Среда, 15.05.2024, 09:56:09   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 21 » КҮЗ, КОЛАК, КҮРҮ, ИШЕТҮ
КҮЗ, КОЛАК, КҮРҮ, ИШЕТҮ
23:54:34
10373. Ашыккан күзгә ак төшә.

10374. Аяган күзгә чүп керә.

10375. Баккан күзгә тыю юк.

10376. Баш күзеннән ни файда, күңел күзе күрмәсә.

10377. Бер кешедә дүрт күз булмый.

10378. Бер колагың йокласын, икенчесе тыңласын.

10379. Бер күзгә төртсәң, икенче күздән яшь чыгар.

10380. Бер күзең бер күзеңә дус түгел.

10381. Бер күргән бер гомер.

10382. Бер тапкыр күрү йөз тапкыр ишетүдән артык.

10383. Ике колак бер сүзне тыңлар өчен.

10384. Ике күз белән күрү бер күз белән күрүгә тиң түгел.

10385. Ике күз бер вакытта йомылыр.

10386. Ирексезләп ачкан күзнең нуры юк.

10387. Ишеткән белән күргән бер түгел.

10388. Ишеткән бер сүзгә ышанучы — ялганчы.

10389. Ишеткән — имеш, күргән — көмеш.

10390. Ишеткән колакның языгы юк.

10391. «Ишеттем» дип әйтмә, «аңладым» дип әйт.

10392. Йөрәкнең серен күзнең нуры фаш итәр.

10393. Каш илә күз бергә торырлар.

10394. Каш төзәтәм дип күз чыгарма.

10395. Кашың күзеңә, күзең үзеңә.

10396. Керфек күзгә терәлеп торса да, күз күрми.

10397. Кеше колагы киез, кисеп алырга бик тиз, үз колагың яфырак, кисеп алырга катырак.

10398. Кеше колагын кискәндә үзеңнеке авыртмый.

10399. Кеше күзендәге чүпне күргәнче борын астындагы бүрәнәне күр.

10400. Кеше үз күзенә үзе чүп салмый.

10401. Колагың кисек булса, чәчең белән каплый бел.

10402. Колагыңа ышанма, күзеңә ышан.

10403. Колагыңны кызганып, башыңны кистермә.

10404. Колак белән ишет, күзең белән эш ит.

10405. Колак ике булса да, бер сүзне ишетер өчен.

10406. Колак, күпне белсә дә, колак килеш калыр.

10407. Корсагың белән тыңлама, колагың белән тыңла.

10408. Колак күзгә ышанса, күз күзгә ышаныр.

10409. Колак күздән элегрәк гашыйк булыр.

10410. Корыткан да күз, терелткән дә күз.

10411. Күз бар — диңгез төбендәге мәрҗәнне күрер, күз бар — бо¬рын төбендәге бүрәнәне күрмәс.

10412. Күз берне күрсә, күңел меңне күрә.

10413. Күз бәрәңгедә дә бар.

10414. Күз — дәрья.

10415. Күз кайда булса, күңел шунда.

10416. Күз каравы сүздән күбрәк аңлата.

10417. Күз карар, кул эшләр.

10418. Күз куркак, кул батыр.

10419. Күз кызыга, күңел керми.

10420. Күз кермәгән ят булыр.

10421. Күз күрмәсә, күңел сөйми.

10422. Күз күрүгә туймас, колак ишетүгә туймас.

10423. Күз күрүе ерак, күңел күзе аннан да ерак.

10424. Күз күрә торып кул җитмәве яман.

10425. Күз — күңелнең көзгесе.

10426. Күз — матурны, тамак тәмлене ярата.

10427. Күз — хайванны казанга, әдәмне кабергә кертә.

10428. Күз җиңел төшкән җирдән күңел тиз кайта.

10429. Күздә чакта сөйдерә, күздән киткәч көйдерә.

10430. Күздән ерак булса, күңелдән ерак булыр.

10431. Күздән ерак, күңелгә якын.

10432. Күздән төшкән телдән төшәр, телдән төшкән күңелдән төшәр.

10433. Күзе күрмәснең күңеле сизмәс.

10434. Күзе сүнгәннең өмете сүнгән.

10435. Күзе усалдан кырга кач.

10436. Күзе юкның юлы юк, юлы юкның күзе юк.

10437. Күзенә ышанмаган кулы белән капшар.

10438. Күзең авыртса — кулыңны тый, эчең авыртса — тамагыңны тый.

10439. Күзеңне йомма, авызыңны йом.

10440. Күзеңне тиз ач, авызыңны чамалап ач.

10441. Күзнең күргәне бер, күрмәгәне мең.

10442. Күп торганнан сорама, күп күргәннән сора.

10443. Күп яшәгән ни белгән, күпне күргән шул белгән.

10444. Күргән күргәнен сөйләр, белгән белгәнен сөйләр.

10445. Күргән күреп калсын, күрмәгән торып калсын.

10446. Күргәнең — күрешкәнең.

10447. Күргәнең сигез, күрмәгәнең тугыз.

10448. Күргәнне ишеткән җиңгән.

10449. Күргәннең күңеленнән китми.

10450. Күрер күзнең кыйммәте сукыр янында билгеле булыр.

10451. Күрмәгән күзгә борыны аркылы күпер салсаң да күрмәс.

10452. Күрмәгәннең күрәсе килер, күргәннең качасы килер.

10453. Күрмәмешкә салынсаң, дөяне дә күрмәссең.

10454. Күрәсең килмәгәндә кибән дә күренми.

10455. Мең ишет, бер сөйлә.

10456. Озын колак алдан ишетер.

10457. Сул күзең уң күзеңә каравыл булсын.

10458. Тишек колак ни ишетмәс.

10459. Уң колакны сул яктан тарткач яхшырак.

10460. Уң күз сулын яратмаганга ике арага борын үсеп чыккан.

10461. Уң күзең күргәнне сул күз күрмәсен.

10462. Яман күздән таш чатный.

10463. Үз күзең үлек тергезә.

10464. Үзе юкның күзе юк.

10465. Үзең ни әйтсәң, колагың шуны ишетер.

10466. Үзең бүкән булсаң, күзең ботак тишеге.

10467. Һәр күргәнгә кул җитмәс.

10468. Һәр нәрсәне алдан күрерлек күзлек ясалмаган.

* * *

10469. Алсу күзлек аша карау.

10470. Без күрмәгән аз булыр, Бохардагы таз булыр.

10471. Бер колактан керде, икенче колактан чыкты.

10472. Ике колагыңны дүрт җирдән тыгарлык булу.

10473. Ике күз дүрт булу.

10474. Ике күзгә бер танык.

10475. Ике күзе ут булды.

10476. Ике күзем агарды.

10477. Кара күзлектән үткәрү.

10478. Кашың кара, күзең кара, үз җаеңны үзең кара.

10479. Кашың-күзең кара, калганын үзең кара.

10480. Кашың күзеңә, күзең үзеңә.

10481. Керфеге кер күтәрми.

10482. Кеше-кара күргәнче, кара көчек өргәнче.

10483. Кеше күзендәге чүпне күрү.

10484. Колагым киез, корсагым тигез.

10485. Колагыма эш ясама.

10486. Колагымны саңгыраулатып, күземне сукырайтып, ишетәсен ишетми, күрәсен күрми яшим.

10487. Колагына тамга итеп киертү.

10488. Колагына чүбек тыккан.

10489. Колагыңны кисеп кулыңа тоттырыр.

10490. Колак-борын кискән күк.

10491. Колак итен ашау.

10492. Колак ишетмәгән, күз күрмәгән.

10493. Колак чияңнән боҗыр очар!

10494. Колак яныннан гына уздыру.

10495. Колаклар үрә тору.

10496. Колакка ком тутыру.

10497. Күз алдында күз көеге.

10498. Күз алмасы кебек саклап тоту.

10499. Күз ачып йомганчы.

10500. Күз дә каш урынына күрү.

10501. Күз-колакны үткен тоту.

10502. Күз күрсә дә, кул җитми.

10503. Күз чыгарып каш ясау.

10504. Күз явын алырлык.

10505. Күз өстендә каш булу.

10506. Күзгә карап җан ашау.

10507. Күзгә кергән чүп булу.

10508. Күзгә кибәк тутыру.

10509. Күзгә кырып салырга да юк.

10510. Күзгә төтен җибәрү.

10511. Күзгә күренде, кулга тимәде.

10512. Күзгә төртсәң дә күренмәү.

10513. Күздә, кашта, йөрәк башта, эшем синдә генә.

10514. Күзе ут уйный.

10515. Күзенә ак-кара күренмәү.

10516. Күзеңә керерлек булып тора.

10517. Күзләр күмергә әйләнү.

10518. Күзләр шар кебек булу.

10519. Күзләре берсе чәршәмбегә, берсе дүшәмбегә караган.

10520. Күрер күз күрмәс булу.

10521. Мин теләдем каләм каш, миңа булды пеләш баш.

10522. Минем колак: берсе — ишек, берсе — тишек.

10523. Мыяу-мыяу мәчем бар, колак кисәр кайчым бар.

10524. Сиңа карый, мине күрә.

10525. Чылпыгын алам дип күзен чыгарган.

10526. Ышанма күзеңә, ышан үземә.

10527. Ышанма күргән күзеңә, ышан минем сүземә.

10528. Үз колагыңа үзең ышанмау.

10529. Үзем урдыкта , күзем ишектә.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 4296 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz