Четверг, 16.05.2024, 04:02:19   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 12 » КҮРШЕ-КҮЛӘН, АВЫЛ-ШӘҺӘР
КҮРШЕ-КҮЛӘН, АВЫЛ-ШӘҺӘР
21:20:30
5147. Абзар сатып алма, күрше сатып ал.

5148. Авыл — авыз, урман — колак, кыр — күз.

5149. Авыл чите — ил чите түгел.

5150. Авыл этсез булмас, йорт сөтсез булмас.

5151. Авылга әйтсәң — аша, күршегә әйтсәң — куша.

5152. Авылда бер бәрәкәт, шәһәрдә тугыз бәрәкәт.

5153. Авылны макта, шәһәрдә тор.

5154. Авылы барның кавеме бар.

5155. Авылы башканың кавеме башка.

5156. Авылы кайда — каугасы шунда.

5157. Авылыңда ни барны башка авылдан сора, өеңдә ни барны күршедән сора.

5158. Авыр кузгалса, авыл кузгала.

5159. Астраханьда сыер бер акча, килә-килә мең акча.

5160. Ашагының аты узганчы, авылның эте узсын.

5161. Башка авылның йомычкасы, безгә килсә, утын була.

5162. Башка авылның яхшысы — үз авылыңның шакшысы.

5163. Башы күренсә дә — башка авыл.

5164. Берәү, азрак шәһәрдә торып кайткач, печән кибәннәрен «Бу нинди чәүмәлчекләр?» — дип сораган, ди.

5165. Бохара җирдә алтын бар, барсаң — бакыр да юк.

5166. Бохарада бер алтынга биш дөя.

5167. Бохарада малы барның карыны тук.

5168. Бөтен авыл сукыр булса, син дә бер күзеңне йом.

5169. Даланың бие булганчы, баяуның колы бул.

5170. Даланың бие булганчы, каланың эте бул.

5171. Ерак кардәштән тату күрше яхшы.

5172. Казиледән килеп казык каккан, Биләрдән килеп биләгән.

5173. Кала хәлен беләсең килсә, салага бар.

5174. Калага барган кешедән өч көнгәчә гакыл сорама.

5175. Каладагы ишетмәс, саладагы ишетер.

5176. Каланы макта, салада тор.

5177. Каланың капкасы кырык.

5178. Каланың күләсәсе саладан әйләнә.

5179. Каланың уртасында, авылның читендә тор.

5180. Кенәргә кайту Бохарадан кайтудан авыр.

5181. Кулыңдагын нык тот, күршең белән тату тор.

5182. Кырык өйдән кырпулык.

5183. Кырык өйдән кырык бер сохари.

5184. Көлмә күршеңнән — үтәр башыннан.

5185. Күрше абзар арты күршегә күренә.

5186. Күрше капкасын какма, үзеңнекен сындырырлар.

5187. Күрше кибәненә сәнәк белән күрсәтмә.

5188. Күрше күрше башына тузан какмый.

5189. Күрше күршегә һәрвакыт кирәк була.

5190. Күрше күршедән иртә торырга өйрәнә.

5191. Күрше күрә кыланыр.

5192. Күрше тавыгы каз хәтле, йомыркасы баш хәтле.

5193. Күрше тавыгы күрекле, әтәчләре бүрекле.

5194. Күрше тавыгы күршегә күркә булып күренә.

5195. Күрше уты сине җылытмый.

5196. Күрше хакы — тәңре хакы.

5197. Күршегә күрше керми тормый.

5198. Күршегә, онга кермәсәң дә, көлгә керерсең.

5199. Күршегә һич кермәгән — әче көлгә кергән.

5200. Күршедән күрмәк — күчермәк.

5201. Күршелек кардәшлектән якын.

5202. Күршелек хакы кырык өйгәчә.

5203. Күршеләр төн йокламый чыкканны туйчылар белмәс.

5204. Күршеләргә туй килсә, син дә капкаң ачып куй.

5205. Күршеләре белән тату яшәмәгән кешене берәү дә хөрмәтләми.

5206. Күршеләре яхшы булса, аксак кыз да кияү табар.

5207. Күршенең кузысы кучкар хәтле.

5208. Күршенең тавыгы — каздай, хатыны — кыздай.

5209. Күршенең тузаны күзгә керми.

5210. Күршесен яман күргәннең күзе чыгар.

5211. Күршесенә ышанган ач кунган.

5212. Күршесенә өмете булган шәмсез ятыр.

5213. Күршең аркылы оҗмахка кергәнче, туры тәмугка керүең артык.

5214. Күршең бай булса да, җигәреңә тай булсын.

5215. Күршең бай булса, капкаң бикле булсын.

5216. Күршең бай булса, коесыннан су алма.

5217. Күршең бай булса, тавыгың тук булыр.

5218. Күршең белән ызгышсаң, кемгә керерсең?

5219. Күршең белән яман торыйм дисәң, кәҗә асра.

5220. Күршең ни эшләсә, син дә шуны эшлә.

5221. Күршең сукыр булса, сыңар күзеңне йом.

5222. Күршең яман булса, теш сызлау белән бер.

5223. Күршең яхшы булса, җанын тыныч.

5224. Күршең үзеңнән яхшы булсын.

5225. Күршеңне дус тот, читәнеңне еш тот.

5226. Күршеңнең башы авыртса, син эчеңне тот.

5227. Күршеңә бер сыер теләсәң, үзеңнеке ике булыр.

5228. Күршеңә бәла килү сиңа җиңеллек түгел.

5229. Мәскәү бер көндә корылмаган.

5230. Пычакны әүвәл үзеңә када, авыртмаса, күршеңә када.

5231. Сала бай булса, кала бай була.

5232. Сала эшләмәсә, кала эшләми.

5233. Салада бул салача, калада бул калача.

5234. Суына күрә балыгы, авылына күрә халыгы.

5235. Туганыңа чапмыйсың, күршеңә чабасың.

5236. Төрле авылда төрле әттәхият.

5237. Урам күзсез булмас, урман колаксыз булмас.

5238. Урын сайлама, күрше сайла.

5239. Утка тисәң — сүнә, күршеңә тисәң — күчә.

5240. Утсыз ян, утсыз көй: уты чыкса — күршеләр янар.

5241. Читнең егетенә булганчы, авылның этенә булсын.

5242. Шәһәр кызы киенгәнгә авыл кызы сөенгән.

5243. Шәһәр — үзе бер мәһәр.

5244. Шәһәрдә — дәүләт, авылда — җәннәт.

5245. Шәһәрне бак, шәһәрне бак, әйләндер дә кесәңне как.

5246. Шәһәрнең корымы да — шикәр.

5247. Шәһәрнең тавыгы булганчы, авылның әтәче бул.

5248. Ят авылның карчыгасы — үз авылыңның чыпчыгы.

5249. Ят авылның яңа итеге үз авылыңның иске чабатасына да тормый.

5250. Яхшы күршеңнән сораганчы, яман өеңне актар.

5251. Өй сатып алма, күрше сатып ал.

5252. Өйдә утырып шәһәр алып булмый.

5253. Өеңдәге хәлне күршеңнән сора.

5254. Үз капка алдыңның карын күрше капкасына көрәмә.

5255. Үзеңдә булмаса, күршеңдә булсын.

5256. Үзеңдә булган нәрсәне күршеңнән сорама.

5257. Үзеңнекен бирмәсәң бирмә, күршеңнекенә тимә.

5258. Үзеңнең кемлегеңне беләсең килсә, күршеңнән сора.

* * *

5259. Агай-эне, авыл-күрше.

5260. Алдың — Казан өлгесе, артың — Мәскәү сөлгесе.

5261. Анда түгел, монда эш, Мәңгәр янында Мөндеш.

5262. Безгә Себер ни, Сембер ни.

5263. Безнең авылның көне бик озын, кечкенә авылның елы хәтле бар.

5264. Безнең тавык күкәй салганны бөтен мәхәллә ишетә, күршенең байталы колынласа да, һич тавыш чыкмый.

5265. Ват каласын, юл өстенә салмасын.

5266. Икесе кешенеке, өчесеС күршенеке.

5267. Ишетмәсәң ишет: Кышкар артында Кишет.

5268. Калада эш сөймәс, салада кибән сөймәс.

5269. Киттек әйдә Чиләбегә, ничу монда чиләнергә.

5270. Күршегә кереп торасы түгел.

5271. Күршедә пешәр, безгә дә төшәр.

5272. Күршеләр паен да салгансың.

5273. Оренбур-Каргалы — бар да тимер арбалы.

5274. Нөркинеке бер көй.

5275. Орлыгы Бохарада түгел.

5276. Савыл арасы түгел, авыл арасы.

5277. Салада торсак, печән ашамыйбыз ләбаса.

5278. Сау булып тор әлегә, сәлам диген Галигә, бара калсаң Шәлегә.

5279. Түбән авыл этләре өрү.

5280. Шәһәргә килсә — дустын танымый, далага чыкса — атын танымый.

5281. Үзем күптән оҗмахлы, күршем өчен кайгырам.

5282. Үзендә умач умаган, күршесенә кереп токмач кискән.

5283. Җиттек, Җәмилә, Казанга.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2232 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz