2284. Бар төлке дә үз койрыгын мактар. 2285. Башта булыр төлкесе, соңыннан чыгар көлкесе. 2286. Бер төлке җиде бүрене җитәкли. 2287. Йокычан төлке тавык алдамас. 2288. Кабып йотар алдыннан төлке дә тавыкны мактый. 2289. Карт төлкене урманнан куып чыгара алмассың. 2290. Кыюсыз төлке ачка үләр. 2291. Монда бүреләр өчен дау бара, анда төлке иркенләп кетәк пудара. 2292. Томанлы көн төлке узар, буранлы көн бүре узар. 2293. Төлке арысланны тәү күргәндә куркуыннан чак җаны чык¬маган, икенче күргәндә «әссәламегаләйкем!» дигән, өченче күргәндә алдап киткән, ди. 2294. Төлке бүредән туграк тора. 2295. Төлке дә йөземгә буе җитмәгәч: «Пешмәгән әле»,—дип» әйтте, ди. 2296. Төлке йотар, арыслан костыра белмәс. 2297. Төлке койрыгына ышаныр. 2298. Төлке никадәр качса да, барыр җире күрекче кибетендә. 2299. Төлке саклы бакчага керми. 2300. Төлке — тиресе белән, былбыл өне белән кадерле. 2301. Төлке тиресе өчен гаепле. 2302. Төлке төнлә йөрер, көндез йоклар. 2303. Төлке төшендә дә тавык саный. 2304. Төлке әйткән: «Үзем өчен әйтүем түгел, әмма тавыксыз кетәк утка чыксын!» — дигән, ди. 2305. Төлке өнендә ятканчы, кырда сине арыслан ашасын. 2306. Төлке өч ел арысланга очрамаса, арысланга әйләнә, ди. 2307. Төлке үз өнен тизәкләгәч, бурсык оясына күчә. 2308. Төлкегә баш булганчы, арысланга койрык булу хәерлерәк. 2309. Төлкегә: «Кыздырган тавык ашар идеңме?» — дигәннәр. «Кешенең көләсен китермәгез әле»,— дигән, ди. 2310. Төлкене алдамыйлар, готып тиресен генә туныйлар. 2311. Төлкене койрыгы саклый. 2312. Төлкенең кызыллыгы үз башына. 2313. Төлкенең уены күп булса да, иң яхшысы — качу. 2314. Төлкенең хәйлә туны кызыл. 2315. Төлкенең хәйләкәрлеге кетәк тирәсеннән күп узмый. 2316. Төлкенең тәҗрибәлесе капкынга ике аягы белән эләгер. 2317. Хәйләкәр төлке койрыгыннан эләгә. 2318. һәр җирнең төлкесен үз тозагы белән аула. * * * 2319. Без үзебез төлкече, түлке адәм көлкесе. 2320. Кара төлке булу. 2321. Син төлке булсаң, мин койрыгы. 2322. Төлкене көлкегә калдырырлык. 2323. Төлкенең өстенә барып чыга торган көн. |