Четверг, 16.05.2024, 02:54:41   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 9 » САНДУГАЧ (БЫЛБЫЛ)
САНДУГАЧ (БЫЛБЫЛ)
23:03:06
4089. «Алтын оям, үз җирем!» — дип әйтте, ди, бер сандугач.

4090. Бака кычкыра башлагач, сандугач телдән калыр.

4091. Бакчасыз йортка былбыл кунмас.

4092. Былбылга бер гөл дә җитәр, үгез бөтен бакчаңны таптар.

4093. Былбылны алтын читлеккә япсаң да, үз тал-тирәген сагынып сайрар.

4094. Былбылның өне бар, тургайның тубыр теле бар.

4095. Былбылның өне татлы, тутыйның теле татлы.

4096. Оясыз сандугач сайрамый.

4097. Сандугач булсаң сайрый да бел.

4098. Сандугач, кечкенә булса да, мактаулы кош.

4099. Сандугач сайраганда тургай тик тора.

4100. Сандугач сайрап җиңәр, карга кычкырып җиңәр.

4101. Сандугач та үзе бала чыгарган тигәнәлеген сагынып сайрый, ди.

4102. Сандугач — читлектә, карга — иректә.

4103. Сандугач шәп сайраган өчен читлеккә эләгә.

4104. Сандугач юк елны карга дан тотар.

4105. Сандугач үз кадерен үзе белер.

4106. Сандугачлар да,— тигәнәк башы, ди, йортлары — «үз илем, үз җирем» дип сайрыйлар, ди.

4107. Сандугачлар язда гына сайрыйлар.

4108. Сандугачны сайрарга өйрәтмиләр.

4109. Сандугачны сүз белән туйдырмыйлар.

4110. Сандугачны өйгә җибәрсәң, мәчеңне читлеккә яп.

4111. Сандугачның күзе тирәктә, карганыкы — тизәктә.

4112. Эй артында куагың булса, сандугач кунагың булыр.

* * *

4113. Йокым — сандугач йокысы.

4114. Сандугач күк сайрый.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 4681 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz