Среда, 15.05.2024, 08:34:04   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 22 » ТӨС-БИТ, ЙӨЗ-ЧЫРАЙ, МАТУР-ЯМЬСЕЗ
ТӨС-БИТ, ЙӨЗ-ЧЫРАЙ, МАТУР-ЯМЬСЕЗ
00:05:08
10652. Ак кеше —чак кеше, кара кеше — таза кеше, сары кеше — сыек кеше, кызыл кеше — матур кеше, чуар кеше — ямьсез кеше.

10653. Ак матур — чак матур, кара матур — бик матур.

10654. Ачык йөз — ишекләр ачкычы, биек таулар баскычы.

10655. Ачык йөз — нур өстенә нур.

10656. Ачык йөзле кешедән игелек көт.

10657. Ачык йөзне ачасы юк.

10658. Битең матур булмаса, көзгегә үпкәләмә.

10659. Гөл чәнечкесез булмас, гүзәл назсыз булмас.

10660. Гүзәл дә кимчелексез булмый.

10661. Йөз белән йөз бер түгел.

10662. Йөз матурлыгы — бизәк, ата байлыгы — кырау.

10663. Йөз матурлыгы — елмаю белән.

10664. Йөз — җанның көзгесе.

10665. Йөзе ачыкның күңеле ачык.

10666. Йөзе күркәмнең холкы да күркәм.

10667. Йөзе ямьсез көзгене яманлар.

10668. Йөзең кыек булса, көзгене гаепләмә.

10669. Йөзне күргәч йөз ояла.

10670. Йөзне табакка куймыйлар.

10671. Казан кайда — сүз шунда, сылу кайда — күз шунда.

10672. Кара кеше кызганчы сары кеше яна башлый.

10673. Кара кешенең ачуы килгәнче сары кешенең җаны чыгар.

10674. Кара товар үтемле, кара кеше сөйкемле.

10675. Караңгы чырайлы кешедә ачык холык булмый.

10676. Кешенең үзенә күрә йөзе.

10677. Кызыл ит бетәр, кызыл бит калыр.

10678. Күрекле дип күбәләкне кочмыйлар.

10679. Күреклегә куян кабы да килешә.

10680. Күреклегә күз иярер, көрмәклегә сүз иярер.

10681. Күрекленен башы бүрекле.

10682. Күркәм кешегә күмер кабы да килешә, сылу кешегә солы кабы да килешә.

10683. Күркәмгә күз иярә, көрпә тунга чүп иярә.

10684. Матур ачылыр, ямьсез качыныр.

10685. Матур һәркемнең йөрәгенә ятыр.

10686. Матурлык йөз гаепне каплый.

10687. Матурлык — йөзгә яккан буяу, тик тиз китәр.

10688. Матурлык күлмәк белән сәдәптә түгел, оят белән әдәптә.

10689. Матурлык морат түгел, ямьсезлек оят түгел.

10690. Матурлык -тиз шиңә торган чәчәк шикелле.

10691. Матурлык туйда кирәк, татулык көн дә кирәк.

10692. Матурны эзләмә, күңелгә ятырны эзлә.

10693. Сипкелле — сөйкемле.

10694. Суык колактан алыр, сылу йөрәктән алыр.

10695. Сылу күңел аздырыр, алтын юлдан яздырыр.

10696. Тышкы матурлык белән масайма, эчке матурлык белән масай.

10697. Төс-битне табага салып йөртмиләр.

10698. Төсе бардан төгәнмә.

10699. Төсе килешмәгәннең эше килешми.

10700. Фәкыйрь булса да, матур булсын.

10701. Чибәр дигәнне чырсыз да яратыр.

10702. Чибәр кешене чикмән белән дә таныйлар.

10703. Чибәр кулыннан су эчсәң дә файда.

10704. Чибәрлек белән чиркәү салдырып булмый, матурлык белән манара мандырып булмый.

10705. Чибәрлекнең чиге юк.

10706. Чибәрләр дә күп, исәрләр дә күп.

10707. Чибәрне кем дә сөяр.

10708. Читек аяк талдырмас, матур хәтер калдырмас.

10709. Шадра йөрәк яндыра, шома хәтер калдыра.

10710. Эчке матурлык күктәге ай кебек, тышкы матурлык болан муенындагы энҗе кебек.

10711. Ягымлының шадрасы күренми, сөйкемленең сипкеле беленми.

10712. Ямьсезгә матур дисәң — зураеп китәр, матурга ямьсез дисәң — черәеп китәр.

10713. Ямьсезнең көзгесе начар, булдыксызның коралы начар.

10714. Яңылмас яңак булмас, сөренмәс тояк булмас.

10715. Әчәчкә дә күз тия, ди.

10716. Үз битен аямаган кеше битен чиядәй кылыр.

10717. Үзең койты булгач, көзгене хурлама.

10718. Һәр матурның да бер гаебе табыла.

* * *

10719. Аның битен юмаган.

10720. Ачык чырай, кайнар чәй.

10721. Бит белән җир себерү.

10722. Битендә шайтан борчак суккан.

10723. Битеннән басып керү.

10724. Битенә катык сөртсәң, көчек яламас.

10725. Битенә җил булып та тимә.

10726. Йөз каралыгы китерү.

10727. Йөз суы түгү.

10728. Йөзем — кара, телем кыска.

10729. Йөзгә ыштыр каплаган булу.

10730. Килбәтен күргәч, өрәк өркер.

10731. Күрергә чибәр, тәртәгә тибәр.

10732. Теләсәң — төсең бар, эшләсәң — көчең бар.

10733. Тыштан ал да гөл, эчендәген үзең бел.

10734. Тышы мамык, эче кабык.

10735. Тышы мут, эче ут.

10736. Төсең-битең җир булган, әвенең янды мәллә.

10737. Чибәрлеккә бик чибәр, күрсәң гайрәтең чигәр.

10738. Читкәрәк кит: читтән матур күренәсең.

10739. Чыраем яман булса да, ыраем яхшы.

10740. Янагы яңакка ябышкан.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1968 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz