2008. Ата алмаганга аң очрар. 2009. Аучы белән балыкчы беркайчан да баемас. 2010. Аучы козгын ауламас, үрдәк аулар. 2011. Аучы ничә әмәл белсә, аю шунча юл белә. 2012. Аучы үзе йөрмәгән урманны ауга бай саный. 2013. Болан куган аучы тауны күрми. 2014. Буран булса, сунар юк, яңгыр булса, тузан юк. 2015. Ерткыч, тырнагыннан билгеле. 2016. Ерткычына күрә капканы. 2017. Киеккә үлем сәгате җитсә, туп-туры аучыга чабар. 2018. Киектән курыксаң, урманга барма. 2019. Сунарчыга эз кирәк, эз танырга күз кирәк. 2020. Тозакчы күренмәс, җимен күрсәтер. 2021. Тотылмаган киекнең йонын йолкымыйлар. 2022. Уңмаган аучының эте кыек чабар. 2023. Читлеккә эләккәч, ерткыч та юашлана. 2024. Юньсез сунарчы арба белән куян тотар. 2025. Яхшы аучының мылтыгы тутыкмый. 2026. Әллә аучы этен асрый, әллә эте аучыны асрый. 2027. Һәр җәнлеккә тозак бар. * * * 2028. Корган капкан, үзе капкан. 2029. Сукыр аучы кыек атып туры тидергән төсле. |