Среда, 15.05.2024, 08:11:02   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 27 » ТУРЫЛЫК-ХЫЯНӘТ, ХӘЛӘЛ-ХӘРӘМ, СЕР, ВӘГЪДӘ, АЧУ, ҮПКӘ, КӨНЧЕЛЕК, ХАТА, КАРАКЛЫК, ҖИНАЯТЬ-ҖӘЗА
ТУРЫЛЫК-ХЫЯНӘТ, ХӘЛӘЛ-ХӘРӘМ, СЕР, ВӘГЪДӘ, АЧУ, ҮПКӘ, КӨНЧЕЛЕК, ХАТА, КАРАКЛЫК, ҖИНАЯТЬ-ҖӘЗА
22:49:18
12409. Авызың үпкәдә булса, кулың тоткада булсын.

12410. Агач — ботаксыз, кеше гөнаһсыз булмый.

12411. Азган җанга җен юлдаш.

12412. Азгынга ияргән азар, бозгынга ияргән бозылыр.

12413. Азгынның тәмгысы тәртә буе.

12414. Акылың булса, ачу саклама.

12415. Алган бер языклы, алдырган мең языклы.

12416. Алданганга алафа бирә, ди.

12417. Алдырган — атасы куенын актарган.

12418. Алдырыр көн яздырыр.

12419. Алмаз алмаз белән киселер, угыры угыры белән тотылыр.

12420. Ант — акыллыга каты, җүләргә уен.

12421. Антны бирә дә бел, үти дә бел.

12422. Артык мактау тиргәүдән яман.

12423. Ата баласы хатасын үзе юар.

12424. Ата баласында хата була.

12425. Ач-ялангач бул, фигылең дөрес булсын.

12426. Ачу — агу, йотсаң — бал-шикәр.

12427. Ачу акыл китәртер, көн дә күсәк күтәртер.

12428. Ачу алдан йөри, акыл арттан йөри.

12429. Ачу арты — ачыну.

12430. Ачу ачу китерер, ачу шайтан китерер.

12431. Ачу — аю.

12432. Ачу белән каныккан зарар белән утырыр.

12433. Ачу дошман, акыл дус, ачуыңа акыл куш.

12434. Ачу йоту — тау кебек, йотып куйгач бал кебек.

12435. Ачу кемдә дә бар, аны йота белү кирәк.

12436. Ачу килгән белән дөнья тигезләнми.

12437. Ачу килгәндә аю да көчек хәтле генә күренә.

12438. Ачу килсә, акыл китәр; акыл күп булса, ачу бетәр.

12439. Ачу китсә дә, ясаган җәрәхәте калыр.

12440. Ачу — пычак, акыл — сап.

12441. Ачу татлы булса да, җимеше ачы; үгет ачы булса да, җимеше татлы.

12442. Ачу җиңмәс, хаклык җиңәр.

12443. Ачуланышсаң да, соңгысын әйтмә.

12444. Ачулы башта акыл юк.

12445. Ачулы кеше җилкәсендә су ташыйлар.

12446. Ачулы кешегә, песи койрык күтәреп йөрсә дә, ярамый.

12447. Ачулы кешедән акыл көтмә.

12448. Ачулының алдында торма.

12449. Ачулының күзенә түгәрәк әйбер дә дүрт кырлы булып күренә, имеш.

12450. Ачуның башы җүләрлек, ахыры үкенеп үләрлек.

12451. Ачуның дәвасы — дәшмәү.

12452. Ачучан булсаң, сул кулың уң кулыңны тотсын.

12453. Ачучан кешегә бар нәрсә дә тәмсез.

12454. Ачучанны ачуландырып серен алалар.

12455. Ачуың килсә, йөзгә хәтле сана.

12456. Ачуың килсә, йөзтүбән ятып тор.

12457. Ачуың килсә, суык су эч.

12458. Ачуың килсә — утыр, утырган булсаң — ят.

12459. Ачуыңнан ташка тип — үз аягың авыртыр.

12460. Ачуыңны ат ит, акылыңны тезген ит.

12461. Аюны җиңгән — ярты ир, ачуын җиңгән — бөтен ир.

12462. Бер ачудан коега ташланып була, аннан җиде кат ачу белән дә чыгып булмый.

12463. Бер гөнаһтан йөз туа.

12464. Бер казага ике җәза юк.

12465. Бер минутлык ялгыш мәңгелек кайгы китерә ала.

12466. Бер языкка ике тапкыр чормалма.

12467. Бер янау өч сугуга тора.

12468. Бозау урлаган үгез дә урлар.

12469. Бозык кеше — дәвасы булмаган авыру кебек.

12470. Бур булдың — хур булдың.

12471. Бур үзенә кирәген ала, ут барсын да кырып себерә.

12472. Бурлыкның төбе — хурлык.

12473. Бурныкын карак урлаган.

12474. Бәндә хатадан хали түгел.

12475. Бүгенге ачуны иртәгә саклама.

12476. Вәгъдә ел көтә.

12477. Вәгъдә — иман.

12478. Вәгъдә ителгән хәлвәдән кулга кергән серкә яхшы.

12479. Вәгъдә — намус көзгесе.

12480. Вәгъдәдә тормау — ышанычсызлыкның беренче баскычы.

12481. Вәгъдәле үрдәк өч елдан әйләнеп кайтыр.

12482. Вәгъдәсен ашыкмый биргән кеше вәгъдәсендә торучан була.

12483. Гадел яшәсәң ил сөяр.

12484. Гаебен яшергән уңмас.

12485. Гаебенә күрә җәзасы.

12486. Гаеп балтада да бар, сапта да.

12487. Гаеп биядә дә бар, тәртәдә дә бар.

12488. Гаеп иткәннең өенә барыш.

12489. Гаеп онытылыр, сабагы онытылмас.

12490. Гаепкә кермәсә, хисапка кермәс.

12491. Гаепле булган кеше күләгәдән дә курка.

12492. Гаепсез кеше булмас.

12493. Гафу үтенүгә караганда гаебең булмау яхшы.

12494. Гөнаһ кылмый тәүбә итмисең.

12495. Гөнаһ кылсаң, тәүбә итә бел.

12496. Гөнаһлы кеше күп дога кыла.

12497. Гөнаһлы эшне гуаһ табар, гөнаһсыз эшне гөман табар.

12498. Гөнаһның азы да бер, күбе дә бер.

12499. Гөнаһын танган — янган.

12500. Дөнья хәйләсез булмас, хәйлә файдасыз булмас.

12501. Ил — угрысыз, урман киексез булмас.

12502. Казна ашаган казалы булыр.

12503. Калган хәтернең, кары китсә дә, бозы китми.

12504. Кара эшне караңгыда эшләсәң дә яктыга чыга.

12505. Карак ерактан килми.

12506. Карак карак белән караңгыда таныша.

12507. Карак каракка юлдаш.

12508. Карак караклыгын куйса да, карак аты онытылмас.

12509. Карак көтүдән аерылганны чәлер.

12510. Карак, урларга әйбер таба алмаса, үз бүреген үзе урлый, имеш.

12511. Каракны яшергән кеше үзе дә карак.

12512. Каракның бүреге яна.

12513. Карга — карылдап, карак карганып котылыр.

12514. Картаман картайса ялганчы булыр.

12515. Карулының тозагы корулы.

12516. Каты яңгыр тиз ачылыр, каты ачу тиз басылыр.

12517. Каһәрен йоткан — пәһлеван.

12518. Кем тик ята — шул ялгышмый.

12519. Кемнең кемлеген ачулы вакытында белеп була.

12520. Кеше гаебен өрт , үзеңнекен күр.

12521. Кеше аяк астында алтын ятса да алма.

12522. Кешенең гөнаһына кереп булмый.

12523. Кешенең төймәдәй гаебен күргәнче үзеңнең дөядәй гаебеңне күр.

12524. Кинә — дошманлыкның күршесе.

12525. Кинәле кеше — инәле кеше.

12526. Кичкә тәүбә саклама.

12527. Корт — төтеннән, гаепле — хөкемнән курка.

12528. Курыкма үлемнән, курык яман эштән.

12529. Кырда чалыш йөрсәң дә, кылганың туры булсын.

12530. Кырык кеше бер якта, кыңгыр кеше бер якта.

12531. Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә.

12532. Кәйлә белән түгел, хәйлә белән.

12533. Кәкре азар, туры узар.

12534. Көнче кеше көн күрмәс.

12535. Көнче кеше унике күзле.

12536. Көнче күмәч пешергән, ашый алмый көлгә төшергән.

12537. Көнчел кеше — «мин»чел кеше.

12538. Көнчеллек арысланнан да яманрак.

12539. Көнчелек гомерне кыскарта.

12540. Көч җитмәсә, хәйлә бар.

12541. Күңел ни теләми, язык җибәрми.

12542. Нахактан тиргәлгәнче хактан тиргәл.

12543. Сабын — тышны, турылык — эчне пакьлый.

12544. Сер дусы күп булыр, серне тоткан бер булыр.

12545. Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә.

12546. Сереңне бер генә кешегә сөйлә, киңәшеңне мең кешегә ит.

12547. Серне һәркемгә сөйләү — бодайны алабутага алыштыру белән бер.

12548. Серсез йөрәк — буш капчык.

12549. Су бөтен пычракны юа ала, тик хыянәтне юа алмый.

12550. Сүккән белән суккан кайтмый.

12551. Тешең сынса да, серең сынмасын.

12552. Тимер — күгәрүдән, кеше көнчелектән чери.

12553. Тотылмаган бур түгел.

12554. Тотылмаган бур — әүлиядән зур.

12555. Тугрылык бәладән коткарыр, хыянәт бәлагә кертер.

12556. Тугрылык күзне төртә.

12557. Туры күңелле кеше яшеннән курыкмас.

12558. Туры утырып кырын уйлаганчы, кырын утырып туры уйла.

12559. Турылыгы аз кешенең дусты да аз була.

12560. Турылык иткән турылык табар.

12561. Турылык — йөз аклыгы.

12562. Турылыклы булып үлү ялганчы булып яшәүдән яхшырак.

12563. Турылыкны һәркем мактый, ләкин сакламый.

12564. Туң тимерне тут ашый, туң кешене ут ашый.

12565. Угры малга котаймас.

12566. Угры урлый, бай булып тормый.

12567. Угрыны урлаган өчен түгел, тотылган өчен хөкем итәләр.

12568. Урлаган бер языклы, урлаткан мең языклы.

12569. Урлаган да карак, урлашкан да карак.

12570. Урлаган мал мантымый.

12571. Урлаган малны саклаучы угрыдан яман.

12572. Урлаганның арты бар.

12573. Урлап алма, сорап ал.

12574. Урдан урлау хәләл, имеш.

12575. Урлаша белгән хурлаша да белә.

12576. Урынсыз ачу — үзеңә борчу.

12577. Урынсызга ант иткәннең алтмыш тамыры корыр.

12578. Хак сөйгәнне халык сөяр.

12579. Хаклык агачы ташка утыртсаң да корымый.

12580. Хаклык иелсә дә сынмый.

12581. Хаклыкны тел сөйләми — күңел һәм йөрәк сөйли.

12582. Хаксыз ачу үз башыңа була.

12583. Хакыйкатьнең, башы тап булса да, ахыры ак.

12584. Хатасын танымаган тагын шул хатага төшәр.

12585. Хатаңны әйтүчене атаң дип бел.

12586. Хафасыз кеше — хатасыз кеше.

12587. Холыксызның ачуы танау астында.

12588. Хыянәтле кеше куркучан була.

12589. Хәйлә белән ерак баралмассың.

12590. Хәйлә сазы сеңгәлек: бер аягыңны алганчы икенчесе батар.

12591. Хәйләле эштә хәер юк.

12592. Хәйләкәр хәйләкәрне алдый алмас.

12593. Хәйләкәрдән йомырка алсаң, эчендә сарысы булмас.

12594. Хәйләкәрнең сүзе мәкер.

12595. Хәйләкәрнең хәйләсе соңыннан үзенә кайта.

12596. Хәйләсез дөнья файдасыз.

12597. Хәләл кәсепнең яманы юк.

12598. Хәләл тышка тартыр, хәрәм эчкә батыр.

12599. Хәләлдән туймак юк.

12600. Хәрәм эчне тишә.

12601. Хәрәмнән җыелган әрәмгә китә.

12602. Чын кеше гаепне үзеннән эзләр, чынны күрә алмаучы гаепне күзеннән эзләр.

12603. Чын яхшының, ачуы булса да, үпкәсе булмас.

12604. Чыныңны әйтәм дип сереңне әйтмә.

12605. Энә урласаң, дөя түләрсең.

12606. Эчеңдәген эчеңдә черетмә.

12607. Эчле кеше мыекка урап куя.

12608. Эчтә кинә тотудан үпкә сүзне әйтеп бетергән яхшы.

12609. Эше кара булмаганның караңгыда эше юк.

12610. Юлтый үз үлеме белән үлми, ди.

12611. Юлтыйның, юлламый торса, күңеле булмый.

12612. Язык иясен табар.

12613. Ялгыша белдең — төзәтә дә бел.

12614. Ятларга сер бирмә.

12615. Яшерен ачу саклаганчы, авызың ач та үпкәңне әйт.

12616. Яшь белән гөнаһ юылмый.

12617. Әдәм түгел фәрештә — гөнаһсыз түгел һәр эштә.

12618. Әдәм языгы арбалы.

12619. Әдәм яңлыша-яңлыша өйрәнә.

12620. Әманәт җан саклый.

12621. Әманәткә хыянәт итмә.

12622. Әманәткә хыянәт — ул кешегә кыямәт.

12623. Әҗәл авышыр, вәгъдә авышмас.

12624. Өйдәге угырыдан саклана алмассың.

12625. Үз гаебен таныган кеше — зур батыр.

12626. Үз хатасын оныткан кеше башкалар хатасын зурайтырга маташыр.

12627. Үз языгың — үз башыңа.

12628. Үзе туры кешенең дә дугасы кәкре була.

12629. Үлгәннән соң тәүбә юк.

12630. Үпкә — дошман, акыл — дус.

12631. Үпкә кичерелсә дә, күңелдәге эзе бетмәс.

12632. Үпкәләгән өлешеннән коры калыр.

12633. Үпкәләгәннең өлеше татлы булыр.

12634. Үпкәләгәннең үпкәсен эчтән кыеп алып булмый.

12635. Үпкәләсәң үкен дә кайт.

12636. Үпкәләүгә каршы үпкәләү — янган утка утын ташлау белән бер.

12637. Үпкәне — ачу белән, утны май белән басалмассың.

12638. Үпкәчәннең үпкәсе үсәр.

12639. Җан җәннәт тели дә, язык җибәрми.

12640. Җинаятьченең җаны уч төбендә.

12641. Һәркем үзенең гамәле өчен җәзасын табар.

* * *


12642. Ак тәүбә, кара тәүбә.

12643. Аскакка куеп асармын, кискәккә куеп кисәрмен.

12644. Ат урладык — тотылмадык, тавык урлап тотылдык.

12645. Ачу килгән чак, кулда балта-пычак.

12646. Бездә булмас гаеп, үзегездән чыкмасын таеп.

12647. Богау булмаса да, тышау.

12648. Вәгъдәнең «вау»ын вак таракан ашаган.

12649. Иске хәтер, яңа үпкә.

12650. Кырыктан артык кыңгыр як.

12651. Кәйләм үтмәсә, хәйләм үтәр.

12652. Сорап бирмәдем, урлап күрмәдем.

12653. Сыны катса да, серен бирмәс.

12654. Теле языкка туймас, авызы азыкка туймас.

12655. Теләге үргә тарта, языгы түнгә тарта.

12656. Тәүбәң тукран тәүбәсе булмасын.

12657. Хатасы тездән, тәүбәсе билдән.

12658. «Ып» дияргә ярамый, калка-чыга ачуым.

12659. Ышанмасаң, үзең ант ит.

12660. Язык казык башына, җавап алла каршына.

12661. Үз гөнаһың үзеңә, ике инәгең үзеңә.

12662. Үзе кыла алмый, кылган кешене күрә алмый.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3481 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz