3075. Ак куй күргәч тә, эче тулы май дип белмә. 3076. Ак сарыкны да аягыннан асалар, кара сарыкны да аягыннан асалар. 3077. Аксак сарык төштән соң бакыра. 3078. Аксак сарык ятып симерер. 3079. Аксак сарыкның авызына җил түнтәргән түңгәләк төшәр. 3080. Арык булса да — сарык булсын, аз булса да — каз булсын. 3081. Ашык уйнаган азар, туп уйнаган тузар, куй багып койрык ашаган барыннан да узар. 3082. Бер бәрән — сарыкның имчәген, икенчесе койрыгын имәр. 3083. Бер куй аркасында мең куй су эчә. 3084. Бер куй хакында мең куй туяр. 3085. Бер куйдан ак та туа, кара да. 3086. Бер сарык курыкса, мең сарык кубар. 3087. Бер юньсез сарык бөтен көтүне тарата. 3088. Берәүнең мең куе бар, берәүнең бер өе бар. 3089. Бәйле сарык җирендә утлар. 3090. Ике куйның башы бер казанга сыймас. 3091. Имә белгән кузы ике ананы имәр, имә белмәгән кузы үз анасын имә алмас. 3092. Кара куйдан ак туган, башын әллә кая куйган. 3093. Кара сарыкны күпме юсаң да агармый. 3094. Куй кузыдан үсә. 3095. Куй «кыркырга бәйлиләр» дип әйтә икән, кәҗә «суярга бәйлиләр» дип әйтә икән. 3096. Куй күрмәгән куй күрсә, җитәкләп йөреп утлатыр. 3097. Куй үз бәрәненең аягына басмас. 3098. Куйга койрык йөк түгел. 3099. Куйны бүрегә ышанмыйлар. 3100. Куйны кырыкканда тәкә калтырый. 3101. Куйның күз яшеннән курыккан бүре ачка үләр. 3102. Кысыр сарык күп бакырыр. 3103. Көтү борылганда аксак сарык алга чыга. 3104. Көтүдән аерылган куйны бүре ашый. 3105. Көтүдән калган бәрән бүрегә тап булыр. 3106. Күп куйда аксак та була, туксак та була. 3107. Сарык булмасаң, бүре дә ашый алмас. 3108. Сарык игез бәрән тапса, үлән башы аеры үсә, имеш. 3109. Сарык көтүче өчен түгел, көтүче сарык өчен. 3110. Сарыкка эт тиресе кидерсәң дә, бүредән куркыр. 3111. Сарыклар курыксын дисәң, бүре булырга кирәк. 3112. Сарыкның егылганы да күренми, дөянең сөренгәне дә күренә. 3113. Сарыкның карыны туяр, күзе туймас. 3114. Сарыкның үлеме кассаптан. 3115. Сарыктан кәҗә тумый, кәҗәдән сарык тумый. 3116. Симезлеккә куй гына түзә. 3117. Сөтле куй көтүдән аерылмас. 3118. Төркстанда куй бер сум, килә-килә унбер сум. 3119. Югалган куйның койрыгы зур булыр. 3120. Ялгыз бәрән бакравык була. 3121. Үзең сарык булгач, көтүчең Сарбай булганга үпкәләмә. 3122. Үзең сарык булсаң, бүреләр яныңда ук булыр. 3123. Үлгән сарыкка бүре куркынычы юк. * * * 3124. Бары — бар, югы — юк; сарык исән, бүре тук. 3125. Сарык арасына бүре кергән. 3126. Сарык биреп сөйләтә алмыйм, сыер биреп туктата алмыйм. 3127. Сарык янында батыр, батыр янында сарык. 3128. Үгиләгән сарык кебек. |