2837. Авызы йомшак колын биш бияне имәр. 2838. Алтмыш колын ат булмас. 2839. Анасы типкән колынның тәне авыртмас. 2840. Ат булыр колынның түше яссы булыр. 2841. Булыр колын бәендә уйнар. 2842. Колын асрасаң, ат менәрсең. 2843. Колын егылса, колагына кырмыска өелер. 2844. Колыннан елкы булыр. 2845. Колынның яхшысы атка иярер. 2846. Торлаксыз үскән колын мизгелсез юшап, мизгелсез утлар. |