Среда, 15.05.2024, 04:06:22   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Май » 15 » ТЫРЫШЛЫК-ЯЛКАУЛЫК, УҢГАНЛЫК-ЮНЬСЕЗЛЕК
ТЫРЫШЛЫК-ЯЛКАУЛЫК, УҢГАНЛЫК-ЮНЬСЕЗЛЕК
14:03:51
6441. Авырсынган азапка очрар.

6442. Авыру бер үләр, иренчәк көн дә үләр.

6443. Аз эшне авырсынсаң, күп эшкә тарырсың.

6444. Аз ялкаулык күпкә китәр, аз кимчелек зурына илтәр.

6445. Алдын-юлдын ике ашар, сузылып яткан бер ашар.

6446. Алдыңа эш килгәндә ялкауланма.

6447. Аяз-аяз көннәрдә өйдә торыр Әкмәли, буран-буран көннәрдә кырга чыгар Әкмәли.

6448. Бака лайлы җир эзли, ялкау җайлы җир эзли.

6449. Бер тырышлык — икеләтә уңыш.

6450. Бикәрдән ил бизәр.

6451. Булган аягы белән, булмаган таягы белән.

6452. Булган кешенең көрәге утын кисә.

6453. Булдыклы кеше таштан икмәк чыгарыр.

6454. Булдыксыздан һөнәр чыкмас, күңелсездән көлке чыкмас.

6455. Булдыксызны агач башында эт кабар.

6456. Булмаганга булышма.

6457. Булмаганның югыннан билгеле.

6458. Булмасны эт тә кумас.

6459. Булмастайны балга буясаң да эт яламас.

6460. Булыр-булмас кеше ат үтерер.

6461. Булыр әдәм ун яшендә баш булыр, булмас әдәм кырыкка җитсә дә яшь булыр.

6462. Булырдай кечкенәдән «мин баш» дияр, булмастай үлгәнче «мин яшь» дияр.

6463. Булырдайның — сүзеннән, булмастайның — күзеннән.

6464. Былазау кузгалганчы эшлекле эшләп ара.

6465. Дөньяда иң кызганыч — эшкә ялкау кеше.

6466. Игелексез игә килмәс, юньсез юньгә кермәс.

6467. Игелексез ике бозауга кибәк аерып бирә алмаган, ди.

6468. Икмәге юк ач, ялкау кеше ялангач.

6469. Иренгән ике атлар.

6470. Иренгән ике тычкан җиккән.

6471. Иренгән ике эшләгән, һаман эше пешмәгән.

6472. Иренгән ике эшләр, пычрак бармагын тешләр.

6473. Иренгәннең ирене икмәккә тимәс.

6474. Иренгәннең йөрәгенә мүк үсәр.

6475. Иренмәгән — иртәгесе эшен бүген бетергән.

6476. Иренчәк икенде җиткәч эшкә тотына.

6477. Иренчәк иркә булыр.

6478. Иренчәк «иртәгә эшлим» дияр.

6479. Иренчәк йокычан булыр.

6480. Иренчәк кеше — тутырып та арый.

6481. Иренчәк кеше — чигенчәк, илгәзәк кеше — күңелчәк.

6482. Иренчәкне эшкә күндерсәң, туктарга иренер.

6483. Иренчәкнең ирене коры.

6484. Иренчәкнең кулы җитмәс.

6485. Исәргә иш юк, ялк&уга эш юк.

6486. Иҗтиһад иткән — морадына җиткән.

6487. Йорттотмас ауга чыкса — артыннан гауга чыгар.

6488. Кайда йөрсәң дә тырыш бул, тырыш кеше хур булмас.

6489. Кулыннан килмәгән күркә асрарга керешер.

6490. Кулыңнан бер килсә, бишне кыл.

6491. Кыбырсык әйләнгәнче көн узып китәр.

6492. Май чүлмәге — тышыннан, булыр кеше — эшеннән.

6493. Матурлык туйда кирәк, эшчәнлек көн дә кирәк.

6494. Олы ялкау бәләкәй ялкауны эшкә кушар.

6495. Пышлыккан — мич башында кыш чыккан.

6496. Сигез көн гомергә тугыз көн тырышлык кирәк.

6497. Сәләткә сәбәп кирәк.

6498. Сәләтле кулда сәгать бар.

6499. Сәләтлене сәнәк тотуыннан ук белеп була.

6500. Сәләтсез сәнәк сындырыр, көчсез көрәк сындырыр.

6501. Талантсызны күпме талкысаң да сүз чыкмас.

6502. Тырыш бала — эх, яхшы; ялкау бала — фу, шакшы.

6503. Тырыш! — табарсың.

6504. Тырыш талмас, талса да аска калмас.

6505. Тырыш эшкә тырышыр, ялкау ашка сырышыр.

6506. Тырышка эшең төшсә — «хуп» дияр, булдыксызга йомышың төшсә — «юк» дияр.

6507. Тырышкан ил узар, тырышмаган тузар.

6508. Тырышкан кеше ач калмас.

6509. Тырышкан кеше тау кичәр.

6510. Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

6511. Тырышкан табар, ялкау айга карар.

6512. Тырышкан тешләр, тырышмаган нишләр.

6513. Тырышкан хур булмас.

6514. Тырышканга дәүләт бар, башкаларга гыйбрәт бар.

6515. Тырышканның даны чыга, иренгәннең җаны чыга.

6516. Тырышканның тукмагы ташка чөй кага.

6517. Тырышлык бәхет китерер, ялкаулык ачтан үтерер.

6518. Тырышлык — зурлык, ялкаулык — хурлык.

6519. Тырышлык һәр авырлыкны җиңә.

6520. Тырышлыкның иң зур дошманы — ялкаулык.

6521. Тырышмау — гафләт.

6522. Тырышны таш бәйлә дә батыр — ул барыбер калкыр.

6523. Тырышның тире чыкканчы ялкауның җаны чыгар.

6524. Тырыштан тир кипми, ялкаудан чир китми.

6525. Тырыштан тир тамар, ялкаудан яшь тамар.

6526. Төшлек гомерең булса, кичлек тырыш.

6527. Ударник тырышып эшләр, ялкау бармагын тешләр.

6528. Уңган кеше баскан җирендә ут чыгара.

6529. Уңган кеше кулына туфрак учласа алтын итәр.

6530. Уңган кеше кылны кырыкка ярыр.

6531. Уңган кеше шул булыр: хезмәт көне мең булыр.

6532. Уңган эшен бетерер, юньсезне эше бетерер.

6533. Уңган кешенең эшеннән билгеле.

6534. Уңганнан тир кипмәс, ялкаудан чир китмәс.

6535. Уңганның кулы алтын, юньсезнең кулы салкын.

6536. Уңмаган уен бозар, тинтәк җыен бозар.

6537. Уңмаганга олан сылтау.

6538. Уңмаганны кума.

6539. Уңмаганның угы кыек китәр.

6540. Уңмаганның эте кырын карап йөгерер.

6541. Уңмасның уты янмас.

6542. Фәкыйрьлек ялкау кеше өендә аяк бөкләп утыра.

6543. Эзләгән — бал агачы тапкан.

6544. Эшкә тырышмаган эш башына менәргә тырышыр.

6545. Эшлекленең эше бетәр, эшлексезнең көне үтәр.

6546. Эшләгән кеше имәндәй, ялкау кеше яфрактай.

6547. Эшләргә иренгән — ашарга көсәнгән .

6548. Эшләренә иренгән — ашарына сөренгән.

6549. Эшлеклене мал басар, эшлексезне йокы басар.

6550. Эшчән бәхетне эшендә күрер, ялкау бәхетне төшендә күрер.

6551. Эшчән бәхетне эштән эзләр, ялкау бәхетне читтән эзләр.

6552. Юньле үзеннән күрер, юньсез кешедән күрер.

6553. Юньсез бер көн мамык тазартса, өч көн сакалын тазартыр.

6554. Юньсез итеген майлар, итеге итәген майлар.

6555. Юньсез кешенең эшкә саны юк.

6556. Юньсез мактаныр, юньле сакланыр.

6557. Юньсез юхалыкны да булдыра алмас.

6558. Юньсезгә майлап бирсәң, «юеш» дип әйтер, ди.

6559. Юньсезне син табакка тартсаң, ул тагаракка тартыр.

6560. Юньсезне эшкә куш, артыннан үзең эшлә.

6561. Юртактан тир кипмәс, юбалгыдан чир китмәс.

6562. Я иренчәк үләр, я күңелчәк үләр.

6563. Ялкау акрын барса да, ярлылыкның артыннан тиз җитәр.

6564. — Ялкау, ач ишекне! — Кисәүне алып бир!

6565. Ялкау байдан ярлы туар, ялкау ярлыдан хәерче туар.

6566. Ялкау бер эш эшли белә — чалкан ятып мышный белә.

6567. Ялкау ир мич терәүлегенә ярар.

6568. Ялкау йомшак урын булмаса катыга ятарга да риза.

6569. Ялкау кайда — сүз шунда.

6570. Ялкау кеше тере мәет кебек.

6571. Ялкау кеше — ярты кеше, уңган кеше — алтын кеше.

6572. Ялкау киндерәсен ураганчы, тырыш эшен бетерер.

6573. Ялкау кәркешен ураганчы, караңгы төн таң аткан.

6574. Ялкау тик ята, аның рыскалы арта.

6575. Ялкау төшкә кадәр йоклар, кичкә хәтле иснәр.

6576. Ялкау уйларга да иренә.

6577. Ялкау утырып йоклый, ятып эшли.

6578. Ялкау энәне озын саплар.

6579. Ялкау эшне бик эшләр иде дә, вакыты юк.

6580. Ялкау ялга туймас, эшчән эштән туймас.

6581. Ялкау ята белмәс, ятса тора белмәс.

6582. Ялкау яткан җирдән әвен сугар.

6583. Ялкау өмә итәр, тәмле тамак өмәгә барыр.

6584. Ялкау өмәгә йөрүне ярата.

6585. Ялкау үзе йокласа да, бәхете йокламый.

6586. Ялкау үшәнгә әйләнә.

6587. Ялкауга кояш та вакытында чыкмый.

6588. Ялкауга көн дә бәйрәм.

6589. Ялкауга мал бетмәс , сыерга ял бетмәс.

6590. Ялкауга эш кушсаң, ул сиңа акыл өйрәтер.

6591. Ялкауга ял табыла.

6592. Ялкауга ял итәргә дә авыр.

6593. Ялкауга ял җитмәс, эшчәнгә эш төтмәс.

6594. Ялкауга — янтау.

6595. Ялкауга яңгыр иң беренче төшә.

6596. Ялкауга: «Әйдә эшкә барыйк»,— дигәч, «Хәлем юк»,— дигән. «Кил ашарга»,— дигәч, «Кайда минем тәти кашык?» — дигән.

6597. Ялкаулык — байлыкның кызы, ярлылыкның анасы.

6598. Ялкаулык — гомерне кыскарта торган агу.

6599. Ялкаулык — ярлылыкның ачкычыдыр.

6600. Ялкауның атын алма — йөремсез булыр.

6601. Ялкауның башында план күп була.

6602. Ялкауның кулы куеныннан чыкмас.

6603. Ялкауның көн дә башы авырта.

6604. Ялкауның тирагы иртә килмәсә кич килә.

6605. Ялкауның эше дә таркау.

6606. Ялкауның ятып торуы да эш.

6607. Ялкауның җиренә бодай чәчсәң, билчән үсә.

6608. Ямаудан көлмә, ялкаудан көл.

6609. Ямьсез — көзгене яманлый, булдыксыз — коралны хурлый.

6610. Ярлылык гаеп түгел, ялкаулык гаеп.

6611. Ярлылык тырыш кешенең, тәрәзәсеннән караса да, ишегеннән керә алмас.

6612. Ярлылыкка дару юк, ялкаулык белән кушылса.

6613. Ятаган чыкса яу булыр.

6614. Үзе салынкының аты абынкы.

6615. Үзе өчен тырышкан — кеше өчен дә тырышыр.

6616. Үшән яхшы булмас, тычкан мөгезле булмас.

6617. Җитез кеше җир астыннан җиз энә табып алыр.

6618. Җитезгә йөз өлеш, җебегәнгә бер өлеш.

6619. Җиңелне юньсез дә булдыра.

6620. Җыбыткының эше дә җыбыткы.

6621. Һәр авыруга дәва бар, ялкаулыкка дәва юк.

* * *

6622. Былазау белән этләч — пар килгәннәр инде.

6623. Тырышның тырыш инде.

6624. Тырыштым — таудан аштым.

6625. Уңганлыгы ялкаулыгы белән гёнә беленми.

6626. Уңса да үзе, туңса да үзе.

6627. Я уңасың, я туңасың.

6628. Ялкау тамыры юанайган.

6629. Ялкауга ял килде.

6630. Үзе кылалмый, кылган кешене күралмый.

6631. һәммә кеше корт тапкан, безнең Әхмәт тик яткан.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 8098 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 3.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz