Понедельник, 06.05.2024, 14:24:43   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 5 » МӘҖҮСИЛЕК, МИФОЛОГИЯ
МӘҖҮСИЛЕК, МИФОЛОГИЯ
22:35:59
16714. Аждаһа, азса, күлгә сыймас.

16715. Аждаһаның эчкән саен сусыны кабарыр, ди.

16716. Алла шайтанны үзе яраткан.

16717. Алла шайтаныннан әдәм шайтаны яман.

16718. Алтын күрсә, фәрештә юлдан язар.

16719. Аргамакны байтал ияртә, әрвахны шайтан ияртә, ди.

16720. Ашыккан эшкә шайтан катышыр.

16721. Багучыга барма, башыңа кайгы алма.

16722. Багучылык — ялган эш, күңел алдап юаныч.

16723. Башны бозган — балта, түшне бозган — шайтан.

16724. Бичура белән пәри дус.

16725. Бөяне су иясе ашый.

16726. Дары исеннән шайтан кача, имеш.

16727. Диюгә тәмуг юлын күрсәтмәсәң, оҗмах юлын белмәс.

16728. Дөнья тулы фәрештә, һәрбересе бер эштә.

16729. Елан, йөз яшенә кадәр яшәсә, аждаһага әверелә, мен яшькә кадәр яшәсә, юха була, имеш.

16730. Изгеләр янында шайтан үрчи.

16731. Ил кайда — иблис анда.

16732. Ишәк ише белән, шайтан шае белән.

16733. Кешенең шайтаны үзендә.

16734. Кыз, кымыз, кубыз — шайтанга өч кулавыз.

16735. Күперне чыкканчы шайтанга да ялыналар.

16736. Күренми килгән шайтаннан күренеп килгән шайтан уздырыр.

16737. Күрәзәгә ышанма, күргәнеңә ышан.

16738. Күрәзәле илнең күзе тар.

16739. Мал малга җиткәнче газраил җанга җитәр.

16740. Мечкәй — тәңренең убыры.

16741. Мечкәйнең эчендә еланы бар.

16742. Муллаларга катышмасаң, дога белмәсәң — шайтан сиңа дошман түгел.

16743. Мунча пирсез булмый, күл балыксыз булмый.

16744. Начар, начардан шайтан качар.

16745. Очалмаган убыр өендәген убыр.

16746. Пәри баккан, җен таккан.

16747. Пәри башка, җен башка.

16748. Пәри белмәгәнне карт белер.

16749. Син сөйлисең пирегә, пире сөйли кирегә.

16750. Сылтау өчен дөньяда шайтан бар.

16751. Сыналмаган фәрештәдән сыналган шайтан артык.

16752. Сөләйман үлде, диюләр котылды.

16753. Тели белсәң — теләк, тели белмәсәң — имгәк.

16754. Төшкә ышанган — тиле, җенгә ышанган — җүләр.

16755. Убыр китте, урыны калды.

16756. Убыр симермәс, угры баемас.

16757. Убыр упкан табылмас, пәри суккан сау булмас.

16758. Убырның күзе күрмәсә дә күңеле тоя.

16759. Убырның үзе туйса да күзе туймас.

16760. Файдасыз фәрештәдән әшнә дию пиресе яхшы.

16761. Фалга ышанган күрәзәгә кол булыр.

16762. Хәерле эшне ашыктырмасаң, шайтан катыша.

16763. Чурт белән шайтан икесе дә бер.

16764. Чурт гомер буе тегермән тарта, күзенә сала белми.

16765. Чуртның юлыннан юырт.

16766. Шайтан, акыллы булса да, алланы яратмый.

16767. Шайтан баласын «кич кискән тырнак күк» дип сөя, ди.

16768. Шайтан белән юлга чыксаң, койрыгын ычкындырма.

16769. Шайтан да күмәге белән көчле.

16770. Шайтан ризыгына бисмилла кирәк түгел.

16771. Шайтан таягы белән йөрер.

16772. Шайтан төрлене уйлата.

16773. Шайтанга бармагыңны бирсәң, кулыңнан коры калырсың.

16774. Шайтанга кирәк булса, коръәннән дәлил китерә.

16775. Шайтанга чорт тия.

16776. Шайтанга ялчы кирәкми.

16777. Шайтаннан изгелек көтмә.

16778. Шайтаннан иман алып булмый.

16779. Шайтаннан иман көтсәң, акылыңа зыян килер.

16780. Шайтаннан качкан — чортка эләккән.

16781. Шайтаннан үлмәс туар, чукрактан көлмәс туар, сукырдан күрмәс туар.

16782. Шайтанны җен нишләтсен.

16783. Шайтанның бәйрәме юк.

16784. Шайтанның дуслыгы дар агачына хәтле.

16785. Шайтанның урак-печәне юк.

16786. Шайтанның үз күлендә үз ирке.

16787. Шүрәле судан шүрли.

16788. Ырымчы ырым итәр, ырымы кырын китәр.

16789. Юханың теленә алданма.

16790. Ялгызлык шайтанга килешә.

16791. Ялмавыз җиде чакрымнан теле белән ялмап йотар.

16792. Яман — яшькә туймас, мечкәй ашка туймас.

16793. Әдәм — димче, шайтан — камчы.

16794. Әдәмнең шайтаны әдәм булыр.

16795. Өермә — шайтан туе.

16796. Өметсез — шайтан.

16797. Үз котырыгына ияргән шайтанны гаепләгән.

16798. Җен дигәнең саңгырау сазлыкта оялый ул.

16799. Җенгә җен тими.

16800. Җенне күреп шаккатмасаң, шундук күздән юк булыр.

16801. Җеннәр күбрәк мәчет тирәсендә йөриләр.

16802. Һәр пәринең җене бар.
* * *


16803. Бер карасаң — үрәле , икенче карасаң — шүрәле.

16804. Иблисне иманга өндәү.

16805. Судан шайтаныңны чыгарыр.

16806. Теләвен теләткән, келәтен бураткан.

16807. Теләүлекк ә терәүлек.

16808. Түшәктән тәгәрәмәскә түмгәк, җеннән курыкмаска иптәш.

16809. Хозыр таягын тыккан.

16810. Шайтан аягын сындырырлык.

16811. Шайтан ярлы, без бай.

16812. Әвен әүлиясе, мунча фәрештәсе.

16813. Җеннән куркып албастыга очраган.

16814. Җиде башлы аждаһа.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3706 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz