3804. Бер тигәнәдән ике көчек ашамый. 3805. Бәләкәй көчек аюдан курыкмый. 3806. Кечкенә көчек һаман кискас. 3807. Кеше артыннан көчек кенә йөри. 3808. Көче җиткәнгә көчек тә ябыша. 3809. Көчек аюга ябыша, чеби төлке белән сугыша. 3810. Көчек тилермичә үлми. 3811. Көчек эт булганчы, эт карт була. 3812. Көчек өрә, олы этне кыйныйлар. 3813. Көчекне дә башыннан сыйпыйлар. 3814. Көчекнең аласы да, карасы да бер була. 3815. Олы эт алдында бала эт койрыгын кыса. 3816. Тимәгәнгә тиле көчек тә тими. 3817. Эт бар җирдә көчек бар. 3818. Эт ничек өрсә, көчек шулай өрә. 3819. Эте тик тора, көчеге өрә. |