Вторник, 07.05.2024, 04:52:05   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 30 » ТУГАН ҺӘМ ЧИТ-ЯТ
ТУГАН ҺӘМ ЧИТ-ЯТ
22:15:25
14666. Агай-эне талашса, ятка ямь.

14667. Агай-энеңнең аты узганчы авылдашыңның тае узсын.

14668. Ашап эчкәндә дус яхшы, кайгылы көндә үз яхшы.

14669. Вафасыз карендәштән вафалы әшнә яхшы.

14670. Дуслык барлы көндә, кардәш — канлы көндә.

14671. Елашырга үз яхшы, сыйлашырга ят яхшы.

14672. Ерактагы туганнан якындагы ят артык.

14673. Ике туган арасына ят кермәс.

14674. Ике туган бал капкан, читтәгеләр чүп капкан.

14675. Күңел ят булса, үз дә ят.

14676. Май ашаганда ят яхшы, кан йотканда — карендәш.

14677. Табагыңда ашың булса, дуслар яхшы; табагыңда ашың бетсә, туганнар яхшы.

14678. Туган күп тә, бертугандай булмый; таныш күп тә, кардәшең-дәй булмый.

14679. Туган туган белән табышыр, ятка бәла ябышыр.

14680. Туган туганны табыр, ятка бәласе калыр.

14681. Туган — төче, ят — әче.

14682. Туганга туган табылыр, ятка бәла ягылыр.

14683. Түшке аелның батканын иясе белмәс, ат белер; ир егетнең кадерен ага-эне белмәс, ят белер.

14684. Якын белән ярдәмләш, ят белән кардәшләш.

14685. Якынга ялганыңны әйтмә, читкә чыныңны әйтмә.

14686. Яман туганың булганчы яхшы иптәшең булсын.

14687. Ят кашыгы авыз ерта.

14688. Ят кешенең баскычы биек.

14689. Ят кулында яла бар, яласаң да, бәла бар.

14690. Ят — сыйлашырга, якын серләшергә яхшы.

14691. Ят — яланганда, туган — үлгәндә.

14692. Ятка ялынганчы, ят та яныңны кармала.

14693. Ятныкы яннан үтәр, үзеңнеке үзәктән үтәр.

14694. Ятның аты узганчы үзеңнең таең узсын.

14695. Ятның таты — кан таты, туган таты — бал таты.

14696. Яттан күрмә, үздән күр.

14697. Яхшы көн килсә, ят яхшы; яман көн килсә, үз яхшы.

14698. Үз белән өзелеп сөйләгәнче ят белән ятып сөйлә.

14699. Үз үтермәс, ят ярлыкамас.

14700. Үзеңнеке үз итмәсә, ятлар бигрәк үз итмәс.

* * *


14701. Эше төшсә — үз кеше, эше бетсә — ят кеше.

14702. Җиде ят та болай кыланмас.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2813 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz