Среда, 15.05.2024, 19:14:37   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 6 » КЫРГЫЙ КОШЛАР, КОШ АУЛАУ
КЫРГЫЙ КОШЛАР, КОШ АУЛАУ
20:49:54
3820. Агач башына әүвәл нинди кош кунса, кырына шул кунар.

3821. Асрый белгән кешегә —асыл кош, белмәгәнгә — кара кош.

3822. Асыл кош — аягыннан, сак балык — саңагыннан.

3823. Асыл кош иягеннән асылына.

3824. Асыл кошның баласы алдына куймый, аш җимәс.

3825. Бала кош очар, кунар агачын тапмас.

3826. Бала кош очарын белер, кунарын белмәс.

3827. Бала кошның авызы зур булыр.

3828. Балалар асраганда кош та төксәрә.

3829. Балалы коштан җим артмый.

3830. Бер канат белән очылмый.

3831. Гарип кошның баласы күп булыр.

3832. Гарип кошның оясы һәркайда.

3833. Исәпләмәгән кош урманда ботак тапмас.

3834. Йортта озак асралган кош мәңгегә очалмас.

3835. Канатсыз туган оча алмас.

3836. Канаты бәйле кош очмас.

3837. Канаты бәйсез азат кош җирдәге тозакка үзе төшәр.

3838. Килеп кунмыйча, очып китмә.

3839. Кош баласы, күп очса да, кунарга оя тапмас.

3840. Кош баласы, оясында ни күрсә, очканында аны күргәй.

3841. Кош бара-бара төз китәр.

3842. Кош канаты белән очар, койрыгы белән кунар.

3843. Кош кунмаган агач юк.

3844. Кош күктә, тозак җирдә.

3845. Кош, оясында ни күрсә, очканда да шуны кыла.

3846. Кош сайравыннан билгеле.

3847. Кош та сайламыйча куакка кунмый.

3848. Кош читлектән кая очса да, бар җир дә аңа оҗмах күренер.

3849. Кош эзләгән күккә карар, ат аяган җиргә карар.

3850. Кош җиткән җиренә кунар.

3851. Кош һавада сынала.

3852. Кошлар да кушы белән.

3853. Кошларга иректә очу алтын читлектә торудан артыграк.

3854. Кошны канаты очыра.

3855. Кошны кош белән аулыйлар.

3856. Кошның да туган оясы бар.

3857. Кошның кошы бала өчен капкынга эләгә.

3858. Кошсыз куак — котсыз куак.

3859. Кошына күрә тозагы.

3860. Кулга өйрәнгән кош далада адашыр.

3861. Кулда асралган кош ерак очмас.

3862. Кулыңдагы кошны очырып, һавадагы торнаны эзләмә.

3863. Куркак кош оясын олы юл өстенә ясый.

3864. Курыккан кош куактан өркер.

3865. Көчсез кошның оясы бөркет янында булыр.

3866. Күзәми очкан кош кунарга агач тапмас.

3867. Очар кош үзен ауга тоттырыр.

3868. Очасы кош ботакның очына кунар.

3869. Ояны ана кош ясый.

3870. Талпынган кош очмый калмас.

3871. Теләмәгән агачына кош та оя ясамый.

3872. Тозакчы үзе күренмәс, җимен генә күрсәтер.

3873. Түбән очкан кош югары кунар, югары очкан кош түбән кунар.

3874. Уйламый очкан кош кунарга тал тапмас.

3875. Читлек, алтын булса да, читлек булыр.

3876. Читлеккә өйрәнгән кош иректә башын югалтыр.

3877. Чыкмаган канат белән очып булмый.

3878. Өметле кош күкәйдә дә җырлый.

3879. Җим белән кош очар, азык белән ат туяр.

3880. һәр кош канатына күрә оча.

3881. һәр кош очып лачын булмый.

3882. һәр кош үз көтүендә яхшы.

3883. һәр кош үз оясын үзе корыр.

3884. һәр кош үз оясына карап оча.

3885. Һәр кош үз оясында ирекле.

3886. Һәр кошның да ите ашалмас.

3887. Һәр кошның койрыгы канатына күрә була.

3888. Һәр кошның үз тавышы үзенә хуш.

* * *

3889. Авыз белән кош аулап йөрү.

3890. Ике канат, бер койрык.

3891. Йортыгызда очкан кош та күренми.

3892. Канат алырга бардык, койрыксыз кайттык.

3893. Канатсыз очып китмә.

3894. Тарландагы тартай, кырдагы куян.

3895. Тисә — кошка, тимәсә — бушка.

3896. Өстеннән кош та очырмау.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2944 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz