Понедельник, 06.05.2024, 19:34:41   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 30 » НӘСЕЛ-НӘСӘП, ТУГАННАР
НӘСЕЛ-НӘСӘП, ТУГАННАР
21:35:12
14469. Авыру аштан, дау карендәштән.

14470. Агач нәселе җир үтә керә, әдәм нәселе ил үтә керә.

14471. Аданаш аданашка дим бирә, карлыгач карлыгачка җим бирә.

14472. Ара өзек булса, карендәшлек якын була.

14473. Ата-бабалы кеше — тамырлы имән.

14474. Ата-бабасын искә алмаган кеше игелек күрмәс.

14475. Бай булсаң — туган, ярлы булсаң — суган.

14476. Бай туган башта, ярлы туган аста.

14477. Бай туганнан болыт якын.

14478. Бакма асылына, бак нәселенә.

14479. Башыңа бәла төшкәндә туганыңны танырсың.

14480. Бүген бертуган, иртәгә әче суган, берсекөнгә эттән туган.

14481. Зат затына тарта, эт оясына тарта.

14482. Ике аданаш баласы ят булмас, аргамак баласы ат булмас.

14483. Ике туган, бергә килсә, сандугачтай сайрашыр.

14484. Ике туган сугышыр — җүләр, күрсә, чын дип уйлар.

14485. Ит асылы картадыр, зат затына тартадыр.

14486. Ит тырнактан аерылмас, туган туганнан аерылмас.

14487. Иш ишәр, тап табар.

14488. Казанга караган карендәш түгел.

14489. Карама үзенә, кара нәселенә.

14490. Кардәш кардәшне кабергә кадәр ташламый.

14491. Кардәш-ырулы хатынның түшәге җыелмас.

14492. Кардәшлек — кадер белү белән.

14493. Кардәшнең өне караңгыда кычкырса да билгеле.

14494. Кардәшсезгә куәт юк, угылсызга дәүләт юк.

14495. Карендәш карендәшкә җәфа кылмас.

14496. Мал кардәш түгел, баш кардәш.

14497. Нәсел — нәселгә, тилчә — тамырга.

14498. Нәселленең сүзе өскә чыгар.

14499. Нәселсезгә сер сөйләмә.

14500. Сыек булса да, үз каның.

14501. Сыер алсаң — тоягына кара, хатын алсаң — ыруына кара.

14502. Тамыр тарткан тарыкмый.

14503. Тату туганнар таштан койма койганнар.

14504. Тауда булыр таргыл таш, тарыкса күздән чыгар яшь, тар култыктан ук тисә, тартып алыр карендәш, карендәшең булмаса, далада калыр ялгыз баш.

14505. Тирән нәселдә тинтәк бар, калын нәселдә карак бар.

14506. Токым токымга тарта.

14507. Токымы яман туганын сыйламас.

14508. Туган бар җирдә ярдәм бар.

14509. Туган кадере — аерылгач, тун кадере — ертылгач.

14510. Туган, йыгырганда кирәк булмаса, егылганда кирәк булыр.

14511. Туганлык кадерене белсә — туган ул, әгәр белмәсә — әче суган ул.

14512. Туганнан бизгән — бизгәк алган.

14513. Туганнар татулыгы байлыктан артык.

14514. Туганнар, бер-берсеннән туйганнар.

14515. Туганны, ит тартмаса, кан тарта.

14516. Туганныкы — тубалда.

14517. Туганның бары яхшы, барыннан бае яхшы.

14518. Туганына калган — тубалга калган.

14519. Туганнан туйган — тукмак атып куган.

14520. Туганың яман булса да, исән-әман булсын.

14521. Туганыңа авыр сүз әйтмә, йөрәге әрнесә ят булыр.

14522. Туганыңа сүз үтә.

14523. Туганыңнан бизмә, нәселең корыр.

14524. Тумачадан туры хәбәр.

14525. Ыру-туган бер үледә, бер тередә.

14526. Ыру-туган талашыр, дошман килсә ярашыр.

14527. Ырулының угы узар.

14528. Ыруы юк ир булмас, өлгесе юк тун булмас.

14529. Үзеңнеке бер этсә дә бер тарта.

14530. Үзеңнеке этеп екмый.

14531. Җан кардәше мал кардәше түгел.

14532. Җан тартмаса, кан тарта.

14533. Җиде авылда җиде кардәшең булсын.

14534. Безнең нәселнең күзе яшел.

14535. Ике туып бер калганым түгел.

14536. Пеләмәнник, ярык баш, син бит миңа карендәш.

14537. Җиде бабасын таныту.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3301 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz