Четверг, 16.05.2024, 05:19:28   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 12 » СЫЙНЫФЛАР ҺӘМ СОЦИАЛЬ КАТЛАМНАР, ЭЛЕККЕ ХӨКЕМ-ИДАРӘ
СЫЙНЫФЛАР ҺӘМ СОЦИАЛЬ КАТЛАМНАР, ЭЛЕККЕ ХӨКЕМ-ИДАРӘ
21:52:45
5715. Авыз ачып кешедән теләнгәннән тауга барып тере аю тоту җиңелрәк.

5716. Аксөяк эш сөймәс.

5717. Акыллы карачы кара җирдән каек йөртер.

5718. Акыллы хөкемдарда халык тыныч яшәр.

5719. Акырган башлык түгел, акылы бар башлык.

5720. Алаңгасар алман би, алымсаклы яман би.

5721. Алпавытка юләр тансык.

5722. Артында патшаны да сүгәләр.

5723. Асыл азмас, атлас тузмас.

5724. Асыл асыл булмый бәд асыл асыл булмас.

5725. Асыл сөяк зур булмас, кая барса да хур булмас.

5726. Асыл түрә сүзеңә карар, алымсак түрә күзеңә карар.

5727. Ат иярдән, кол боярдан качар.

5728. Атадан качкан ул башсыз, хуҗадан качкан кол башсыз.

5729. Атадан тумый ул булмас, сатып алмый кол булмас.

5730. Атаң булса да кол, син иреккә омтыл.

5731. Атаң колы булса да, гадел бигә башың и.

5732. Ач теләнчене тук теләнче кыстаган.

5733. Ач утыр, теләнчелеккә сарылма.

5734. Бай башына кол җитәр.

5735. Бай — саңгырау, түрә — сукыр.

5736. Бай үзе эшне ярата, шикәрне вак тарата, шатырдатып капкан чакта ак чыраен каралта.

5737. Байга малай кирәк, малайга ялчы кирәк.

5738. Байдан батрак артмый.

5739. Байның улы сыңар күзле булса, ялчысы тома күзсез.

5740. Байның — ызгышы, патшаның сугышы бетмәс.

5741. Байның эше, ялчының тамагы.

5742. Балыкчы күлен мактый, көнлекче көнен мактый.

5743. Барма ханга, үзе килер малга, барма бигә, үзе килер өйгә.

5744. Барың чарва булсаң, кол булырсың, барың туйчы булсаң, ку булырсың.

5745. Башлык башлыкның борынын киссә дә, башын ашамый.

5746. Башлык — башсыз булса да башлык.

5747. Башбаштакка закон юк.

5748. Башлык булсаң башлы бул, җыерылмас кашлы бул.

5749. Башлыкка баш органчы, ике кулыңа башыр.

5750. Бер ишектә ике теләнче булмас.

5751. Бер кеше тәхеткә менсә, кырык кеше атка менә, ди.

5752. Бер кол ике хуҗага хезмәт итми.

5753. Бер кол кулыннан кырык кол туйган.

5754. Бер колга: «Азат булдың»,— дигәннәр. «Алай булгач, акча табам да кол сатып алам!» — дигән.

5755. Бер көн патшалык — ул да патшалык.

5756. Бер түрәгә дау килсә — түрәләр сөенер, күп түрәгә дау килсә — түрәләр берегер.

5757. Берәү алла колы, берәү бәндә колы.

5758. Берәүләр түрә, берәүләр түрә янында көн күрә.

5759. Берәүнең башына — таҗ, берәүгә — таш.

5760. Би белгәнне кол белә, кылыйм дисә ирке юк.

5761. Би — биргәннең тешен ачып карамас.

5762. Би булмаган би булса, менмәгән тауның башын калдырмас.

5763. Би булмый хан булмыйлар.

5764. Би ватса — каза, асрау ватса — җәза.

5765. Би икәү булса, дау дүртәү.

5766. Би әйткәнне кол әйтер, кол авызыннан ишетелмәс.

5767. Бигә бирем яхшы.

5768. Бикләр белән алышып булмас, тирәк белән көрәшеп булмас.

5769. Бикә бизәнгәнче туй бетә.

5770. Бикәләр түр өчен талашыр.

5771. Билдәмәсе бикәгә, түшләре түрәгә.

5772. Биле биләнгәнче, бисез басып китә.

5773. Бинең авызы кыек булса да, сүзе туры.

5774. Биргәнне биләр ярата.

5775. Бирә белсәң, боерык бар, бора белсәң, койрык бар.

5776. Боерган кушкан, йөгергән куштан.

5777. Боертып кол эшләр, боертмый ир эшләр.

5778. Бохар ханына: «Халык бик ачка үлә», — дип хәбәр иткәч, «Нигә пылау ашамыйлар?» — дип сораган, имеш.

5779. Бу дөньяның бикләре — кыямәтнең этләре.

5780. Бурлакка башын кояштан яшерергә зурат бар.

5781. Бәк көләр, бергә көлгән бөләр.

5782. Бәндәгә бәндә булганчы, аллага бәндә бул.

5783. Бөлгән бояр эчеп үләр.

5784. Бүген — әмир, иртәгә — фәкыйрь.

5785. Бүз алашам арыса, Бүре ханга җиталмам, энем-углым күп туды, күп туса да кол туды, ханга гарызым әйталмам.

5786. Бүләк биргән өчен бер түрә дә беркемне дә төрмәгә ятмый.

5787. Бүре ачка түзәр, коллыкка түзмәс, әдәм коллыкка түзәр, ачка түзмәс.

5788. Вәлиәхеткә — тәхет, калганнарга — бәхет.

5789. Гадел башлык — халык өчен, залим башлык — тамак өчен.

5790. Гаделлеге булмаса, ханы корсын, хакка борып әйтмәсә, заңы корсын.

5791. Гаделсез булса, би уңмас, хатынсыз булса, өй уңмас.

5792. Елан койрыксыз булмас, би боерыксыз булмас.

5793. Ерак дип ханга тел тидермә, кулы җитәр; начар дип ирне тиргәмә, каруы җитәр.

5794. Закон кирпеч калыбы: һәркемне үз үлчәвенә суга.

5795. Залим түрәдән ерак кач.

5796. Залимның — золымыннан, патшаның хөкеменнән саклан.

5797. Зимагур белән тавык икесе дә, кайда ни тибенеп тапса, шуны ашар.

5798. Зимагурның гомере кәркешен урап үтәр.

5799. Зимагурның үлгәне бер елдан соң билгеле.

5800. Золымның кылычы озын.

5801. Ике ерткыч бер яланга сыяр, ике патша дөньяга сыймас.

5802. Ике эт талашканга бер теләнче куанган.

5803. Ил — башсыз булмас, олыс — хансыз булмас.

5804. Ил түр башы — түрәнеке.

5805. Илен танымаган илгә баш булмас.

5806. Ир ике сөйләсә — үзенә бәла, хан ике сөйләсә — иленә бәла.

5807. Ишәккә йөгән орып качыр булмас, куравычка тун кидереп хатын булмас.

5808. Йорт салынып беткәнче саилче ишектән керер.

5809. Йөгерек җитми, боерык җитә.

5810. Канлы булма, канунлы бул.

5811. Каерымсыз булса — ханнан биз, үткелсез булса — судан биз, ашусыз булса — таудан биз, файдасыз булса — байдан биз.

5812. Кайсы ыру көчле —ханны шул куя, кайсы ыру үчле — канны шул коя.
5813. Калак тотса, хан кызының кулы кабара.

5814. Калган күлгә — бака хан, бай хатынына — ялчы таң .

5815. Кануның кан булмасын, күңелеңдә елан тормасын.

5816. Кар башын кар ашар, хан башын хан ашар.

5817. Кар башына кар җитә, би башына кол җитә.

5818. Кара кешенең хан булганы — ходай булганы.

5819. Карагай башы ку булыр, хан билгесе ту булыр.

5820. Карадан чыккан хан яхшы.

5821. Кем боерса, шул солтан; кем йөгерсә, шул куштан.

5822. Кеше, баеса, үзеннән күрер, бөлсә — колыннан күрер.

5823. Кеше кешесе булганчы, этнең көчеге бул.

5824. Кешене хөкем итсәң, үзең хөкем ителерсең.

5825. Кол ашаганын мактар.

5826. Кол булу җиңел, хөр булу авыр.

5827. Кол булып эшләсәң, би булып ашарсың.

5828. Кол гаебе — бер колач.

5829. Кол дип егет асылын хур тотма, колына тормас байлар бар.

5830. Кол ишеген теләр, олан бишеген теләр.

5831. Кол кайгысы бер качмак, би кайгысы бер чапмак.

5832. Кол, котырса, коега кармак салыр.

5833. Кол кызылга кызыгыр.

5834. Кол хатасыз булмас, гөнаһ тәүбәсез булмас.

5835. Кол хуҗасыннан борын аш җимәс, би патшасыннан борын аш җимәс.

5836. Кол үзенә хуҗа сайламый, хуҗасы сайлый.

5837. Колга кайчан да бер үлем.

5838. Колга кол дисәң, өлгесе килер, биккә кол дисәң, көлкесе килер.

5839. Колдан туган кол булмас, яман туган кол булыр.

5840. Колдан хәрәкәт, мәүладән бәрәкәт.

5841. Коллаучыга кыз ошатып булмас.

5842. Колны баш итсәң, тавышы белән таш манара ега, ди.

5843. Колны, мактансын дисәң, алыска сат.

5844. Колның — бер күзе, ялчының ике күзе сукыр.

5845. Колның куйга барганы — туйга барганы.

5846. Ком җыелып таш булмас, кол җыелып баш булмас.

5847. Комы юк су булмас, биге юк ил булмас, якасы юк тун булмас, законы юк йорт булмас.

5848. Куыш өйдән ханыш чыгар.

5849. Көлгән түрәдән ерак кач.

5850. Көнлекле кеше үлмәс, көнсез кеше көн күрмәс.

5851. Көнлекчегә көн узсын да, чабатасы тузсын.

5852. Көң кулында көмеш бар, ул да булса бикәгә.

5853. Күп сөйлидер залим би, аз сөйлидер гадел би.

5854. Мал — исеп китә торган җил, түрәлек — күчә торган күләгә.

5855. Малчының инчесе булыр, патшаның илчесе булыр.

5856. Мең башны кискән бер башны ялгый белмәс.

5857. Мирза үлеме тамактан, суфи үлеме шәһвәттән.

5858. Мужикның җаны — алланыкы, тәне — патшаныкы, аркасы — боярныкы, шуннан калган азаплары — бар да үзенеке.

5859. Начар арба юл боза, начар түрә ил боза.

5860. Начар җитәкчедән яхшыга рәхмәт, яманга нәләт юк.

5861. Патша азса алла булыр.

5862. Патша — ерак, алла — биек, кемгә зарың сөйләрсең.

5863. Патша залим булса — йорт тузар, патша галим булса — йорт узар.

5864. Патша казнасында ни юк булса, хәерче капчыгында шул бар.

5865. Патша канга туймас.

5866. Патша килә, патша: кесәңне капша, балаңны базда сакла.

5867. Патша сараеның яңа хәбәре — урамның иске хәбәре.

5868. Патша талап ала, хәерче теләнеп ала.

5869. Патша эше баш өстендә, үзеңнеке куенда.

5870. Патша әмере өч көн йөрер.

5871. Патша җәзасы кичекмәс, алланыкы кичегер.

5872. Патшадан курыкма, губернаторыннан курык.

5873. Патшадан солдат артмас.

5874. Патшалык — гаскәр белән, гаскәр — мал белән, мал — рәгыять белән, рәгыять— гаделлек белән.

5875. Патшалык — яу белән, яу — мал белән.

5876. Патшаны күргән күз санатыннан курыкмас.

5877. Патшаның агы да патша, алы да патша.

5878. Патшаның капчыгы тулмас.

5879. Патшаның култыгы киң, корыгы озын.

5880. Патшаның әмере — бакчаның әреме.

5881. Патшаң сукыр булса, бер күзеңне кысып үт.

5882. Сарыктан — йон, кешедән — имана .

5883. Солтан көнне төн дисә, кояшны ай димәк кирәк.

5884. Солтан үз сөяген хурламас.

5885. Суда солтан булсаң, вәзирең чуртан булыр.

5886. Сыер кемнеке булса, бозау аныкы; би кемнеке булса, ил аныкы.

5887. Ташта тамыр юк, түрәдә бавыр юк.

5888. Телне, пычак белән түгел, закон белән кисәләр.

5889. Теләнгәннән теленгән артык.

5890. Теләнеп алган тезгә җитмәс.

5891. Теләнче бер генә булса, шикәр өстендә генә тотарлар иде.

5892. Теләнче оятын кесәсенә салган, ул да ертыгыннан төшеп калган.

5893. Теләнчегә бер кыяр биргәннәр дә, «кәкре икән» дигән.

5894. Теләнчегә якты чырай бирсәң, ямаулык сорар.

5895. Теләнчедән капчык сорама.

5896. Теләнчене эт тә яратмый.

5897. Теләнченең, капчыгы тулса да, күзе туймас.

5898. Теләнченең мең дә бер өе бар.

5899. Теләнченең теләгән ашын кем бирсен.

5900. Тирәк чайкалса — җилдән, бинең би булуы — илдән.

5901. Тугры бидә туган юк, туганлы бидә иман юк.

5902. Туры эшләсәң дә, түрәгә ярамассың.

5903. Туры әйтсәң бәк ярсый, чыбык тотсаң эт ярсый.

5904. Төрмә бик таза да, берәү дә кереп ятарга теләми.

5905. Төрмәдә төшкә хәтле төш, төштән соң закон сөйлиләр.

5906. Түрдә утырганы түрә булмас, артында торганы түрә булыр.

5907. Түрә — боерыгына, төлке — койрыгына, ярлы беләгенә ышаныр.

5908. Түрә куштансыз булмас.

5909. Түрә дәгъвәкәр булса, йөгенеп булмас, түбә тайгак булса, чыгып булмас.

5910. Түрә симерсә, кыргын килә.

5911. Түрә түрәне яклар.

5912. Түрәгә тел тидермә — телсез калырсың.

5913. Түрәгә ут төртсә дә гаеп юк, кара кешегә шәм кабызса да гаеп.

5914. Түрәнең сүзе сүз, ни әйтсә — шул төз.

5915. Түрәнең түрен күрмәссең, еланның аягын күрмәссең.

5916. Түрәнең урыны йомшак була.

5917. Түрәнең урыны түрдә, байлар белән бергә.

5918. Фәрештәгә власть бирсәң, аңа да мөгез үсә, ди.

5919. Хаким халыкка ия, халык җиргә ия.

5920. Халык кан түгәр, хан дан алыр.

5921. Хан баласы ханга охшар, балабан шоңкарга охшар.

5922. Хан йомышы каракка төшкән.

5923. Хан йорты канчык йорты, би йорты бичә йорты.

5924. Хан кайгысын халык чигәр, халык кайгысын кем чигәр.

5925. Хан килә, хан килә, хан артыннан кан килә.

5926. Хан кызы, салкын энә тотып, кулына суык тидергән.

5927. Хан кызының кубыз тотып кулы кабарган.

5928. Хан күп булса — яу күп, би күп булса — дау күп.

5929. Хан урлый, халык юллый.

5930. Хан хакына этенә илтифат.

5931. Хан янында урлашу җиңел.

5932. Хан ярлыгы ике булмас.

5933. Ханнан — казык, бидән — тукмак.

5934. Ханның алдыннан, атның артыннан узма.

5935. Ханның алдыннан сәҗда, артыннан йодрык.

5936. Ханның да бер дугасы җитмәгән.

5937. Ханның эше карачыга, байның эше уракчыга төшәр.

5938. Хатын азса — ир башына, түрә азса — ил башына.

5939. Хуҗаның карыны тук, колы белән эше юк.

5940. Хәерче өч көн торса, йортыңа хуҗа була.

5941. Хәерчегә бер капка бикле булса, унысы ачык.

5942. Хәерчегә капчыгын яшереп торасы юк.

5943. Хәерчегә көлеп карасаң, күлмәгенә ямаулык сорар.

5944. Хәерчегә он бирсәң, капчык сорар.

5945. Хәерчегә пожар куркыныч түгел.

5946. Хәерчегә пылау да аш.

5947. Хәерчегә ямаулык бирсәң, энә сорый.

5948. Хәерчегә хөллә бир, теләнчегә теллә бир.

5949. Хәерчегә җил каршы: арттан онын туздыра, алдан тезен туңдыра.

5950. Хәерчеләрнең ярлысы — саран бай.

5951. Хәерчене теләнче күрә алмый.

5952. Хәерченең бөртек чәен җил очыра.

5953. Хәерченең көне ялчы көненнән яхшырак була.

5954. Хәерченең кырык йортка кергәч ояты кача.

5955. Хәерченең лакее булмый.

5956. Хәерченең, теләнеп ашамаса, тамагы туймый.

5957. Хәйләсез би булмас.

5958. Шайтанга туры кешедән файда юк, патшага ярлы кешедән файда юк.

5959. Ырдый-бырдый баш булса, алабута аш булыр.

5960. Эшче эшли аткан ук күк, байга иртә төшкән чык күк.

5961. Эшчегә унбиш тиен, остага бер тәңкә.

5962. Эшчегә эш, хуҗага көмеш.

5963. Юк кеше тәхеткә менсә, төнлә кояш таптырыр, ташка тары чәчтерер.

5964. Якасы юк тун булмас, законы юк ил булмас.

5965. Ялгыз тирәк өй булмас, бирәм дигән би булмас.

5966. Ялчы кабердә ял итәр.

5967. Ялчы таба, бае каба.

5968. Яман түрә җан алыр.

5969. Яман юлдаш яуга алдырыр, яман би дауга калдырыр.

5970. Ясамаган юсыкка кысылма.

5971. Ясаклы — йозаклы.

5972. Ясаклыга ятыш юк, йомышлыга йөреш юк.

5973. Ясаклының арты кадаклы.

5974. Яхшы булса — бидән, яман булса — колдан.

5975. Яхшыга көн юк, яманга хөкем юк.

5976. Яңгыр явып җил иссә, ялчыларның насыйбы.

5977. Әдәмгә кол булганчы, койрык так та эт бул.

5978. Өйдә утырган түрә бүрәнә аша бүре күрә.

5979. Үзен зур тоткан түрәнең соңы хур булыр.

5980. Үләнле җирдә мал симерә, даулы җирдә түрә симерә.

5981. Җир түбәсез булмас, ил түрәсез булмас.

5982. Җир чигәсе — тау, ил чигәсе — хан, дау чигәсе — җан.

5983. Һәр җирнең бер түрәсе бар, һәр түрәнең төрмәсе бар.

5984. Һөнәрле кол үлмәс, үлмәсә дә көн күрмәс.

* * *

5985. Андый гына хан кызында да була.

5986. Ашау байдан, үлем ходайдан.

5987. Биктимер байга кергән, бае ялга кергән.

5988. Боермак сездән, йөгермәк бездән.

5989. Болай да хәерче, өстәвенә эт тә тешләде.

5990. Бу патшаның тәхете ни дә, бәхете ни.

5991. Законы йодрыгында, җавабы кулында.

5992. Иткәнем — коллык, күргәнем — хурлык.

5993. Куркытмага хуҗам юк, биетмәгә бикәм юк.

5994. Падишаһым, солтаным, иске чабата олтаным.

5995. Сатсам — пулым , асрасам — колым.

5996. Син дә би, мин дә би, иләнмәгән тире ки.

5997. Син түрә дә, мин түрә, безнең эшне кем күрә.

5998. Хәерче кесәсендәге шикәр кебек шомарган.

5999. Ыгыр-шыгыр көн үтсен, байның күңеле үссен.

6000. Я тәхет, я ләхет.

6001. Әби патшадан калган.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2053 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz