Среда, 15.05.2024, 18:50:21   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 18 » МИЧ-УЧАК, УТ-ТӨТЕН, УТЫН ЯНУ
МИЧ-УЧАК, УТ-ТӨТЕН, УТЫН ЯНУ
22:40:46
8453. Агач, кәкре булса да, туры янар.

8454. Бер агач мичтә дә янмас, ике агач далада да сүнмәс.

8455. Бер агачтан мең шырпы ясап була, бер шырпы белән мең гачны яндырып була.

8456. Бер бөртек шырпы бер авылны бетерер.

8457. Биттә ут янмый, мичтә ут яна.

8458. Былтыр көйгән, быел исе чыккан.

8459. Ике кисәү башы кырда да төтенләнә.

8460. Ике учакка бер кисәү, ике атка бер мичәү.

8461. Ирекле баштан утка кермиләр.

8462. Карак керсә стеналар кала, уттан берни калмый.

8463. Каудан җиргә ут куйма, керер куыш тапмассың.

8464. Кемнең итәгенә ут төшсә, шул яна.

8465. Кисәү агачың озын булса, кулың пешми.

8466. Кисәү белән төрткәннең көеге бетми.

8467. Коры утын белән чи утын да яна.

8468. Коры Чакмактан ут чыгар.

8469. Корымнан корым йогар.

8470. Кыскыч барда утка бармагың тыкма.

8471. Кәкре утын да туры яна.

8472. Көл астында ут торыр.

8473. Көлне үз күмәчең өстенә тартма.

8474. Мич башында җиләк пешми.

8475. Мич башыннан егылып төшүнең дә рәте бар.

8476. Мич янмаса, морҗадан төтен чыкмый.

8477. Мичкә ут керде — өйгә кот керде.

8478. Мичкә якмый төтен чыкмый.

8479. Мичкә яксаң, мич була, таң ата да кич була.

8480. Мичнең кадере кыш җиткәч.

8481. Мичтә пешмәгән кояшта пешмәс.

8482. Морҗасы кыек булса да, төтене туры чыксын.

8483. Олы утынның уты күп.

8484. Очкын—төшкән җирен ягар.

8485. Очкыннан пожар була.

8486. Пожар беткәч насос кирәкми.

8487. Тай ябага димәгез, язга чыкса ат була; кабык морҗа димәгез, төтен чыкса йорт була.

8488. Тере күмер — тиле күмер.

8489. Тиз янган тиз сүнгән.

8490. Тик торган пияшкә берәү дә кагылмый.

8491. Тычкан утын күргәч тә ут бар диеп уйлама.

8492. Төтен белән дөнья бөтен.

8493. Төтен төбе ут булыр.

8494. Төтене куе чыкканның шурпасы да куе була.

8495. Төтене күпнең кызуы юк.

8496. Төтәмәгән морҗа булмас.

8497. Ут — авызлы, урак — телле.

8498. Ут белән дары бергә уйнамас.

8499. Ут белән су — телсез яу.

8500. Ут белән уйнама — көярсең, куян белән уйнама — чарчарсың.

8501. Ут белән шаярма, су белән дусланма, җилгә ышанма.

8502. Ут дигәннән авыз көймәс.

8503. Ут кына тимерне йомшарта.

8504. Ут тамагына утын тормас.

8505. Ут төтенсез булмый.

8506. Ут — төшкән җирен көйдерә.

8507. Ут утыннан туймас, җир — яңгырдан.

8508. Ут чыкканда су булмый.

8509. Ут чыкканда җил астына качма.

8510. Ут чыккач кое казырга тотынмыйлар.

8511. Утка барган уелган, суга барган җуелган.

8512. Утка барган утыз авыз сүз сөйләшкән.

8513. Утка кем «пөф» дисә, шуның сакалы көяр.

8514. Утка кергән — кич кунган.

8515. Утка кулы пешкән көлне бияләй белән тоткан.

8516. Утка салсаң, таш та шартлый.

8517. Утка төкермә, авызың кутырлар.

8518. Утны бәләкәй чагында сүндерәләр.

8519. Утны итәк белән илтә алмассың.

8520. Утны кем тотса, шуның кулы көя.

8521. Утны күз яше белән сүндерә алмассың — су кирәк.

8522. Утны күргәч, мамыктан төтен чыга.

8523. Утны очкын чагында бас.

8524. Утның көчен казан белер.

8525. Утның тезгене юк.

8526. Утның тышында көйгәнче эчендә көй.

8527. Утның уены булмас.

8528. Утсыз җирдән төтен чыкмый.

8529. Уттан ерак торган хәерле.

8530. Уттан калмый, бурдан кала.

8531. Уттан курыккан төтеннән сакланыр.

8532. Уттан — ялкынга.

8533. Уты барның суы да була.

8534. Уты сүнсә дә кисәве кала.

8535. Уты-ялкыны бер көн булсын.

8536. Утын бетсә ут сүнә.

8537. Чакма чакмый ут чыкмас.

8538. Янган җирдән көйгән ис.

8539. Янгын сүндерергә таза су эзләмиләр.

8540. Янгынга күрек белән бармыйлар.

8541. Янгыннан соң су күп булыр.

8542. Янгынны сүндергәнче булдырмау яхшырак.

8543. Яндырмасаң утын янмас.

8544. Янып торган утлы күмер, көлгә салсаң, «лып» сүнәр.

8545. Яхшы морҗадан ут чыкмый.

8546. Яшь агачтан коры агач тизрәк кабына.

8547. Үгет белән ут сүнмәс.

8548. Үз утына кан койган, кеше утына май коймас.

8549. Үзеңнең яккан утыңа үзең җылынырсың.

* * *

8550. Авызыннан ут чәчә.

8551. Аның морҗасы төтен кайтармый.

8552. Артына ут капса да кыймылдый торган түгел.

8553. Артына ут якканнармыни.

8554. Артыңнан бер чиләк көл.

8555. Астан ут җибәреп яту.

8556. Баскан җирдән ут чыгару.

8557. Ике ут арасында калган.

8558. Ике ут белән уйнау.

8559. Итәк астыннан ут йөртү.

8560. Карама көленә утыру.

8561. Кече морҗасына ут капкандай кабалану.

8562. Көлдән төймә төю.

8563. Көлеңне күккә очырырмын.

8564. Күкерт кебек кабыну.

8565. Мичен яккан, үзе яткан.

8566. Морҗадан төтен чыгару.

8567. Морҗасыннан чыгып төнлегенә капкан.

8568. Нибар ут минем өскә.

8569. Тубал белән ут төште.

8570. Төнлегеннән җил өрми, ишегеннән кеше керми.

8571. Төптә уты бар.

8572. Төтен булып очу.

8573. Төтене кыек чыгу.

8574. Төтене күп, ялкыны аз.

8575. Төтеннең кайсы якка авышканын шәйләү.

8576. Төтеннән котылам дип утка төшү.

8577. Ул нәкъ усак утыны кебек: төтене күп, җылысы юк.

8578. Урынын ут алган.

8579. Ут белән су арасында калу.

8580. Ут уйната торган кеше.

8581. Утка керосин сибү.

8582. Утка салсаң — утта янмый, суга салсаң — суда батмый.

8583. Уттан котылу, суга төшү.

8584. Уты сүнгән, әйрәне түнгән.

8585. Уты сүнмәс, эше үрчемәс.

8586. Энә калынлыгы ут, җеп калынлыгы төтен.

8587. Әвененә ут капканмыни.

8588. Үзе ут төртеп, үзе «пожар» дип кычкырган.

8589. Үзеңне тереләй утка салу.

8590. Җиде якка ут чәчү.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2557 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz