Среда, 15.05.2024, 17:45:52   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 12 » ТАНЫШ-БЕЛЕШ, ДУС-ИШ. ДОШМАН
ТАНЫШ-БЕЛЕШ, ДУС-ИШ. ДОШМАН
21:28:48
5284. Авызың тулы кан булса да, дошман алдында төкермә.

5285. Аерылмас дустыңа онытылмас сүз әйтмә.

5286. Аз кайгыны аш баса, күп кайгыны дус баса.

5287. Акыллы дошман надан дустан яхшырак.

5288. Акыллы дошманнан курыкма, ахмак дустан курык.

5289. Акылсыз дустан акыллы дошман артык.

5290. Акылсыз кеше бәлагә калса гына дусын хәтерли.

5291. Алтын — таш булмас, алабута — аш булмас, дошман яуда иш булмас.

5292. Алыстагы дошманнан андып йөргән дус яман.

5293. Ара өзек булса, дуслык төзек була.

5294. Артыңдагы дошманың — алдыңдагы дустың.

5295. Ат алсаң — тешен кара, дус булсаң — эшен кара.

5296. Ахмак дустың булганчы акыллы дошманың булсын.

5297. Аш —ашка, дус — башка.

5298. Ашаганда дус күп, башка төшсә берсе дә юк.

5299. Ашны күрсәң кадер тот, дусны күрсәң гадел тот.

5300. Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый.

5301. Белгән җирдә баш кадерле, белмәгән җирдә тун кадерле.

5302. Белексез дустыңнан белекле дошман артык.

5303. Белеше кайда — йомышы шунда, танышы кайда — табышы шунда.

5304. Белешең булса, баргач бәлеш ашарсың.

5305. Белешми эндәшү — сыналмаган бозга керү.

5306. Бер иске дус яңаның икесеннән артык.

5307. Бер күргән — белеш, ике күргән — таныш, өченче күргән — кардәш.

5308. Берәү җан дусың, берәү мал дусың.

5309. Бозылышкан дус дошманнан яман.

5310. Буласы дуска ышанып иске дустан аерылма.

5311. Бүре юк димә куак астында, дошман юк димә бүрек астында.

5312. Гаепсез аш эзләмә — ач калырсың, гаепсез дус эзләмә — ялгыз калырсың.

5313. Дошман алдында, эчең еласа да, тышың көлсен.

5314. Дошман берне биш итә.

5315. Дошман боерса — барма, дус боерса — калма.

5316. Дошман дустан ярала.

5317. Дошман зәгыйфь күренсә дә хур тотма, көчле күренсә дә курыкма.

5318. Дошман, кырмыска булса, фил булып күренер.

5319. Дошман көлгәнче син бөл.

5320. Дошман күп булганда качуда файда юк.

5321. Дошман серемне белмәсен дисәң, дустыңа да сереңне әйтмә.

5322. Дошман сәгате сукканчы үз сәгатең суксын.

5323. Дошман сүзе төтен түгел, күзгә керми.

5324. Дошман теле белән куштан теле бер булса, җиңеп булмый, ди.

5325. Дошман теле төерле, айкый гына күңелне.

5326. Дошманга ашыңны бирсәң, башыңа менәр.

5327. Дошманга саесканнан сак бул, ябалактан уяу бул.

5328. Дошманнан төк йолыксаң да файда.

5329. Дошманны дус итә белү — һөнәр, дусын дошман ясаган — үләр.

5330. Дошманны куй дип уйлама, бүре дип уйла.

5331. Дошманны көч белән җиңүгә караганда акыл белән җиңү файдалырак.

5332. Дошманны шикәр белән үтер.

5333. Дошманны ындыр артында көтмиләр.

5334. Дошманның азы да күп.

5335. Дошманның көлгәне — сереңне белгәне.

5336. Дошманның көлгәненә ышанма.

5337. Дошманның күзе дүрт.

5338. Дошманның күңелендә булсаң да, күзендә булма.

5339. Дошманның үз ташы белән үз башына ат.

5340. Дошманың бер булса, унга сана: аның да дуслары бар.

5341. Дошманың кырмыскадай булса да, арысландай күр.

5342. Дошманың күп булса, үзеңнән күр.

5343. Дошманың тычкан булса да, көчең арысландай булсын.

5344. Дошманыңа әйтергә ярамаганны дусыңа да әйтмә: аның иртәгә дошман булуы бар.

5345. Дошманыңа үлем теләгәнче, үзеңә гомер телә.

5346. Дошманыңны сөендермә, дусыңны көендермә.

5347. Дошманыңның җеназасын күреп сөенмә.

5348. Дус — акчадан кыйммәт.

5349. Дус алдавы дошман ялганыннан яманрак.

5350. Дус артыңда мактар, дошман алдыңда мактар.

5351. Дус аткан таш баш ярмый.

5352. Дус — башка, дошман — аякка.

5353. Дус беленер авырлыкта, ир беленер батырлыкта.

5354. Дус белән аша, эч, итмә алыш-биреш.

5355. Дус белән дус булганга шатлан, дошман белән дус булудан саклан.

5356. Дус биткә карар, дошман аякка карар.

5357. Дус битлеген кигән дошман хәтәр.

5358. Дус булсаң, дуслыгыңны күрсәт: бүрәнәнең авыр башын күтәр.

5359. Дус дус булсын, хисабың дөрес булсын.

5360. Дус дус өчен мал бирер, яу килгәндә җан бирер.

5361. Дус дуслык итәр, дуслык башка җитәр.

5362. Дус — дусының көзгесе.

5363. Дус — игез, дошман — сигез.

5364. Дус-ишле булыйм дисәң, кинә тотма.

5365. Дус килгән көн — бәйрәм көн.

5366. Дус көйдереп әйтер, дошман көлдереп әйтер.

5367. Дус көлгәндә беленми, бөлгәндә беленә.

5368. Дус күзе башта, дошман күзе аякта.

5369. Дус күргәннән түңелмә.

5370. Дус күңелне күтәрә, мал үлемне күтәрә.

5371. Дус серен дус белер.

5372. Дус тотсаң, гаебе белән тот.

5373. Дус турында дустан сорыйлар.

5374. Дус хисабы күңелдә.

5375. Дус хәлеңә керер, дошман бавырыңа керер.

5376. Дус үпкәләсә, дошман кинәнер.

5377. Дуска керсәң утырып чык, дошманга керсәң басып чык.

5378. Дуслар акчаң барда күп була.

5379. Дуслар арасындагы шелтәләшү дуслыкны яңарта.

5380. Дуслар белән ашау ашның ләззәтен арттыра.

5381. Дуслар талашсалар да ялашалар.

5382. Дуслар — узганны, гашыйклар алдагы көнне сөйлиләр.

5383. Дуслар хәтерен калдырсаң, дошман хәтерен табарсың.

5384. Дуслар эзләмәгән кеше үзенә дошман.

5385. Дусларның йөзе дә аз, дошманның берсе дә күп.

5386. Дусларның теле каты тоелса да, күңеле йомшак була.

5387. Дусларын онытканның үзен дә онытырлар.

5388. Дусларын сатканны таш бәйләп суга сал.

5389. Дуслык — агач, күрешү — җимеше.

5390. Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә.

5391. Дуслык каза вакытында беленә.

5392. Дуслык—фикердәшлек белән, туганлык — кардәшлек белән.

5393. Дуслык җебе — ачык йөз.

5394. Дуслыкны акчага сатмыйлар.

5395. Дусны табу җиңел, саклавы авыр.

5396. Дусны шәм яндырып эзлә.

5397. Дусны — үзгә, дошманны ялган эзгә юлыктыр.

5398. Дусның дуслыгы өч көннән түгел, өч елдан соң беленер.

5399. Дусның суы — дусына бал.

5400. Дусның таягы ачы булыр.

5401. Дуссыз баш — тозсыз аш кебек.

5402. Дустым күп дип йөрерсең, эшең төшкәч белерсең.

5403. Дустың бирсә ком, аны да учыңа йом.

5404. Дуетың нинди — кадерең шундый.

5405. Дусы күп кеше дала кебек киң, дусы юк кеше уч төбе генә.

5406. Дусы күпне яу алмый.

5407. Дусым дип сереңне әйтмә, дусыңның да дусы бар.

5408. Дусын сакламаган дошманга эләгер.

5409. Дусының хатасын яшергән — дуслыгына тап төшергән.

5410. Дусың авырса, син дә ыңгыраш.

5411. Дусың дус булып калсын дисәң, аңа баш булма, иш бул.

5412. Дусың өчен сөен, үзең өчен көен.

5413. Дусыңа ат бирмә, бирсәң «җай йөр» димә.

5414. Дусыңа барып чәч тара, дошманыңа барып тырнак кис.

5415. Дусыңа — күз яшеңне, дошманыңа тешеңне күрсәт.

5416. Дусыңнан аерыласың килсә, бурычка бир.

5417. Дусыңны коткар, ул сиңа булыр кучкар!

5418. Дусыңның кем икәнен беләсең килсә, бурыч бир.

5419. Дәүләт кадере беткәч беленә, дус кадере үлгәч сизелә.

5420. Дөнья бетәр, дошман бетмәс.

5421. Елан йоклар, дошман йокламас.

5422. Зәңгелә тән җимерә, дошманлык өй җимерә.

5423. Ике дошманның кәҗәләре дә аерым йөри.

5424. Ике яңа дустан бер иске дус яхшырак.

5425. Икейөзле дустан дошман яхшы.

5426. Ил өстендә илле дустың булсын.

5427. Илдә илле дустың булсын, кырда кырык дустың булсын.

5428. Иптәш иптәш өчен утка керер.

5429. Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.

5430. Иске дошманга сер салма, яңа байдан бурыч алма.

5431. Иске дус дошман булмас, яңа дустан файда булмас.

5432. Иске дус — иярләгән ат.

5433. Иске дусның бересе — яңа дусның йөзесе.

5434. Иске китән бүз булмас, иске дошман дус булмас.

5435. Исәпле дус аерылмас.

5436. Исәпләшкән дуслар орышышмас.

5437. Иш — ише белән, дуңгыз — түше белән.

5438. Иш — ише белән, тычкан — тишеге белән.

5439. Иш — ише белән, хиш — хише белән.

5440. Иш — ише белән, Хуҗа — ишәге белән.

5441. Иш — ишен табар, су — тишеген табар.

5442. Иш — ишен эзли, җил—тишеген эзли.

5443. Иш — ишенә тартыр, ишәк — абзарына тартыр.

5444. Иш янына ишмәт, тун янына бишмәт.

5445. Иш янына куш сыя.

5446. Ише булмыйча кушы булмый.

5447. Ише килмәсә, төсе килми.

5448. Ише күпнең көче күп.

5449. Ишле — ише белән, карама — куышы белән.

5450. Ишле ишен табар, имән — кушын табар.

5451. Йөз дус аз, бер дошман күп.

5452. Йөз сум акчаң булганчы йөз дустың булсын.

5453. Йөз табыштан йөз таныш артык.

5454. Кара көндә дус булган арага кылыч чапса да аерылмас.

5455. Кесә дусы — кесә бушаганчы.

5456. Кечкенә дошман зур пошман китерер.

5457. Кеше белән белешкәнче, белешләре кем икәнен бел.

5458. Кешенең иң зур дәүләте — чын дусы.

5459. Кешенең кемлеген беләсең килсә, иптәшләренә кара.

5460. Кичәге дошман дус булмас.

5461. Коры ботка — су белән, коры дуслык — сүз белән.

5462. Корымнан корым йогар, начар дустан сөрем йогар.

5463. Кош — канат белән, кеше дуслык белән көчле.

5464. Кычкырып килгән дошманнан көлеп килгән дус яман.

5465. Көрсенмә — дошманыңа көч кертерсең.

5466. Көчсез калып изелгәнче, көчәнеп из дошманны.

5467. Күп дус эзләгән дуссыз калыр.

5468. Күпме дошман булсаң да, дус булырга да бер юл калдыр.

5469. Күңелгә ятмаганны дус итмә.

5470. Матурлык — бер көнлек, дуслык — гомерлек.

5471. Мең дус — аз, бер дошман — күп.

5472. Сер дусы күп булыр, серне тоткан бер булыр.

5473. Сереңне дусыңнан сакласаң, дошманың да белмәс.

5474. Симез — табакта, дус киңәштә беленә.

5475. Син курыкмасаң, дошман качар.

5476. Синнән көч чыкканны белсә, дошманга көч керер.

5477. Су туктар, дошман туктамас.

5478. Таныган җирдә буй сыйлы, танымаган җирдә тун сыйлы.

5479. Танымас — танышын да танымас.

5480. Тар җирдә танышкан киң җирдә күрешер.

5481. Телсез дус эзләсәң, дуссыз калырсың.

5482. Тернәгең дә булсын, тырнагың да булсын.

5483. Тернәкле әдәм түрәне кол итәр.

5484. Тимер сынса эретеп коярсың, дуслык сынса коялмассың.

5485. Төлкене койрыгы яклый, дусны дус яклый.

5486. Төшкә ни кермәс, дошман ни димәс.

5487. Урманда — куш тирәк, дөньяда дус кирәк.

5488. Чын дус алдыңда мактамас, артта мактар.

5489. Чын дус йөз елдан соң да дус булыр.

5490. Ызгыш — дошманлыкның башы.

5491. Ышанма дусыңа, ут ягар куышыңа.

5492. Элек күреш, аннан белеш.

5493. Этсез куян тотып булмый, дуссыз гомер итеп булмый.

5494. Эчке дусы — эчке дошман.

5495. Якын күргән дустыңның атын алма, таен ал.

5496. Ялагай дус елмагай.

5497. Ялган дус —мәче: алдан юата, арттан тырный.

5498. Яман дигән дусың яхшы дошманнан артык.

5499. Яман дус өрми капкан эт кебек.

5500. Яман дустан ялгызлык яхшы.

5501. Яхшы дус кара көндә билгеле булыр.

5502. Яхшы дустыңа барма, яман йортыңа бар.

5503. Яхшы күргән дустыңа яхшы күргән малың бир: күрә-күрә сөенсен; яман күргән кешеңә яман күргән искең бир: кия-кия көенсен.

5504. Яхшылыгы тимәгән дусның яманлыгыннан саклан.

5505. Яңа дуслар тап, искесен ташлама.

5506. Әдәм бер дуссыз, бер дошмансыз булмас.

5507. Әйбернең яңасы яхшы, дусның искесе яхшы.

5508. Әйт дусыңны — әйтермен кем икәнлегеңне.

5509. Өеңдә аш бетсә, яныңнан дуслар китәр.

5510. Үги дошман үз булмый, иске күлмәк бүз булмый.

5511. Үзеңнән яман белән дус булма.

5512. һәр көлгәнне дусым димә, һәр ачуланганны дошманым димә.

* * *

5513. Агылый белән тагылый.

5514. Алды дошман, арты пошман.

5515. Биргәндә дус, алганда дошман.

5516. Гриш-гриш, барыбыз да бер иш.

5517. Дошман сигез, без унике.

5518. Дус бар, дошман бар.

5519. Дус булырга теләсәң, кунак-кунак уйнарбыз; эт булырга теләсәң, тотарбыз да тукмарбыз.

5520. Дустан дошман күп.

5521. Ике арада битараф.

5522. Ишәй белән кушай.

5523. Танышканга тел бирмәс, йөрешкәнгә юл бирмәс.

5524. Әмәк белән Җәмәк, көрәк белән сәнәк.

5525. Җитәк белән Тотак.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 4613 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz