Среда, 15.05.2024, 10:49:03   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 22 » КУЛ, АЯК, БАРМАК, ТЫРНАК
КУЛ, АЯК, БАРМАК, ТЫРНАК
00:20:16
10878. Алдан аягын киенгән алга чыгар.

10879. Алла бер кулны икенче кулга мохтаҗ итмәсен.

10880. Атны аягы туйдыра, кешене кулы туйдыра.

10881. Аягы зур сыйганын кияр, аягы кечкенә сөйгәнен кияр.

10882. Аягы яман түрне болгар.

10883. Аягың былчырак булса, баскан саен эз калыр.

10884. Аягың «ләп» итсә, авызың «чәп» итәр.

10885. Аягын ләпелдәмәсә, авызын чәпелдәмәс.

10886. Аяк арбадан яхшы — киттең дә бардың.

10887. Аяк атламый баш йөрми.

10888. Аяк бармаса, кул алып кайта алмый.

10889. Аяк йөгерсә ашка, авыз йөгерсә башка.

10890. Аяк кайда — баш анда.

10891. Аяк сыйса, баш сыяр.

10892. Аяк тайса да, баш таймасын.

10893. Аякка суккач, башка тимәс.

10894. Аяктан кергән авыру бөтен тәнгә таралыр.

10895. Балта белән агач арасына бармак тыкма.

10896. Бармагы керсә, башы керә.

10897. Бармагына ышанган кашыксыз калган.

10898. Бармак белән икмәк кисмиләр.

10899. Бармак белән каткан җирне казып булмый.

10900. Бармак тыккан кулын да тыгар, кулын тыккан аягын да тыгар.

10901. Бармаклар да барысы да тигез түгел.

10902. Баткан аяк чыланган.

10903. Батырмын дисәң, тезең нык булсын.

10904. Башын карама, аягын кара.

10905. Без өстенә утырсаң да, тез өстенә утырма.

10906. Беләк бер, бармак башка.

10907. Бер аягың өйдә калсын.

10908. Бер аяк белән атлап ерак китә алмассың.

10909. Бер бармагыңны бөкләсәң, бишесе бөгелер.

10910. Бер бармак белән битне каплап булмый.

10911. Бер бармакка ике балдак киертмиләр.

10912. Бер бармакны тешләсәң, бөтен кулың авырта.

10913. Бер кул белән чәбекәй ителми.

10914. Бер учтан тавыш чыкмый.

10915. Беркемнең дә үз аягына үзе балта чабасы килми.

10916. Биш бармакка эләккән ычкынмый.

10917. Биш бармакның кайсын тешләсәң дә тигез авырта.

10918. Буш кулны эт тә яламый.

10919. Ике бармак арасына ит үсми.

10920. Ике кул бер баш өчен.
10921. Ике кулың — бер колач.

10922. Ит белән тырнак арасына кермә.

10923. Йодрык белән закон кертеп булмый.

10924. Кашымага тырнак кирәк.

10925. Кемнең кулында, шуның авызында.

10926. Кеше йодрыгын күрмәгән үз йодрыгын батмандай санар.

10927. Колач белән колач бер түгел.

10928. Кул артка бөгелми, үз ягыңа бөгелә.

10929. Кул коралы — бармак, бармак башы — тырнак.

10930. Кул кулга сукканда ике арада чебен үләр.

10931. Кул кулны белә, ат юлны белә.

10932. Кул кулны юар, ике кул битне юар.

10933. Кул тотынса, эш карышмый.

10934. Кул эшли, акыл эшләтә.

10935. Кулдан кулга, аннан олы юлга.

10936. Кулны кара-каршы юсаң агара.

10937. Кулны сузмасаң, сәндерәдән дә ала алмассың.

10938. Кулы ачыкның юлы ачык.

10939. Кулы белмәгән куна сайлаган.

10940. Кулы белән эшләгән иңе белән күтәрер.

10941. Кулы кыймылдаганның авызы да кыймылдар.

10942. Кулы кычыткан — эшне пыжыткан.

10943. Кулы уйнаганның авызы уйнар, кулы уйнамаганның күзе уйнар.

10944. Кулы эшләрнең авызы тешләр.

10945. Кулында барның авызында бар.

10946. Кулыннан эшен алса, авызыннан ашын ала.

10947. Кулың белән биргәнне аягың белән алырсың.

10948. Кулың күтәрә алмаган чукмарны билеңә такма.

10949. Кулың майлы булса, башыңа сөрт.

10950. Кулың пакь булса, йөзең ак.

10951. Кулың тирле булса кешегә бирмә.

10952. Кулыңа төшкәннән аерылма.

10953. Кулыңнан бер килсә, бишне кыл.

10954. Кәкре аяк — аяк, туры аяк — таяк.

10955. Кәкре бармак үзенә тарта.

10956. Күп йөргән аякка чүп иярә.

10957. Табаннан кергән түбәдән чыгар.

10958. Терсәк бик якын да, тешләп булмый.

10959. Тынгысыз аяк җанга тынычлык бирми.

10960. Тырнагың булса, башыңны кашы.

10961. Тырнак астыннан кер эзләмә.

10962. Тырнак иттән аерылмас.

10963. Уч җәелсә — юмартлык, уч йомылса — йодрык.

10964. Учыңны язсаң бер бармагыңны бөкми калдырма.

10965. Уң ботыңны чеметсәң, сулы да авыртыр.

10966. Уң кул башлар, сул кул ярдәмгә килер.

10967. Уң кул сул кулны җәрәхәтләми.

10968. Уң кулың белән ярдәм бирсәң, сул кулың белмәсен.

10969. Уң кулың нишләгәнне сулың белсен.

10970. Уң кулыңа сул кулың арачы булсын.

10971. Чәбәк ике кулдан чыга.

10972. Энә текми, кул тегә.

10973. Яткан агач ял табар, йөргән аяк мал табар.

10974. Үз кулыңны үзеңнән уздырма.

10975. Үз терсәгеңне үзең тешли алмассың.

10976. Үз үкчәңә үзең басмыйсың.

10977. Җиткән аягын тыгар, җитмәгән таягын тыгар.

10978. Җитмәс җиргә кул сузма.

10979. Җиңең кыска булса булсын, кулың озын булмасын.

10980. Һәркемнең бармагы үзенә таба кәкере.

* * *

10981. Аягы алдан йөрсә, кулы артка.

10982. Аягы бар, кулы бар, бара торган юлы бар.

10983. Аягы баскан җирне күзе күрми.

10984. Аягы буразнадан чыкты.

10985. Аягы җиргә тими.

10986. Аягым аяк, кулым кул.

10987. Аягым белән бармадым, кулым белән алмадым.

10988. Аягын тыккач, таягын да тыгасы.

10989. Аягың — ат, кулың — камчы.

10990. Аягың калмас, кулың корымас.

10991. Аяк астын тикшермичә урман астын тикшерә.

10992. Аяк астында туфрак булу.

10993. Аяк итемне ашап кына йөрдем.

10994. Аяк кермәс җиргә баш керү.

10995. Аяк табанын ялау.

10996. Аяк үрә йоклату.

10997. Аякка тартсаң башка юк, башка тартсаң аякка юк.

10998. Аяклыга юл бирмәс, авызлыга сүз бирмәс.

10999. Бармагы үз ягына бөгелә.

11000. Бармак та бер, таяк та бер.

11001. Бармакка бармак сукмау.

11002. Бармакка урарлык та юк.

11003. Бармакка урасаң килеп җитми.

11004. Бер аягы җирдә, бер аягы гүрдә.

11005. Бер аягын атлаганчы икенче аягын эт ашый.

11006. Бер аяк анда, берсе монда булу.

11007. Бер аякка басып бару.

11008. Бер кулы майда, берсе — балда.

11009. Бер кулында аш, бер кулында таш.

11010. Бер җиңнән ике кул чыгарып эшләү.

11011. Бот күтәреп ята.

11012. Бохарага барса, аны аягын җиргә тидермәсләр иде.

11013. Дилбегәне үз кулыңа алу.

11014. Дөньяга аягы белән килгән.

11015. Еллаган, айлаган да табанын майлаган.

11016. Ике аягы — бер урам.

11017. Ике аягын бер кунычка тыгу.

11018. Ике бармак арасыннан чыгару.

11019. Ике кулга бер эш.

11020. Ике кулга дүрт эш.

11021. Ике кулыңа шәм тотып эзләсәң дә таба алмассың.

11022. Йодрык үзебезгә таба борыла.

11023. Йодрыкны кесәдә йөртү.

11024. Кисеп ташлаган тырнагына да тормау.

11025. Кул арасына керә башлады.

11026. Кулы белән төймә генә төйми.

11027. Кулы илә ашый, корсагы илә эшли.

11028. Кулы кулга йокмый.

11029. Кулы эшли, теле юа.

11030. Кулы үз урынында.

11031. Кулым ачык, йөзем ак.

11032. Кулым тулы май булды, авызым тулы тоз булды, күзем тулы яшь булды.

11033. Кулым тынса, җаным тынмый.

11034. Кулыннан гөл генә таммый.

11035. Кулыннан кош туймый.

11036. Кулыннан сыгылганны ялаучы.

11037. Кулың менә терәк, эшең әнә терәк, тотын җәһәтрәк.

11038. Мин аннан сул кулымны селектем.

11039. Пыяла бармак, көмеш тырнак.

11040. Син дигәндә аяк идәндә.

11041. Табаннар таш булу.

11042. Табаныңны ярып тоз сибәр.

11043. Тагын ике аягы булса, ат булыр иде.

11044. Таягы керсә, аягын да кертмәкче була.

11045. Тез астына сугу.

11046. Тырнак астына алу.

11047. Тырнак белән чиртсәң аварга тора.

11048. Тырнаклары сука кебек.

11049. Урта бармак шикелле.

11050. Уч төбендә генә йөртерлек.

11051. Учына салып, уртына коя.

11052. Учыннан акканны ялаучы.

11053. Шүрәле бармак, җиз тырнак.

11054. Өйрәнерсең, аягыңа кара сыер баскач.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2424 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz