Среда, 15.05.2024, 14:59:05   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 6 » КАРГА
КАРГА
21:00:30
3929. Аксак карга башкалардан элек очар.

3930. Ала карга — азанчы , кара карга — казанчы.

3931. Ала карга алдан кычкырып харап итә, калҗасын төлке алып китә.

3932. Ала карга гына ата-анасына ошый.

3933. Ала карга көз көне бер авыл җир очып бара икән дә, «ерак киттем бугай» дип, кире әйләнеп кайта, ди.

3934. Ала каргада аласың булсын, курыкма.

3935. Ала каргада аласың булсын, кыш кайтмаса, яз кайтыр.

3936. Асыл буяуга төшкән белән карга каргалыктан чыкмас.

3937. Балалы каргадан чүп тә калмый.

3938. Бер карга кыш ясамас.

3939. Былтыр үлгән карга быел сасыган.

3940. Идел каргасы Идел ибенә, Җаек каргасы Җаек җаена очар.

3941. Ике карга бер-берсенең каралыгына гаҗәпләнгән.

3942. Ике карга талашса, бер козгынга җим төшәр.

3943. Иртә торган карга ашап туя, соң торганы борынын кыра.

3944. Иртә торган карганың авызы-борыны май була.

3945. Йөз каргага бер таш җитә.

3946. Каз кебек кычкырамын дип, карганың арты ертылган, ди.

3947. Казынган карга кар астыннан калҗа тапкан, казынмаган — кар астында катып үлгән.

3948. «Кар» дисәң каргага барып тия, «тор» дисәң — торнага.

3949. Кара карга гына картаймый.

3950. Кара карганы сабынлап юсаң да агармас.

3951. Карга баласы төп чукыр.

3952. Карга баласына: «Бер чукы да, биш артыңа кара»,—дип әйтә, ди.

3953. Карга баласының авызын таш белән томаламасаң, карыл¬даудан туктамас.

3954. Карга белән кунышсаң, борының тизәктән котылмас.

3955. Карга ит ашаса да кычкыра, тизәк ашаса да кычкыра.

3956. Карга, казга охшыйм дип, ботын каерган.

3957. Карга казганыр, тилгән кинәнер.

3958. Карга кайда кычкырса, оясы шунда була.

3959. Карга «кар-кар» дигәндә, тартар да «тар-тар» ди.

3960. Карга кар теләсә, яңгыр явар.

3961. Карга карга берлә очар.

3962. Карга карганып ышандыра.

3963. Карга карганың күзен чыгармас.

3964. Карга каргаса — үз башына.

3965. Карга кардан курыкмас, көртлек көрттән курыкмас.

3966. Карга карылдаса кышны чакырыр, каз каңгылдаса язны чакырыр.

3967. Карга карылдау белән генә җил килмәс.

3968. Карга каңгылдап каз булмас.

3969. Карга килсә, кар китәр.

3970. Карга кычкыру белән яңгыр килмәс.

3971. Карга кунса —көтүе белән.

3972. Карга күзе төшкән орлык шытмас.

3973. Карга күке баласын күпме ашатса да, «кәккүк» дип кычкырыр.

3974. Карга мең карылдаса да, яз булмас.

3975. Карга, ни хәтле канатын кыеп очса да, карчыга булмас.

3976. Карга, ни хәтле югары күтәрелмәсен, барыбер үләксәгә кунар.

3977. Карга, саескан йөрүен йөрим дип, үз йөрүен оныткан, имеш.

3978. Карга теләге белән кар яумый.

3979. Карга, тутый кош йөрешен йөреп, үз йөрешен оныткан.

3980. Карга чебеш ала, тавык очынып кала.

3981. Карга, юлбашчы булса, үләксәгә алып барыр.

3982. Карга өч йөз ел яшәсә дә, карга булып үләр.

3983. Карга үз аты белән кычкыра.

3984. Карга үзен кош санар.

3985. Карга үзенең баласын «аппагым» дин сөяр, керпе үзенең ба- ласын «йомшагым» дип сөяр.

3986. Карга үзенең баласына: «Зариф зирәктән туган»,— дип әйтә, ди.

3987. Карга үстерсәң, күзең чукыр.

3988. Каргадан карга туа, козгыннан козгын туа.

3989. Каргадан карчыга тумас.

3990. Карганы бал белән сыйласаң да, тизәк чукымый туймас.

3991. Карганы каргап биздерә алмассың.

3992. Карганы патша иткәннәр дә, «кар-р» дип кычкыра белмәгән барлык кошларның да күзен чукыган, ди.

3993. Карганы читлеккә япмыйлар.

3994. Карганыкы көн дә каркылдау.

3995. Карганың бар дөньясы агач башында, балалары тирәдә.

3996. Карганың бер күзе укта, бер күзе чүптә.

3997. Карганың «карык» дигәне үзенә ямь.

3998. Карганың кем күзен чукыган — аңа шул яхшы.

3999. Куркакланган карга күләгәгә кунмас.

4000. Сандугач сайрый дип карга да кычкырган.

4001. Тизәк ашаган карга да кыш чыга, бодай ашаган күгәрчен дә кыш чыга.

4002. Турыдан карга гына оча.

4003. Чукыган карга ач калмас.

4004. Ялгыз карга каркылдап яу китермәс.

4005. Ят карганың тавышы тансык булыр.

4006. Әҗәле җиткән карга бөркет белән уйный.

4007. Үзең карга булгач, кая барсаң да кара йомырка саласың.

4008. Үзәге янган карга таш чукыр.

* * *

4009. Ала каргадай алдан олы кычкыру.

4010. Безгә дә карга утырыр әле.

4011. Бер карга туярлык ите юк.

4012. Каз урынына карга.

4013. Карга мие эчкән.

4014. Карга җимгә төшмәс борын.

4015. Каргага аттым — бозауга тиде.

4016. Тавис каурыйлары таккан карга.

4017. Тутый кош каурыена төренгән карга.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2362 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz