Среда, 15.05.2024, 05:59:21   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 11
Гостей: 11
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 18 » КИЕМ. КИЕНҮ-БИЗӘНҮ, КӨЯЗЛӘНҮ, ПАКЬЛӘНҮ
КИЕМ. КИЕНҮ-БИЗӘНҮ, КӨЯЗЛӘНҮ, ПАКЬЛӘНҮ
22:52:17
8758. Агач күрке — яфрак, әдәм күрке — чүпрәк.

8759. Агач — җирнең, кием ирнең зиннәте.

8760. Ак кием кер тотмый.

8761. Алка, нихәтле кыйммәт булса да, колак бәясе тормый.

8762. Алтын сырга колакны уяр, алтын итек аякны уяр.

8763. Ат—май белән, кеше — кием белән.

8764. Ашаган күренми, кигән күренә.

8765. Балдак бармакка күрә.

8766. Балдакны атсыз бармак кия.

8767. Бер бөртек гәрәбәдән муенса булмый.

8768. Бизәнгән бит — бизәк, бизәнә белмәсәң — тизәк.

8769. Бизәнү белән генә ямьсез чибәр булмый.

8770. Бик бизәнгән — биздергән.

8771. Бик чишелсәң, суык тияр.

8772. Йөзеге барда Сөләйман, йөзеге юкта сөмәйгән.

8773. Йөзек кашы зур булмый.

8774. Йөзек кемнең кулында булса, шул Сөләйман.

8775. Казанына күрә учагы, биленә күрә кушагы.

8776. Каралты — түбә белән, әдәм — кием белән.

8777. Кат-кат кигән катып үлгән.

8778. Керләнмәслек ак булмас, сөренмәслек ат булмас.

8779. Керне юган саен кере чыга.

8780. Кеше белән уртак кием кимә.

8781. Кеше киеме керчән, кеше аты тирчән.

8782. Кеше киеме кичкә кадәр.

8783. Кешене кием күркәмләми, киемне кеше күркәмли.

8784. Киелмәгән кием тузмый.

8785. Кием кемнеке булса, кесәсендәге нәрсә дә аныкы.

8786. Кием, кешене бизәсә дә, гүзәл итмәс.

8787. Кием матур итә, ат батыр итә.

8788. Кием тузсын, тән түзсен.

8789. Киемгә хезмәт итмә, кием сиңа хезмәт итсен.

8790. Киеме яман — кеше артында торыр.

8791. Киеме яманны эт кабар.

8792. Киемен күр дә хәлен күр.

8793. Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар.

8794. Киемне кешесенә карап кисәләр.

8795. Киемне кию белән, киюдән бигрәк җыеп кую белән.

8796. Киендерсәң, бүкән төбе дә чибәрләнә.

8797. Киендерсәң, киндер таягы да кияү була.

8798. Килбәт — киемдә.

8799. Кимәгәнне киярсең, кигәннәр өстеңнән төшмәсен.

8800. Коры көяз — киеме аз.

8801. Кыланган кызыл кияр, яранган яшел кияр.

8802. Кырык юлбасар бер ялангачны чишендерә алмый.

8803. Кышлык киемне тектергәнче боз китә, җәйнекен тектергәнче боз тота.

8804. Көяз туңмас — калтырар, сөякләре шалтырар.

8805. Көязнең артына кулы җитми.

8806. Көязнең кулы җитмәс, назлының эше бетмәс.

8807. Пакь кием кадер арттырыр.

8808. Пөхтә кигән — матур кеше, шапшак кигән — шапшак кеше.

8809. Сабын керне куркытыр.

8810. Сабын куыгы тиз шартлый.

8811. Сабын, сары булса да, ак юа.

8812. Су китәр, таш калыр; сөрмә китәр, каш калыр.

8813. Тишек мунчак җирдә ятмас.

8814. Тузган булса да юган булсын.

8815. Туй үткәч кына якмыйлар.

8816. Тәнгә тән саулыгыннан да яхшырак кием юк.

8817. Хәтта яхшы көзге дә әйбернең артын күрсәтми.

8818. Чулпы чылтыравы — мәхәббәт тавышы.

8819. Ыспай туңмас — калтырар, борын асты ялтырар.

8820. Ыспай ялтырар, эчтән калтырар.

8821. Эш көнендә кешелеген кигән ял көнендә эш киемен кияр.

8822. Юа башласаң, кер балалый.

8823. Юмыйча кер китмәс.

8824. Ялангач билгә — каеш бау.

8825. Ялангач судан тайчанмас.

8826. Ялангачка өч учак та бер киемне алыштыра алмый.

8827. Ялангачка яңгыр ни!

8828. Ялангачның төшенә бер кисәк киндер керә.

8829. Яман кием яшь кызны әбидәй, әбине пәридәй итәр.

8830. Яхшы сыйны кешегә куй, яхшы киемне үзең ки.

8831. Әйберне саклап кисәң, көн дә яңа әйбер киярсең.

8832. Өеңдә салам ашасаң да, тышка чыкканда фасоныңны югалтма.

8833. Өйлеге юк кешелеген кияр, кешелеге юк кешенекен кияр.

8834. Өртенә белми өртенгән — ят җирләре күренгән.

8835. Өс — нур, тамак — гүр.

8836. Өскә кигән күренә, тамакка киткән күренми.

8837. Өскә — киемлегең, тамакка — туемлыгың булсын.

8838. Үзең киясе киемне үзең сайла.

8839. Үзең койты булгач, көзгене хурлама.

8840. Үзең нинди — көзге шундый.

8841. Үткәндә аша, килешкәндә ки.

* * *

8842. Беләзегең алтын, йөрәгең салкын.

8843. Йөзек үтә тарткан.

8844. Күп юынсаң, карын мае дип, карга күтәреп китмәсен.

8845. Сабын куугы очыру.

8846. Сабын суына утырту.

8847. Эчтән азыксыз, тыштан киемсез.

8848. Өсте комач, тамагы ач.

8849. Өсте ңөбер, күңеле көр.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1841 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz