Вторник, 07.05.2024, 03:29:48   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 1 » ӘҖӘЛ-ҮЛЕМ, ҖЕНАЗА, ГҮР
ӘҖӘЛ-ҮЛЕМ, ҖЕНАЗА, ГҮР
22:51:22
15368. Авыру гарип итә, үлем юк итә.

15369. Аз авыру, ансат үлем.

15370. Аягы белән киткән кайтыр, аркасы белән киткән кайтмас.

15371. Бай да бер үләр, ярлы да.

15372. Берәү үлми берәү көн күрми.

15373. Берәү үлә, берәү туа.

15374. Бурычтан котылып булса да, әҗәлдән котылып булмый.

15375. Бәндә дөнья артыннан, әҗәл бәндә артыннан.

15376. Гүргә кергән кире чыкмас, өйгә кергән коры чыкмас.

15377. Гүрдә ятканчы түрдә ят.

15378. Кеше гүренә кеше керми.

15379. Кадерең барда кадерлән, кадерең беткәч үләргә әзерлән.

15380. Кешегә үлем теләгәнче үзеңә гомер телә.

15381. Киткән кайта, китмәнләгән кайтмый.

15382. Көне беткән төнлә үлгән.

15383. Күлмәк кигән бер кайтыр, кәфен кигән кайтмас.

15384. Сагынган белән килмәк юк, саргайган белән үлмәк юк.

15385. Суның кадере чишмә корыгач беленә, кешенең кадере үлгәч беленә.

15386. Тереклектә сыйлашмасаң, үлгәннән соң елашма.

15387. Теренең өен таны, үленең каберен бел.

15388. Торсаң — йортың, үлсәң — каберең киң булсын.

15389. Туымнан калмаган үлемнән калмый.

15390. Хур булып яшәүдән намуслы үлем артык.

15391. Яман йөремнән яхшы үлем артык.

15392. Әҗәл ахмак өчен алтау, акыллы өчен берәү.

15393. Әҗәл белән никях — каш арасында.

15394. Әҗәл белән сагынуга дәва юк.

15395. Әҗәл кычкырып йөрми, үкчәңә басып йөри.

15396. Әҗәл хәйлә таптырмас.

15397. Әҗәлдән акча биреп калып булмый.

15398. Әҗәлдән башка һәр нәрсәгә чара бар.

15399. Әҗәлдән котылып булмаса да, чигереп була.

15400. Әҗәлеңне нәрсәдән табачагың маңгаеңа язылмаган.

15401. Әҗәлнең даруы — кызыл балчык.

15402. Үксеп, үлекне тергезә алмассың.

15403. Үлгән артыннан үлеп булмый.

15404. Үлгән — бетсен, калган — мескен.

15405. Үлгән кеше җир астында, калган кеше көн күрә.

15406. Үлгәнгә җан кушар хәл юк.

15407. Үлгәнне яманлык белән искә алмыйлар.

15408. Үлгәннән соң тәүбә юк.

15409. Үле малы үртәсәң дә үрчемәс.

15410. Үле туфрагы суытыр.

15411. Үле түрдә ятмый.

15412. Үлек һәрвакыт суык булыр.

15413. Үлеккә гүр табылыр, тереккә өй табылыр.

15414. Үлем баен-ярлысын тикшерми.

15415. Үлем бер хак.

15416. Үлем — елаусыз, туй үпкәсез булмас.

15417. Үлем ике кайта килми, берсеннән качып булмый.

15418. Үлем ишеге һәркемгә ачык.

15419. Үлем кеше белән киңәшеп килми.

15420. Үлем койтысын ирәми , яхшысын җәлләми.

15421. Үлем кычкыра килми.

15422. Үлем көтә-көтә, үлем хәтле оят килә, ди, биткә.

15423. Үлем тешкә карап алмый.

15424. Үлем җанны ала, мирасчылар малны ала.

15425. Үлемнән башка барына да ашык.

15426. Үлемнән курыксаң, тизрәк үләсең.

15427. Үлми торган гомер юк, сүнми торган күмер юк.

15428. Үлсәң, бер колач җир җитә.

15429. Үлә тор да үрә тор.

15430. «Үләм» дигәнгә үлем юк, «торам» дигәнгә көн юк.

15431. Үләсемне белсәм, кәфенемне муеныма урап йөрер идем.

15432. Үләсеңне белсәң, кабер казып куяр идең.

15433. Үлүченең көне җитмәсә, үтерүченең кулы җитмәс.

15434. Җеназаны зираттан кире алып кайтмыйлар.

15435. Һәр әҗәлгә бер сәбәп.

* * *


15436. Алты үлеп, җиде исән калган.

15437. Аның белән каберең янәшә булмасын.

15438. Бүген түрдә, иртәгә гүрдә.

15439. Гүр тишегенә кергән.

15440. Иртәгә үләсем исемдә иде, мондый хәлне күрермен дип уйламаган идем.

15441. Исән чакта үлеп калу яхшы.

15442. Кем үлгәнне сорама, тәсбихеңне тарта бир.

15443. Кичә үлсәм, ишетми үләм икән.

15444. Кәфен байдан, үлем ходайдан.

15445. Синең үлгәнең юк, минем күргәнем юк.

15446. Сиңа да бер зират капкасы, миңа да.

15447. Тере булып җирдә юк, үле булып гүрдә юк.

15448. Унике үлеп бер калганым.

15449. Эрбеткә китәм, ләхет балтаңны әзерләп куй.

15450. Үлгән кешене тергезерлек.

15451. Үлем авызыннан тартып алу.

15452. Үлеп азаймасак, туып күбәймибез.

15453. Үлмәсәң, әллә ниләр күрерсең.

15454. Үлсә дә үкенече юк, торса да сөенече юк.

15455. Үлсәң — дөнья кала, үлмәсәң — халыкка бәла.

15456. Үләргә дә үлмәссең, яхшы көн дә күрмәссең.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1255 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz