Среда, 15.05.2024, 12:19:36   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 18 » КАРАЛТЫ-КУРА
КАРАЛТЫ-КУРА
22:43:58
8591. Абзар зур булса, бура була; өй зур булса, кура була.

8592. Актыктан кем керә, капканы шул ябар.

8593. Аты юк киртә төзәткән.

8594. Ачык капкадан ат та керә.

8595. Багана ауса, койма да ава.

8596. Баскыч башына берәр атлап менеп җитәрсең.

8597. Баскычка берәр атлап менсәң, югары менәрсең.

8598. Баскычның ике башы бар.

8599. Бер йортка ике бикәнең тавыгы сыймас.

8600. Бер таштан койма булмас.

8601. Бер тиен акча белән мунча салып булмый.

8602. Берәүгә берәү—баганага терәү.

8603. Бушка сарай салмыйлар.

8604. Ишек алдыннан дау килгәнче өй артыннан яу килсен.

8605. Йорт ихатасыз булмый.

8606. Каен себеркесе хан кызын терелткән.

8607. Казык какмаган кеше казыкны үзе үсеп чыккан дип уйлый.

8608. Казыкны кергән җиргә кагалар.

8609. Кайда базың, шунда казың.

8610. Какма кеше капкасын, кагарлар үз капкаңны.

8611. Какма кеше капкасын — үз капкаңны кагарлар; такма кешегә исем — үзеңә исем тагарлар.

8612. Капка төбе такыр була.

8613. Каралты салудан элек түбәсен хәзерлә.

8614. Карасаң—каралты, карамасаң — таралды.

8615. Кемгә кем ошый, баганага терәү ошый.

8616. Кеше абзарына кеше хайваны керми, керсә — яхшылык күрми.

8617. Кеше капкасын ачып керсәң, ябып та чыга бел.

8618. Кеше капкасына ук атма, ук атсаң да пычратма.

8619. Койманың колагы бар.

8620. Кунаклау өчен элек колга корырга кирәк.

8621. Куш казык киртәне тота.

8622. Куш казыксыз читән дә булмый.

8623. Кәкре казыкка бөкре тукмак.

8624. Мунча кергән тирләми чыкмас.

8625. Очсыз казык җиргә кермәс.

8626. Салам да парлы казыкка эләгеп кала.

8627. Сарае барның сагышы бар.

8628. Сарай эче буш булмас.

8629. Соң килгән капканы ябар, элек килгән капканы ачар.

8630. Ташка казык керми.

8631. Терәү булмаса, багана да тормый.

8632. Тукмагы зур булса, киез казык җиргә керер.

8633. Хуҗалыкта кәкре кадак та кирәк була.

8634. Черек баскычтан менмә — түнәрсең, черек басмага басма — батарсың.

8635. Ялгыз казыкка читән үрмиләр.

8636. Әүвәл мунча, аннан алыча.

8637. Җил капка җилгә дә ачыла.

8638. Җил капкада җил тормый.

8639. Җәпле казык җиргә кермәс.

* * *

8640. Аларның капка баганасы белән безнең капка баганасы бер урманда үскән.

8641. Арт белән киртә җимерү.

8642. Баганага сәлам бирү.

8643. Бер пар салды — барыбызга да чабынырга җитте.

8644. Дүрт казык каккан, күк белән япкан.

8645. Икесе дә бер багана төбен таптый.

8646. Иске мунча, иске таз.

8647. Их, татар мунчасы, пары кызу булсачы.

8648. Казык башына утырту.

8649. Казык сугып, карга очырып йөри.

8650. Каккан казыгы да юк.

8651. Капка ачыла башлау.

8652. Капка баганалары бертуган.

8653. Капкасыннан эт бакмый, төнлегеннән җил какмый.

8654. Келәтеннән озын бастырыгы.

8655. Коры мунчала белән юу.

8656. Куначасы да юк, аңа чебен дә кунмый.

8657. Минем капкам кыңгыраулы, какмасаң да шалтырый.

8658. Очсыз казык, башсыз багана.

8659. Себеркесез мунча чабындыру.

8660. Тоз багана булып кату.

8661. Чыжым баганасы кебек.

8662. Чыксам абзар, керсәм өй.

8663. Шау-шуы олы, амбары коры.

8664. Эссе мунча, суык таш.

8665. Яксам мунчам, чыксам бакчам.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1520 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz