Среда, 15.05.2024, 10:51:41   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 17 » ЮЛ КҮРСӘТҮЧЕ, ЮЛДАШ
ЮЛ КҮРСӘТҮЧЕ, ЮЛДАШ
22:47:26
6906. Арбалыга юлдаш булма, юргалыга юлдаш бул.

6907. Ат —юлда, кеше юлдашлыкта сынала.

6908. Ашны сеңгәч макта, юлдашны белгәч макта.

6909. Ахмак кеше белән бергә юлга чыкма.

6910. Бер сәфәр ир картайтмас, яман юлдашын ияртмәс.

6911. Бергә-бергә юл кыска.

6912. Булыр-булмас кешедән юл сорама.

6913. Бүре толыбы бар кеше юлдашының туңганын белмәс.

6914. Залим белән юлдаш булма.

6915. Ирне юлдашына карап беләләр.

6916. Йорт салганчы күрше әзерлә, юлга чыкканчы иптәш әзерлә.

6917. Кемнең кем икәнен җиде көнлек юлга чыккач белерсең.

6918. Кемнең яхшы-яманын юлдаш булгач белерсең.

6919. Кешене юл бозмый, яман юлдаш боза.

6920. Кордаш тапкан кол азмас, юлдаш тапкан ир азмас.

6921. Кулавызсыз юлга кергән юлдан язар.

6922. Куркак юлдаш дошманнан яман.

6923. Сәфәргә чыксаң, әүвәл юлдаш тап.

6924. Сөйләшеп барсаң, юл ырамлы була.

6925. Тайгакта таяк та юлдаш.

6926. Таяксызга таяк бул кара төндә, маяксызга маяк бул олы юлда.

6927. Чит кеше юл күрсәтсә дә азык бирмәс.

6928. Юл белмәгән юлдашын адаштырыр.

6929. Юл күрсәтүчегә акча булса, юл бик тигез була.

6930. Юл юлдашны таптырыр, юлдаш юлдан саптырыр.

6931. Юл юлдашсыз булмый.

6932. Юламаның юл өстендә.

6933. Юлга чыкканда юлдаш белән чык.

6934. Юлга чыкканда җеккә йөрмә.

6935. Юлга чыкканчы юлдаш сораш, өй салганчы күршеңне сораш.

6936. Юлга чыксаң, юлдаш ал, яныңа җәүһәр таш ал.

6937. Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

6938. Юлга чыксаң янып чык, иптәшеңне танып чык.

6939. Юлда тимерчегә очрасаң, сүзеңне урак-пычактан башларсың.

6940. Юлда кушылган юлдаш түгел.

6941. Юлдан кал, юлдаштан калма.

6942. Юлдаш тапмаган юлыннан язар.

6943. Юлдашлының юлы киң.

6944. Юлдашны юл аера.

6945. Юлдашның күбе яхшы, күбеннән бере яхшы.

6946. Юлдашы күпнең кулдашы күп.

6947. Юлдашы яманны яу алыр.

6948. Юлдашы яхшының улҗасы яхшы.

6949. Юлдашын ташлаган юлда калыр.

6950. Юлдашың белемле кеше булса, юл кыска булыр.

6951. Юлдашың начар булса, сиңа да йогар.

6952. Юлдашың яман булса, ерак йөреп төн катма.

6953. Юлдашыңа бүре булма.

6954. Юлдашыңның бер күзе сукыр булса, ике күзеңне йомып тор.

6955. Юлдашыңның югын табыш, табылса икеңә дә яхшы.

6956. Юлы булыр егеткә юлдан юлдаш кушылыр.

6957. Юньсезгә юлсыз юлдаш.

6958. Юрга менгән юлдашына карамас.

6959. Юргалы белән юлдаш булма, тинтәк белән авылдаш булма.

6960. Юргалы белән юлдаш булсаң, юлда калырсың.

6961. Ялгызга юл озак.

6962. Яман айгыр өерен яуга алдырыр, яман егет юлдашын дауга калдырыр.

6963. Яман юлдаштан ялгызлык яхшы.

6964. Яман белән юлдаш булсаң — ярга егылырсың, яхшы белән юлдаш булсаң — малга юлыгырсың.

6965. Яман юлдаш башта ашыңны ашар, аннан башыңны ашар.

6966. Яман юлдаш яу булыр, бөтен эше дау булыр.

6967. Яман юлдаштан ерак бул.

6968. Яман юлдаштан кәкре таяк яхшырак.

6969. Яман юлдашың булса, яныңда пәкең булсын.

6970. Яманга юлдаш булсаң, җәзасын үзең күрерсең.

6971. Яхшы белән юлдаш булсаң шатланырсың, яман белән юлдаш булсаң картаерсың.

6972. Яхшы белән юлдаш булсаң — эшең бетәр, яман белән юлдаш булсаң — башың бетәр.

6973. Яхшы белән юлдаш булсаң җитәрсең син моратка, яман белән юлдаш булсаң калырсың син оятка.

6974. Яхшы юлдаш юлга күндерер, яман юлдаш юлдан дүндерер.

6975. Яхшы юлдаш ярпайтыр, яман юлдаш картайтыр.

6976. Үз башыңны дауга бирсәң дә, юлдашыңны яуга бирмә.

6977. Үзең юаш булсаң да, юлдашың батыр булсын.

6978. Җәяүле атлыга юлдаш түгел.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2241 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz