Вторник, 07.05.2024, 00:28:45   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 1 » РӘХӘТ-МИХНӘТ, ШАТЛЫК-КАЙГЫ, БӘХЕТ, ЯЗМЫШ, БӘЛА-КАЗА, ЕЛАУ-КӨЛҮ
РӘХӘТ-МИХНӘТ, ШАТЛЫК-КАЙГЫ, БӘХЕТ, ЯЗМЫШ, БӘЛА-КАЗА, ЕЛАУ-КӨЛҮ
22:38:39
14776. Авыр тормыш кешене тилмертә, җиңел тормыш кешене тилертә.

14777. Авырлык күрми җиңеллек булмый.

14778. Авырлык күрмәгән рәхәтне белми.

14779. Агачсыз урман юк, нужасыз дөнья юк.

14780. Аз кайгыны аш басар, күп кайгыны дус басар.

14781. Азапны тауга биргәннәр — күтәрмәгән, аннары кешегә биргәннәр — күтәргән.

14782. Азапсыз килгән рәхәт тозсыз аш кебек.

14783. Алтын — утта, кеше авырлык килгәндә сынала.

14784. Аптыраган — атасының сакалы белән уйнар.

14785. Аптыраган, йөдәгән, мичкә артын терәгән.

14786. Аптыраган кеше колагын кискән песи кебек.

14787. Аптыраган елар, үтә аптыраган көләр.

14788. Аптырасаң аптыра, нужа юкны таптыра.

14789. Аптыраш белән йөдәш кергәннәр, ди, өйдәш.

14790. Артык шатлык сагыш китерер.

14791. Асылырга язган суда батмас.

14792. Ашаганнан мал бетмәс, каза килсә, мал җитмәс.

14793. Барам дигән бара алмаган, калам дигән кала алмаган.

14794. Барга бәла күренмәс.

14795. Бармам дигән җиргә барырсың, уйламаган җирдә калырсың.

14796. Башка бәла килде дип, башны ташка орып булмый, орсаң да таш ярылмый, баш ярыла.

14797. Бер башка ике язмыш юк.

14798. Бер бәхетең булмаса, Кытайга барсаң да, чәй эчә алмассың.

14799. Бер кирәк тагын кирәк.

14800. Берәү елый кайгыдан, берәү елый шатлыктан.

14801. Берәүгә язган икенчегә булмый.

14802. Берәүгә язмыш — ана, берәүгә — үги ана.

14803. Берәүдә бер кайгы, берәүдә бер кайгы.

14804. Берәүнең бәхетенә таш йомшый, берәүнең бәхетенә май ката.

14805. Бетәргә бәхет кирәкми.

14806. Борчулыны борча ашар.

14807. Булачакка килгәндә боламыкка теш сына.

14808. Бәла агач башыннан йөрми, әдәм башыннан йөри.

14809. Бәла алдан сәгатен әйтеп килми.

14810. Бәла анасы буаз.

14811. Бәла аяк астында йөри.

14812. Бәла башы бер акча, актыгыннан мең акча.

14813. Бәла бәхеттән тизрәк йөри.

14814. Бәла килсә шапырылып килә.

14815. Бәла таштан йөрми, баштан йөри.

14816. Бәла ялгыз йөрми, бәхет ишле килми.

14817. Бәладән курыккан кешенең рәхәте булмый.

14818. Бәлале җиргә басма, басасың икән качма.

14819. Бәлане кайгырып җиңмиләр.

14820. Бәласе артыннан казасы иярә.

14821. Бәләкәй мәшәкатьтән качкан — зурысына капкан.

14822. Бәхет башы — тәүфыйк.

14823. Бәхет, бер килсә, алды белән дә, арты белән дә килә.

14824. Бәхет булса, талигъ кирәкми; мәхәббәт булса, матурлык кирәкми.

14825. Бәхет ишектән керсә, юклык морҗадан чыгар.

14826. Бәхет казык башында эленеп тормый.

14827. Бәхет килгәндә җеп белән тартсаң да килә, киткәндә аркан белән бәйләсәң дә тормый.

14828. Бәхет кошы кунганда беленми, очканда беленә.

14829. Бәхет матурлыкка карамый.

14830. Бәхет милегә дә тия, тилегә дә тия.

14831. Бәхет пыяла кебек: сакламасаң тиз ватыла.

14832. Бәхет теләктә түгел, беләктә һәм йөрәктә.

14833. Бәхет тәрәзәдән карый, кайгы ишектән керә.

14834. Бәхет тәхеткә мендерә, бәхет тәхеттән төшерә.

14835. Бәхет тәхеттә түгел.

14836. Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми — аны эзләп табалар.

14837. Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгар.

14838. Бәхете караның боламыктан теше сынар, баласына кара-мык чыгар.

14839. Бәхетең, бер алга китсә, тауга таба да тәгәри.

14840. Бәхетең булмаса, тапкан алтының да бакырга әйләнә.

14841. Бәхетең булса, алашаң колынлый.

14842. Бәхеткә ышанма, бәхетсезлектән курыкма.

14843. Бәхетле булу өчен сәламәтлек, акыл, саф күңел кирәк.

14844. Бәхетле чагында бәлаңне уйла, данлы чагында хурлыгыңнан курык.

14845. Бәхетлегә җил аркан.

14846. Бәхетлеләр ишәк менсә, ат булыр.

14847. Бәхетлеләр сәгатькә карамый.

14848. Бәхетлене сөйлиләр, бәхетсезне жәллиләр.

14849. Бәхетленең көймәсе корыдан йөри.

14850. Бәхетленең әтәче дә күкәй сала.

14851. Бәхетне акчага сатып алып булмый.

14852. Бәхетсез бодай иккән — арпа чыккан.

14853. Бәхетсезгә — вакытсыз.

14854. Бәхетсезгә, эремчек ашаса да, кылчык эләгә.

14855. Бәхетсезне ат өстендә эт талар.

14856. Бәхетсезнең итәгенә бодай салсаң, карга чүпләр.

14857. Бәндәнең бәхете алга киткәндә кулына туфрак алса — алтын була.

14858. Бөтенләй көлеп бетермә, бәйрәмдә көләргә дә калсын.

14859. Бүген көләрсең, иртәгә еларсың.

14860. Гел көлгән кешенең эчендә ни барын белү читен.

14861. Елаганнан сорама, елмайганнан сора.

14862. Елаганның бер кайгысы, көлгәннең — биш.

14863. Елау — көчсезлек билгесе.

14864. Иген — иген иккәнгә, рәхәт — михнәт чиккәнгә.

14865. Ике кайгыны бер сарайга япмыйлар.

14866. Ике рәхәт бергә булмый.

14867. Имгәк аяк астыннан чыгар.

14868. Иртәгә кайгы китерәчәк шатлыкның мәгънәсе юк.

14869. Иртәгә калган казадан курыкма.

14870. Иртән көлсәң кешедән, кич көләрләр үзеңнән.

14871. Иске хәсрәт өчен яңадан күз яше агызу акыллылык түгел.

14872. Исәп исәпне баса.

14873. Йөгергәннеке түгел, боерганныкы.

14874. Каенсар төбендә кар булмас, кайгылы йөрәктә май булмас.

14875. Каза җитсә, җиң эчендә кул сынар.

14876. Казаның арты хәерле булсын.

14877. Кайгы белән танышмый торып шатлыкны танып булмый.

14878. Кайгы болыт түгел: аны җил белән куып булмый.

14879. Кайгы ирне картайта, сагыш ирне саргайта.

14880. Кайгы кайгыга охшамый, кайгы урыны бушамый.

14881. — Кайгы, кая барасың? — Картайтырга барамын.— Сагыш, кая барасың? — Саргайтырга барамын.

14882. Кайгы күзгә күренми, ләкин тыныч йоклатмый.

14883. Кайгы — күздән, каһәр — йөздән беленә.

14884. Кайгы күрми егет ир булмый.

14885. Кайгы чүпрәсез кабара.

14886. Кайгы юктан кайгыдыр каенана кайгысы.

14887. Кайгы үгез түгел, үкереп килми.

14888. Кайгыдан соң куаныч яхшы, куанычтан соң кайгы яман.

14889. Кайгыны гайрәтле җиңә.

14890. Кайгыны кайгы күргәнгә сөйлә.

14891. Кайгыны кочаклап торып булмый.

14892. Кайгырып кала коймассың.

14893. Кайгысыз кара суга симерер.

14894. Кайгысыз — кое суы эчеп тә тазара.

14895. Кая барсаң да, үзеңә язган үзеңә булыр.

14896. Кеше бәхетенә кеше керми.

14897. Кеше казасына көлмә, үзеңнеке түтәлдә.

14898. Кеше кайгысы еракта, үз кайгың йөрәктә.

14899. Кеше кайгысы кешегә иртә керә, кич чыга.

14900. Кеше кайгысы — төштән соң.

14901. Кеше көлкесе кешедән көләр.

14902. Кеше яше ерак җибәрмәс.

14903. Кешегә ачкан кайгы — ярты кайгы.

14904. Кешедән кеше ким булмас, бәхетләре тиң булмас.

14905. Кешедән көлгәнче, үзеңне көзгедән кара.

14906. Кешедән көлмә — үз башыңа килмәсә, балаларыңа килер.

14907. Кешедән көлмәк — үзеңә килмәк.

14908. Кешене эш картайтмый, гамь картайта.

14909. Киләсе каза булса, күрер күзең күрмәс булыр, ишетер ко-лагың ишетмәс булыр.

14910. Кирәк таптыра, эт урынына чаптыра.

14911. Кирәк тирәкне ега.

14912. Кыен булганда да кыек булма.

14913. Көлгән авыз күрекле, елаган авыз ерык.

14914. Көлке кеше көлдән күмәч пешерер.

14915. Көлке көлке тудырыр, кайгы кайгы тудырыр.

14916. Көлке көлә килер, артыңнан куа килер.

14917. Көлке күп булса, күңел симерә.

14918. Көлмә кешедән, көлсәң көл үзең ишедән.

14919. Көя киемне ашый, көенеч кешене ашый.

14920. Күз яше җиргә тамса да кипми.

14921. Күп көлгән бер елар.

14922. Күп көлүче үзе көлке.

14923. Күрәсе — күз йомдыра.

14924. Күрәсегә үзең барып керәсең.

14925. Күрәсене күрми, гүргә кереп булмый.

14926. Күрәсең булса, күркә талап үтерер.

14927. Күрәсең булса, тигез җирдә абынырсың.

14928. Күрәчәгең булса, пима кигәндә аягың сынар.

14929. Күңелсезлән көлке чыкмас.

14930. Маңгайга язылган язмышыңны тир белән сыпырып төшереп булмый.

14931. Мең тәңкәлек малың булганчы бер тәңкәлек бәхетең булсын.

14932. Мин кылам утыз, язмыш кыла тугыз.

14933. Михнәт күрмәгән рәхәтне дә танымый.

14934. Михнәт чигеп тапкан бер тәңкә тиген килгән казнадан яхшырак.

14935. Михнәтсез тапкан аштан михнәттә тапкан таш яхшы.

14936. Михнәттән куркып торудан аны тату артыграк.

14937. Моңлы кеше моңын сөйләгәндә, моңсызның башы авырта.

14938. Нужа артыннан нужа, дөньялар шулай уза.

14939. Нужа бер кешедә генә тормый.

14940. Нужа печән ашата.

14941. Нужа юкны таптыра, барны саттыра.

14942. Озын исәп гомерне кыскарта.

14943. Рәхәт яшәр өчен эшне сөю генә кирәк.

14944. Рәхәтен теләгәч, михнәтенә дә түз.

14945. Сабын кулны агарта, сагыш йөзне саргайта.

14946. Сагыш беркемгә дә сары май түгел.

14947. Сакланганга бәла юк, сакланмаска дәва юк.

14948. Ташкынның комы калыр, кайгының моңы калыр.

14949. Тимтенсәң дә кимсенмә.

14950. Тутык тимерне ашый, хәсрәт йөрәкне ашый.

14951. Тәдбирен кылалмаган тәкъдиргә сылтар.

14952. Тәкъдиргә таяныч юк.

14953. Тәхетең югалса да, бәхетең югалмасын.

14954. Уртаклашкан шатлык — икеләтә шатлык, уртаклашкан кайгы — ярты кайгы.

14955. Хак булса да күрәсең, нахак булса да күрәсең.

14956. Хезмәтсез, михнәтсез бәхет табылмый, табылса да тагылмый.

14957. Хәсрәт белән бәла эзеңә басып кына йөри.

14958. Чибәр булудан бәхетле булу артыграк.

14959. Чынлап елагач, сукыр күздән дә яшь чыга.

14960. Шатлык белән бәхет бертуган, кайгы дигән имгәк ник туган.

14961. Шатлык күрсәң очынма, кайгы күрсәң пошынма.

14962. Юаныч тапкан — юанайган.

14963. Язганны күрерсең, чәчкәнне урырсың.

14964. Язмыш дип күрәләтә утка кереп булмый.

14965. Якындагы хәтәр ерактагысын ышыклый.

14966. Әдәм баласы михнәткә түзә, рәхәткә түзми.

14967. Әдәм сөйли, язмыш көйли.

14968. Әдәм сөйләр, тәкъдир көләр.

14969. Әдәм уңса — үзеннән, уңмаса — тәкъдиреннән күрер.

14970. Әдәмнең бәхете байлыкта түгел, акылда.

14971. Үз кайгыңны үзең йот.

14972. Җиңелне өмет иткән — тормышы кире киткән.

14973. Һәр михнәтнең бер рәхәте була.

14974. Һәркем үз бәхетенә үзе сәбәп.

14975. Һәркемнең үз кайгысы, тегермәнченең су кайгысы.

* * *


14976. Акылым-буем таман, тик бәхетем яман.

14977. Аның кыйгырышы бардыр.

14978. Бар икән күрәсем, юк икән үләсем.

14979. Без күрәсен кем күрсен.

14980. Безгә дигән ырыскал төшкән калган тырыстан.

14981. Безгә язганны болан күтәрмәс.

14982. Бер карасаң рәхәттә, бер карасаң михнәттә.

14983. Бодай биреп арпа алган, акча биреп кайгы алган.

14984. Бәлаңнән баш-аяк.

14985. Гарипнең гамәленә каршы.

14986. Елакка елан сөлтәре.

14987. Исемем Шомбай, бәхетем шундай.

14988. Кайгы өстенә хәсрәт.

14989. Ката-бата елап кайта.

14990. Кешегә бәхетне баш түбәсеннән биргән, безгә бәкәл сөяген¬нән дә бирмәгән.

14991. Көлмә кешедән, борының өшегән.

14992. Көләсең дә көләсең, үзеңне кем дип беләсең.

14993. Ни чарадан бичара.

14994. Уңса да үзе, туңса да үзе.

14995. Уңсам уңармын, уңмасам туңармын.

14996. Эчем елый, тышым көлә.

14997. Язмыш микән, азмыш микән.

14998. Ялан-ялан ни талан.

14999. Яшь урынына кара кан сыгу.

15000. Үз хәсрәтем үземә җиткән.

15001. Үзе еламый, көлә карамый.

15002. Үзе көләр, йорты бөләр.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2917 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz