Четверг, 16.05.2024, 04:43:23   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 12 » ӘТӘЧ
ӘТӘЧ
20:40:54
4363. Атач әтәчнең бүксәсе дә сул якта булыр.

4364. Бер куразны җиде кеше суймый.

4365. Булыр әтәч йомырка эчендә үк кычкырыр.

4366. Вакытсыз кычкырган әтәчне суеп ашыйлар.

4367. Ике әтәч сугышканда тавыклары кытаклар.

4368. Иртә кычкырган әтәчнең түбә чәчен йол.

4369. Карт әтәч кычкыручан була.

4370. Кечкенә булсаң да, әтәч бул.

4371. Куразга «кычкыр» дип әмер бирмиләр.

4372. Кырык ел тавык булганнан бер көн әтәч булганың артык.

4373. Соң кычкырган әтәчнең тавышы ягымсыз.

4374. Сугьш1чан әтәч беркайчан да симез булмый.

4375. Тавык кытаклый дип, әтәч тә кытаклаган.

4376. Торна күк атлыйм дип, әтәчнең чаты аерылган.

4377. Туйга да шул әтәч башын өзәләр, үлек ашына да.

4378. Әтәч кычкырса: «Хатыным күп, түшәгем юк»,— дияр, имеш.

4379. Әтәч синнән зирәк булмасын, син әтәчтән зирәк бул.

4380. Әтәч чүплек башын бакчага алыштырмас.

4381. Әтәч —үз чүплегендә патша.

4382. Әтәч үлгән, күзе чүплектә калган.

4383. Әтәчкә дә чебеш туйдырырга туры килә.

4384. Әтәчнең күрке — кикреге дә койрыгы.

4385. Үз чүплегендә әтәч тә батыр.

* * *

4386. Аның әтәче дә кубыз уйный.

4387. Аның әтәче дә күкәй сала.

4388. Йомыркадан чыкканчы әтәч булган.

4389. Кызыл әтәч җибәрү.

4390. Ни бугазга, ни хуразга.

4391. Әтәч белән сука сөрү.

4392. Әтәч булып кычкыру.

4393. Әтәч булып җитмәгән, читәнгә менеп: «Кикрикүк!»

4394. Өченче әтәчкә кадәр.

4395. Җыен тавыкка бер әтәч.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 917 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz