Среда, 15.05.2024, 05:52:02   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 25 » ЮМАРТ-САРАН, КАНӘГАТЬ-КОМСЫЗ, ҖИТЕЗ-АКРЫН, ТИСКӘРЕ, ВАЕМСЫЗ, АСТЫРТЫН, ЯЛАГАЙ Һ.Б.
ЮМАРТ-САРАН, КАНӘГАТЬ-КОМСЫЗ, ҖИТЕЗ-АКРЫН, ТИСКӘРЕ, ВАЕМСЫЗ, АСТЫРТЫН, ЯЛАГАЙ Һ.Б.
21:47:25
11779. Азга канәгать итмәгән күбен күрмәс.

11780. Азга — канәгать, күпкә шөкер.

11781. Азның кадерен белмәгән күпнең кадерен белмәс.

11782. Акрын барган алыр, йөгереп барган калыр.

11783. Акрын барган аттан узган, йөгереп барган тайдан калган.

11784. Акрын барган барыр, шәп барган арыр.

11785. Акрын барган куян артыннан җиткән.

11786. Акрын барган тиз җитәр.

11787. Акрын барсаң, ерак китәрсең.

11788. Акрын барсаң — күп барырсың, йәт барсаң — аз барырсың.

11789. Акрын барсаң — күп барырсың, кызу барсаң — арып калырсың.

11790. Акрын баскан ат булган, ашыкмый йөргән ир булган.

11791. Акрын ишсәң — бау булыр, арбаң-чанаң сау булыр.

11792. Акчаның йозагы — саран, ашлыкның йозагы — салам.

11793. Алдан җилкенгән — соңыннан җебегән.

11794. Алдыңда ялагай булган артыңда алабай булыр.

11795. Артык ашкынган ашсыз калыр.

11796. Арыш тора саламда, акча тора саранда.

11797. Астыртын астан кисә, өстән ямый.

11798. Астыртын кеше салам астыннан су йөргезә.

11799. Астыртын үлән астыннан ут йөртә.

11800. Ашарга теш бетә, эшләргә көч бетә, нәфес һаман үсә.

11801. Ашыгу — ахмаклык.

11802. Ашыгу — бер агач, аның җимеше — үкенү.

11803. Ашыгу борча тотканда гына ярый.

11804. Ашыгу көенечкә китәр.

11805. Ашыгу — үкенечнең кыз кардәше.

11806. Ашыгып эшен бетермәс, акыллы ир атын йетермәс.

11807. Ашыгыч эшкә шайтан катыша.

11808. Ашыккан абынып егылган, сабыр иткән морадына җиткән.

11809. Ашыккан — алда, сакланган — артта.

11810. Ашыккан ашка пешәр, кабаланган сазга төшәр.

11811. Ашыккан каныкканнан яман.

11812. Ашыккан җитмәс, боерган җитәр.

11813. Ашыкканның ашыгы чыккан.

11814. Ашыкканның башы казадан чыкмас.

11815. Ашыкма — ашка төшәрсең.

11816. Ашыкмаган арба белән куянга җитәр.

11817. Ашыкмасаң тиз җитәрсең, ашыкканнан узып китәрсең.

11818. Ашыксаң, кеше көлдерерсең.

11819. Ашыксаң, соңга каласың.

11820. Аяулылар аягын сузган.

11821. Бай бәхетле түгел, юмарт бәхетле.

11822. Байлык — бер айлык, канәгатьлек — зур байлык.

11823. Барына бәрәкәт, югына хәрәкәт.

11824. Барына разый бул, югына сабыр ит.

11825. Биргән юмарт түгел, алган юмарт.

11826. Бирмәснең ашы пешмәс, казаны уттан төшмәс.

11827. Диңгезне күмеп була, әдәмнең комсызлыгын күмеп булмый.

11828. Дөньяда ике сабырлы бар: берсе балыкчы, берсе мәче.

11829. Еланның аягын күрмәссең, саранның сыен күрмәссең.

11830. Елгыр — җылы урында.

11831. Иплегә «ипле» дисәң — иллелеген арттырыр, тилегә «тиле» дисәң — тилелеген арттырыр.

11832. Иренчәк атка юл ерак, саран кешегә дус ерак.

11833. Иркә кайда — җүләр анда.

11834. Иркәгә ай эссе, көн суык.

11835. Иркәлек бозар, катылык төзәр.

11836. Иркәлек — кеше булуга киртәлек.

11837. Иркәнең күзе кипмәс, юрганың тире кипмәс.

11838. Иң батыр кеше — үз нәфесен җиңә алучы.

11839. Йөгерек ат туклыгын белдермәс, юмарт юклыгын белдермәс.

11840. Канәгать — бетми торган хәзинә.

11841. Канәгать карын туйдырыр, канәгатьсезлек ялгыз тавыкны суйдырыр.

11842. Канәгатьле кешедә көнчелек булмас.

11843. Канәгатьсезнең авызында аш, күзендә яшь.

11844. Канәгатьсезнең капчыгы тулмый.

11845. Канәгатьсезнең нәфесе тавык алачыгы кебек.

11846. Каруга кару, карт алашага ябу.

11847. Карун малын күсе ашар.

11848. Каршы әдәм уен бозар, тинтәк әдәм җыен бозар.

11849. Каты җирдә как торыр, саран кулда мал торыр.

11850. Кеше кулындагыга ымсынган — үз кулындагысы ычкынган.

11851. Кешегә көнең төшмәсен, саранга эшең төшмәсен.

11852. Кешенеке белән юмарт булма.

11853. Кешенең иң зур дошманы — үзенең нәфесе.

11854. Кире беткән, капка бар өстенә, койма аша чыгар.

11855. Кире киткән — киртә сүткән.

11856. Коеның суы салкын, саранның күзе салкын.

11857. Комсыз, абынып егылса да, бер әйбер учлап алмыйча тормас.

11858. Комсыз байдан канәгатьле ярлы баерак.

11859. Комсыз, котырса, коега кармак салыр.

11860. Комсыз тау кимереп диңгез суын эчсә дә туймас.

11861. Комсызлык бер ишектән керсә, бәхет икенче ишектән чыгып китә.

11862. Комсызның карыны туяр, күзе туймас.

11863. Курыкма тугыз башлы еланнан, курык ике йөзле әдәмнән.

11864. Куштан бер алдыңа төшәр, бер артыңа төшәр.

11865. Куштанга таракан боты.

11866. Куштанның койрыгы куш.

11867. Кыбырсыган тик тормас, артына сукмый утырмас.

11868. Кыбырсык чапмас, ни утырмас, ни тынмас.

11869. Кыбырсык әйләнгәнче көн узып китәр.

11870. Кызганган кешенең малын кызыл эт җияр.

11871. Кызганганнан кызыл әтәч алган.

11872. Кырык кеше бер якта, кыңгыр кеше бер якта.

11873. Күбе булганнан күңеле булган яхшы.

11874. Күндәм өндәмсез эшләр.

11875. Күне кеше, «күл яна» дигәч, иләк белән ут сүндерергә йөгергән.

11876. Күпне куган кешенең һич эше бетмәс.

11877. Күпне өмет итсәң, аздан коры калырсың.

11878. Күңел — алга, нәфес артка тартыр.

11879. Күңелләре киренең туннары тире.

11880. Малтабар, мал диеп, юлдан язар.

11881. Нәфес белән орышу дөнья белән сугышудан читенрәк.

11882. Нәфес — шайтан, туймас ул.

11883. Нәфес — җинаять җитәкчесе.

11884. Нәфесне тыя алсаң, нәфес юаш.

11885. Нәфеснең алды нәфис, арты фахиш.

11886. Нәфеснең тезгене акыл кулында.

11887. Риялыдан рәхим көтмә.

11888. Сабыр иткән морадына җиткән.

11889. Сабыр итсәң шатланырсың, ашыксаң үкенерсең.

11890. Сабыр төбе — сары алтын.

11891. Сабыр төбе — саф алтын, ашыгу төбе сап-салкын.

11892. Сабыр чыдый, сабырсыз җылый.

11893. Сабыр — шатлыкның, ашыгу үкенечнең ачкычы.

11894. Сабыр әдәм сансыз әҗер алыр, сабырсызлык башка кайгы салыр.

11895. Сабырлы — солтан, сабырсыз — шайтан.

11896. Сабырлык куанычка илтер, ашыгу көенечкә илтер.

11897. Сабырсызның эше тамырсыз.

11898. Сагы барның сагы ятыр, сагы юкның башы ятыр.

11899. Сакланган саулыкка җиткән.

11900. Саклануда хурлык юк.

11901. Сансызга сан юк, санлыга юл юк.

11902. Сансызга сан әйтсәң дә, колагына кермәс.

11903. Саран, базарга чыкса, намусын да сатачак.

11904. Саран бай хәерчедән ярлырак.

11905. Саран байның малы чери.

11906. Саран белән угыры — туганнан тумача.

11907. Саран ишеген кунак какмас.

11908. Саран кеше акчадан туймас.

11909. Саран кеше — төпсез мичкә шикелле: аны һич тутырып булмый.

11910. Саран кешенең кулында акчаның язуы да шомарыр.

11911. Саран күпереннән чыкканчы суда ак.

11912. Саран, тапса, яшереп ашый.

11913. Саран учын ачканда тешен кысар.

11914. Саранга — мал бирүдән җан бирү җиңел.

11915. Сараннан акча сорау — үгез саву белән бер.

11916. Сараннан бүз сорама, наданнан сүз сорама.

11917. Саранныкы — тәләфкә.

11918. Саранныкы һаман юк, юмарт юк булса да тук.

11919. Саранның агачы үсмәс, үссә дә җимеше пешмәс.

11920. Саранның ашы тиз пешмәс.

11921. Саранның ашын эт ашый.

11922. Саранның малы башына каза.

11923. Саранның сарае салкын.

11924. Саранның чыгымы исрафчыныкы белән бер.

11925. Саранның яраткан ашы — күрше шурпасы.

11926. Саранның өйрәсе сыек була.

11927. Сарык йон үстерә, саран акча җыя.

11928. Сизгер кеше — тизгер кеше.

11929. Ташкан түгелер, шашкан көенер.

11930. Ташкын булсаң — басыл, шашкын булсаң — асыл.

11931. Тизләгән — бәлане үзе эзләгән.

11932. Тискәре тирес ягы белән туа.

11933. Тыңламас үтерсәң дә аңламас.

11934. Тыңлаусызга сүз әйтсәң, карый-карый артыннан барырсың.

11935. Тәкатьлегә тау баш игән.

11936. Тәкатьсезнең үлеме дә вакытсыз.

11937. Төлкедә — койрык, юхада — тел.

11938. Түзгән — тимерне дә өзгән.

11939. Түзгән түл җыяр.

11940. Түзгән түш ите җигән.

11941. Уяу кешегә хәтәр юк.

11942. Хәстәрленең оек башы да астарлы.

11943. Чи тирене иләсәң, олтан булыр; нәфесен тыйган кеше солтан булыр.

11944. Чыдамлы — чана сөйрәр.

11945. Шаталак — ат күтәрер, астыртын бот күтәрер.

11946. Шаталакның теле уйный, тыбырсыкның арты уйный.

11947. Шөкерлек килмәсә дә, көферлек килә.

11948. Шөкранасыз кешедән икмәк-тоз кадерен белгән эт яхшы.

11949. Юклык юмартның кулын бәйли.

11950. Юмарт булсаң, учыңа йомарлама.

11951. Юмарт кешенең морҗасыннан төтене куе чыгар.

11952. Юмарт кулга мал күбрәк керә.

11953. Юмарт юклыгын белмәс, йөгерек ат туктавын белмәс.

11954. Юмарт үз малын үзе ашар, саран малы саранның үзен ашар.

11955. Юмартлык белән батырлык икесе бер чишмәдән ага.

11956. Юмартлык дошманны да дус кылыр, саранлык балаларны да дошман кылыр.

11957. Юмартның ашы — авыруга дару, саранның ашы — кешегә агу.

11958. Юмартның күләгәсе киң.

11959. Ялагай алда мактар, артта сүгәр.

11960. Ялагайны яллыйсы юк.

11961. Ялагайның күзе — көзге, теле — телгәч.

11962. Яхшы кешенең эче белән тышы бердәй була.

11963. Әр — битәр , әрдән дә бигрәк наз битәр.

11964. Үзе өчен саран иткән кешедән башкалар өчен юмартлык көтеп булмый.

11965. Үтә мут булсаң муеныңнан асылырсың, үтә җыбыткы булсаң — аяк аста калырсың.

11966. Үҗәт, күзен бирсә дә, сүзен бирмәс.

11967. Җете кеше җитәр җиренә җитми кайтмас.

11968. Җитез үзен бетерер, акрын эшен бетерер.

11969. Җитезгә йөз өлеш, йомшакка бер өлеш.

* * *


11970. Барынча юмарт, югынча тук.

11971. Ипкә тартсаң, кушка килми.

11972. Кайтсаң — кабулым бар, кайтмасаң — сабырым бар.

11973. Күбенә түзгәнне әзенә түзәрсең.

11974. Нәфесе бозау алачыгы кадәр.

11975. Нәфесенең башын япмаган.

11976. Син ашыксаң, ул кабалана.

11977. Тулды сабыр савытым.

11978. Тиз пешерә — чи пешерә.

11979. Тәмгыңны тәртә буе сузма.

11980. Чыдасаң чыда, чыдамасаң ела.

11981. Элек тә борнай иде, инде булыр сорнай.

11982. Җае килсә — күгәрчен, җайсызланса — ябалак.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3542 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz