Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Май » 28 » КИЯҮ (ҺӘМ БАШКАЛАР)
КИЯҮ (ҺӘМ БАШКАЛАР) | 23:31:44 |
13405. Ат тозга килә, кияү кызга килә.
13406. «Бабайныкы — илнеке, әйдә, ашагыз!» — дип әйтте, ди, бер борынгы кияү.
13407. Ерак кияүнең башына чатыр корыр, йорттагы кияүнең башына таяк орыр.
13408. Киявең куса, ишек бавын тот, улың куса, бишек бавын тот.
13409. Киявең көйсез булса, теш сызлавыннан яман булыр.
13410. Киявең орышса, өеңнән чыгып кит; улың орышса, мич башына менеп утыр.
13411. Киявеңнең түреннән улыңның ишек төбе артык.
13412. Кияү атнасы айдан озын.
13413. Кияү бирүчән булса, җиңгә йөрүчән булыр.
13414. Кияү — йөз еллык, кода — мең еллык.
13415. Кияү — камчат бүрек.
13416. Кияү килгәч тек тә тек, кияү киткәч сүт тә сүт.
13417. Кияү килде — хан килде.
13418. Кияү-кияү дия җилкәм җиргә тия.
13419. Кияү сыналмаган ат, тикшерелмәгән товар шикелле.
13420. Кияү татлы тамак.
13421. Кияү ул булмас, килен кыз булмас.
13422. Кияүгә — торса да тәгъзыйм, утырса да тәгъзыйм.
13423. Кияүнең начарлыгын кызыңнан күр, киленеңнең начарлыгын үзеңнән күр.
13424. Кол кияүгә көң җиңгә.
13425. Көзге катык, көмеш кашык киявем белән кызыма; язгы катык, ярык кашык киленем белән улыма.
13426. Көзге катыкны кияүдән кызганмыйлар.
13427. Көйсез кияү кияүләп ятканчы көйле кияү кәләшен алып кайткан.
13428. Сәни килдем кияү дип, яманлык көндә сөяр дип; сәни килдем тамыр дип, караңгыда таныр дип.
13429. Юньсез кияү йорт тотмас.
13430. Язгы бозга таянма, яшь кияүгә ышанма.
13431. Яңа кияү — янарал , иске кияү пропал.
* * *
13432. Кияү үзебезнеке, гаеп итмәс.
13433. Көйсез кияү булды бер.
13434. Утыр, кияү, урынча, эскәмия буенча.
13435. Эч, эч, кияү, шикәр киштәдә. |
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр |
Просмотров: 2646 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/2 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|