Вторник, 07.05.2024, 17:56:12   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 27 » КЫЗ
КЫЗ
23:03:05
12934. Аз булса да май яхшы, чутыр булса да кыз яхшы.

12935. Аем кыздан ай бизәр, яман кыздан яу бизәр.

12936. Алтын күргәч фәрештә, кыз күргәч әүлия юлдан язган, ди.

12937. Ат башында — нукта, кызлар күзе — чукта.

12938. Ат эзләгән яуга юлыгыр, кыз эзләгән туйга юлыгыр.

12939. Атның сере иясенә мәгълүм, кызның сере өенә мәгълүм.

12940. Аулак өйдә кыз сайлама, урак кырында сайла.

12941. Ачысыз тоз юк, көнчелексез кыз юк.

12942. Ашка тәм керткән — тоз, араны бозыштырган — кыз.

12943. Ашны тәмләндергән — тоз, алысны юык иткән — кыз.

12944. Ашыккан кыз кияүгә барса да мантымас.

12945. Ашыккан кыз ирсез кала.

12946. Бал сасымас, кыз картаймас.

12947. Балык тирәнне, кызлар — сөйгәнне ярата.

12948. Бар кызыл да кыз түгел.

12949. Белемле кыз — бирнәле кыз.

12950. Бер өйдә ике кыз: берсе энә, берсе без.

12951. Би билеген бирер, кыз намусын бирмәс.

12952. Бирелгән кыз килсә, өйдә бөтен савыт-саба шалтырый.

12953. Бозга таянма, кызга ышанма.

12954. Болганчык булса да, су яхшы; аксак булса да, кыз яхшы.

12955. Гөл, үссә, — җирнең күрке; кыз, үссә, — илнең күрке.

12956. Зирәк кызлар сиздермичә сөйдертә.

12957. Ипи тәме тоз белән, өйнең яме кыз белән.

12958. Ипсез кыз үзенә ир тапмас.

12959. Ирсәк иргә китмәс, ашыккан өенә җитмәс.

12960. Кадерле тун тузмас, киңәшле кыз азмас.

12961. Кар башына кар җитәр, кыз башына кыз җитәр.

12962. Карачман кыз — кайнар кыз, сары кыз — салкын кыз.

12963. Качкан кызны күрәсе килә.

12964. Киткән кыз ипле була.

12965. Киткән кыз — киселгән икмәк.

12966. Киткән кыздан пумала курка.

12967. Китәр кызның эше күп.

12968. Кош борынсыз булмас, кыз урынсыз булмас.

12969. Куштан кыз матур була.

12970. Кыз авызында кызыл тел.

12971. Кыз артыннан бака да сикергән.

12972. Кыз байлыгы — күркәм холык.

12973. Кыз бала — каңгыда яткан ук.

12974. Кыз бала — кызыл комач.

12975. Кыз бала суырылып үсәр, ятка төшәр.

12976. Кыз бала — өй зиннәте.

12977. Кыз бала үз кендеген үзе кисә.

12978. Кыз бала җаныңны кыздырыр.

12979. Кыз баланы гомер буе асрап булмый.

12980. Кыз баланы кеше бәхете өчен үстерәсең.

12981. Кыз баланың күңеле саф су кебек.

12982. Кыз баланы утка салсаң да яна.

12983. Кыз — башка йортның чырагы.

12984. Кыз — бишектә, җиһаз — сандыкта.

12985. Кыз булсаң, кыздырып сөйлә.

12986. Кыз булсаң, пакизә бул.

12987. Кыз иркәсе тиле булыр.

12988. Кыз картаймый, бал череми.

12989. Кыз кеше — мыскалга салынмаган ак ефәк.

12990. Кыз кызыл алтыннан кыйммәт.

12991. Кыз кылыгы белән сөйдерер.

12992. Кыз күрми бил чишмә, су күрми аяк чишмә.

12993. Кыз олан — пыяла, тимичә дә уала.

12994. Кыз саклаганчы тоз сакла.

12995. Кыз саклау — казна саклау.

12996. Кыз тотмак — ут тотмак.

12997. Кыз чак — кояшлы көн.

12998. Кыз язмышы — кыл өстендә, кылдан төшкәч — тел өстендә.

12999. Кыз яхшысы кылыктан билгеле.

13000. Кызга биргән күренмәс, комга сипкән беленмәс.

13001. Кызга кызыл килешә.

13002. Кызлар артыннан йөрүче коемчыга еш йөрер.

13003. Кызлар бүрәнә ярыгыннан да көләләр.

13004. Кызлар йөзек эченнән дә үтә.

13005. Кызлар кыланчык булалар.

13006. Кызлар көе белән йөрсәң, төпсез күлгә төшәрсең.

13007. Кызлар көтәләр санатны, булмаса сөяләр солдатны.

13008. Кызлар күңеле — кызган казан.

13009. Кызлар үсә — гөл була, гөл яндымы — көл була.

13010. Кызларга кызган икмәк тә сый була.

13011. Кызларга кызган — хатынсыз калган, ди.

13012. Кызларның кырыкмышы да кырык сум.

13013. Кызлы йорт — нурлы йорт.

13014. Кызлы кеше капкасына кырык ат бәйләнер.

13015. Кызлы кызын кыстырганда, кызсыз үзен кыстыра.

13016. Кызлы өйдә нур була, тар бүлмә дә киң була.

13017. Кызлы өйнең эте ятмый.

13018. Кызны еракка юллатма — киялеге тияр.

13019. Кызны чапчакка салып тозламыйлар.

13020. Кызны үз иркенә куйсаң, думбрачыга барыр, ди.

13021. Кызның анасы кырык, кырык беренче — чыбык.

13022. Кызның кемлеге кемәеннән күренә.

13023. Кызның кызыгы алганчы, суның кызыгы канганчы.

13024. Кызның кылыгы күп булыр.

13025. Кызның кырык безе булыр.

13026. Кызның күзе кызылда.

13027. Кызы барның назы бар.

13028. Кызын кыйнамаган тезен кыйнар.

13029. Кызын үгетләмәгән үкенер.

13030. Кызың артыннан йөрсәң, кызарырсың.

13031. Кызыңның төсен мактама, эшен макта.

13032. Мактаулы кыз туйда хур булыр.

13033. Нәгышле кыз — ягышлы кыз.

13034. Оялчан кыз — сөйкемле кыз.

13035. Саз булса да яз яхшы, сукыр булса да кыз яхшы.

13036. Талымлы кыз картаймас.

13037. Тауның күрке — таш, кызның күрке — чәч.

13038. Тоз — толыгы белән, кыз — кылыгы белән.

13039. Тотылмаган киекнең тиресен мактыйлар, бирелмәгән кызның төсен мактыйлар.

13040. Уналты яше тулган кыз энә өстендә бии.

13041. Утырган кыз урын таба, ашыккан кыз ирсез кала.

13042. Хәстәрле кыз тастарлы.

13043. Чибәр кызның үлгәне — намусына тап төшкәне.

13044. Чәйнең сыегы юк, кызның кыегы юк.

13045. Чәчәк кыраудан курка, кыз — алдаудан.

13046. Язгы бозны кар ашый, кызның башын дус ашый.

13047. Языксыз кыз ни кыланмас, сөяксез тел ни әйтмәс.

13048. Ялгыз казның өне чыкмас, ялгыз кызның моңы чыкмас.

13049. Яхшы ат йөгәнсез йөрмәс, яхшы кыз дансыз йөрмәс.

13050. Яхшы атны сыйпыйлар да сыйлыйлар, яхшы кызны җырлыйлар да сөйлиләр.

13051. Яхшы атны урлыйлар, яхшы кызны зурлыйлар.

13052. Яхшы кызга мең ия.

13053. Яхшы кызны авылдан җибәрмиләр.

13054. Яхшы кызның чабы китәр, яман кызның яманаты китәр.

13055. Яңгырда ат сайлама, бәйрәмдә кыз сайлама.

13056. Әдәпле кыз сәдәпле.

13057. Әйләнеч булса да — юл яхшы, сукыр булса да — кыз яхшы.

13058. Өйдән чыккан кыз чидән тышкары.

13059. Җиде атага җиткәч кыз бавыры алышыр.

13060. Жикмәсәң дә — ат яхшы, сөймәсәң дә — кыз яхшы.

13061. Җиткән кыз — киек каз.

13062. Җиткән кыз кияүдән курыкмас.

13063. Җиткән кыз — су өстендәге күбек кебек.

* * *


13064. Ашка саласы тоз түгел, базар торасы кыз түгел.

13065. Безгә дигән кыз анасыннан тумаган.

13066. Бер соратуга килми, ике соратуга тормый.

13067. Былтыр җәйдә без булмаган, кызлар өч тәңкә булган.

13068. Иргә чыгасында — мин зур кыз, эшкә кушсаң — мин яшь кыз.

13069. Итек тегәсе без түгел, кияүгә китәсе кыз түгел.

13070. Кияүгә бирәсе кыз түгел, ашка саласы тоз түгел.

13071. Кыз да булсын, буаз да булсын.

13072. Путалыгы сары инде — монда кызлар бар инде.

13073. Сиңа дигән кызлар әле мич алдында күмер ашый.

13074. Әкеми, сиңа кызлар тәтеми.

13075. Җиргә карар, йөрәкне ягар.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3630 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz