Вторник, 07.05.2024, 20:22:19   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 28 » ТУЙ-ТӨШЕМ, БИРНӘ, КАЛЫМ
ТУЙ-ТӨШЕМ, БИРНӘ, КАЛЫМ
23:26:37
13259. Алда булачак туй өчен хәзердән биеп торма.

13260. Асламчысыз базар булмый, уенчысыз туй булмый.

13261. Аш — атлыныкы, туй — тунлыныкы.

13262. Аш барында дус юк, ат барында туй юк.

13263. Бирмәс кызның мәһәре зур булыр.

13264. Бирнә биргән биркә килен, бирнә бирмәгән иркә килен.

13265. Бирнәсе булмаса, нергәсе дә булмый.

13266. Булмаган туйга алдан барабан какмыйлар.

13267. Кадереңне белмәгән җирдә туйга барма.

13268. Каклы чәкчәк хаклы.

13269. Калым малы — кар суы.

13270. Киңәшле туй таркалмас.

13271. Кыз акчасы — тоз акчасы.

13272. «Кыз» дигәч кочасым килә, «мал» дигәч качасым килә.

13273. Кыз үпкәчән булса, калым малы күп була.

13274. Кызга биргән мал — чәкчәгенә яккан бал.

13275. Кызга мәһәрлек — туена чәй-шикәрлек.

13276. Кызның малы — кыз үзе.

13277. Көн дә бәлеш, көн дә туй булмый.

13278. Күлнең яме каз белән, туйның яме кыз белән.

13279. Күмәкләшкән — яу кайтарган, чүмәкләшкән — туй кайтарган.

13280. Никах хөкеме — олы хөкем.

13281. Савымсыз туйга кем килер.

13282. Тиле кыз туй иткән, түренә үзе менеп утырган.

13283. Туе нинди булса, туны шундый була.

13284. Туй — авыл белән, җил — давыл белән.

13285. Туй ашы тубалак.

13286. Туй башлаудан кул башлау җиңел.

13287. Туй башы сугымчы, аннан коемчы, аннан уенчы.

13288. Туй беткәч сүз күбәер.

13289. Туй дигәндә кояш томалана, ди.

13290. Туй дигәндә түмгәк тә тибрәнә.

13291. Туй килде капкага, кыз утырды кабага.

13292. Туй кунак белән күркәм.

13293. Туй кутырлы була.

13294. Туй кызыгы өч көнгә.

13295. Туй сылтавы белән тун беткән.

13296. Туй — тиешленеке, бәйрәм — барчаныкы.

13297. Туй, туйдан кайткач сарык суй.

13298. Туй туйдыра.

13299. Туй узганчы һай да һай, туй узгачтын вай да вай.

13300. Туй яме уен-көлке белән.

13301. Туй әле буласы, алдан биеп куйган кодасы.

13302. Туй үпкәсез булмас.

13303. Туй — үпкәсез, үлем үкенечсез булмый.

13304. Туй — җыен, сый да уен.

13305. Туйга барсаң борын бар, борын барсаң — урын бар; ашап-эчеп туй да кайт, соңга калсаң — сугыш бар.

13306. Туйга барсаң туеп бар, актык казың суеп бар.

13307. Туйга барсаң туеп бар, ач тамагың куеп бар.

13308. Туйга барсаң туеп бар, ашка барсаң ашап бар.

13309. Туйга барсаң туеп бар, казаныңны юып бар.

13310. Туйга барсаң туеп бар, куеныңа күмәч куеп бар.

13311. Туйга барсаң туеп бар, турка туның киеп бар.

13312. Туйга барсаң туеп бар, улың-кызың куеп бар.

13313. Туйга барсаң, үпкә-бавырыңны өйдә калдыр.

13314. Туйга барсаң җик кашавай : чана печән ашамай.

13315. Туйга дигәч, тугыз еллык хәстә терелгән.

13316. Туйга тукмак иярер.

13317. Туйда берәү ачтан үлгән, челләдә берәү өшеп үлгән.

13318. Туйда кырмыска кызы да ак ефәк ябынып очкан.

13319. Туйда туйган күпкә бармас, кайт та токмачыңны бас.

13320. Туйда тукмак та сикерә.

13321. Туйда түр башында утыру утын кисү түгел.

13322. Туйдан соң — думбра.

13323. Туйдан тукмак та калмый.

13324. Туйлаганга — туй, ясаганга — уй.

13325. Туйны яманласаң, туй ясап кара.

13326. Туйның булуыннан «була» дигәне күңелле.

13327. Тыяры юк туйга киткән.

13328. Чакырусыз туйга барганчы казусыз гүргә бар.

13329. Чакырусыз туйга барсаң, кырылган табак-савыт хакын түләрсең.

13330. Әнә туй, менә туй, ат өстенә кәҗә суй.

* * *


13331. Аргы очта туй бар дип, бирге очта биегән.

13332. Миңа туй булсын, тамакка сый булсын.

13333. Туем капкага җиткән, орчык-кабам кайда икән.

13334. Туең узган, туның тузган.

13335. Туеңа тәке төзәлер әле.

13336. Туй сыенда яшибез.

13337. Туй сылтавы белән тайлы булдым.

13338. Хәерле булсын Хәмидәнең никяхы.

13339. Чакырмаган туйга күлмәк кигән.

13340. Өйдә авызын япмаган, туйда җырлар җыр тапмаган.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2610 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz