Четверг, 16.05.2024, 01:15:57   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 6 » КӘҖӘ
КӘҖӘ
20:08:13
3004. Арык кәҗә тартышкак.

3005. Бер кортлы кәҗә бөтен читәнне җимергән.

3006. Бер корчаңгы кәҗә алты тәкәне сөзештерер.

3007. Бер кәҗә ике күршене сугыштырыр.

3008. Бүрегә сәлам бирү кәҗә эше түгел.

3009. Йон уңаена сыпырсаң, кәҗә дә койрыгын селкетә.

3010. Качаган кәҗә бүрегә тансык.

3011. Кемгә нәстә, кәҗәгә кәбестә.

3012. Кирәк булса —кәҗәне җиңги, тәкәне җизни диярсең.

3013. Кортлы кәҗа ышкынмыйча торалмый.

3014. Корчаңгы кәҗә саф чишмәдән генә су эчәр.

3015. Куй кытлыгы вакытында кәҗәгә Габдрахман патша диерләр.

3016. Кутанда куй кырылса, кутыр кәҗә баш булыр.

3017. Кычынган кәҗә күрше читәнен аударыр.

3018. Кәбестә бакчасына кәҗәне каравыл куймыйлар.

3019. Кәҗә агач кимерә, тычкан турап симерә.

3020. Кәҗә асраган каргыштан чыкмас.

3021. Кәҗә асрап ни файда, дуңгызга җитү кайда.

3022. Кәҗә: «Бакча буеннан үтмәсәм, тамагым туймый»,— дип әйтә, ди.

3023. Кәҗә бар җирдә каза була, ди.

3024. Кәҗә белән кәбестә дус түгел.

3025. Кәҗә булса, сарыкка юл ачыла.

3026. Кәҗә бүре белән тартышкан: мөгезе белән тоягы калган.

3027. Кәҗә дә койрыгын үзе күтәрә.

3028. Кәҗә дә торнадан «ыштаның юк» дип көлгән.

3029. Кәҗә киреләнсә — басма уртасында.

3030. Кәҗә койрыгын күтәргән дип, сарык та койрыгын күтәргән.

3031. Кәҗә койрыгына кырмавык ябышмый булмый.

3032. Кәҗә кыйнап кәбестә үстереп булмый.

3033. Кәҗә кыш көне «әрмәк» кенә дип кычкыра, ди.

3034. Кәҗә кәбестә турарга оста.

3035. Кәҗә мөгезе күккә тимәс, дөя койрыгы җиргә җитмәс.

3036. Кәҗә сарык койрыгыннан көлә, имеш.

3037. Кәҗә сауганнан сыер сауган сөт сорап килгән.

3038. Кәҗә — тауда, мамыгы — сыртында.

3039. Кәҗә тиресен кирәгәгә тарт, күнчегә сат.

3040. Кәҗә, тынычлыктан туйса, көтүченең чыбыркысын чәйни, имеш.

3041. Кәҗә — ярлының сыеры.

3042. Кәҗә үзе затсыз булса да, күне затлы.

3043. Кәҗә, җаны чыкса да, койрыгын үрә тотар.

3044. Кәҗәгә дигән таяк оҗмахтан чыккан.

3045. Кәҗәгә сызлавык чыкса, ул аны агачка ышкый.

3046. Кәҗәдә чуан тормый.

3047. Кәҗәне макта, сыерны сау.

3048. Кәҗәнең аркасына бакча иясе сәнәк белән суккач, ул: «һай, хәтерләрем юклыгы, шушы кеше бакчасына кермәм дип әйткән идем!» — ди икән.

3049. Кәҗәнең ашамаган әреме башын авырттырыр, имеш.

3050. Кәҗәнең бакчага бер күз салуы да зыян.

3051. Кәҗәнең бер исеме кәҗә, икенчесе — каза.

3052. Кәҗәнең маллыгы юк.

3053. Кәҗәнең сөте агып торган болак, эче тулы ылак , ите тамагыңа бап , тиресе аягыңа кап, мөгезе пычагыңа сап, эчәгесен аршинга тарт, скрипкачыга сат.

3054. Кәҗәнең туганда ук сакалы була.

3055. Кәҗәнең әҗәле җитсә, көтүченең таягына ышкыныр.

3056. Кәҗәсе кыйбат түгел, мәҗәсе кыйбат.

3057. Кәҗәсенә күрә сакалы.

3058. Күпме кымыз бирсә дә, кәҗә бия булмас.

3059. Мөгезсез кәҗә үзен: «Мин — куй!» —дия икән.

3060. Мүкләк кәҗә мөгез сорыйм дип, колагыннан коры калган, ди.

3061. Сыерың булмаса, кәҗәгә дә «апай» әйтерсең.

3062. Сөтсез кәҗә бакравык.

3063. Урлап ашамаса, кәҗәнең тамагы туймый.

3064. Хикмәт мөгезендә түгел, кәҗәсендә.

3065. Чыда дигәч, кәҗә дә чыдый.

3066. Әрсез кәҗә әрем ашап та туеп кайтыр.

* * *

3067. Ак кәҗә синеке, карарагы минеке.

3068. Бүген монда, иртәгә кәҗә авылында.

3069. Кактым-суктым кәҗәне, таптым үземә бәлане.

3070. Кәҗә билеты бирү.

3071. Кәҗәгә акчасы җитми, сыер сатулаша.

3072. Кәҗәгә тәрилкә, бүген безгә ярминкә.

3073. Кәҗәне кәбестә сакларга кую.

3074. Муеныңнан кәҗә мае чыгарырмын.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1833 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz