Понедельник, 06.05.2024, 23:18:55   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 1 » САУЛЫК, АВЫРУ, ГАРИПЛЕК, ДӘВАЛАНУ
САУЛЫК, АВЫРУ, ГАРИПЛЕК, ДӘВАЛАНУ
22:48:10
15155. Авырмаган кеше ыңгырашмас.

15156. Авырмаган — саулык кадерен белми.

15157. Авырмас сөяк булмас.

15158. Авырсаң, имче күбәер.

15159. Авырткан тешкә тел тия.

15160. Авырткан җир алдан йөри.

15161. Авыртмаган башыңа яулык бәйләмә.

15162. Авыру — атны да ега.

15163. Авыру аш белән керә, аш белән чыга.

15164. Авыру — аштан, дау — кардәштән.

15165. Авыру — баштан, тары — колактан.

15166. Авыру бер үләр, иренчәк көн дә үләр.

15167. Авыру ишектән керә, энә тишегеннән чыга.

15168. Авыру гарип итә, үлем юк итә.

15169. Авыру караудан авырыйсы җиңел.

15170. Авыру күрмәгән кеше сәламәтлек кадерен белми.

15171. Авыру малына талау тия.

15172. Авыру — патшаны да баш идергән.

15173. Авыру потлап керә, мыскаллап чыга.

15174. Авыру сау булырга тырышыр, ярлы бай булырга тырышыр.

15175. Авыру я ачтан, я аштан.

15176. Авыру яшерелсә, үлем фаш итәр.

15177. Авыру үлгәнче җаннан өмет, ярлы үлгәнче малдан өмет.

15178. Авыру, җан алмаса да, мал алыр.

15179. Авыруга алтын карават та файда бирми.

15180. Авыруга елан ите дә хәләл.

15181. Авыруга чыдамасаң, саулыкның кадерен бел.

15182. Авыруга яту килешә, ятуга кату килешә.

15183. Авыруның иясе була, даруның киясе була, ди.

15184. Авыруның колагы сак.

15185. Агусыз дару юк, дарусыз шифа юк.

15186. Аксак белән йөргән аксарга өйрәнер.

15187. Аксак — күтәрәмнән яхшырак.

15188. Аксак утырмас, сакау тик тормас.

15189. Аксакны чатанларга өйрәтмиләр.

15190. Аксакның шәүләсе дә аксак.

15191. Алма вакытында өлгерсә дә, чир ашыгып килә.

15192. Атсыз авыруның аты корсын.

15193. Аяксызның җитмәгән җире юк, колакайның ишетмәгән сүзе юк.

15194. Аяктан кергән авыру бөтен тәнгә таралыр.

15195. Байлык — бер айлык, саулык — гомерлек.

15196. Байлыкның башы — тазалык.

15197. Балык тозлы икәнне сукыр да белә.

15198. Бар да сау булса, табиб авыру булыр.

15199. Бар да үз кутырын кашый.

15200. Батманлап кергән авыру мыскаллап чыгар.

15201. Баш исәндә мал татлы, баш авырса җан татлы.

15202. Баш сау булса, башка бүрек табылыр.

15203. Башың сау булмаса, мал күзгә күренми.

15204. Башыңа авыру тисә, малыңа талау тияр.

15205. Башыңа чир тисә, янчыгыңа кырау тияр.

15206. Беренче байлык — тән саулык, икенче байлык — ак яулык.

15207. Бизгәктән котылган — зыяндашка тотылган.

15208. Бурычлы үлмәс, чирле үләр.

15209. Бурычын яшергән бөлгән, авыруын яшергән үлгән.

15210. Бөкерене кабер генә төзәтә.

15211. Бөтенләй сукыр булудан кылый булу яхшырак.

15212. Гыйлемнән яхшы дус юк, чирдән яман дошман юк.

15213. Гыйрактан тирьяк килгәнче, елан чаккан ир үләр.

15214. Гомер бирсә, саулык бирсен.

15215. Дуңгыз сазны яратыр, кырчын тазны яратыр.

15216. Дәвасыз авыру булмас, шифасыз дару булмас.

15217. Дөньяда иң кечкенә бәхет — байлык, иң зур бәхет — саулык.

15218. Ике таз бер тарак өчен талашкан.

15219. Имгә калган — имгәклек.

15220. Имгә эстәсәң, даруга юк.

15221. Имгәкнең имен эзләми булмый.

15222. Исәп белән кеше үлми, чир белән үлә.

15223. Исәр булса да исән булсын.

15224. Йогышлы авыру пычрак җир эзли.

15225. Караңгыда сукыр шәп күрә.

15226. Кем кайгысы нәрсәдә, корчаңгының — мунчада.

15227. Кемнең кай җире авыртса, шуны сөйләр.

15228. Корчаңгыны кырчын күралмый.

15229. Кулыңдагы тирьякка ышанып агу эчмә.

15230. Кызамыкка кызыл кор.

15231. Кычу азса — корчаңгы.

15232. Кычытмаган җирне кашымыйлар.

15233. Күзең авырса — кулың тый, эчең авырса — тамагыңны тый.

15234. Күзле көндез тапмаганны сукыр төнлә табар.

15235. Күп авырган кеше үзе дә табибка әйләнә.

15236. Күпме генә көтсәң дә, тазның чәче бөдрә булмый.

15237. Мышнаган — ничә кышны кышлаган.

15238. Начар чир йогышлы була.

15239. Пакьлек сөйгән сау булыр.

15240. Пеләш янында тарак турында сөйләшмиләр.

15241. Сау кеше ярлы түгел.

15242. Сайлаган — сазга, таранган — тазга.

15243. Сакау күп сөйләшә.

15244. Сакланган — саулыкка туйган.

15245. Сары белән авырганга бар да сары күренер.

15246. Сау кешегә көн дә бәйрәм.

15247. Саулыгым — байлыгым, хәстәлегем — фәкыйрьлегем.

15248. Саулык — зур байлык, тән саулык — тирән байлык.

15249. Саулыкның, кадерен белмәсәң, авыруга ачуланма.

15250. Саф һава — тәнгә дәва.

15251. Саңгырау кыңгырау эзләр, сукыр күзлек сайлар.

15252. Саңгырау күп ишетә, сукыр күп күрә.

15253. Саңгырауга ике азан әйтмиләр.

15254. Саңгырауга ике тапкыр чаң какмыйлар.

15255. Саңгырауга күк күкрәми, сукырга яшен яшьнәми.

15256. Саңгырауга сәлам бирсәң, «көймә ямыйм», дип әйтер, ди.

15257. Саңгырауга — төштән соң.

15258. Саңгырауга әйтмә сер — бөтен дөнья ишетер.

15259. Сукыр аксактан көлмәс, аксак сукырдан көлмәс.

15260. Сукыр алдында биемә, саңгырау алдында җырлама.

15261. Сукыр егылса, таягын гаепләр.

15262. Сукыр куйганны күзле табалмас.

15263. Сукыр күп күрер, аксак күп йөрер.

15264. Сукыр матур хатын эзли.

15265. Сукыр тотса нык тотар, чулак сукса нык сугар.

15266. Сукыр үз авызын табар, кашыгын дөрес кабар.

15267. Сукыр үзенекен тукыр.

15268. Сукырга баскан саен чокыр.

15269. Сукырга суд юк.

15270. Сукырны каравылга куйсаң, өстеңә яу китерер.

15271. Сукырны суга салсаң да, үзенекен укыр.

15272. Сукырның колагы алдан ишетер.

15273. Сукырның кулына төшмә, саңгырауның астына төшмә.

15274. Сукырның күзе бармак очында.

15275. Сукырның, күзе күрмәсә дә, җаны сизә.

15276. Сукырның күзе ябык, күңеле ачык.

15277. Сукырның бар теләге — ике күз.

15278. Сырхавына күрә дәвасы.

15279. Сырхауның бар тазасы, тазаның бар үлеме.

15280. Сәламәт тәндә сәламәт акыл.

15281. Сәламәтлек — күркәмлек.

15282. Сәламәтлек — үзе бер бәхет.

15283. Сәламәтлек — җәүһәр, ләкин тиз югала.

15284. Сәламәтлек һәр нәрсәгә баш.

15285. Сәламәтлектән дә матур кием юк.

15286. Сөялеңә бассалар, сөялеп тора алмассың.

15287. Таз башка — тимер тарак.

15288. Таз кеше таза була.

15289. Таз мең сүзне күтәрә, «таз» дигәнне күтәрми.

15290. Таз тарак сатулашыр.

15291. Таз таранганчы туй таралган.

15292. Таз хәйләкәр булыр.

15293. Таз өйләнгән дә — төн кыска булган.

15294. Таза булсаң, таш та ярып була.

15295. Тазалык — саулык нигезе, саулык — байлык нигезе.

15296. Тазга, Бохарага барса да, чәч чыкмый.

15297. Тазга тарак кирәкми.

15298. Тазның гаебен бүрек каплый.

15299. —Тазның ние бар? — Тимер тарагы бар.

15300. Тазның, тазы бетсә дә, табы бетми.

15301. Телсезнең теле ялганчы теленнән яхшырак.

15302. Тере баш тереклек итә.

15303. Тере кеше терт итми булмас.

15304. Тозсызны күзсез дә белә.

15305. Тузга язмаганны таз укыр.

15306. Тәне гариптән көлгәннең җаны гарип.

15307. Тының бетте — көнең бетте.

15308. Тәнең сау булса —«ярлымын» димә, җаның сау булса — «авырумын» димә.

15309. Фикер сәламәтлеге тән сәламәтлегеннән килә.

15310. Хаста кала, сау үлә.

15311. Хаста үлми, карак баемый.

15312. Хаста «үләм» дип елата, кунак «китәм» дип сыйлата.

15313. Хастаның киеме тузмый.

15314. Хастаның хәленә керү — ярты саулыгын кайтару.

15315. Чебен тазны тындырмый, таз чебенне кундырмый.

15316. Чир: «Керәм!» — дип, өй артында кычкыра, ди.

15317. Чир киемгә тими.

15318. Чире барның чигәсенә тия.

15319. Чирле булып атка утырып йөргәнче, таза булып җәяү йөргәнең артык.

15320. Чирле булсаң — ирең сөймәс, ярлы булсаң — туганың сөймәс.

15321. Чирле кешегә чүп тия.

15322. Чирлегә тимә — чер итә.

15323. Чирлегә чебен ияләнер.

15324. Чирлегә җәйге челләдә дә суык.

15325. Чирнең тиюе тиз, китүе озак.

15326. Чуан — усалның битенә, яхшының ботына чыга, имеш.

15327. Чукрак ишетмәс, ишеткәнгә салыныр.

15328. Чукракка чук, әйләнеп караса — берни юк.

15329. Чынлап-чынлап еласаң, сукыр күздән яшь чыгар.

15330. Шеш тулгач тишелә.

15331. Шәмнәр кыйбат булуда сукырның ни эше бар.

15332. Эт йөгереген төлке сөймәс, авыру кеше көлке сөймәс.

15333. Эчтә булган авыруны куптарып алып булмый.

15334. Юлдагы таш аксакның аягын андый , имеш.

15335. Ютәл йөткерекне баса.

15336. Яман авыруга яхшы аш.

15337. Яман чир кечкенә төерчектән башлана.

15338. Яткан — авыру түгел, баккан — авыру.

15339. Әдәмне авыру җиңә, авыруны аш җиңә.

15340. Үз кутырыңны үзең кашыма.

15341. Үзеңнеке үз — сукыр булса да күз.

15342. Үләр авыруның үлгәне яхшы, калган күңелнең тынганы яхшы.

15343. Җәрәхәт урыны җөйсез булмый.

15344. Һәрбер саңгырау өчен чаң какмыйлар.

15345. Һәркем үз авырткан җирен белә.

* * *


15346. Авыртмаган ягыңа ят.

15347. Авырып яттыңмы, авыру бактыңмы?

15348. Аркасын кеше кашыр, кутырын үзе кашыр.

15349. Арулыгым — байлыгым, тазалыгым — саулыгым.

15350. Арык башың сау булсын.

15351. Башы — таз, күңеле — наз.

15352. Ирексездән — табиб.

15353. Кутыр өстенә чуан.

15354. Кычытмаган җирне кашый.

15355. Кәкрегә бөкре килү.

15356. Салкын бизгәк булдың.

15357. Сатып алган сырхау.

15358. Сауны хаста күтәргән.

15359. Сукырга таяк тоттырган.

15360. Тазы табылды, тагын кырчыны гына кирәк.

15361. Тугыз мурдан үткән.

15362. Хаста бул минем өчен, үлием синең өчен.

15363. Шеш өстенә шеш.

15364. Язгы бизгәк булсаң, җанын алмый китмәс идең.

15365. Язгы бизгәк сыман ябышып тора.

15366. Ятыр сырхау түгел, йөрер сау түгел.

15367. Җәрәхәткә тоз сибү.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3898 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz