Среда, 08.05.2024, 04:46:18   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 29 » ХАТЫН, ХАТЫН-КЫЗ
ХАТЫН, ХАТЫН-КЫЗ
21:30:35
13590. Авылда талашчы хатын булса, бүредән эт кирәкми.

13591. Авылчы хатынның колагы озын, теле аннан да озын.

13592. Аерырга булган хатынның күләгәсе дә кәкре күренер.

13593. Аерырга булгач хатын яман, күчәргә булгач авыл яман.

13594. Айсыз атың мактама, елсыз хатының мактама.

13595. Акча — санаудан, көндәш сөюдән туймас.

13596. Акыллы хатын — хәзинә.

13597. Алган хатының уңса, туйга барма — өйдә туй; алган хаты-ның уңмаса, гүргә барма — өйдә гүр.

13598. Алты хатын — бер базар.

13599. Алты хатын бергә килсә, һәркайсы үз моңын әйтеп елар ди.

13600. Арба ватылса — ат, бозау үлсә — хатын гаепле.

13601. Арыслан артыннан йөре, хатын артыннан йөрмә.

13602. Асыл хатын — үзе ир, үзе хатын.

13603. Ат белән хатынның тезгенен кыска тот.

13604. Ат илә хатынга ышанма.

13605. Ат яманы — ала, хатын яманы — бала.

13606. Ат яхшысы — тездән, хатын яхшысы күздән билгеле.

13607. Атны сыйлап, хатынны җайлап өйрәтәләр.

13608. Атым бар дип атланма, хатыным бар дип мактанма.

13609. Атың ашамсак булса — уңдың, хатының ашамсак булса — бөлдең.

13610. Атың булса яхшы, көнең була якты; хатының булса атлы , тормышың була чаклы.

13611. Атың койты булса, юлга барма; хатының койты булса, туйга барма.

13612. Атың начар булса да, хатының яхшы булсын.

13613. Атын яман булса, сатып котылырсың; ага-энең яман булса, качып котылырсың; хатының яман булса, ничек котылырсың.

13614. Аулакта хатын акыл таба.

13615. Ачудан ат кыйнау бар, хатын кыйнау юк.

13616. Аяз көннең яшененнән, хатын-кызның усалыннан курык.

13617. Баеткан да хатын, бөлдергән дә хатын.

13618. Бака күлгә төшсә, су артыр; яхшы хатын төшсә, мал артыр.

13619. Бакмасаң — мал китәр, карамасаң — хатының китәр.

13620. Белемле хатын башыңа карый, белемсез хатын яшеңә карый.

13621. Бер хатын алдында икенче хатынны мактама.

13622. Бер хатын — бизәнү белән, бер хатын — төзәнү белән.

13623. Бер хатын мактана, имеш: «Җитез идем, җил идем, җиде көндә бер ыштан тектем, бавы бар да маңы бар, җиде көнлек тагы бар».

13624. Бер хатын — малың өчен хатын, бер хатын — җаның өчен хатын.

13625. Бер хатын: «Салам яна»,— дисә, икенчесе: «Самар яна!»— дип әйтер, ди.

13626. Бер хатын — уйнау белән хатын, бер хатын — уйлау белән хатын.

13627. Бер хатыннан үч аласың килсә, аның алдында икенче хатынны макта.

13628. Бер хатынны тулгак тотса, бөтен хатыннарның эчләре авырта.

13629. Бер хатынның хәйләсе кырык төягә йөк булыр.

13630. Беренче хатын — тимер, икенчесе — чуен, өченчесе — пыяла, каты тотсаң да уала.

13631. Бортак хатын йорт тотар.

13632. Булмас йортка бөкре хатын.

13633. Бәйрәмдәгедәй ашың булмас, алгандагыдай хатының булмас.

13634. Бәланең күбрәге явыз хатыннан.

13635. Бәхетнең башы — хатыннан уңу.

13636. Дәүләт-байлык дус-иш аркасында, яхшы исем хатын аркасында.

13637. Дөньяда тереклекнең рәхәте — яхшы хатын белән.

13638. Дөньяның төзеклеге дә, бозыклыгы да Хатыннардан.

13639. Игенче булсаң, җиреңнең башында бул; хатын булсаң, өеңнең башында бул.

13640. Изге хатын — оҗмах хуры, яман хатын — дөнья гүре.

13641. Ике хатын, бергә килсә,— базар; өч хатын, бергә килсә,— ярминкә.

13642. Ике хатын булган йорт чүпле булыр.

13643. Икмәк югы ямандыр, каты-коты кимертә; хатын югы ямандыр, әллә кемне сөйдертә.

13644. Илдәтнә хатын — илдә атна.

13645. Ипиең тачка булса, бер көн ашарсың; хатының тачка булса нишләрсең.

13646. Ирсәкнең җиде чикмәне булыр, алтысы кешедә булыр.

13647. Иске күлмәк тәнгә якын, үз хатының җанга якын.

13648. Исрафчы хатын елга утыз пот май чыгарып түгәр.

13649. Исрафчы хатынга патша байлыгы да җитмәс.

13650. Исәпле хатын ит җыймас.

13651. Ишектән көндәш керсә, тишектән җәнҗал керә.

13652. Йорт тоткан да хатын, йорт бетергән дә хатын.

13653. Йөртәк бичә өенә җитә йөгерә.

13654. Камыш судан туймас, хатыннар туйдан туймас.

13655. Карак карганыр, уйнашчы елар.

13656. Кашык-таяк шалтыраган саен хатын аермыйлар.

13657. Келәттә оның булмаса да, хатының уңган булсын.

13658. Кардәшнең бае яхшы, хатынның савы яхшы.

13659. Кеше хатынына ышанып, үз хатыныңнан коры калма.

13660. Киткән хатын матур була.

13661. Кош телен кош белә, хатын телен хатын белә.

13662. Кыбырсыган хатын кызыл күлмәк кия, ди.

13663. Кыз-хатынның эчендә бишекле-билтерле бала ятыр, ди.

13664. Көндәш хатын шымчы булыр.

13665. Көндәшле өйдә көн дә көенеч.

13666. Көнлекчегә көн озын, көндәшлегә төн озын.

13667. Көтүче хатыны кич киенә, ди.

13668. Күктә туй бар дисәләр, хатыннар баскыч сорар.

13669. Начар гармун көй бозар, начар хатын өй бозар.

13670. Оятсыз хатын тозсыз аш кебек.

13671. Соңгы хатын — суык катык.

13672. Суга барган хатынның алтмыш авыз сүзе бар.

13673. Сөяркә — бөлгәнче, хатын — үлгәнче.

13674. Тависнең төзәнмәгәне булмас, хатынның бизәнмәгәне булмас.

13675. Талашчы хатын, этне туктатып, үзе өрер.

13676. Тимерче — пычакка, хатыннар кочакка туймас.

13677. Тол хатын толып белән тиң.

13678. Тол хатын — тулган ай, толлыгын сакламаса, йолдызга турала.

13679. Тол хатынга, бусагасы алтын булса да, сәдака тия.

13680. Тол хатынга мунчаның актыгы, түшәкнең ястыгы.

13681. Тол хатынның башында толып кадәр сүз.

13682. Тол хатынның ике сыеры булган: берсе йортка кермәгән, берсе йорттан чыкмаган.

13683. Тол хатынның капка төбе тавышсыз булмый.

13684. Тол хатынның учагы төти.

13685. Толның ирене чабырса да, «шайтан үпкән» диерләр.

13686. Толның хәлен тол белер.

13687. Тәүге хатын — мал асрарга, соңгы хатын — җан асрарга.

13688. Уйнашка ышанган — ирсез калган.

13689. Уйнашчы хатын — күзеннән, инсафлы хатын сүзеннән билгеле.

13690. Уйнашчының юрганы утыз булыр, берсен генә үзе ябыныр, егерме тугызын кеше ябар.

13691. Урта юлда арбаң сынмасын, урта яшьтә хатының үлмәсен.

13692. Усал хатын учактан чыга.

13693. Усал хатынга тарыма, тарысаң арыма.

13694. Усал хатыннан дию пәрие качкан.

13695. Утка килгән хатынның утыз авыз сүзе бар.

13696. «Утызны алса да, узаманы мин булырмын!» — дип әйтте, ди, бер хатын.

13697. Утырып чыксаң, атың яхшы булсын; кайтып керсәң, хаты¬ның яхшы булсын.

13698. Уңган хатын арыш онын кәбап итәр, уңмаган хатын бодай онын харап итәр.

13699. Уңган хатын кар өстендә казан кайната.

13700. Уңган хатын ул китерер, изге хатын кыз китерер.

13701. Уңган хатын ул табар, изге хатын игезне табар.

13702. Уңган хатынның эте симез була, ялкау хатынның — песие.

13703. Уңган хатын яу кичәр, ялкау хатын кар эчәр.

13704. Уңмаган ат тәртә сындыра, уңмаган хатын йорт-җир туздыра.

13705. Уңмаган хатын сүз йөртергә уңган булыр.

13706. Уңмаган хатынның пич алды тулы чүп була.

13707. Хан ярлыгыннан хатын ярлыгы көчле.

13708. Хатын — алтын, кыз — көмеш, карчык — бакыр.

13709. Хатын беләккә ятыр, сүзе йөрәккә ятыр.

13710. Хатын бикләгән өй караңгы калыр.

13711. Хатын булмый өй булмый.

13712. Хатын булсаң да, карарлы бул.

13713. Хатын гайрәте белән казан кайнамас.

13714. Хатын кара эшсез булмас.

13715. Хатын кеше — өй фәрештәсе.

13716. Хатын киңәше ханга ярый.

13717. Хатын-кыз көче — күз яшендә.

13718. Хатын-кыз күн булган йортта су булмый.

13719. Хатын-кыз күңеле усак яфрагы кебек лебердәп тора.

13720. Хатын-кыз — мамык мендәр: сылап-сыйпап торсаң гына күпереп тора.

13721. Хатын-кыз мәхәббәтен кырык ел саклар, сөймәгәнен сәгатен-дә әйтеп бирер.

13722. Хатын-кыз эшенә катышма, катымша булырсың.

13723. Хатын-кызга бәйләнсәң, «гөнаһысына» торырлык булсын.

13724. Хатын-кызны бизәктән дә бигрәк әдәп-нәзакәт бизи.

13725. Хатын-кызның акылы жил өргәнче җиде төрлегә әйләнер ди.

13726. Хатын-кызның күңеле көзге болыт шикелле.

13727. Хатын-кызның күңелендә ни — телендә шул.

13728. Хатын-кызның усалы — аяз көннең яшене.

13729. Хатын уңса казна, уңмаса каза.

13730. Хатын чабата түгел, ыргытып ташлый алмассың.

13731. Хатын чырагы унике, берсе янмаса берсе яна.

13732. Хатын ямау түгел, сүтеп ташлап булмый.

13733. Хатын үгете хатынга ярый.

13734. Хатыннар камырны изәләр кичтән, уңмаса, күрәләр мичтән.

13735. Хатыннар теле — утлы кисәү.

13736. Хатыннар теләгән эшләрен кылмый калмый.

13737. Хатыннар өчен иң авыр эш — сер саклау.

13738. Хатыннарның кайгысы елак бала, чи утын.

13739. Хатыннарның кылычы бер вакытта да тутыкмый.

13740. Хатынның беренчесе күз карасы, икенчесе — йөз карасы.

13741. Хатынның — сараны, ирнең юмарты яхшы.

13742. Хатынның уңганы чыраны коры тота.

13743. Хатынсыз йорт — язсыз ел кебек.

13744. Хатынсыз тормыш хата, баласыз тормыш хафа.

13745. Хатынсыз рәхәт юк, баласыз бәхет юк.

13746. Хатыны юкның якыны юк.

13747. Хатыны яхшыга бәхет кирәкми, хатыны яманга ләхет кирәкми.

13748. Хатыныннан оялганның улы-кызы булмас.

13749. Хатының матур булса, дусларың сукыр булсын.

13750. Хатының яман булса, йортың тынычлыгыннан ни файда; ите-гең тар булса, дөньяның киңлегеннән ни файда.

13751. Хатының яхшы булса, аргамак менәрсең; хатының яман булса, саргаеп кибәрсең.

13752. Хатының яхшы булса, ожмах кирәкми.

13753. Хатының җыбыткы булса, энә-җебеңне үзен тотарсың.

13754. Хатыныңнан үч аласың килсә, чи утын китер.

13755. Хатыныңның кимчелеген анаң яхшы белер.

13756. Хәзер хатын кеше дә кала коя.

13757. Чаман атка менгәннең аягы тынмас, яман хатын алганның колагы тынмас.

13758. Читкә ышанган — ирсез, колга ышанган — улсыз, дошманга ышанган — кулсыз, байга ышанган аш-сусыз калган.

13759. Шайтан булдыра алмаганны хатын булдырган.

13760. Шапшак хатынны тараканнар сөяр.

13761. Элекке заманда бер хатын: «Яшь чакта җил идем, давыл идем, бер көнгә биш көлтә ура торган идем»,— дип мактанган, ди.

13762. Эчмәм дигән коеңнан өч әйләнеп эчәрсең, кочмам дигән бикәңне үбә-үбә кочарсың.

13763. Юлга чыксаң, атың арымасын; өйгә кайтсаң, хатының авырмасын.

13764. Якты дөнья җәннәттәй — яхшы булса хатының; тормыш тәмуг утыдай — яман булса хатының.

13765. Ялгыз хатын дан күтәрә.

13766. Яман хатын мактаныр, төшкә тикле ятам, дип.

13767. Яман хатын — шайтан камчысы.

13768. Яман хатын яман таш, изге хатын — энҗе таҗ.

13769. Яман хатын үлсә, түшәк яңарыр; яхшы хатын үлсә, баш каңгырыр.

13770. Янмаса — утын яман, ягалмаса — хатын яман.

13771. Ятим хатын — канаты сынган кош.

13772. Ят хатын — тозсыз аш.

13773. Яхшы кием — туй дәүләте, яхшы хатын — өй дәүләте.

13774. Яхшы хатын — дөнья бәясе.

13775. Яхшы хатын — көндез бәйрәм, кичен туй; яман хатын кичен кайгы, көндез уй.

13776. Яхшы хатын — ярты ырыс .

13777. Яңгыр яуса, су артыр; яхшы хатын килсә, өйдә әдәп артыр.

13778. Үтергән дә хатын, тергезгән дә хатын.

13779. Үтмәс пычак, яман ат икеләтте җәфамны; яман хатын, яшь бала җиделәтте җәфамны.

13780. «Җилдән җитез булдым, җиде көнгә бер ыштан тегеп бетер-дем»,— дигән, ди, бер хатын.

* * *


13781. Бавыры бала басмаган.

13782. Кеше хатыны — мамык, минеке — кабык.

13783. Кеше хатыны пешереп алганчы, минем хатын көйдереп тә ала.

13784. Хатыным сукыр — җаным тыныч.

13785. Кат-кат сөйләргә мин хатыннар түгел.

13786. Кысыр хатыннан кыз таптырыр.

13787. Сабанының чөе юк, бичәсенең көе юк.

13788. Үзе чуклы, түре чүпле.

13789. Һәммә хатын ул тапкан, безнең хатын тик яткан.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 6360 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz