Четверг, 16.05.2024, 06:07:43   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 19 » ӨСКЕ КИЕМНӘР
ӨСКЕ КИЕМНӘР
22:24:27
8886. Асыл төймә зур булмый, аны таккан хур булмый.

8887. Ат яхшысы — ала аяк, тун яхшысы — төлке аяк.

8888. Ачлыктан запас оның булсын, салкыннан запас туның булсын.

8889. Аяз көнгә карама, япанчаңны ала чык.

8890. Бакасыз күл булмас, якасыз тун булмас.

8891. Бер тиредән тун тегелми.

8892. Берәүләрнең ике тун, берәүләрнең ите тун.

8893. Беткә ачу итеп тунны утка якма.

8894. Бишмәт кигән бишне белсә, тун кигән тугызны белер.

8895. Ертык күлмәкне никадәр җөйләсәң дә эзе кала.

8896. Ертык тунннан ияр чыгар.

8897. Ике тирәк бер төптә, алтмыш төймә бер җептә.

8898. Иске тун эт өрсә дә ертыла.

8899. Итәгеңне җыймасаң, аягыңа уралыр.

8900. Итәк кисеп җиң ялгама.

8901. Итәк, кырыксаң, җиң булыр.

8902. Иясенә күрә чикмәне.

8903. Кигән ыштанны кем күрә, күшәгәне ил күрә.

8904. Киндер күлмәккә туйган ялангач түгел.

8905. Кесә сай — кул кыска.

8906. Кесә төбе мая.

8907. Кесәң такыр — сүзең бакыр.

8908. Китән күлмәк киштәдә, киндер күлмәк киртәдә.

8909. Киң кискән тун тузмый.

8910. Киңәш белән кискән тун тар булмый.

8911. Куендагы — юлдагы, кесәдәге — кулдагы.

8912. Куеннан түгелсә — кунычка.

8913. Купай туны эт өрсә дә ертылыр, имеш.

8914. Кырык кат чабадан бер кыптыр тун артык.

8915. Кырык катлы чикмәнең булганчы кырык төкле туның булсын.

8916. Күлмәк-ыштанны өйдә юган яхшы.

8917. Күлмәк эчендә кеше бар.

8918. Күлмәк якасы алдан керләнер.

8919. Күлмәксезгә чуклы бау килешми.

8920. Күрүк кигән күркәм булыр.

8921. Күтәреп бәйләсәң, әти туны да таман.

8922. Тишекле төймә җирдә ятмый.

8923. Тугыз бөртекле генә булса да, тун булсын.

8924. Тузган тун җил тотмас.

8925. Тун кадерен белмәгән утка җылынып утырыр.

8926. Тун кигән туңган, чикмән кигән уңган.

8927. Тун кидергәч, түнгәк тә туй кодасы булыр.

8928. Тун кимәгән тун кисә, кага-кага туздырыр.

8929. Тун матурлыкка түгел, җылылыкка.

8930. Тун югында чикмән дә җылыта.

8931. Тун җылысын иясе белер.

8932. Туны юкның көне юк.

8933. Туныңны беренче елны үзең ки, икенче елны улыңа бир, өченче елны дошманыңа бир.

8934. Тышта туңган өйдә толып салмый утырган.

8935. Төймәдән тәвәдәй файда юк.

8936. Чикмән буйга карап киселә.

8937. Чыбыклаган тун җылыга килә.

8938. Чыптадан чикмән тегә алмассың.

8939. Ыштаны бөтен кеше теләгәнчә чүгәли.

8940. Ыштаны юк ычкыры белән мактана.

8941. Ябынча кадере яңгырда беленер.

8942. Якалы тун ямарга яхшы.

8943. Ямаулы чикмән яңгырда яхшы.

8944. Яумаган яңгырга чикмән ябынма.

8945. Үз күлмәгең үз тәнеңә якын.

8946. Үзенә буй булмаган үзгәгә җиң булмас.

8947. Җитешкән җиде җилән кияр.

8948. Һәркем үз буена карап тун печә.

* * *

8949. Астан толып, өстән тун.

8950. Аша, туным.

8951. Башка — ыштан, аякка — бүрек.

8952. Бер карауда кесәңә дә керә, эчеңә дә керә.

8953. Беткә ачу итеп тунын утка яккан.

8954. Бишмәтенең җиңе юк, ыштанының төбе юк.

8955. Вакытым узган, туным тузган.

8956. Зәңгәр төймәм кемдәдер, минем күңелем шундадыр.

8957. Ике күлмәкне бер иткән, бер күлмәкне юк иткән.

8958. Исең киткән иске чикмәнгә, яңасы да бездә өч тәңкә.

8959. Иске төймә, яңа тун.

8960. Иске чалбарга яңа бөрмә.

8961. Итәге бар, җиңе юк, сөяп куяр җире юк.

8962. Итәге-җиңе тулган.

8963. Итәк астыннан эш йөртү.

8964. Итәк белән җитәк.

8965. Итәк кисеп, җиң ялгау.

8966. Итәк-җиңне җыештырып йөрү.

8967. Итәктән тартсаң — җиңгә, җиңнән тартсаң итәккә җитми.

8968. Кем дә белә ятасын ябынып чикмән якасын.

8969. Кесә төбе тап-такыр.

8970. Кесәгә тыкмаган, күзе чыкмаган.

8971. Кесәдә җил уйнау.

8972. Кесәдән йодрык күрсәтү.

8973. Курка торган күлмәк тузган.

8974. Күк төймәң күк тә, агы юк.

8975. Күлмәге белән генә ике кат.

8976. Күлмәгемнең итәге юк, җиңе юк, рәхәтемнең чиге юк.

8977. Күлмәк эчендә туган.

8978. Күлмәккә төзәп, күләгәгә тидерү.

8979. Күлмәксезгә чуклы бау.

8980. Күлмәксездән күлмәкле булган, башын әллә кая куйган.

8981. Күлмәктән тирлегем якын, тирлегемнән тирем якын.

8982. Никадәр йөрсә дә, итәге — алты, җиңе җиде булмас.

8983. Толыптан тун чыкты.

8984. Туңамын туным юкка, өшимен эшем юкка.

8985. Төймә генә төйми инде.

8986. Төймәдән дөя ясау.

8987. Утлы күлмәк кию.

8988. Шүре тунын киде.

8989. Ыштансыз билгә каеш бау.

8990. Әдрәс бишмәт, теләсә нишләт.

8991. Өстә кесәбикә бөтен җире бизәк, күлмәк тә юк, ба1;!касы иигә кирәк.

8992. Җитмәсенә җиң булдым, булмасына буй булдым.

8993. Җиңе озын, итәге кыска.

8994. Җиңе җиң, итәге итәк — тагын ни кирәк.

8995. Җиңем яман булса да, якам яхшы.

8996. Җәйгә чыкса — чикмәннән, кышка керсә — җиләннән.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2586 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz