Четверг, 16.05.2024, 02:03:27   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 25 » ТЫЙНАКЛЫК, МАКТАНУ, МИН-МИНЛЕК, ҮЗЕҢНЕКЕ ҺӘМ КЕШЕНЕКЕ
ТЫЙНАКЛЫК, МАКТАНУ, МИН-МИНЛЕК, ҮЗЕҢНЕКЕ ҺӘМ КЕШЕНЕКЕ
21:51:49
11983. Ажгырган айгырның өерен күр, мин-минләнгән егетнең өен күр.

11984. Акыллы кеше эрелек күрсәтмәс.

11985. Барганда мактанмасаң, кайтканда көләрсең.

11986. Башта үзен зур тоткан — соңыннан хур булган.

11987. Бүген миңа, иртәгә сиңа.

11988. Иелмәгәнгә бөгелмә.

11989. Иңкәйгәнгә иңкәй башың җиргә тигәнче, чалкайганга чалкай башың күккә җиткәнче.

11990. Кабарынсаң чәпчерсең, камыр булсаң күпчерсең.

11991. Кеше абзарына кеше хайваны керми.

11992. Кеше аркасындагы йөк башкаларга җиңел тоела.

11993. Кеше артыннан йөрсәң, Иделгә төшәрсең.

11994. Кеше белән аең-көнең генә уртак булсын.

11995. Кеше хакын хакласаң, үз хакыңны хакларлар.

11996. Кеше хәтерен сакласаң, үз хәтерең калыр.

11997. Кеше әйбере шырпылы: кулга кермәсә, йөрәккә керә.

11998. Кеше үз чиген белсен.

11999. Кеше үзен үзе таныса, акылы җитешкән булыр.

12000. Кешегә чокыр казысаң, үзең төшәрсең.

12001. Кешегә яный белсәң, үзеңне яклый да бел.

12002. Кешегә таш атсаң, үз маңгаеңа тияр.

12003. Кешегә иң авыры — үзен белү.

12004. Кешене «мин» басканчы миң бассын.

12005. Кешене санлаган — сандугач булган, үз атын санлаган — карга булган.

12006. Кешене хур тотма, үзеңне зур тотма.

12007. Кешене үзеңнән түбән дип уйлама.

12008. Кешенеке белән йорт салма.

12009. Кешенекен макта, үзеңнекен сакла.

12010. Кешенең тавыгы да каз булып күренә.

12011. Киберлек — кәрлә сыйфаты, кечелек — бәндә сыйфаты.

12012. Купай , ашамаса да, тешен казый.

12013. Купайның калпагы да калай.

12014. Купайганның коты култык астында.

12015. Кыланган кыланмыш кырык көндә кире кайта, кырык көндә кайтмаса — кырык елда кайта, ди.

12016. Кыланыштан кылмыш чыга.

12017. Кәпәренү күркәгә килешә.

12018. Мактанганда бар, актарганда юк.

12019. Мактанма, ат дип сыерга атланма.

12020. Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә.

12021. Мактанчык — башкаларга уенчык.

12022. Мактанчык — буш янчык.

12023. Мактанчык — бүредән курыкмаган, тычканнан коты очкан.

12024. Мактанчык кеше дәрәҗәгә менсә, баштан борыны уза, ди.

12025. Мактанчык кешенең бар акылы мактануга китәр.

12026. Мактанчык, мактанчыкның арты ачык.

12027. Мактанчык ялганчы булыр.

12028. Мактанчык — ярты дивана, үзен-үзе алдап юана.

12029. Мактанчыкның өенә бар, кәпрәйгәннең туена бар.

12030. «Мин» дигән мисез булыр.

12031. «Мин-мин» дигәннең кулыннан эше килмәс.

12032. Мин-минлек — кимлек.

12033. «Мин-мин»нең тәүбәсе кабул булмас.

12034. «Миңа» дип кенә булмый, «сиңа»сы да кирәк.

12035. Сай су — болганчык, сай акыл — мактанчык.

12036. Син кешене тикшермә, кеше сине тикшерсен.

12037. «Синеке-минеке» дигән — күңел тарлыгы, «ары ят, бире ят» дигән — түшәк тарлыгы.

12038. Синеке — минеке, минекендә синең эшең юк.

12039. Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр.

12040. Тыйнаксызның эше дә җыйнаксыз.

12041. Тәкәббер күктән югары.

12042. Тәкәббердән тәңре бизгән.

12043. Тәкәбберлек артыннан оят килер.

12044. Тәкәбберлек атта китә, җәяү кайта.

12045. Тәкәбберлек — шайтан сыйфаты.

12046. Тәкәбберлек — юләрлек галәмәте.

12047. Шапырыкның арты ерык.

12048. Эрелек артыннан хурлык ияреп йөрер.

12049. Эреләнмә — эре чикләвек диярләр.

12050. Эшлексез кеше мактанчык булыр.

12051. Юкка кәпрәйгән — вакытсыз кәкрәйгән.

12052. Үз чигеңне үзең бел.

12053. Үз эшләпәм астында үземнән шәп егет юк.

12054. Үз-үзен аяган — үз гомеренә яраган.

12055. Үз-үзен мактаган — агач атка атланган.

12056. Үз-үзенә ия булган һәммәгә ия булыр.

12057. Үз-үзеңне мактама, синнән акыллылар да бардыр.

12058. Үзе кылган үкенмәс.

12059. «Үзем» дигән үзәксез калыр.

12060. Үземче кеше үлемнән куркыр.

12061. Үзен белгән хур булмас.

12062. Үзен-үзе белмәгән — артына козау элмәгән.

12063. Үзен-үзе белмәгән — борынын күккә терәгән.

12064. Үзен-үзе белмәгән утыз мәртәбә көлкегә калган.

12065. Үзен-үзе белмәгән, үзен Мәмәт атаган.

12066. Үзен-үзе белмәгәнне үгез сөзеп үтерсен.

12067. Үзен-үзе таныган кеше иң мактаулы кеше.

12068. Үзенә ия булган һәммәгә ия булыр.

12069. Үзеңне генә яратма, кешеләрне дә ярат.

12070. Үзеңне зур тотма, кешене хур тотма — үзеңнән зурлар чыкса, ике күзең шунда чыгар.

12071. Үзеңне үзең карамасаң, кеше сине карамас.

12072. Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын.

12073. Үзеңнеке салынса да күренми.

12074. Үзеңнеке үз, киндер булса да бүз.

12075. Үзеңнеке үзеңә юмасаң да ак.

12076. Үзеңнеке үзеңә ай күренер күзеңә.

12077. Үзеңнеке үзәктә, кешенеке кештәктә.

12078. Үзеңнән үзгәне әүлия дип белмә.

12079. Үзеңә яратмаганны кешегә дә яратма.

12080. Үктәмнең аягы күктән.

12081. Һәркемне үзең шикелле күр.

* * *


12082. Берсе кешенеке, берсе күршенеке.

12083. Гали үзенә, Вәли үзенә.

12084. Итенешме итенә, төкермиләр битенә.

12085. Кеше кулы белән ут көри.

12086. Кыланышы кырга сыймый.

12087. Мактанма, син бәрәңге ашаганда мин дә бар идем.

12088. Син түгел мин дә әллә кем түгел.

12089. Сине бит тегеләр дә мактыйлар, куярга урын гына тапмыйлар.

12090. Уңса да үзе, туңса да үзе.

12091. Үз кабыгына гына бикләнеп яши.

12092. Үзегезне белегез, сәндерәгезгә менегез.

12093. Үзенекен ялгышмый, кешенекен аңышмый.

12094. Үзенә дигәндә үгездәй көче бар.

12095. Үзең кайда, ямең шунда.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 5466 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz