4396. Аптыраган үрдәк алдына да, артына да йөзәр. 4397. Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чумар. 4398. Аптыраган үрдәк койрыгы белән шуа. 4399. Артына су кергәч үрдәк кенә йөзә. 4400. Аткан саен киек үрдәк эләкми. 4401. Аткан саен үрдәккә тими. 4402. Балалы үрдәк күлдән китмәс. 4403. Башчы үрдәк алдан очар. 4404. Берәүнең үрдәген ашасаң, казыңның аягыннан тотып тор. 4405. Бөтен дөньяны су алса, үрдәккә ни гамь бар. 4406. «Йорт башыңны сат та мине ашат!» — дип әйтә, ди, үрдәк. 4407. Йөзә белмәгән үрдәк суга кермәс. 4408. Кире киткән үрдәк күлгә арты белән чума. 4409. «Күзәеннең морҗасы исән әле, менеп ашап төшим әле»,— дип йөри, ди, үрдәк. 4410. Курыккан үрдәк башын ташлар да артын ярыр. 4411. Күгәл күленә күрә чумар. 4412. Симертергә ябылган үрдәк ашаудан туймый. 4413. Янтыклы җирдә суна бар. 4414. Үрдәк алсаң, каз бирерсең. 4415. Үрдәк, ашаганда, хуҗасының өй кыегына карап ала, ди: «Ашасам, өй кыегы да бар әле»,— дип. 4416. Үрдәк ашаганда: «Бөлдерим, бөлдерим, өй түбәсен төшерим, дранчага калдырыйм»,— дип ашар, имеш, ди. 4417. Үрдәк баласы күкәйдә үк суны белә. 4418. Үрдәк баласын суда йөзәргә өйрәтмиләр. 4419. Үрдәк биргән — каз көтәр. 4420. Үрдәк бирсәң, каз алырсың. 4421. Үрдәк бәбкәсе, тавык астында туса да, суга тартыр. 4422. Үрдәк йомыркасын тавык басар, бәбкәсе суга качар. 4423. Үрдәк, ничаклы ыспайланса да, аккош була алмый. 4424. Үрдәк очса, каз калыр. 4425. Үрдәк: «Ризыгымның өйдәгесен тавык ашый, судагысын балык ашый»,—дип кайгырыр, имеш. 4426. Үрдәк суда үлми. 4427. Үрдәк: «Судагы качмас, өйдәге качар»,— ди, имеш. 4428. Үрдәк теләген теләшкән тавыкның оясын су басар. 4429. Үрдәк: «Хуҗаның түбәсе такта, саламга калганчы ашыйм әле»,— дип әйтә, ди. 4430. Үрдәк, үзенә ышанмаса, әкәлә йотмый. 4431. Үрмәкүч тозагына үрдәк эләкмәс. 4432. Үшән үрдәк алдан очар. * * * 4433. Аларның үрдәге дә каз кебек. 4434. Үзем тук, үрдәгем ач. 4435. Үрдәгенә каз кую. 4436. Үрдәк биреп каз алган. |