Вторник, 07.05.2024, 19:07:20   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 28 » КИЛЕН (ҺӘМ БАШКАЛАР)
КИЛЕН (ҺӘМ БАШКАЛАР)
23:29:13
13341. Ахмак килен җиңгәсен асрау дип белер.

13342. Ашамыйм дигән килен ашады җитмеш белен.

13343. Балыкның — ике күзе, киленнең бер күзе сукыр.

13344. Бер килен алсаң — билеңне бер җирдән, ике килен алсаң — ике җирдән, өч килен алсаң — өч җирдән буарсың.

13345. Бер килен — кот , бер килен — йот.

13346. Ике килен пешергән аш я гел тоз булыр, я гел тозсыз булыр.

13347. Ике киленнең чабатасы мичтә сугыша.

13348. Ике көндәшнең башы бер мендәргә сыя, ике килендәшнең башы бер мендәргә сыймый.

13349. Казаны нинди — килене шундый.

13350. Килбәтле кыз килен булгач күренер.

13351. Килен алганчы — үз улың, килен алгач — кеше улы.

13352. Килен алдым — кинәндем, кибәклеккә сөялдем.

13353. Килен алдым — сөендем, салмасына төелдем.

13354. Килен белгән — бер нәкыш.

13355. Килен кайниш туфрагыннан алына.

13356. Килен какка төшмәс.

13357. Килен кеше — ким кеше, ялчы белән тиң кеше.

13358. Килен кеше — чит бавыр.

13359. Килен килбәтле булсын, сүзе ширбәтле булсын.

13360. Килен килбәтсез була.

13361. Килен килә, килен килә — кечкенә өйгә пәри килә.

13362. Килен килә, килен килә — кисап буе теле килә.

13363. Килен кыз булмас, шикәр тоз булмас.

13364. Килен, күктән төшсә дә, кызың булмас.

13365. Килен салмасы кыек була.

13366. Килен таянып төшкән мал киленнеке була.

13367. Килен, төшсә, төкле аягы белән төшсен.

13368. Килен чакның рәхәте — кыз чакның михнәте.

13369. Килен өлеше табада калыр.

13370. Килен өчен кызлы өй — безле өй.

13371. Килен үпкәләп таш алыр, кияү үпкәләп аш алыр.

13372. Килендә дә бар, кимпердә дә бар.

13373. Киленне — килгәндә, келәмне җәйгәндә макта.

13374. Киленнең уңганын морҗа ачуыннан ук белеп була.

13375. Киленнәр корсагы — кимә , кимә булса да ким керә; кызлар корсагы — кытырчык, кытырчык булса да — кырык капчык.

13376. Киленнәр корсагы киң була.

13377. Кирегә китәрнең килене киртә сүтәр, ди.

13378. Китек салма — киленгә.

13379. Китәсе киленгә арчилык итмә.

13380. Китәсе киленнең тәртәсе кыска.

13381. Курыкмас килен куй башыннан куркыр.

13382. Кыйшык токмач — киленнеке.

13383. Көйгән коймак — киленгә, көймәгәне — биемгә.

13384. Олы килен башмагы кече киленгә ярамый.

13385. Олы киленем ул тапкан, кече киленем кыз тапкан.

13386. Тавык, керсә, чүп чыгара; килен, керсә, сүз чыгара.

13387. Торма ачысын тоздан, килен ачуын кыздан.

13388. Тудык, тудыка , бергә килсә, сүздән пешерәләр ботка.

13389. «Урыр идем уруын, басуыгызның җае юк»,— дип әйтте, ди, бер килен.

13390. Уңган килен — токмачыннан билгеле.

13391. Хатын бала тапмыйча, киленчәк аты китмәс.

13392. Чәйнең тәмен чебен ала, почмак ямен килен ала.

13393. Шапшак киленнең себеркесе чүп астында булыр.

13394. Шикәр бозылмый, килен кыз булмый.

13395. Юлда барганда, килен ягыннан арбаның чәкүшкәсе төшкән, ди.

13396. Яхшы килен сердәшеңдәй булыр.

13397. Яхшы килен үз кызыңнан яхшы, яхшы кияү үз улыңнан яхшы.

13398. Яңа иләк чөйдә булыр, яңа килен өйдә булыр.

13399. Үземнең киленем усал, кызымның биеме усал.

13400. Җитез килен җиде егет били.

13401. Җәйнең ямен чебен бетерә, өйнең ямен килен бетерә.

* * *


13402. Ашап калыйк үлгәнче, килен-киртә килгәнче

13403. Килен-киртә кулында утырганчы.

13404. Киленне килгәч күрербез.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3104 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz