Понедельник, 06.05.2024, 19:49:04   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 3 » СҮЗ, АНЫҢ ТӨРЛӘРЕ. СҮЗНЕ ҮТӘҮ. ЧЫН ҺӘМ ЯЛГАН. СӨЙЛӘМ КУЛЬТУРАСЫ
СҮЗ, АНЫҢ ТӨРЛӘРЕ. СҮЗНЕ ҮТӘҮ. ЧЫН ҺӘМ ЯЛГАН. СӨЙЛӘМ КУЛЬТУРАСЫ
22:26:52
15718. Авыз — капка, сүз — җил.

15719. Авызда туган асыл сүз авыздан чыккач үзеңә ят.

15720. Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач сүз ия.

15721. Авыздан чыккан артык сүз үз якаңа ябышыр.

15722. Авыздан чыккан сүз — атылган ук.

15723. Авыздан чыккан сүз — очкан кош күк.

15724. Авыздан чыккан сүз — һавага җәелә, түз.

15725. Авызына килгәнне сөйләү ахмакның эше, алдына килгәнне ашау хайванның эше.

15726. Авызың кыек булса да сүзең туры булсын.

15727. Авызыңнан артык сүзең чыкканчы тәнеңнән җаның чыксын.

15728. Авызыңнан тозсыз сүзең чыкканчы, каерылып тезең чыксын.

15729. Авызыңнан чаян чыкса, кире кайтып үзеңне чагар.

15730. Авызыңны җыеп сөйләш.

15731. Авылга килгән бүз арзан, авызга килгән сүз арзан.

15732. Авылга әйтсәң — аша, күршегә әйтсәң — куша.

15733. Агач башын җил бутый, әдәм башын сүз бутый.

15734. Агу хәтәр, агудан гайбәт хәтәр.

15735. Аз сөйлә, күп тыңла.

15736. Аз сөйләгән аз яңлышыр.

15737. Аз сөйләгән кешенең күңеле тыныч булыр.

15738. Аз сөйләмәк — акыллылык галәмәте, күп сөйләмәк — наданлык галәмәте.

15739. Аз сөйләсәң, күп ишетерсең.

15740. Аз сүз — алтын, күн сүз — бакыр.

15741. Аз сүз белән күпне әйт.

15742. Аз сүз — үз сүз, күп сүз — чүп сүз.

15743. Аз сүздән мәгънә чыгар, күп сүздән бәла чыгар.

15744. Аз сүзле аз оялыр.

15745. Аз сүзле — алтын, күп сүзле — болтун.

15746. Аз сүзленең гаебе аз булыр.

15747. Акылга сыймаган сүзне кем әйтсә дә ышанма.

15748. Акыллы сүз алтыннан кыйбат.

15749. Акыллы сүз тимер капканы да ачтыра ала.

15750. Акыллы сүзгә кул куй, акылсызга юл куй.

15751. Акырынганнан курыкма, эндәшмәгәннән курык.

15752. Алдакның аягы кыска.

15753. Алдау бакыр акча кебек: бик кечкенә эшләргә генә ярый.

15754. Алдашсаң — абруең китәр, тиргәшсәң — кадерең китәр.

15755. Алкыш алган — аман, каргыш алган — тәмам.

15756. Алмаз алмаз белән киселә, ялган дөреслек белән чишелә.

15757. Алтын алма, рәхмәт ал.

15758. Андый белмәгән үгез үтерер, сөйли белмәгән сугыш китерер.

15759. Арттан әйтер сүзеңне алдан әйтмә.

15760. Асыл сүз — телдән чыккан алтын.

15761. Асылынган кеше өендә бау турында сөйләшмиләр.

15762. Ат кешнәшеп белешә, әдәм сөйләшеп таныша.

15763. Ат ычкынса тотылыр, сүз ычкынса тотылмас.

15764. Атаңнан олы кеше белән уйнап сөйләшмә.

15765. Аткан ук кире кайтмас, әйткән сүз эчтә ятмас.

15766. Атына күрә камыты, сүзенә күрә калыбы.

15767. Ачы дөрес татлы ялганнан яхшырак.

15768. Ачы сүз әйткәнче, ачуташ яла.

15769. Ачы тисә дә, турысын әйт.

15770. Ачы әйтсәң, ачы ишетерсең.

15771. Аш — капкан саен кимер, сүз — әйткән саен артыр.

15772. Аш ташны эретә, ялган башны черетә.

15773. Ашамаганда турама, сорамаганда сөйләмә.

15774. Ашның мае бар, сүзнең җае бар.

15775. Аяк астыннан чыккан еланнан саклан, аяк астыннан чыккан яладан саклан.

15776. Аңламаганга туры сүз дә кыйшык булып күренә.

15777. Аңламый сөйләшкән авырмый үләр.

15778. Аңламый әйтмә, чәйнәми йотма.

15779. Бака бакылдап туймас, телчән такылдап туймас.

15780. Бакма кешенең йөзенә, бак син әйткән сүзенә.

15781. Бакыру ягымлы булса, ишәктән кадерле хайван булмас иде.

15782. Бакылдамый торса, бакылдыкның эче поша; кеше бакылдык димиме дип, үзенең коты оча.

15783. Бал — чебенне, яхшы сүз әдәмне ияләштерә.

15784. Бар да сөйләгәндә берәү дә ишетми.

15785. Барганда сөйләмә, кайтканда сөйләрсең.

15786. Басуга сүз чәчеп булмый.

15787. Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.

15788. Башның тазы яхшы, сүзнең азы яхшы.

15789. Баштан баз сөйләмә.

15790. Без капчыкта ятмый, сүз янчыкта ятмый.

15791. Белсән сөйлә, белмәсәң кеше сөйләгәнне тыңла.

15792. Белгәнеңне сөйләмә, ни сөйләгәнеңне бел.

15793. Бер гайбәтнең гомере — икенчесе чыкканчы.

15794. Бер көн талашканның кырык көн насыйбы киселә, ди.

15795. Бер олының сүзен тот, бер кеченең сүзен тот.

15796. Бер рәхмәт мең бәладән коткара.

15797. Бер сүз аз, ике сүз күп.

15798. Бер сүз күтәрә алмаган кеше күп сүз күтәрергә мәҗбүр булыр.

15799. Бер сүз сөяк сындыра, бер сүз сөяк ялгый.

15800. Бер сүзне кырык кат сөйләмә.

15801. Бер ялган сөйләсәң тугыз дөресеңә дә ышанмаслар.

15802. Бер ялганны капларга тагын мең ялган табарга кирәк.

15803. Бер ялганыңны кайтарып алу өчен кырык дөреслек эшләргә кирәк.

15804. Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә.

15805. Берне сөйләгәндә бишне уйла.

15806. Берәү унга сөйләр, унау — йөзгә.

15807. Биткә әйткәннән читтә әйткән яман.

15808. Болыт купса, яңгыр китәр; сүз купса, тавыш китәр.

15809. «Бугай» дигән юк сүздер.

15810. «Бугай»ны күпер башында кура белән чәнечкәннәр.

15811. Булырдайның — сүзеннән, булмастайның — йөзеннән.

15812. Буш сүз капчыкка керми.

15813. Буш сүздән соң давыл чыгар.

15814. Бәлачегә бер таяк, әләкчегә мең таяк.

15815. Бәрәңгедә сөяк юк, туры сүзгә җавап юк.

15816. Бәхәс белән бәхет табылмас.

15817. Бәхәсләшеп Төмәнгә киткән Теләчедән кире кайтыр.

15818. Бәхәстә ак карга — кара, кара карга — ак.

15819. Бөтенләй сөйләшмәсәң, телсез булырсың.

15820. Бүз биргән белән булма, сүз биргән белән бул.

15821. Гайбәт дөнья болгатыр.

15822. Гайбәт күмер кебек: көйдермәсә дә буйый.

15823. Гайбәт сүзне сүзләмә, сөйләгәнне тыңлама.

15824. Гайбәт чәйнәгәнче сагыз чәйнә.

15825. Гайбәт, чәйнәмәгә йомшак булса да, тешне сындыра.

15826. Гайбәтне әйт колакка, ишетелер еракка.

15827. Гайбәтнең урыны чүплек башында.

15828. Гайбәтчегә бер таяк, әләкчегә биш таяк.

15829. Гайбәтченең теле мең колач.

15830. Гафу үтенгәнче ызгышмау яхшырак.

15831. Дорфа сүздән дорфа эш яхшы.

15832. «Дыр» белән «ди»не иккәннәр дә, чыкмаган, ди.

15833. «Дыр»га чыпчык та кунмый, дырылтый да очып төшә.

15834. «Дыр»га шалкан чәчмиләр.

15835. «Дыр»ны чәчкәнгә илле ел, ди, һаман да тишелмәгән, ди.

15836. «Дыр»ны чәчкәч, «ләкин» үскән.

15837. Дәлиле азнын сүзе озын.

15838. Дәшмәү алтын икән дип алтын сүзең яшермә.

15839. Дәшмәү — акыллыга зиннәт, ахмакка — пәрдә.

15840. Дәшмәү — ризалык билгесе.

15841. Дәшми торганда җүләр дә акыллы.

15842. Дәшми торсаң, котырган аю да юашлана.

15843. Дөнья сүзе бер бүләк.

15844. Дөньяда сүздән көчле нәрсә юк.

15845. Дөньяны җил боза, әдәмне сүз боза.

15846. Дөрес сөйләгән ялгышмый.

15847. Дөрес сүзгә гуаһ кирәкми.

15848. Дөрес сүзгә җавап юк.

15849. Дөрес сүзгә җан фида.

15850. Дөрес сүздә гаеп юк, бәрәңгедә сөяк юк.

15851. Дөрес сүзне дә уйлап әйтергә кирәк.

15852. Дөрес сүзне өй башыннан кычкыр.

15853. Дөресен әйткән котылыр, ялган әйткән тотылыр.

15854. Дөреслек күзгә кадала.

15855. Дөресне ялган бервакытта да җиңмәс.

15856. Елан — аяксыз, ялган — тамырсыз.

15857. Еланның агуы тешендә, ялачының — телендә.

15858. Еласаң — яшең кибә, сөйләшсәң — серең сыя.

15859. Ертык тунны җил табар, ялган сүзне чын табар.

15860. Зурлар сүзен тыңламаган зур бәлагә тарыр.

15861. Ике кеше сүз әйтсә, берәвен дә ишетмә.

15862. Ике кеше сүзгә килсә, исле кеше читкә тартылыр.

15863. Ике уйла, бер сөйлә.

15864. Ил гаебен сиңа сөйләгән — синең гаебеңне илгә сөйләр.

15865. Иләктә су тормас, такылдыкта сүз тормас.

15866. «Имеш»нең җимеше юк.

15867. Ип белән сөйләгәннең ирене авыртмый.

15868. Ипле сүз энә саплый.

15869. Иттән үткән таяктан сөяктән үткән сүз яман.

15870. Иң зур кабахәтлек — ялганчылык.

15871. Йомшак сөйләгән — йомшак сөягән.

15872. Йомшак сүз садакадан артык.

15873. Йөз кат әйткәнче бер кат эшләп күрсәт.

15874. Йөз ялганны бер чын баса.

15875. Йөзә белмәсәң, суга кермә — суга китеп үләрсең; сүз белмәсәң сөйләмә — күп алдында бөләрсең.

15876. Йөрешең илгә ошасын, сөйләгән сүзең миргә ошасын.

15877. Йөри белмәгән юл бозар, сөйли белмәгән сүз бозар.

15878. Йөрәктән чыккан сүз йөрәккә керә, йөрәктән чыкмаган колакка да керми.

15879. Каргыш белән сагыш бергә.

15880. Каргыш ике башлы, юан башы үзеңә төшә.

15881. Каргыш каргыш тудырыр.

15882. Каргыш төбе кан белән, теләк төбе бал белән.

15883. Каргыш уртак була.

15884. Каргыштан кеше үлсә, ярак кирәкмәс иде.

15885. Каты сүз, каты борчак кебек, колактан кире сикерер.

15886. Каты сүзгә тал сына, йомшак сүзгә таш эри.

15887. Кеше белән сөйләшмәсәң, эчеңә имгәк булыр.

15888. Кеше берне биш итеп сөйли.

15889. Кеше сөйләгәнне сөйләмә, үзең күреп сөйлә.

15890. Кеше сүзе белән коега капланырсың.

15891. Кеше сүзе кеше үтерә.

15892. Кеше сүзе кешегә тансык.

15893. Кеше сүзе күп булыр.

15894. Кеше сүзе, таш ярмаса да, баш ярыр.

15895. Кеше сүзен аңлап тыңлау сөйли белүдән яхшырак.

15896. Кеше сүзен тыңла, үз акылың тот.

15897. Кеше ышанмастай сүзне дөрес булса да сөйләмә.

15898. Кеше яраткан әйберен күп сөйләр.

15899. Кеше үзе бер булган шикелле — сүзе дә бер булырга тиеш.

15900. Кешегә артык сүз әйткәнче, артык телем ипи аша.

15901. Кешене артында сөйләмә, алдында сөйлә.

15902. Кешенең, акылы камилләнгәч, сүзе азая.

15903. Киң сөйләгән кичкә җитмәс, киң атлаган ишеккә җитмәс.

15904. Колактан кергән салкын сүз йөрәккә барып боз була.

15905. Коры рәхмәт белән тун тышлап булмый.

15906. Коры сүз баш авырттырыр.

15907. Коры сүздән, коры төһмәттән саклан.

15908. Коры сүздән пылау булмас, дөгесе-мае булмаса.

15909. Коры сүздән читән үрелми.

15910. Кошны — орлык, кешене сүз тозакка төшерә.

15911. Кулыңнан килмәгәнгә телең белән сүз бирмә.

15912. Куян төстән чыга , әйткән сүз истән чыга.

15913. Кыек әйткән тотылыр, туры әйткән котылыр.

15914. Кыскалыкта — осталык.

15915. Кычкырышка яхшы сүз керми.

15916. Кыңгыр утыр, туры сөйлә.

15917. Кәкреме, төзме — бер сүз булсын.

15918. Кәлимнән әүвәл сәлам кирәк.

15919. Көлке сүз сөйләшү ашка тоз салу кебек.

15920. Көн саен бер яна сүз ишетмәсәң, колагың чукрак булыр, ди.

15921. Көндез сөйләшсәң — эшең кала, кич сөйләшсәң — йокың кала.

15922. Күз җитмәгән җиргә сүз җитәр.

15923. Күзгә кергән тигәнәк яман, күз чыгарган әләк яман.

15924. Күп бел, аз сөйлә.

15925. Күп йоклаган бөлер, күп сөйләгән алдар.

15926. Күп йөргән азар, күп сөйләшкән язар.

15927. Күп сөйләгән — аз эшләгән, аз сөйләгән — күп эшләгән.

15928. Күп сөйләгән изәр, күп кыдырган гизәр.

15929. Күп сөйләгән кешенең хатасы да күп була.

15930. Күп сөйләүгә караганда аз эш яхшы.

15931. Күп сөйләүче күп алданыр.

15932. Күп сөйләүче я юлдашыннан, я кордашыннан аерыла.

15933. Күп сүз баш авырттырыр, күп аш эч авырттырыр.

15934. Күп сүз кибәксез булмас.

15935. Күп сүзнең азы яхшы, аз сүзнең үзе яхшы.

15936. Күп сүзнең даруы — бер сүз.

15937. Күп торган күл сасыр, күп сөйләгән адашыр.

15938. Күңел алган да бер сүз, күңел калган да бер сүз.

15939. Күңел сырхавы — күп сөйләү.

15940. Күңелсез хәбәр тау артыннан ишетелә.

15941. Лаф белән пылау пешмәс.

15942. Мең сүздән бер хак сүз яхшы.

15943. Мыш-мыш килеп сөйләгән кешедән өмет өз.

15944. Наданга сүз сөйләү ташка борчак бәрү белән бер.

15945. Намуслы кеше гайбәттән курыкмый.

15946. Нык сүзне тимер дә җиңә алмый.

15947. Озын сүздән кыска җеп яхшы.

15948. Озын сүздән тел тотлыгыр.

15949. Олы алдында телен тыймаган — теле авызына сыймаган.

15950. Олы сөйләгәнче, олы телем икмәк аша.

15951. Олы сүзен бүлдермә.

15952. Олы сүзен тотмаган — орылган да сугылган, кеше сүзен тотмаган — кычытканга егылган.

15953. Оста ялганчы дөрес сүз арасына да ялган кыстыра.

15954. Оста ялганчы дөрес сүз эченә генә ялган кушар.

15955. Ошак сөйләгәннең пычагы телендә.

15956. Ошакчының ошак сөйләми торса тел очы кычыта, ди.

15957. Рас сүзгә ни кару.

15958. Раслык күзне төртә.

15959. Раслык яуган кардан, сауган сөттән ак, аккан судан пакь.

15960. «Рәхмәт» дигән җылы сүз тәнне җылытмаса да, җанны җылыта.

15961. Сагызны чәйни белмәсәң эри, сүзне сөйли белмәсәң чери.

15962. Себергән саен чүп чыга, сөйләгән саен сүз чыга.

15963. Сине тыңламаган җирдә дәшми утыр.

15964. Сиңа каты сүз әйтсәләр дә, син йомшак сүз белән җавап бир.

15965. Сорамаган сүзгә җавап бирмиләр.

15966. Суксаң — авырттыр, әйтсәң — ишеттер.

15967. Суны — сеңәр җиргә, сүзне — сыяр җиргә.

15968. Суның башы — болак, сүзнең башы — колак.

15969. Сәлам бирү — сөннәт , алу — фарыз.

15970. Сәламсез кергән гаеп, рөхсәтсез чыккан гаеп.

15971. Сөйли белмәгән сугып качар.

15972. Сөйли белмәснең сүзе — үтмәс пычакның үзе.

15973. Сөйләгән белән сүз бетмәс, аз сөйләүгә җитмәс.

15974. Сөйләгән кеше ахмак булса, тыңлаган кеше акыллы булсын.

15975. Сөйләгән сүзең татлы булса да, кайта-кайта сөйләмә.

15976. Сөйләгән сүзең — үзеңә хуҗа.

15977. Сөйләр сүзең алтын булса да, күп сөйләгәч бакырга калыр.

15978. Сөйләсәң, сүз күп була.

15979. Сөйләсәң — сүз, сөйләмәсәң — бүз.

15980. Сөйләсәң — сүз чыга, төртсәң — күз чыга.

15981. Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар.

15982. Сөйләсәң — такмак диләр, сөйләмәсәң — ахмак диләр.

15983. Сөйләшә белмәгән кешедән өрә белгән эт артык.

15984. Сөйләшкәндә авызыңны үлчәп ач.

15985. Сөйләүче чәчә, тыңлаучы ура.

15986. Сүз артыннан сүз чыга, күп сөйләсәң күз чыга.

15987. Сүз белмәгән сөйләсә, сүзне үзенә китерер, күчә белмәс күченсә, бөтен малын үтерер.

15988. Сүз белән акылга килмәгән таяк белән килмәс.

15989. Сүз биргәнгә иярмә, бүз биргәнгә ияр: сүз имгәк булыр, бүз күлмәк булыр.

15990. Сүз бирсәң — чыны белән бир, пычак бирсәң — кыны белән бир.

15991. Сүз бирүче күп булыр, бүз бирүче юк булыр.

15992. Сүз — биткә, чыбыркы — аркага.

15993. Сүз бозау имезер, сыртка таяк тигезер.

15994. Сүз бозау имезә, йокы козау кигезә.

15995. Сүз буена сүз бара, эш буена эш бара.

15996. Сүз — вакытында әйтелсә генә сүз.

15997. Сүз ишетү чирдән яман.

15998. Сүз иясе белән йөрми.

15999. Сүз иясеннән алда килеп җитә.

16000. Суз канатсыз, ләкин оча.

16001. Сүз куган бәлагә юлыгыр, юл куган казнага юлыгыр.

16002. Сүз күлмәк кидертми.

16003. Сүз — күңел көзгесе.

16004. Сүз нихәтле очсыз булса, эш шул кадәр бәяле.

16005. Сүз сөйли белсәң ирмәк , сөйли белмәсәң имгәк.

16006. Сүз сөйләргә яратсаң кешене дә тыңлый бел.

16007. Сүз сөйләсәң уйлап сөйлә.

16008. Сүз сөйләү — һөнәр, сөйли белмәгән үләр.

16009. Сүз сөяктән үтәр, таяк иттән үтәр.

16010. Сүз сүздән чыгар, сөйләмәсәң кайдан чыгар.

16011. Сүз сүзне тарта, яхшы сүз йөрәккә ята.

16012. Сүз сүзне чыгара, йодрык күзне чыгара.

16013. Сүз токымы колактан, су токымы болактан.

16014. Сүз утыз тештән чыга, утыз галәмгә җәелә.

16015. Сүз уңае килгәндә сүтегеңне ямап кал.

16016. Сүз хикмәтен белмәгән кешенең михнәте күп.

16017. Сүз хәйләсен белмәгән үзенә сүз китерә.

16018. Сүз чыпчык түгел, очырсаң тота алмассың.

16019. Сүз чәчкәнче сүс чәч.

16020. Сүз — чүпрә: никадәр күп салсак, шулкадәр күперә.

16021. Сүз шәраб кебек: исертә дә, айныта да.

16022. Сүз әйтәсең килсә, элек кара: тыңларга теләүче бармы.

16023. Сүз үзенең тыңлаучысын таба.

16024. Сүзгә юмарт — юмартлыкка саран.

16025. Сүздә тору — зурлык, сүздә тормау — хурлык.

16026. Сүздән сүз, киндердән сүс.

16027. Сүздән сүс талкып булмый.

16028. Сүзе күп кешенең хисе аз була.

16029. Сүзе хакның йөзе ак.

16030. Сүзенә күрә җавабы, җавабына күрә савабы.

16031. Сүзең булсын аңларлык, өзелсә дә ялгарлык.

16032. Сүзең — кыска, акылың озын булсын.

16033. Сүзең көмеш булса, тик торуың — алтын.

16034. Сүзең үлгәнче үзең үл.

16035. Сүзеңне кабул итмәгән вакытта әйтмә.

16036. Сүзеңне кешегә әйткәнче үзең чәйнәп кара: тозы бармы.

16037. Сүзеңне үлчәп сөйлә.

16038. Сүзне кайтарып әйтсәң, кадере китә.

16039. Сүзне мыскаллап үлчә, эшне — батманлап.

16040. Сүзне сүзгә тоташтырсаң, ип булыр; йонны йонга тоташтырсаң, җеп булыр.

16041. Сүзне әйтмә, әйтсәң — кайтма.

16042. Сүзне әйтүдән элек авызыңда чәйнәп җиткер.

16043. Сүзнең башы болдырда, койрыгы ындыр артында.

16044. Сүзнең башы каты булса, соңы татлы була.

16045. Сүзнең башыннан элек төбен уйла.

16046. Сүзнең вакытын ычкындырсаң, әсәре булмас.

16047. Сүзнең иясе юк, диңгезнең бөясе юк.

16048. Сүзнең кыскасы яхшы, сөтнең сөзмәсе яхшы.

16049. Сүзнең сөйләнгән җирдә калуы яхшы.

16050. Сүзнең турысы тимерне теләр.

16051. Сүзнең турысын баладан ишет.

16052. Сүзнең урыны килмәгәндә, яхшы сүзеңне әрәм итмә.

16053. Сүзнең хуҗасы — авыз.

16054. Сүзнең яхшысы балдан да татлы була.

16055. Талаш — майлы аш түгел.

16056. Талаш эткә килешә.

16057. Талашканны тамырлык аша булса да урап уз.

16058. Талашсаң килешергә юл калдыр.

16059. Таныксыз сүз — иярсез ат кебек.

16060. Татлы сүз тыңлата, мәгънәсез сүз йоклата.

16061. Татлы сүз — язгы көн кебек рәхәт.

16062. Татлы сүз әйтеп телең сынмас.

16063. Татлы сүз — җан азыгы, ачы сүз — баш казыгы.

16064. Татлыдан татлы — яхшы сүз, затлыдан затлы — якты йөз.

16065. Татылдыкка тышау юк.

16066. Тау белән ташны су боза, кеше белән кешене сүз боза.

16067. Тау-ташны су бозар, ил арасын сүз бозар.

16068. Тауны-ташны җил бозар, әдәм затны сүз бозар.

16069. Ташка язмас сүз сөйләмә.

16070. Тел күрке — сүз.

16071. Телмәкергә тап булма.

16072. Теләгәнен сөйләүче теләмәгәнен ишетер.

16073. Тиешсезгә сөйләү — ташка тары чәчү.

16074. Тиргеш тигәнәк түгел — ябышмас.

16075. Тиргеш төтен түгел — күзеңә кермәс.

16076. Тиргәшчегә тиңләшмә, талашчыга таңланма.

16077. Тозсыз сүздән тозлы ботка тәмлерәк.

16078. Туры кешегә дус бул, ялганчыдан сак бул.

16079. Туры сүз ачы булыр, ахыры яхшы булыр.

16080. Туры сүз башта зәһәр булса да, соңы шикәр; ялган сүз башта шикәр булса да, соңы зәһәр.

16081. Туры сүз диңгез кичерә.

16082. Туры сүз, кыектан әйтсәң дә, туры тия.

16083. Туры сүз кылычтан үткен.

16084. Туры сүз күзне тишә.

16085. Туры сүз таш яра, ялган сүз баш яра.

16086. Туры сүз — телнең бизәге.

16087. Туры сүз тимерне тишәр, йомшак сүз кылычны кисәр.

16088. Туры сүз туганыңа ярамас.

16089. Туры сүзгә ант кирәкми.

16090. Туры сүзгә җан фида.

16091. Туры сүздә оят юк.

16092. Туры сүзнең зәһәре юк.

16093. Туры турыны сөяр, ялган турыдан көяр.

16094. Туры әйткән ил алдында ирән булган.

16095. Туры әйткән котылыр, ялганлаган тотылыр.

16096. Туры әйткән туганына ярамаган.

16097. Турылык сурәткә әйләнсә — арыслан, ялган, сурәткә әйләнсә, төлке булыр иде.

16098. Турысын әйткәннең авызына сукмыйлар.

16099. Тутый кош кебек, ни ишетсәң шуны сөйләмә.

16100. Тыныч күлгә таш атма, тиешсез җиргә сүз катма.

16101. Тыңлаусызга сүз әйтсәң, бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты.

16102. Тәэсирсез сүз — яңгырсыз күкрәү.

16103. Төрле авыздан төрле сүз чыгар.

16104. Төтен күзгә керә, тиргәш күңелгә керә.

16105. Төче сүз — агу, ачы сүз — дару.

16106. Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы.

16107. Уен сүзне күтәрә бел.

16108. Уен сүзне һәркем белмәс, кешесенә карап сөйлә.

16109. Уйламаган җирдән төлке чыгар, исәпләми әйтсәң, көлке чыгар.

16110. Уйламый сөйләсәң, башыңа тукмак алырсың.

16111. Уйламыйча әйткән сүз — төзәмичә аткан ук.

16112. Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә.

16113. Ук берне үтерсә, сүз меңне үтерә.

16114. Ук үзәктән үтмәс, сүз үтәр.

16115. Урынсыз сүз үзеңә тияр.

16116. Усал сүзгә олау кирәкми.

16117. Усал эштән түгел, усал сүздән дә саклан.

16118. Ут алырга кергән — утыз авыз сүз сөйләгән.

16119. Утыз теш арасыннан чыккан утызга төрләнә.

16120. Утыз тештән чыккан сүз утыз кешегә җәелә.

16121. Хак сүз ачы булыр.

16122. Хаклык иелсә дә сынмый.

16123. Хаклык өскә калка, ялган төпкә бата.

16124. Хакыйкать ачы, ялган татлы.

16125. Хикмәтле сүз икмәкле.

16126. Хикмәтле сүзне чүплектә күрсәң дә ал.

16127. Хәерле сүз аз була.

16128. Чабатаны катласаң ныгыр, сүзне катласаң сүтелер.

16129. Чабу, озын булса, тезеңә урала; сүз, озын булса, үзеңә урала.

16130. Чаккан үтерер, мактаган җиткерер.

16131. Чүпли бирсәң, чүп булыр; сөйли бирсәң, күп булыр.

16132. Ызгыш төбе урын тарлыктан түгел, күңел тарлыктан.

16133. Ышанма кеше сүзенә, ышан үз күзеңә.

16134. Элек күреш, аннан сораш.

16135. Эндәшмәгән кешедә ябәлә юк.

16136. Эндәшмәсәң — уза, эндәшсәң — туза.

16137. Эчтә калган сүз шешкә әйләнә имеш.

16138. «Эһем» дигән буш булмас, бардыр аның нөктәсе.

16139. Юк сүз югары менмәс.

16140. Юк өчен сүз чыга, сүз өчен күз чыга.

16141. Юкә чөй тумран яра, йомшак сүз кемгә дә бара.

16142. Ябага тайның тире ачы, гайбәтченең теле ачы.

16143. Ягымлы сүзгә берәү дә ачуланмый, ачулы сүзгә берәү дә куанмый.

16144. Якында «пышт» иткән еракта «шарт» итеп ишетелер.

16145. Ялган белән дөнья гизәрсең, кире кайта алмассың.

16146. Яла теле еланнан яман.

16147. Ялган белән яла бер арбада йөриләр.

16148. Ялган егылып калыр, туры алга барыр.

16149. Ялган икәү, чын дүртәү.

16150. Ялган көлеп килер, җылап китәр.

16151. Ялган көлеп әйтер, чын өзеп әйтер.

16152. Ялган озын аяклы, гайбәт озын колаклы.

16153. Ялган оят китерер, дөреслек куәт китерер.

16154. Ялган сөйләмәсәң үкенечтә булмассың.

16155. Ялган сөйләсәң тотылырсың, дөрес сөйләсәң котылырсың.

16156. Ялган сүзгә савап юк, туры сүзгә җавап юк.

16157. Ялган сүзне дөресләү таш ватудан авыррак.

16158. Ялган сүзнең гомере кыска.

16159. Ялган әйтеп файда тапсаң, соңыннан зарар табарсың.

16160. Ялганга ялкау инана, я булмаса аңкау инана.

16161. Ялганның теле оста, аягы кыска.

16162. Ялганчы иясен тапмас.

16163. Ялганчы төшендә дә ялганлый.

16164. Ялганчы угры булыр, иренчәк йокычан булыр.

16165. Ялганчы ялганчыны ышандыра алмый.

16166. Ялганчы ялчымас, угры баемас.

16167. Ялганчының бер исеме ялачы.

16168. Ялганчының таныгы алда.

16169. Ялганчының киртәсенә дә инаныч юк.

16170. Ялганчының сүзе бозга язган кебек тиз бетә.

16171. Ялганчының сүзе түгәрәк, авызы кыек.

16172. Ялганчының чын сүзе дә зая.

16173. Ялганчының өе янган, берәү дә ышанмаган.

16174. Ялгыш әйтсәң кичелер, ялган әйтсәң кичелмәс.

16175. Яман сүз йөрәккә таш булып утырыр.

16176. Яман сүз матча сындыра.

16177. Яман сүз уттан каты пешерер.

16178. Яман сүз — җанга елан теше.

16179. Яман хәбәр алдан чабар.

16180. Яман хәбәр алтмыш аяклы була, имеш.

16181. Яман хәбәр — озын аяклы, ялган сөйләүче — озын колаклы.

16182. «Ярар»ның аты армый.

16183. Яхшы сүз ара төзер, яман сүз ара бозар.

16184. Яхшы сүз аркасында әдәм — әдәм, яман сүз аркасында әдәм — әрәм.

16185. Яхшы сүз балдан татлы.

16186. Яхшы сүз, бер генә булса да, бар кешегә дә җитәр.

16187. Яхшы сүз сау кешегә рәхәт, авыруга — дәва.

16188. Яхшы сүз — ялау, яман сүз — талау.

16189. Яхшы сүз яу кайтарган.

16190. Яхшы сүз әйтте дип сөенмә, яман сүз әйтте дип көенмә.

16191. Яхшы сүз өй салдыра, яман сүз өй туздыра.

16192. Яхшы сүз — җан азыгы, усал сүз—баш казыгы.

16193. Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз — җанга җәрәхәт.

16194. Яхшы сүзгә җан симерә.

16195. Яхшы сүзгә җан эри, яман сүздән кан ката.

16196. Яхшы сүздән май чыгар.

16197. Яхшы сүзне дә күп әйтсәң яманга әйләнә, ди.

16198. Яхшы хәбәр ат белән йөрсә, яман хәбәр поезд белән йөри.

16199. Яхшы якка ялган да ярый.

16200. Яхшыны ишетәсен килсә, яман сөйләмә.

16201. Яхшыны әйт, яманнан кайт.

16202. «Әгәр»не чәчкәч, «мәгәр» үскән.

16203. «Әгәр-мәгәр» янында «мәгәр-тәгәре» бар.

16204. Әдәм сөйләшеп, хайван иснәшеп таныша.

16205. Әдәм шул: әйткән сүзеннән кайтмасын.

16206. Әдәмне әләк белән органчы, башына бәләк белән ор.

16207. Әйт тә сүзеңә җит, меңгәш тә өеңә җит.

16208. Әйтер сүзең үзеңдә торсын.

16209. Әйтер сүзне әйт, ялгыш сүздән кайт.

16210. Әйтергә оялмаган кылырга да оялмас.

16211. Әйтерлек булса әйт, әйтерлек булмаса чәйнә дә йот.

16212. Әйткән бер сүзгә ышансаң, төпсез коега төшәрсең.

16213. Әйткән — кискән.

16214. Әйткән курыкмас, курыккан әйтмәс.

16215. Әйткән сүз — аткан ук.

16216. Әйткән сүз, аткан ук, узган гомер — берсе дә кире кайтмас.

16217. Әйткән сүз — каккан кадак.

16218. Әйткән сүз кире кайтмый.

16219. Әйткән сүз — кискән икмәк: кире ябыштырып булмый.

16220. Әйткән сүз тургай түгел — тота алмыйсың.

16221. Әйткән сүзгә ышанма, күргән эшкә ышан.

16222. Әйткән сүзеңдә тор, әйтмәгәнен сакла.

16223. Әйткән сүзне кайтарып алып эчкә йотып булмый.

16224. Әйткән сүзнең кайтасы юк, әйтмәгәннең хатасы юк.

16225. Әйтми — беленми, ачмый — күренми.

16226. Әйтмәгән сүз алтын, әйткән сүз көмеш.

16227. Әйтмәгән сүзне әйтергә була, әйткәнне кайтарып булмый.

16228. Әйтмәгәнне кем белә, ачмаганны кем күрә.

16229. Әйтмәк бар, кайтмак юк.

16230. Әйтмәкнең танмагы бар.

16231. Әйтмәс җирдә май кап.

16232. Әйтсәң — сүз чыга, төртсәң — күз чыга.

16233. Әйтсәң — сүз, әйтмәсәң тешеңне кысып түз.

16234. Әйтсәң — тел арый, әйтмәсәң — йөрәк әрни.

16235. Әйтсәң — туры әйт, әйтмәсәң — тик тор.

16236. Әйтә белгән авызда йомычка да йомры була, әйтә белмәгән авызда йомырка да дүрт кырлы була.

16237. Әйтү бар, артык әйтсәң кайту бар.

16238. Әйтү белән әйтүнең аермасы бар.

16239. Әйтү бер, эшләү башка.

16240. Әйтүче гадел булса, тыңлаучы дана булыр.

16241. Әләк төбе — һәлак.

16242. Әләк әдәм үтерер.

16243. Әләкче, кеше өстеннән әләклим дип, үзен әләкләгән.

16244. Әүвәл сәлам, аннан кәлям.

16245. Үз имешен сөйләгән ахмак — бер ахмак, башкалар имешен сөйләгән — йөз ахмак.

16246. Үз сүзеңне үзең өз, күпереңне үзең төз.

16247. Үзе ахмакның сүзе ахмак.

16248. Үзең алтын булмасаң да, сүзең алтын булсын.

16249. Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә.

16250. Үзең сөйли башлаганчы кеше сүзен тыңлап бетер.

16251. Үзеңне сүзеңнән ким күрсәтмә.

16252. Үтмәсне беләмә , булмасны сөйләмә.

16253. Үтерек кешенең дөрес сүзенә дә ышанма.

16254. Үтерек сүз җанга үч, үткен пычак кынга үч.

16255. Үтерекче кешенең чын сүзе заигъ булыр.

16256. Җайлы сүз җан эретә.

16257. Җылы-җылы сөйләсәң, елан да өненнән чыга.

16258. Җәяле сүз җәясен табар, җәясез сүз иясен табар.

16259. Һәр ишеткәнеңә ышанма, һәр ышанганыңны сөйләмә.

16260. Һәр кешенең сүзенә ышану — ахмаклык, һичкемгә ышанмау — кирелек.

16261. Һәр сүзгә җавап бар, һәр яхшыга савап бар.

16262. Һәрбер сүзнең урыны бар.

* * *


16263. Авызым иләк булса, сүзем сирәк.

16264. Акыллашумы бу, такылдашумы?

16265. Аның әйтере бар, кайтыры бар.

16266. Ары дәш дисәң, бире.

16267. Аулакта авыз япмас, җыенда сүз тапмас.

16268. Бер тиен биреп сөйләтеп булмас, ике тиен биреп туктатып булмас.

16269. Берсе тугай дип сөйли, берсе бугай дип сөйли.

16270. Би сөйләсә — бинеке, кол сөйләсә — колныкы.

16271. Вакытсыз сөйләмә, Питрау күкесе булырсың.

16272. Гайбәт түгел, гыйбрәт.

16273. Гайбәте түгел, гадәте.

16274. Дөреснең аргы ягында булу.

16275. Иске авыздан яңа сүз.

16276. Карагыз сүземә, карамагыз үземә.

16277. Каргаса — кыш, ярлыкаса — яз.

16278. Кеше сөйли ялганны, мин сөйлим аннан калганны.

16279. Кеше сүзе бер колагымнан керер, бер колагымнан чыгар.

16280. Кеше туй сөйләгәндә ул җеназа сөйләгән.

16281. Кылтыр-кылтыр кычкырыр, калай әтәч шул торыр.

16282. Күп сөйләмә, авызың зураер.

16283. Күп сөйләшмә, авызыңа йон чыгар.

16284. Күп сөйләшмә, күз тияр.

16285. Мин аз әйтсәм, син күбен аңла.

16286. «Ничава» дисәң, бернәрсә булмый.

16287. Ничә әйтсәң дә — бер сүз, ике кешегә дүрт күз.

16288. Орыр сүзем күңелемдә, орыр ташым куенымда.

16289. Рәхмәт сезгә, калганы безгә.

16290. Син сөйләсәң синеке дөрес, мин сөйләсәм минеке дөрес.

16291. Син әйтмәдең, мин ишетмәдем.

16292. Сиңа ялган, миңа чын.

16293. Сөйли-сөйли телемдә төер бетте.

16294. Сөйләргә үзен җиде кала җиңмәс.

16295. Сөйләсәм «так-так» дисең, сөйләмәсәм «ахмак» дисең.

16296. Сөйләсеннәр — сүтелмәбез: ишкән дилбегә түгел.

16297. Сөйләшә-сөйләшә кызып киттек, башаклыкка менеп киттек.

16298. Сүз булмаганда сүз булсын: «Ата казыгыз күкәй саламы?»

16299. Сүз боткасы куерту.

16300. Сүздә — болан, эштә — елан.

16301. Сүзе балдай, күңеле боздай.

16302. Сүзе белән көлдерә, күзе белән көйдерә.

16303. Сүзе белән юата, икмәк бирми озата.

16304. Сүзе сүзгә ошамый, авызы сүздән бушамый.

16305. Сүзем үләр — кем түләр.

16306. Сүзенең җае юк, күзенең мае юк.

16307. Сүзләр хуш, кесә буш.

16308. Тавышы бөереннән чыга.

16309. Тавышы таш яра.

16310. Тик торганнан тиле сүз.

16311. Тузга язмаганны сөйләү.

16312. Тәмле бәлештән калыр идем, шыпырт сүздән калмас идем.

16313. Төтен түгел, сүзләре күзгә кермәс.

16314. Уйнап әйтәм — уемдагын әйтәм.

16315. Чабатаң тишек — сизмисең, кеше хәлен сөйлисең.

16316. Ялганга егылмый, чынга кагылмый.

16317. Ярар, барыбер янар.

16318. «Ярар» белән түбә ябучы.

16319. «Ә» дигәндә «йә» дип кенә тору.

16320. Әгәр дә «әгәр» булмаса, мин әллә кайчан бай булыр идем.

16321. Әйтер идем бер сүз, онытмассың көзсез.

16322. Әйткән сүзгә кура салып тору.

16323. Әйткән сүзен эт җыймас.

16324. Әйткәнгә күнеп, төрткәнгә түнеп.

16325. Әйтмим — кем белә, ачмыйм — кем күрә.

16326. Әйтте сүз, шакмак күз.

16327. Әйттем, әйттем исә кайттым, әйтеп кенә бактым.

16328. Үз сүзе сүз.

16329. Үз сүзле, үгез күзле.

16330. Үз төнлегеннән генә карап сөйли.

16331. Үзе алтын булмаса да, сүзе алтын.

16332. Үзе сөйли, үзе чөйли.

16333. Үзе тавышчан да, изгелеккә авышчан.

16334. Үзе ямьсез, сүзе тәмсез.

16335. Үзе үтерми, сүзе үтерә.

16336. Үзем түрдә, сүзем үрдә.

16337. Үзең бакыр булсаң да, сүзең алтын.

16338. Үзең яхшы, үзеңнән сүзен яхшы.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3989 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz