Среда, 15.05.2024, 20:15:12   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 21 » КУНАК-СЫЙ
КУНАК-СЫЙ
23:32:11
10052. Аз булса да аш булыр, кунак күңеле шат булыр.

10053. Ай да кунак бит ача, көн дә кунак арт ача.

10054. Айда килгәнгә аяк , көн дә килгәнгә таяк.

10055. Айлаган кунак кунак саналмый.

10056. Акылсыз кунак өй хуҗасын кыстар.

10057. Алдан килгән урын өчен, арттан килгән тамак өчен.

10058. Атлы кунак — алты каза, җәяүле кунак — ярты каза.

10059. Атсыз кунак тыныч йоклар.

10060. Ашка килсәң элек кил, үз кадереңне белеп кил.

10061. Ашка барсаң, казаныңа ашың салып бар.

10062. Ашның бәрәкәте кунак белән.

10063. Ашың булмасын, җылы йөзең булсын.

10064. Ашыңнан бигрәк кашың булсын.

10065. Балалы кунак килсә, баласын кара, баласыз килсә, үзен кара.

10066. Барынча аш, югынча каш.

10067. Баштан кул узмый, кунак кулын сузмый.

10068. Бер көн сыйлаганга кырык көн сәлам.

10069. Бәхетленең кунагы да дерен-дерен булыр, ди.

10070. Вакытсыз кунак гаепсез була.

10071. Иртә килгән кунакны кайтыр диеп беләсең, кич килгән ку¬накны кунар диеп беләсең.

10072. Казан кайный алты ай, кунак көтә җиде ай.

10073. Каршы алу, озатып калу — кунакның бер хөрмәте.

10074. «Кил» димәк бар, «кит» димәк юк.

10075. Килгән кунакның языгы юк.

10076. Килгәнне өеңә керт, алдына тоз-икмәк куй.

10077. Килгәнче кунак ояла, килгәч хуҗа ояла.

10078. Килмәк — күңел, кайтмак — рәхәт.

10079. Килсә кунак булсын, китсә ерак булсын.

10080. Килә белгәнне китә бел.

10081. Киткән белән килгән бер булмас.

10082. Китәм дигәч самовар куймыйлар.

10083. Коры табынга кунак утыртмыйлар.

10084. Котлы кунак килсә, хуҗа да тук була.

10085. Кунагына карап калач кис, атына карап солы сал.

10086. Кунагына күрә сые.

10087. Кунагыңны аш белән сыйлама, каш белән сыйла.

10088. Кунак аз утырыр, күп сынар.

10089. Кунак алдында кешене ачулану зур холыксызлык.

10090. Кунак ашы җирдә калмас.

10091. Кунак беренче көнне алтын, икенче көнне көмеш, өченче көнне бакыр, аннан ары юлы такыр.

10092. Кунак булсаң, куркак бул, пич астындагы үрдәк бул.

10093. Кунак булсаң, тыйнак бул, егет булсаң, җыйнак бул.

10094. Кунак — бәби.

10095. Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач.

10096. Кунак кадере өч көн.

10097. Кунак кадерле булса, казан тиз кайный.

10098. Кунак кайда — кот шунда, казан кайда — ут шунда.

10099. Кунак кеше ут бакмас, бага торып сүндермәс.

10100. Кунак килер дә китәр, үзеңне кара.

10101. Кунак килмәгән йортка игелек тә күз салмый.

10102. Кунак килсен, каза килмәсен.

10103. Кунак килсә бетермәс, кесәсендә китермәс.

10104. Кунак килсә — бәхете белән.

10105. Кунак килсә ит пешә, ит пешмәсә бит пешә.

10106. Кунак килсә, казан ас, кунак ялгыз ашамас.

10107. Кунак килсә — таптыра, тиресле җирне саттыра.

10108. Кунак килсә — таптырыр, ат урынына чаптырыр.

10109. Кунак килсә, өй хуҗасы сыйлы була.

10110. Кунак килсә, кабак ач, ал кулыңа табагач.

10111. Кунак «китәм-китәм» дип сыйлата, хаста «үләм-үләм» дип елата.

10112. Кунак кыстатмый булмас, хуҗа кыстамый булмас.

10113. Кунак көтәр алты ай, самовар кайнар җиде ай.

10114. Кунак күп ятса, күпчек урланыр.

10115. Кунак мунчасы кичтән, киче — биштән.

10116. Кунак ризыгы белән килә, бала бәхете белән туа.

10117. Кунак сорап ашамый.

10118. Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз, аннан кала ипи-тоз.

10119. Кунак сый сорамый, ипи ашамый.

10120. Кунак теләгәнен түгел, куйганын ашар.

10121. Кунак туймадым димәс, суймады дияр.

10122. Кунак туймаса да рәхмәт әйтер.

10123. Кунак — хуҗаның гөлчәчәге.

10124. Кунак яман булса, хуҗа артта ашар.

10125. Кунак яратмаган кеше баласына суга.

10126. Кунак өй иясенең ишәге.

10127. Кунак өстенә кунак — кутыр өстенә чуан.

10128. Кунак өч көн кунак, аннан ары муйнак.

10129. Кунакка «ашамыйсыңмы?» дигәнче «ашама» диген.

10130. Кунакка барсаң, ач та барма, тук та барма.

10131. Кунакка барсаң, казаныңны юып кит.

10132. Кунакка барсаң, кунак көт.

10133. Кунакка барсаң, сәгатькә карама: кайтыр вакытны хуҗаның чырае күрсәтер.

10134. Кунаклы йорт — хөрмәтле йорт.

10135. Кунаклы өйгә кот куна.

10136. Кунакныкы — ике кич, өченче кич — сәдака, дүртенче кич — оятсызлык.

10137. Кунакның алдына аш куй, ике кулын буш куй.

10138. Кунакның алтынын алма, алкышын ал.

10139. Кунакның аты да кунак.

10140. Кунакның башта этен сыйлыйлар.

10141. Кунакның иң кадерлесе бер кич-ике кич, өчкә китсә — ху¬җага көч, дүрткә китсә — дуга белән ыңгырчак, суган белән сарымсак.

10142. Кунакның килүе үзеннән, китүе хуҗадан.

10143. Кунакның колагы озын.

10144. Кунакның көне өч, аннан соң өй иясенә көч.

10145. Кунакның күңелен килгәндә бер тап, киткәндә бер тап.

10146. Кунакта яхшы, өйдә яхшырак.

10147. Кунакчыл йортта кунак бар.

10148. Кунакчыл кешенең табыны буш булмый.

10149. Кыстамак бар, көчләмәк юк.

10150. Көн дә килгән — көл чүмече, ай да килгән — өй табагы.

10151. Көрәге булса, кунакның күңеле булыр.

10152. Көтелмәгән кунак — караңгы төн.

10153. Көтеп алган кунак кадерле була.

10154. Көткән кунак шатлык китерә.

10155. Мактап йөргән кунак аш алдыннан килә.

10156. Мал кый белән, кунак сый белән.

10157. Мәҗлес яме кунак белән, табын яме коймак белән.

10158. Сагынып кунак йөри, чакырып эт йөри.

10159. Сорап сыйлама, сугып сыйла.

10160. Сирәк барсаң, сөекле булырсың.

10161. Сирәк килгән кунак кадерле була.

10162. Сыерга су күрсәтмә, сөмсезгә сый күрсәтмә.

10163. Сыйлаганда су эч.

10164. Сыйларга сыең булмаса, сыйпарга телең булсын.

10165. Сыйласаң сыйланырсың.

10166. Сыйлы кунак сыенда, сыеннан соң өендә.

10167. Сыйны сорап алмыйлар.

10168. Сыйсыз җирдә кунак тормас.

10169. Сөмсез кунак килә белер, китә белмәс.

10170. Табын җәелмәсә бер гаеп, җәелсә — ун гаеп.

10171. Талымсыз кунак такка калыр.

10172. Тешсез кунакка куырган борчак.

10173. Тук кунакны сыйларга яхшы.

10174. Төнге кунак төнлек ябуы.

10175. Хуҗа күңелсез булса, кунак өйгә сыймас.

10176. Хуҗасы тарсынса, кунагы тартыныр.

10177. Хуҗасы ыжламый самовары чыжламый.

10178. Чакырган җиргә бар, куган җирдән кайт.

10179. Чакырганга бар, чакканнан кач.

10180. Чакырганга бармасаң, чакыручыга зар булырсың.

10181. Чакырганның аты олы, чакырмаганның хакы олы.

10182. Чакырмаган кунак — юынмаган таяк.

10183. Чакырмаса бару юк, чакырганнан калу юк.

10184. Чакырылмаган кунакның вакыты үтми.

10185. Чакырмый килгән кунакка рөхсәтсез китәргә ярый.

10186. Чакырусыз килгән кунак салусыз урынга утырыр.

10187. Чакырып алган кунак—ярты кунак, чакырмый килгән кунак — бөтен кунак.

10188. Чакырып килгәннең аты зур, сөеп килгәннең хакы зур.

10189. Чырай сытып аш биргәнче елмаеп агу бир.

10190. Чәй чынаягы өч булыр, өчтән ары хуҗага көч булыр.

10191. Чөйгә — чөй, сыйга — сый.

10192. Эткә суксаң, кунакка тия.

10193. Этле кунак өйгә сыймас.

10194. Ярты булсын кыраең , ачык булсын чыраең.

10195. Яхшы кунак килсә, хуҗа да тук була.

10196. Яхшы кунак чакырганчы килә.

10197. Әдәпле кунак китәр вакытын үзе белер.

10198. Әдәпсез хуҗага кунак булып килмә.

10199. Әче балы — кунакка, баллы сүзе — хуҗага.

10200. Өндәлмәгән кунак энә өстенә утырыр, чакырылмаган кунак чәнечкегә утырыр.

10201. Өндәүлегә ике мендәр, өндәүсезгә бите мендәр.

10202. Өндәүлегә — иренмә, өндәүсезгә — күренмә.

10203. Өндәүсез кунак өнәмсез.

10204. Өч көн кунак бул, өч көннән соң ерак бул.

10205. Үрдәк белән сыйлаганны каз белән сыйла.

10206. һәр табындаш тугандаш түгел.

* * *

10207. Алдыңа табак куйдым, кулыңа пычак бирдем.

10208. Атна торса, юл тапмас, өенә кайтса ямь тапмас.

10209. Кара бодай ярганда да, кунакка барганда да.

10210. Килгәндә киткәли йөр.

10211. Килсәм кунак, китсәм ерак.

10212. Кунак килгән киченә борай салган миченә.

10213. Кунакка дигәч әзер тора, уракка дигәч кулы чулак.

10214. Кунакны озаттык, инде ашарга утырыйк.

10215. Рәхмәт сыйга-хөрмәткә, кич килермен калган үрдәккә.

10216. Рәхмәт, сыйладыгыз, көн дә шулай кыланыгыз.

10217. Рәхмәт, сыйладыгыз, тавык кына суймадыгыз.

10218. Син дә кунак, мин дә кунак, атка печән кем сала.

10219. Сые бар, хөрмәте юк.

10220. Сыйлаганда мактар, сыең беткәч таптар.

10221. Табын такыр, сәке тар.

10222. Туңаякка бер аяк.

10223. Уз түрдән, утыр җирдән, ал кашык, аша балчык.

10224. Утыр, кунагым, алты ай; кайна, самоварым, җиде ай.

10225. Утыр, кунак, аша коймак — ипи юк.

10226. Чакырып сыйлап булмады, тотып кыйнап булмады.

10227. Үзе кунак чакырган, үзе баланга киткән.

10228. Үзем тук, кунак тук, аша, туным!

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2443 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz