Понедельник, 06.05.2024, 16:04:02   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Июнь » 2 » ТЕЛНЕҢ РОЛЕ, ТЕЛГӘ ОСТАЛЫК. ТУГАН ТЕЛ ҺӘМ ЧИТ ТЕЛЛӘР
ТЕЛНЕҢ РОЛЕ, ТЕЛГӘ ОСТАЛЫК. ТУГАН ТЕЛ ҺӘМ ЧИТ ТЕЛЛӘР
21:51:47
15457. Авызны пычак ачмый, тел ача.

15458. Авызына көче җитмәгәннең теле башына җитәр.

15459. Акылы кысканың теле озын.

15460. Алдыңнан әйткән телең артыңнан килеп тотмасын.

15461. Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.

15462. Ананың балага биргән иң зур бүләге — тел.

15463. Ау кошы борыныннан билгеле, акылы үткен кеше теленнән билгеле.

15464. Ачы тел — зәһәр, татлы тел — шикәр.

15465. Ачыккан — угры булыр, ачынган — телдәр булыр.

15466. Ачынганның теле ачы.

15467. Ашыккан тел чүпрәккә әйләнә.

15468. Аяк белән абынудан тел белән абыну яман.

15469. Бал тамган телдән агу да тамар.

15470. Баллы тел баш әйләндерә.

15471. Баш кисмәк бар, тел кисмәк юк.

15472. Баш тел белән сөйрәлер.

15473. Бер авызга ике тел сыя.

15474. Берәү теле белән ярый, берәү җилкә белән ярый.

15475. Берәүнең кулы эшли, икенченең теле эшли.

15476. Булган оратор мең авызны каратыр, булмаган оратор болгатыр да таратыр.

15477. Булыр-булмас кешегә дилбегә буе тел бирер, дигәннәр.

15478. Бәхетле буласының теле татлы.

15479. Дөньяда иң ачы нәрсә дә — тел, иң төче нәрсә дә — тел.

15480. Елан агуы тешендә, әдәмнеке — телендә.

15481. Зәһәр тел йөрәкне яралый.

15482. Иле барның теле бар.

15483. Инсафлының теле саф.

15484. Иртә торгач тел сөякләрдән: «Ни хәлегез бар?»— дип сорар, ди. Сөякләр: «Син тик торсаң, безнең хәл яхшы»,— дип әйтерләр, ди.

15485. Ишек алдыңны койма белән тот, телеңне бәйдә тот.

15486. Ишектә утырып түргә телең җиткезмә.

15487. Иң татлы тел — туган тел, анам сөйләп торган тел.

15488. Йомры телеңне яссы итәрсең, яссы телеңне тасма итәрсең.

15489. Йөздән берәү чичән, меңнән берәү күсәм.

15490. Кемнең телендә ни булса, күңелендә шул була.

15491. Кесәңдә малың булмаса, телеңдә балың юкмы.

15492. Кеше — теленнән, хайван тезгененнән эләгә.

15493. Кеше — теленнән, үгез мөгезеннән бәйләнә.

15494. Кеше теленә чуер таш чатный.

15495. Кешенең күңеле теленнән таныла.

15496. Кешенең теле аңа дан да китерә ала, хурлык та китерә ала.

15497. Кул ярасы бетәр, тел ярасы бетмәс.

15498. Кулын тыйган кулын саклар, телен тыйган башын саклар.

15499. Кулыңны, аннан бигрәк телеңне тый.

15500. Кызыл тел ни сөйләмәс.

15501. Кызыл телнең күчәре сынмый.

15502. Кылыч ярасы уңалыр , тел ярасы уңалмас.

15503. Көрмәклегә сүз иярер, көрпә тунга чүп иярер.

15504. «Көш» дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр.

15505. Күп аткан белән мәргән булмас, күп әйткән белән чичән булмас.

15506. Күрә-күрә күсәм булыр, сөйли-сөйли чичән булыр.

15507. Мәҗлестә телеңне, табында кулыңны тый.

15508. Озын тел авызга сыймас, бер көн иясенең муенын бумый куймас.

15509. Озын тел гомерне кыскартыр.

15510. Озын тел елан кебек: авыздан чыкса, муенга урала.

15511. Суны — таяк белән, кешене тел белән үлчиләр.

15512. Сыйларга сыең булмаса, сыйпарга телең булсын.

15513. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

15514. Сөртенмәс тояк булмас, яңылмас тел булмас.

15515. Сөяксез тел ни әйтмәс.

15516. Сөңге җәрәхәте китәр, тел җәрәхәте китмәс.

15517. Тасма телгә ышанма.

15518. Татлы сүздән тел корымый.

15519. Татлы тел аю биетә.

15520. Татлы тел еланны да өненнән чыгарыр.

15521. Татлы тел тау ашыра.

15522. Татлы тел тимер капканы ачар.

15523. Татлыдан татлы да тел, ачыдан ачы да тел.

15524. Татсызның теле мең колач.

15525. Таш ташны ярыр, яман тел башны ярыр.

15526. Тел акылдан узып китмәсен.

15527. Тел байлыгы бай итәр, тел юклыгы юк итәр.

15528. Тел белгән — дана , тел белмәгән — бәла.

15529. Тел — белемнең ачкычы, акылның баскычы.

15530. Тел белмәгән теленнән абыныр.

15531. Тел белән аңлаталмаганны таяк белән аңлаталмассың.

15532. Тел белән пылау пешми.

15533. Тел белән тегермән тартып булмый.

15534. Тел белән урак урганның биле авыртмый.

15535. Тел белән әйтмичә бармак белән төртеп булмый.

15536. Тел бәрәңге түгел, изелми, теләсә ни сөйли.

15537. Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәржән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр.

15538. Тел дөньяның читенә барырга да юл таба.

15539. Тел елата да, юата да.

15540. Тел йөгереге — башка, аяк йөгереге — ашка.

15541. Тел кечкенә булса да, сүзе дөньяга сыймый.

15542. Тел, кечкенә генә булса да, бөтен дөньяны боза.

15543. Тел кешенең кемлеген аңлата.

15544. Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый.

15545. Тел кылычтан үткен, энәдән очлы.

15546. Тел көрәк түгел, нәрсә тәмле икәнен белә.

15547. Тел май кебек буяла, тигәнәк кебек иярә.

15548. Тел сөйли, баш эшли.

15549. Тел сөйләр дә керер, ни күрсә дә баш күрер.

15550. Тел, сөяксез булса да, сөякне сындыра.

15551. Тел сөяксез, кая бөксәң шунда бөгелә.

15552. Тел сөяксез, әйтә дә кереп кача.

15553. Тел татлысы иясенә бал ашатыр, татсызы таяк ашатыр.

15554. Тел таш яра, таш ярмаса баш яра.

15555. Тел ташны эретә.

15556. Тел — тегермән: тарттыра бирә.

15557. Тел телдән уза.

15558. Тел төзә, тел боза.

15559. Тел Төмәнгә илтә.

15560. Тел юмалаучыга да корал, дуамалчыга да корал.

15561. Тел өсте балның тел асты тоз булучан.

15562. Тел өчен баш җавап бирер.

15563. Тел җиде кат җир астыннан да таба.

15564. Тел җәрәхәте сөңге җәрәхәтеннән яман.

15565. Телгә батыр алда торыр, телгә факыр артта торыр.

15566. Телгә батыр — кулда юк, өйдә батыр — яуда юк.

15567. Телгә ихтыярсыз — илдә игътибарсыз.

15568. Телгә керсәң белерләр, илгә чыксаң күрерләр.

15569. Телгә чичән телнең маен тамызып, сүзнең балын агызып сөйләр.

15570. Телгә шалкан чәчмиләр.

15571. Телдә бар да, кулда юк.

15572. Телдән бал да тамар, зәһәр дә тамар.

15573. Телдән килгән кулдан да килсен.

15574. Телдән тел уза, кулдан кул уза.

15575. Телдән төшкән миргә кергән.

15576. Теле авызына сыймаган кешедә бәла бар.

15577. Теле бар сөйләр, акылы бар көйләр.

15578. Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган.

15579. Теле барның юлы бар.

15580. Теле белән сөйләгән — иңе белән күтәрер.

15581. Теле бозыкның күңеле бозык.

15582. Теле йомшак аш ашар, теле каты камчы ашар.

15583. Теле кызганда әйткәннең соңыннан йөзе кызарыр.

15584. Теле кычыткан сүз бозар, кулы кычыткан эш бозар.

15585. Теле күтәрелгәннең кулы да күтәрелә.

15586. Теле озынның акылы кыска.

15587. Теле татлының башы хәтәрдән имин.

15588. Теле татлының дусы күп.

15589. Теле чибәрнең үзе чибәр.

15590. Теле юк авызындагысын алдырыр.

15591. Теле яманның көне яман.

15592. Телем — дошманым.

15593. Телен тыйган башын саклар.

15594. Телендә «безе» булган кешенең кулында бернәрсәсе дә булмый.

15595. Телең белән ашыкма, эшең белән ашык.

15596. Телең белән дау куптарма, эшең белән тау актар.

15597. Телең белән күңелеңне бер тот.

15598. Телең белән тегермән корма, аннан барыбер он чыкмас.

15599. Телең белән теләсәң нишлә, кулың белән уйнама.

15600. Телең белән фикер йөртмә, акылың белән фикер йөрт.

15601. Телең белән әйткәнне кулың белән эшләп күрсәт.

15602. Телең озын булса, авызың ябык тормас.

15603. Телең озын булса, гомерең кыска булыр.

15604. Телең озын булса, ут яла.

15605. Телеңне бәйдә тот, этеңне бауда тот.

15606. Телеңне теш артында тот, колагыңны кисмәсен.

15607. Телеңне тешләмичә авыртканын белмәссең.

15608. Телеңне тик тоталмасаң, тешеңә кыстыр.

15609. Телеңә килгәнне сөйләмә, кирәк булганны сөйлә.

15610. Телеңә хуҗа булсаң, тешең кырылмас.

15611. Телләр белгән — илләр белгән.

15612. Телне бал белән кисәләр.

15613. Телне тегеп булмый.

15614. Телнең биге — теш.

15615. Телнең буе кече, гөнаһы олы.

15616. Телнең зиннәте — тугры сүз.

15617. Телнең михнәтен баш күрә.

15618. Телнең озыны яучы белән маклерга кирәк.

15619. Телнең сөяге юк.

15620. Телсез кеше — ярты кеше.

15621. Телсезлек ялганчылыктан хәерлерәк.

15622. Телсезнең дошманы юк.

15623. Телсезнең телен телсез белер.

15624. Телчән теленнән табар.

15625. Теш авырткан җиргә тел төртелер.

15626. Теш дигән койма артында тел дигән арыслан йөри.

15627. Тигенгә тел кыймылдаткан — тиле булып саналган.

15628. Тик тормаган тел башка бәла китерә.

15629. Тиле илчегә акыллы тылмач кирәк.

15630. Туган телем — иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.

15631. Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

15632. Тугры телем таш ярыр.

15633. Тугры телемне тыя алмыйм, туганыма керә алмыйм.

15634. Тылмач үз җавабын үзе табар.

15635. Тылмачның акылы теленнән озын булсын.

15636. Тәмле тел — агу, ачы тел — дару.

15637. Төерле тел тешкә тия.

15638. Төче коймак пешергән кешегә бар, төче телле кешегә барма.

15639. Уең белән җиткәнне телең белән әйтеп күрсәт, телең белән әйткәнне кулың белән эшләп күрсәт.

15640. Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек.

15641. Фил күтәрмәгәнне тел күтәрә.

15642. Хайван — тезгененнән, әдәм теленнән тотылыр.

15643. Хайванны — азык белән, кешене тел белән өйрәтәләр.

15644. Чичән сүз башлар, батыр кул башлар.

15645. Чичәннең теле уртак, чибәрнең кулы уртак.

15646. Энә күзеннән сына, чичән сүзеннән сына.

15647. Явыз тел мылтыктан куркынычрак.

15648. Яман тел без кебек, яхшы тел кез кебек.

15649. Яхшы тел таг биләр.

15650. Әдәм теленнән табар, хайван — мөгезеннән.

15651. Әдәп башы — тел.

15652. Әче тирең чыкса , әче телең чыга.

15653. Үтергән дә тел, тергезгән дә тел.

15654. Үткен кылыч кынысын кисәр, үткен тел иясен кисәр.

15655. Җаны ачыганның теле ачы.

15656. Һәр илнең ачкычы — тел, телен белгән ил ачар.

15657. Һәр телнең үз хикмәте бар.

* * *


15658. Авызы бар, теле юк.

15659. Авызыңда «көш!» дип әйтергә телең булмаса, карга күтәреп китәр иде.

15660. Агач авыз, балта тел.

15661. Ай, телен тартып өзәргә.

15662. Ай-һай телең, тел очыңда безең.

15663. Балы — телендә, агуы — күңелендә.

15664. Йозаклы тел белән яшәү.

15665. Йомры телен ясмаклап, ясмак телен тасмалап сөйләү.

15666. Олы телдән үтмәде, кече телгә җитмәде.

15667. Русчаны белмим, татарчаны аңламыйм.

15668. Сөйләр теле — ачы, ябар теле — төче.

15669. Татарчага — таман, русчага — яман.

15670. Таштан теле суелмый.

15671. Тел астында теле бар, җир астында юлы бар.

15672. Тел бистәсе, куян хастасы.

15673. Тел дә яңак белән генә сыйладык.

15674. Тел очы татлы, төбе — кортлы.

15675. Тел очын кытыклап тору.

15676. Тел туздырып, гомер уздырып.

15677. Тел өсте бал да май, тел асты ай да вай.

15678. Телгә килсә очынган, эшкә килсә кычынган.

15679. Телгә күршегә кереп тормый.

15680. Теле авызына сыймый.

15681. Теле белән дөнья гизә.

15682. Теле белән кош тота.

15683. Теле белән күктәге айны йөретә белгән, кулы белән казандагы майны эретә белмәгән.

15684. Теле белән тегермән тарттыра, кулы кыл да кыбырдата алмый.

15685. Теле белән тере агачны корытыр.

15686. Теле белән юа.

15687. Теле белән һава кыйный, һава кыйнап тамак туймый.

15688. Теле дилбегә буе.

15689. Теле көрәк, сүзе кибәк.

15690. Теле озын, кулы кыска.

15691. Теле озын үзеннән, шайтан көләр сүзеннән.

15692. Теле сарыкныкы, теше бүренеке.

15693. Теле табан астын тазарта.

15694. Теле табанына җиткән.

15695. Теле татлы, күңеле каты.

15696. Теле телгеч кебек.

15697. Теле телгә йокмый.

15698. Теле тоздан да әче.

15699. Теле туң җирне тишәрлек.

15700. Теле языкка туймас, авызы азыкка туймас.

15701. Телен тилчә ерган.

15702. Телендә бал, йөрәгендә боз.

15703. Теленең тупсасы юк, авызының туктасы юк.

15704. Теленә шайтан төкергән.

15705. Телең булмаса, күзеңне карга чукыр иде.

15706. Телең булмаса, күптән карга күтәреп алып китәр иде.

15707. Телең пароход йөртә.

15708. Телең табаннан азгандыр инде синең.

15709. Телең чыптадан булса, әллә кайчан тузып бетәр иде.

15710. Телеңне теш артыңда тоту.

15711. Телеңне тәртә буе сузма.

15712. Тилемдәге — телемдә.

15713. Уенда ни — телендә шул.

15714. Утыр урынча, сөйләшербез урысча.

15715. Әйтүен әйттем, аннан телем тарттым.

15716. Үз өстемә тел сөйләү.

15717. Үзе киле кадәр, теле кисап кадәр.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 5375 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 4.3/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz