Среда, 15.05.2024, 08:40:17   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 21 » САВЫТ-САБА
САВЫТ-САБА
23:27:25
9868. Артык кашык тамакка терәлә.

9869. Артыңа бер тубал тагылгач, тартмый хәлең юк.

9870. Ауган чиләк тәгәрәп капкачын тапкан.

9871. Ауса да, тәгәрәсә дә — ләгәннеке бер тавыш.

9872. Аш бетте — кашыкның бәясе төште.

9873. Аш пешкәндә — кашык, сусаганда чүмеч кыйммәт.

9874. Аш табагы белән татлы.

9875. Аш ташыганда чүмеч кыйммәт.

9876. Ашаган табагыңа төкермә.

9877. Ашның тәмен кашык белмәс.

9878. Ашы бар, савыты юк; аты бар, камыты юк.

9879. Ашына күрә табагы, балына күрә калагы.

9880. Батман алсаң сайлап ал, эчен-тышын байкап ал.

9881. Бер казанда аш белән ботка бергә пешми.

9882. Берәүнең дә сандыгы буш булмый.

9883. Бизәкле күнәк кыйбат була.

9884. Бикле сандыкта җәүһәр ятыр.

9885. Ботка барда кашык юк, кашык барда ботка юк.

9886. Булат пычак кап төбендә ятмый.

9887. Булат пычак кынсыз калмас.

9888. Буш капчык басып тормый.

9889. Буш кашык авызга бармас.

9890. Буш мичкәнең тавышы шәп булса да, файдасы юк.

9891. Буш савыт каты шалтырый.

9892. Буш торба белән ат тотылмас.

9893. Ватык чүлмәк эшкә ярамый.

9894. Заманы үтсә, таш киленең дә төбе төшә.

9895. Илдә йөргән иләкнең төбе тиз төшәр.

9896. Иләгенә күрә кысасы.

9897. Иләк белән су ташып булмый.

9898. Иләк чулпыга : «Синең тишегең тугыз»,— дигән.

9899. Иләкнең, төбе тузса да, кысасы кала.

9900. Иләкченең иләге юк, чиләкченең — чиләге.

9901. Иләктә су тормый.

9902. Иске казан ашны тәмлерәк пешерә.

9903. Иске он капчыгын каккан саен тузан тузар.

9904. Казан астын ягучыга өйрә юк.

9905. Казан капкачын япмыйча кайнамас.

9906. Казан, кара булса да, барын да туйдыра.

9907. Казан корымнан курыкмас.

9908. Казан соскан берәү, кашык тоткан җидәү.

9909. Казан янында йөргән кеше юан була.

9910. Казанга ни салсаң, чүмечкә шул керер.

9911. Казанга салмаганны кашык белән эзләмә.

9912. Казанга якын барсаң, карасы йогар.

9913. Казанда булса, чүмечкә керә.

9914. Казанда коры су кайнаса да ямь.

9915. Казандагы хәлләрне чүмеч яхшы белә.

9916. Казанның, кайнап чыгуы озак булса да, пешерүе тиз.

9917. Казанның шаһиты чүмеч.

9918. Казанчы кайнамаса, казан кайнамас.

9919. Казаны нинди — кыны шундый.

9920. Каплаулы казан каплаулы калсын.

9921. Капчыкның авызына карама, төбенә кара.

9922. Кашыгыңа карап авызыңны ач.

9923. Кашык ашаганда кадерле.

9924. Кашыктан авызга хәтле ерак юл бар.

9925. Кече казанның өресе әйбәт була.

9926. Кеше береңә — пычак, береңә балта бирә.

9927. Кеше казанында аш кайната алмассың.

9928. Кешене син койсаң чиләктән, кеше сине иләр иләктән.

9929. Килегә салып су төймиләр.

9930. Килсә — киле сап, килмәсә — балта сап.

9931. Кипкән кисмәккә кыршау киертмә.

9932. Кисмәгенә күрә кыршавы.

9933. Кисмәкнең ярыгын томалый алмассың.

9934. Китек пәке беләсәң дә үтмәс.

9935. Коры кашык авыз ерта, баллы кашык авыз ера.

9936. Коры табакка амин тотмыйлар.

9937. Кыршаусыз мичкә булмас.

9938. Көянтә суга бара, җилкәгә суга бара.

9939. Май чүлмәге майда уалыр, күмер чүлмәге күмердә уалыр.

9940. Май чүлмәге тышыннан билгеле.

9941. Май чүлмәгенә гел май салырлар.

9942. Майлы кашык авыз ертмый.

9943. Олы казанда кайнаган аш тәмле була.

9944. Олы казанда кайнаган чи калмый.

9945. Олы казанның төбе җылынганчы, кече казанда пешереп ашыйлар.

9946. Пычагы бар сөйгәнен җияр , пычагы юк тигәнен җияр.

9947. Пычак белән уйнама, пычак озая, диләр.

9948. Пычак кыны эчендә кисмәс.

9949. Пычак, ни хәгле үткен булса да, үз сабын үзе юнмый.

9950. Пычак очыннан сынар.

9951. Пычакны әүвәл үзеңә када, авыртмаса күршеңә када.

9952. Сабында да бар, кашыгында да бар.

9953. Савыт-саба шалтыраса, өйгә тәртип керә.

9954. Савыты ни формалы булса, суы да шул формалы.

9955. Син иләсәң он иләгеннән, сине иләрләр кыл иләгеннән.

9956. Сирәк иләк көн дә кирәк, нечкә иләк бәйрәмдә кирәк.

9957. Сырлы аякның сыры китсә дә сыны китми, ди.

9958. Таба казанга: «Син карасың»,— дигән, ди.

9959. Таба майлаган саен шомара.

9960. Табагач урын сорамый.

9961. Табагачка кисәү такма.

9962. Табагачың булгач, табаң ничек булмасын.

9963. Табак-савыт шалтырамый тормый.

9964. Табасына күрә тәбәсе.

9965. Тагаракка күпме чумсаң да, артың күренә.

9966. Такта чиләкне такта капкач белән каплыйлар.

9967. Тар казан — кашкалак.

9968. Турбы тулганда кизәк табылды.

9969. Тулы тустаганга су кермәс.

9970. Төбе күренмәгән чиләктән су эчмә.

9971. Төпсез килегә сынык кисап.

9972. Төпсез чиләктә су тормас.

9973. Фәлән җирдә казан бар, барсаң — бакрач табылмас.

9974. Хуҗа кулындагы чүлмәк шыңрамый гына ватыла.

9975. Чатнаган чынаяк йөз ел тора.

9976. Чатнаган чынаяк чиртеп карауга билгеле.

9977. Чиләге булса, капкачы табылыр.

9978. Чиләгенә күрә капкачы, капкасына күрә тактасы.

9979. Чиләк яртылай булса суы чәпчер , тулы чиләк чәпчемәс.

9980. Чиләкче суны соскыдан эчә.

9981. Чуен да бер тишелә.

9982. Чуманның, төбе тузса да, кысасы кала.

9983. Чуманыңа күрә чум.

9984. Чүлмәк казанга иптәш түгел.

9985. Чүлмәк мең көн ватылмый, бер көн генә ватыла.

9986. Чүлмәк ташка бәрелсә дә, таш чүлмәккә бәрелсә дә, вай чүл мәккә.

9987. Чүлмәкне ватмастан элек сакла.

9988. Чүлмәкне диңгезгә чумырсаң да эченә сыйганнан артыгын ал мае.

9989. Чүлмәкнең эчендә ни барын белеп булмый.

9990. Чүлмәкче мөгезне теләсә каян чыгара.

9991. Чүлмәкче ун көн ясаганны таяк бер сугуда көл итә.

9992. Чүмеч белән казан да сугыша.

9993. Чүпрәкчедән күрмәкче чүлмәкче дә килмәкче.

9994. Эче куыш нәрсәнең тавышы көчле була.

9995. Эченә салмасаң тышына чыкмас.

9996. Югалган пычакның сабы алтын.

9997. Ябулы казанның ташуы яман.

9998. Ялгызның, тамагы җитсә дә, табагы җитмәс.

9999. Ярык чүлмәк дерелди.

10000. Яна иләк чөйдә булыр.

10001. Яңа чиләкнең суы салкын була, ди.

10002. Өй пычагының кыны булмас.

10003. Өйдә табак-савыт күп булса, абыстае мактала.

10004. Өч тернәкле таймас таган, дүрт тернәкле аумас таган.

10005. Өчаякның бер аягы сынса, калган икесе сынмавыннан файда юк.

10006. Өчаякның өч аягы да уттан китмәс.

10007. Үги казан үргә кайный.

10008. Үз казанында үзенчә пешерә.

10009. Үз капчыгың артта, кешенеке алда.

10010. Үз савытында булмаганга салып булмый.

10011. Үз өеңдәге су чүлмәге кеше өендә май чүлмәге булып күренер.

10012. Үзең таба булгач, артың пешкәнгә үпкәләмә.

10013. Үзең ясаган чүлмәкне вату авыр түгел.

10014. Үзләре теләгәнгә алаплап, үзләре теләмәгәнгә калаклап.

10015. Үткен пәке тиз кителә.

10016. Үтмәс пычак кул кисәр.

10017. Үтмәс пычак ипи кисәргә ярый.

10018. Һәр кашыкның да калҗасы бер булмый.

10019. Һәр савытка бер капкач бар.

10020. Һәркемнең үз кашыгы үзенә тансык.

* * *

10021. Алап сугып, ат өркетеп.

10022. Асулы казан, ягулы ут.

10023. Бер кашык су белән йотарлык.

10024. Бер табактан ашый торган кешеләр.

10025. Буынсыз җиргә пычак салу.

10026. Ике яклы пычак.

10027. Иләк белән су ташый.

10028. Иләктәген чиләккә, чиләктәген чүлмәккә.

10029. Казанга салып кайнатсаң да, шуннан артык тазармый инде.

10030. Кайнаган казан шикелле кайнашасың.

10031. Кайнар табага бастыру.

10032. Капчык төбен селкү.

10033. Кашыкка да эләкми, авызга да тими.

10034. Кеше өендә май чүлмәге, үз өендә чүп чүлмәге.

10035. Майлы таба ярату.

10036. Майсыз табада куыру.

10037. Мин тартам табакка, ул китә тагаракка.

10038. Пычакка пычак килү.

10039. Саплаягы белән бирә, сабы белән төртә.

10040. Сирәк иләктән үтмәгәнне бүре күздән үткәрү.

10041. Сусыз кашык белән суырып йотарлык.

10042. Сөткә тыкмаган ак кашык.

10043. Тубал киеп чәчеп йөрү.

10044. Төпсез кисмәккә су ташыту.

10045. Төпсез чуманга утырту.

10046. Төшеп калган буш шешә.

10047. Уклау йоткандай төз каткан.

10048. Чуенның ундүртенче кичәсе.

10049. Чуманы бар — төбе юк.

10050. Чүлмәкчедән күрмәкче.

10051. Ярык тагарак янында калу.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2163 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz