1851. Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән. 1852. Кара урманның карыны киң. 1853. Кәкре агачсыз урман булмас. 1854. Урман авызы тар булыр. 1855. Урман артындагы күренә, борын астындагы күренми. 1856. Урман астын күрмә, борын астын күр. 1857. Урман белән су — кырның күрке. 1858. Урман бүресез, тау куянсыз булмас. 1859. Урман киексез булмас. 1860. Урман —колак, кыр — күз. 1861. Урман чытыры белән ямьле. 1862. Урман — ярты тун, кулыңа тукмак тотсаң — толып. 1863. Урман үстергән ачлык күрмәс. 1864. Урманга ботак илтмиләр. 1865. Урманга кер, ботакка кадалма. 1866. Урманга кергәнче чыгар юлыңны кара. 1867. Урманга себерке белән кермә. 1868. Урманга утын ташылмый, коега су салынмый. 1869. Урманда агач күп булыр, башын кискән бер булыр. 1870. Урманда агач күп, сайлый башласаң яраклысы юк. 1871. Урманда вәзир юк. 1872. Урманда ни аваз кычкырсаң, шул ишетелер. 1873. Урманлы юл — бер кат тун. 1874. Урмансызлык — уңайсызлык. * * * 1875. Берсе урманга, берсе тугайга киткән. 1876. Урман чытырман, качсам тоттырмам. 1877. Урманда урынсыз, кырда койрыксыз. 1878. Урманы үсмәгән, агачы кисмәгән. |