Адашкан кешедән юл сорамыйлар.

6720. Адашканда гаеп юк, кайтып өен тапкан соң; ачылганда гаеп юк, алдан үзе япкан соң.

6721. Адашканда йолдыз ай кебек, карын ачканда коры талкан да май кебек.

6722. Адашканны артыңдагы белер, ялгышканны яныңдагы белер.

6723. Адашмасны томан адаштырган, кунмасны караңгы кундырган.

6724. Адашмыймын дигән кеше каш белән, күз арасында адашыр.

6725. Адым-адым атласаң, озын юл да үтелә; тамчы-тамчы тамласа, каты таш та тишелә.

6726. Алдан аягын киенгән алга чыгар.

6727. Алдыңа кара, башыңны и дә атыңны куала.

6728. Алдыңны-артыңны белеп йөр.

6729. Алтмыш адым атлаганчы алты тапкыр артыңа кара.

6730. Алты яшәр юлдан кайтса, алтмыш яшәр күрешә килер.

6731. Аптырамый ашык, юлың булыр ташлык.

6732. Арткы олауның йөге авыр була.

6733. Ат йөреп юл ала, кеше белеп юл ала.

6734. Ат чанада беленер, ир сәфәрдә беленер.

6735. Атласаң — тау кыясы аша үтәрсең, утырсаң — таудан тәгәрәрсең.

6736. Атлының юлы бер булса, җәяүленең сукмагы — җиде.

6737. Аты чаман, чаман булса да бара, юлы яман.

6738. Аягың кыек булса да, юлың туры булсын.

6739. Аяк арса да таяк армый.

6740. Бара алмаган тора алмаганга ябышкан.

6741. Бара-бара бәйрәм кала бара.

6742. Барам дигән бара алмаган, калам дигән кала алмаган.

6743. Барганда мактанма, кайтканда мактан.

6744. Барма турыдан, бар корыдан.

6745. Бармаганда барырсың, барганда калырсың.

6746. Бер кергән чыкмый калмас.

6747. Бер көнлек юлга чыксаң, өч көнлек азыгың булсын.

6748. Бер юлга чыккач, кеше һаман алга китә.

6749. Бер юлда йөргән кешене бүре ашамый.

6750. Болак күперен чыкканчы — теләнчегә бер тәңкә, чыккач — бер тиен дә жәлке.

6751. Егылган сөренгәннән көләр.

6752. Егылганга — йодырык.

6753. Егылганны түбәләмиләр.

6754. Егылып үлгәнче тыгылып үл.

6755. Ерак белән якынны йөргән белер.

6756. Ерак сәяхәтләр берәр адымнан башлана.

6757. Ерак юл атны сыный, авыр юл ирне сыный.

6758. Ерак юлга чыкмыйча, атыңның яхшы-яманлыгын белмәссең.

6759. Ерак юлны барсаң — иртә барырсың, якын юлны барсаң — кичкә барырсың.

6760. Ике күчү бер бөлүгә тора.

6761. Икендедә ил ташлама.

6762. Исән чакта йөреп кал, яхшыларны күреп кал.

6763. Итсәң хәрәкәт — булыр бәрәкәт.

6764. Йортта әкренләп әзерләнсәң, юлда иркенләп йөрерсең.

6765. Йөгергәнче үрмәләп йөрергә өйрән.

6766. Йөргән адашса да барып җитәр.

6767. Йөргән аякка йөрмә эләгә.

6768. Йөргән боерганны ашый.

6769. Йөргән йөрәкле булыр.

6770. Йөргән саен күрә барырсың, күргән саен күнә барырсың.

6771. Йөргән юлдан таба, утырган кайдан таба?

6772. Йөргәнгә йөрем бирсен, калганга түзем бирсен.

6773. Йөргәнгә йөрмә эләгә, йөрмәгәнгә юкә эләгә.

6774. Йөргәннең юлы үтә, утырганның көне үтә.

6775. 6775.. Йөреп чәчәгән торып тыныга, торып чәчәгән утырып тыныга, утырып чәчәгән ничек тыныга?

6776. Йөри белмәгән юл бозар, сөйли белмәгән сүз бозар.

6777. Йөри белсәң — сәйран , белмәсәң — сәргердан.

6778. Йөрмәгән-күрмәгән — энә күзен үтмәгән.

6779. Йөрмәгән-тормаган кеше — инәнең карыныннан тумаган кеше.

6780. Кайда егыласымны белсәм, алдан салам түшәп куяр идем.

6781. Качканда да, куганда да «тота» дип йөгер.

6782. Калганны көтеп юлдан калма.

6783. Керүеңнән алда чыгуыңны уйла.

6784. Кешенең йөреше нинди — Эше дә шундый булыр.

6785. Килә белгәнне китә белер.

6786. Киткән кеше юл алсын, калган кеше сулу алсын.

6787. Киткәнгә юл яхшы, калганга өй яхшы.

6788. Киткәннең балтырын кара, кайтканның куенын кара.

6789. Кичүне кичкәч макта.

6790. Кыбырдаган кыр ашкан.

6791. Кыңгыр булса да юл булсын.

6792. Кәрван артка әйләнсә, аксак алда булыр.

6793. Кәрван кичәр, ут калыр.

6794. Көнлек юлга чыксаң атналык азык ал.

6795. Күп бәрәкәт — күп хәрәкәт итүдә.

6796. Күп йөргән азар , күп сөйләшкән язар.

6797. Күп йөргән күп ишетә.

6798. Күп сикергән — базга, күп уйлаган — тазга.

6799. Күп торганнан сорама, күп йөргәннән сора.

6800. Күп яшәгән ни белгән, күп йөргән — шул белгән.

6801. Күпер салган — ил кичергән, кое казыган — ил эчергән.

6802. Күпер салган — савап алган.

6803. Күпер салган үзе кичәр, кое казыган үзе эчәр.

6804. Күперне чыкканчы шайтанга да әти дисең.

6805. Мең чакырымлык юл бер адымнан башлана.

6806. Морҗаң күренмәсә, мосафир буласың.

6807. Нинди күпер салсаң, шундыйдан үтәрсең.

6808. Олы юлдан барган кеше таюдан котылыр.

6809. Сикәлтәсез юл булмас, капкан саен бал булмас.

6810. Сорашкан тауны ашкан, сорашмаган юлны адашкан.

6811. Сукмак юлга алып барыр, юл халыкка алып барыр.

6812. Сыгылмалы басма сынмас, сыгылмас күпер сынар.

6813. Такыр юлдан йөргәннең эзе калмый.

6814. Тау нихәтле биек булса да, юл аңа да менә.

6815. Туры барган лай капкан, әйләнеп барган май капкан.

6816. Туры турыдан китәр.

6817. Туры юлдан баручы армый да, азмый да.

6818. Туры юлдан олы юл яхшы.

6819. Туры юлны кыр куяныннан сорамыйлар.

6820. Туры юлны күрә торып кәкредән китмә.

6821. Турыдан барам дип, сазга баталар.

6822. Төяүчедә дүрт кесә, олаучыда биш кесә.

6823. Узган кешене тотып булмый, калган кешене көтеп булмый.

6824. Утырып акыл җыялар, йөгереп куян куалар.

6825. Уңылган юлны күп кума.

6826. Хәрәкәттә — бәрәкәт.

6827. Черек басмага басма — батарсың.

6828. Читтә йөргән ачылыр.

6829. Чыккан юлың арба юлы булса, кергән юлың тычкан юлы булыр.

6830. Эзләгән эз табар.

6831. Эт өрер, кәрван йөрер.

6832. Юл азабы — гүр азабы.

6833. Юл азагы — юл башы.

6834. Юл азыгы юача.

6835. Юл белгән кәрванга кушылмас.

6836. Юл белән йөрсәң юртып йөр, юртып йөрсәң юл ырар.

6837. Юл—йөрү белән, бурыч бирү белән кими.

6838. Юл кешесенең юлда булуы яхшы.

6839. Юл куган казнага очрар, сүз куган бәлагә очрар.

6840. Юл уравын белмәгән юлда елап утырыр.

6841. Юлаучы юлда калмый.

6842. Юлаучы — юмарт, өзәңге бавы унике кат.

6843. Юлаучыга энә дә йөк.

6844. Юлаучының йомышы тау менгәч исенә төшәр.

6845. Юлаучының тапканы юлда бетәр.

6846. Юлга алган икмәк авыр түгел.

6847. Юлга чыксаң алдагы кешене җитәргә тырыш, арттагын көтмә.

6848. Юлга чыксаң, кышкы киемеңне калдырма.

6849. Юлга чыксаң, таягың булсын.

6850. Юлда йоклаганда бер күзең ачык булсын.

6851. Юлдагы кеше — худта, өйдәге кеше — утта.

6852. Юлдагылар май имә, өйдәгеләр кан имә.

6853. Юлдан чыкма — адашырсың.

6854. Юлны яхшы белгән арымас.

6855. Юлның гаебен ир ачар, итек гаебен су ачар.

6856. Юлсыз урманга кереп булмый.

6857. Юлчы аяз тели, игенче яңгыр тели.

6858. Юлчы юлында, таягы кулында.

6859. Юлчыга сусын бирү — юсын.

6860. Юлы таза кешене караңгыда йөрсә дә эт капмас.

6861. Юлы уңның эше уң.

6862. Яз дип юлга чыксаң, кышны күз уңына ал.

6863. Ятсаң ята бирәсең, торсаң бара бирәсең.

6864. Яхшы юл — ярты юл.

6865. Яхшы юлда алаша да юргалап караган.

6866. Әдәм йөрми җир танымас.

6867. Әйләнгечтән юл туры, пычрактан юл коры.

6868. Өйдә яткан күгәрә, читтә йөргән шомара.

6869. Өйдәге белән юлдагы бер түгел.

6870. Өйдәге исәп юлга ярамый.

6871. Өшеп барганчы пешеп бар.

6872. Үзе егылган еламас.

6873. Җиткән аягын тыгар, җитмәгән таягын тыгар.

6874. Җитә алмаган җир тырнар.

6875. Җәяүле атлыга юл бирер.

6876. Җәяүлегә янчык авыр.

6877. Җәяүлек башыңа төшкәч, якын җиргә дә җитә алмассың.

6878. Җәяүлек юлга чыксаң, аш җәймәңне калдырма.

6879. Җәяүнең сукмагы тар, алай да турылыгы бар.

6880. Җәяүнең сукмагыннан арба йөрмәс.

6881. Җәяүнең чаңы чыкмый, ялгызның өне чыкмый.

6882. һәркем юлына күрә китәр.

* * *

6883. Абынса, егылып ятыр.

6884. Баскан эзеннән ут чыга.

6885. Бер басасы җиргә мең баса.

6886. Беребез путьсез , беребез юлсыз.

6887. Бу кешенең юлы җир астыннан йөри.

6888. Йөз юл, мең хата.

6889. Йөрү — олау, ашау — пылау.

6890. Казанга каенсардан юл туры.

6891. Кара җәяүгә калу.

6892. Ката-бата, елап кайта.

6893. Кая җитте — шунда туктар.

6894. Керүең олы юл булса да, чыгуың тычкан юлы булды.

6895. Килгән юлың тап-такыр.

6896. Күперне күп үтү.

6897. Саламга абынып егылырга тору.

6898. Тар юл, тайгак кичү.

6899. Тегеләй иттем, болай иттем — җитәсемә барып җиттем.

6900. Туп-турыдан туп пошел, кәкерегә не ходи.

6901. Төн китте, көн китте, тәртә буе җир китте.

6902. Юл өстендә юкә өй.

6903. Юлыма күрә йөрешем, үземә күрә өлешем.

6904. Әз хәрәкәт, күп бәрәкәт.

6905. Җәяүлегә таяк булу.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2512 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz