Авзалова Гөлнар Мөҗәһит кызыАлия бу дөньяга бик көттереп килде. Гаилә бик дәрәҗәле булмаса да кыз сораган барлык әйберләр дә үз урыннарын ала тордылар. Әйе, кыз күз явын алырлык чибәр булып үсте. Артыннан йөргән егетләрне ул бердә иш итмәде. Алия үзенең иң бәхетле мизгелләрен, бала чагын гел исеннән чыгармый. Менә аңа алты яшь тулган көнне әтисе, әнисе һәм бәләкәй кызчык бакча артына өч каен агачы утырта. Каеннар йөрәк җылысы белән утыртылгангамы бик тиз үсәләр. Алия ул бакча артын гөлбакчага әйләндергән иде. Агачлар, чәчәкләр, бөҗәкләр хәтта искән җил дә аның иң якын сердәшчесенә әверелгән иде. Әтисе белән әнисе бары кызлары өчен генә яшәделәр. Алия бик тырыш, эш сөючән булып үсте. Әмма кайда ялгышты соң ул? Әйбәт кенә мәктәпне тәмамлагач, хыялын тормышка ашырыр өчен әтисе Медицина Университетына укырга кертте. Менә бер көнне дус кызлары белән урамда йөргәндә, юл чатында бер хатын кешеләрнең киләчәген багып утыра иде. Алия дә кызык өчен генә үзенең киләчәген сорады. Хатын шунда аңа: "Язмышың бик катлаулы синең, әмма соң булса да кып-кызыл алма төсендәге егет бәхет китерер" – диде. Алия мондый әйберләргә ышанмый иде, шуңа көнендә үк онытты ул бу сүзләрне. Шул көнне кич белән танышты да инде ул Илшат белән. Илшат үзе бик сөйкемле, бай егет иде. Шул көннән соң ул укуында да бик сирәк күренде, авылга да юлны оныта төште. Алиягә әти-әниләре: "Кеше өстендә торганчы", – дип, ике бүлмәле фатир алып биргәннәр иде, ул анда дус кызлары белән яшәде. Аннан Илшат белән яшәделәр. Илшат бик бай булгач алай начар тормадылар. "Көн дә бәйрәм көн дә туй" иде аларның өендә. Дуслары да күп иде шул. Ә хәзер кайда икән соң алар?! Ләкин Алия генә Илшатны көннән-көн танымады. Ул йә тик торганнан кызып китте, йә берни булмаган төс чыгарды. Менә бер көнне алар дуслары белән урманга барды. Ул көнне Алиягә ни өчендер бик күңелсез иде: авылны, каеннарны, бакчаны да бик сагынды ул. Ләкин аның дусларына кызык иде. Илшат та бик бәхетле күренде. Шул көнне Илшат Алияне читкә алып китте дә: "Бу дөнья шундый матур, шушының ярдәмендә", – дип, бер пакет сузды. Алиянеңдә шушы бәхетне татып карыйсы килде һәм татыдыда. Әйе бик рәхәт иде аңа ул көнне. Көннәрнең берендә Илшат Алиягә "Минем акчам бетте, инде үзең өчен үзең тап ", – дип әйтмәсенме. Әйе, аларга көннән көн күбрәк кирәк иде шул. Кыз уйлап та тормыйча авылга кайтып китте. "Укуга акча кирәк" – дип акча алды да чыгып йөгерде. Бу хәл әтисен дә, әнисен дә аптырашта калдырды. Алия өйдән чыгып киткәч йөгереп кенә бакча артына төште: "Гафу итегез," – дип каеннарын кочагына алды. Ләкин соң иде, юлга ашыкты. Тиздән ике бүлмәле фатир да сатылды. Әти кеше түзмәде, кызын эзләп килде. Ләкин фатир ишеген чит кеше ачып, Алиянең бу фатирны сатканлыгын әйтте. Университетны да күптән ташлавын белгәч, ул кара кайгыга батты. Шул кайтудан озак та тормады, кырык биш яше тулар тулмас вафат булды. Нәкъ шул көнне каеннарның берсен яшен сукты. Алиягә бик күп акча кирәк иде, урамда йөреп тә туйды. Кайтты ул авылга. Әнисе танымаслык булып картайган. Әтисенең вафат булуын белгәч тә аңа барыбер иде: "Акча бир әнием!" – дип, ялварды ул. Ана түзмәде бирде. Тиздән аны һәм Илшатны хәлсез килеш таптылар. Ләкин Илшатка соң иде инде... Менә ул бүген монда дәвалана. Иртәгә аны чыгаралар. Кыз туйды бу тормыштан. Аның бала-чагын, күңелле минутларны кайтарасы килә. Эһ, хәзер әнисе кулыннан ашар иде ул җылы, тәмле ризыклар, эчәр иде ул мәтрүшкәле чәен. ...Менә бүген ул иректә. Авылына әнисе каеннары янына кайта. Авылына борылганда аның янына бер машина туктады. "Алия синме соң бу? Үзгәргәнсең" – дип, елмайды классташы Гадел аңа. Шулай көлешә-көлешә, үткәннәрне искә ташерә-төшерә кайтканнарын сизми дә калдылар. Машинадан төшкәндә: "Кич белән артыңнан керермен", – дип, елмайды Гадел. Шатлык белән тулган күзләр машинаның кып-кызыл пешкән алма төсендә булуын абайламады. ...Ә бәхет бик соңлап булса да килде Алиягә, шушы кып-кызыл пешкән алма төсендәге машиналы егет алып килде аңа. Бакча артында хәзер дүрт пар каен үзара серләшә... |