Четверг, 02.05.2024, 02:23:20   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 2 » КУЯН
КУЯН
17:03:14
2235. Аткан саен куян булмый.

2236. Бер елга куян тиресе дә чыдаган.

2237. Бер курыккан куян кырык көн төсеннән чыкмас.

2238. Бер куянны ике кат тунамыйлар.

2239. Биш тиенлек куян, ун тиенлек зыян.

2240. Ике куян кусаң, берсен дә тотмассың.

2241. Ике куянны берьюлы кумыйлар.

2242. Ике куянның койрыгын тоталмассың.

2243. Иртәгәгә калдырган өчен куянның койрыгы үсмәгән.

2244. Йөк өстендә куян тотмыйлар.

2245. Койрыгыннан ныграк кыссаң, куян да шырпы кабызыр.

2246. Коры елны куян күп.

2247. Куян алдан ычкынса, эт куып җитми.

2248. Куян бала тапкан, куяр җирен тапмаган.

2249. Куян баласын, «куян базарында күрешербез» дип, ташлап китә, ди.

2250. Куян белән уйнама — чарчарсың , ут белән уйнама — көярсең.

2251. Куян да баласын «Кушколак пәһлеван» дип йөртәдер, ди.

2252. Куян да «батырым», керпе дә «йомшагым» дигән.

2253. Куян койрыгын тапкан, куяр җирен тапмаган.

2254. Куян — күләткәсеннән дә куркыр.

2255. Куян табыш артыннан киткән, койрыксыз кайткан.

2256. Куян тауга үпкәләгән, тауның исендә дә юк.

2257. Куян тиреләре базарда: «Исәнме, менә тагын күрештек» — дип әйтерләр, ди.

2258. Куян тозакны онытса да, тозак куянны онытмый.

2259. Куян тотасың килсә, бурзай ал.

2260. Куян туны эт өрсә дә ертыла, имеш.

2261. Куян: «Урманга керсәм — бет ашый, кырга чыксам — эт ашый»,— дип әйтә, ди.

2262. Куян эзе белән барсаң, тычкан эзе белән кайтырсың.

2263. Куян, үз койрыгын күргәч, «кудылар, тоттылар!» дип, йөрәге ярылып үлгән, ди.

2264. Куянга күптән койрык әйткәннәр дә, әле дә юк.

2265. Куянга эт куа башлаганчы гына куркыныч.

2266. Куянны этсез куып булмый.

2267. Куянның өе — урманда, мәченең өе —өйдә.

2268. «Мин куяннан да куркучы бар икән!» — дигән куян.

2269. Соры куян таш астында, ак куян куак астында.

2270. Төлке белгән хәйләгә куян да оста, тик нишләсен: койрыгы кыска.

2271. Чыда-чыда дигәч, бер елга куян тиресе дә чыдый.

2272. Шашынган куян аучы өстенә менәр.

2273. Өркетмә куянны, арыслан итәрсең.

2274. Җирле куянны җирле эт тотар.

* * *

2275. Алырсың аннан, куянга койрык үссә.

2276. Атмаган куян, асмаган казан.

2277. Базарда очрашкан куян тиреләре кебек очрашырбыз әле.

2278. Бу куянны атсам, тиресен тунап сатсам, бер тай алып кайтсам, килер көзгә ат булыр.

2279. Ике куянны бер юлы ату.

2280. Куян булып китү, елан булып кайту.

2281. Куян шулпасының шулпасы.

2282. Куянны тотканчы куырдык.

2283. Сөрелмәгән җир өстендә тумаган куян баласы.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 6151 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz