3398. Акыллы тычкан ике тишек тишәр. 3399. Бер тишеккә ышанган тычкан тиз тотылыр. 3400. Былтыр үлгән күсе, быел чыккан исе. 3401. Икмәк әйләнәсенә тычкан да җыела. 3402. Кибән астында тычкан үлми. 3403. Койрыгына бассаң, тычкан да чыелдый. 3404. Күселәр гаделлегенә калганчы песинең золымы яхшырак. 3405. Сукыр тычкан бер башы өч мең тишек ясар. 3406. Сукыр тычканга карт песи дә арыслан булып күренә. 3407. Тегермәндә туган тычкан күк күкрәгәннән курыкмас. 3408. Тычкан да кышка азык әзерли. 3409. Тычкан, казына торгач, мәчене китереп чыгарган. 3410. Тычкан каргышы мәчегә төшми. 3411. Тычкан кибәннән курыкмый. 3412. Тычкан мөгезле булмас. 3413. Тычкан песи бәйләп куйган җепне кимерер. 3414. Тычкан таш тауны да тишә. 3415. Тычкан теше үткәнне кимерер. 3416. Тычкан, тишегенә сыймаса, койрыгына тубал тага, имеш. 3417. Тычкан өчен мәче дә — зур ерткыч. 3418. Тычкан үлгән җиренә җыелыр. 3419. Тычканга йон чыккан саен катырак чиный. 3420. Тычканга үлем, мәчегә көлке. 3421. Тычканнан курыккан иген икмәгән, бүредән курыккан көтү көтмәгән. 3422. Тычканның койрыгына бассаң, «түтәй!» дияр. 3423. Тычканның үләсе килсә, мәче белән уйный. 3424. Әҗәле җиткән тычкан мәче койрыгын тешләр. 3425. Үз оясы алдында тычкан да арыслан. 3426. Һәрбер күсе үз койрыгын үзе сөйри. * * * 3427. Кибәнгә тычкан керде. 3428. Песине җиңеп, тычканнан җиңелгән. 3429. Тычкан башы ярылырлык. 3430. Тычкан таяк белән йөргән чак. |